КАМИЛӘ ҺАДИЕВА: ДУБАЙДА КАЯ БАРЫРГА?
Сезнең өчен сәяхәт нәрсә ул? Шәхсән миңа, саф һава йотымы кебек. Үзеңне шәхес буларак яңадан сүтеп кору, яңа мәдәниятләр белән танышу һәм иң-иң бәхетле вакыт.
Камилә Һадиева
Сезнең өчен сәяхәт нәрсә ул? Шәхсән миңа, саф һава йотымы кебек. Үзеңне шәхес буларак яңадан сүтеп кору, яңа мәдәниятләр белән танышу һәм иң-иң бәхетле вакыт.
...Беркөнне иремнең эшенә сугылырга булдым. Дуслары белән диванга җәелеп утырганнар да кызып-кызып ни турындадыр гәп коралар. Арадан берсе: «Йә, нәрсә? Дубайга билетлар алам булдымы?» – дип куймасынмы! Ирем тавышын гына ишеттем: «Әйдә соң! Күпме акча бирәсе?» Үз колакларыма үзем ышанмый, тораташтай катып калдым. «Чынлапмы? Шаяру түгелме?» – дип, кат-кат сораганым хәтердә. Кулыма билетлар тоттыргач кына ышандым! Урра! Без Дубайга очабыз!
Катгый кагыйдәләр
Сәяхәткә кузгалыр алдыннан бу ил турында интернеттан мәгълүмат тупларга керештем. Андагы кагыйдәләр катгый, дип ишеткән бар. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә урамда телефоннан кычкырып сөйләшергә ярамый. Дубайда туристларга (бу кагыйдә җирле халыкка та кагыла!) урамда бию тыела. Мәчетләр һәм кешеләрне (аеруча хатын-кызларны) фотога төшерергә рөхсәт ителми. Башкалар алдында ирең яки хатыныңа (башкалар турында әйтеп тә тормыйм инде) хисләрең сиздерүнең ахыры хәерле бетмәскә мөмкин. Ай-һай, җаваплылык шактый икән! Ялгыш кына берәр кагыйдәне бозып куйсаң... уйларга да куркыныч...
Әмма өркеп калырга иртәрәк! Чынбарлыкта исә интернетта язылганнардан күпкә тынычрак. Әллә махсус куркытып язалар, әллә Дубай яшен тизлегедәй үзгәрешләргә дучар булган, әллә туристларга ниндидер искәрмәләр бармы, белмәссең...
Ковидка тест
Куркынычсызлык чаралары буенча таләпләр чыннан да катгый. Очар алдыннан ковидка каршы тестны теләсә нинди түгел, ә Гарәп Әмирлекләре тарафыннан теркәлү узган медицина үзәгендә генә тапшырасы. Һәм тестның инглиз телендә тутырылуы, очарга һәм кайтырга өч көн кала тапшырылуы мәҗбүри! Иң куркынычы: тест нәтиҗәләренең йә уңай килүе, йә тапшырырга өлгермәү. Чөнки самолетка билетлар алынган, яшәү өчен түләнгән...
Аның белән генә дә бетми әле... Илгә килеп төшү белән аэропортта тестка кабат анализ тапшыру өчен чират җыела. Бу тестның нәтиҗәләре килмичә, синең шәһәргә чыгарга хакың юк, югыйсә шактый кимәлле штрафлар көтә. Нәтиҗәләрне, кагыйдә буенча, СМС итеп юлларга тиешләр.
Лайфхак: алар икенче, өченче көнне дә килмәскә мөмкин, көтеп утырганчы, рәсми сайтларында теркәлеп, нәтиҗәне белешү. Без шулай иттек тә. Ниһаять, шәһәргә чыгу юлы ачылды!
Штрафлар турында
Җәмәгать урыннарында битлексез йөрүчене өч мең дирхам (бер дирхам – егерме сум тирәсе) штрафка тартачаклар. Икенче кат битлексез тотсалар, бу сумма икеләтә арта! Ә инде өченче кат шул ук тырмага басып, урамга битлексез чыксаң, алты айга төрмәгә дә ябып куярга да мөмкиннәр. Иң яхшы очракта, йөз мең дирхам түләп котыла алачаксың.
Кием турында да язмый булдыра алмыйм. Беренче тапкыр кыска итәк, шортыдан урамга чыкканда уңайсызландым, билгеле. Әмма берәү дә кисәтү ясамады, кырын карашлар да сизмәдем. Инстаграмда бер танышым: «Җилкәләрең ачып йөргән өчен кисәтү дә ясамыйлармы?» – дип аптырап язган иде. Баксаң, өч ел элек аңа бу гамәле өчен ярыйсы гына эләккән... Әмма хәзер мине берәү дә «күрмәде». Күрәсең, туристларга карата мөгамәлә дә үзгәреш кичергән.
Дубайда кая барырга?
Монда бер төрле генә фикер юк, кемдер табигать дип аһ итә, кемгәдер шәһәр шау-шуы ошый. Актив ял итүне сайлаучылар да бар, диңгез ярында кырын ятып кызынырга яратучылар да җитәрлек. Шулай да, Дубай хәтле Дубайга килгәч, һәркем барып карарга, танышырга тиеш саналган урыннар да юк түгел.
Dubai Mall. Әкәмәт зур сәүдә үзәге. Аның эчендә ун миллион литр су сыйдырышлы Аквариум да урын алган. Диңгез дөньясының утыз өч меңнән күбрәк тереклек иясен күрергә була анда. Шаккатмалы матурлык! Безгә бу сәүдә үзәгенең бер өлешен урап чыгу өчен генә дә биш сәгать вакыт кирәк булды!
Янәшәдә генә данлыклы күктерәү – Burj Khalifa урнашкан. Аны төзегән чакта ук дөньяның иң биек бинасы итәргә теләгәннәр. Шуңа күрә проект биеклеге сер итеп сакланган. Кем белә, төзеп бетергәнче кемдер узып китәргә мөмкин, ул очракта проектка тагын берничә кат өстәргә дә булыр, дип уйлаганнармы икән? Хәзер ул 828 метр биеклектәге 163 катлы иң биек һәм иң күпкатлы биналардан санала.
Гарәп Әмирлекләренә килеп тә, ком сәхраларына чыкмый калу – зур хата. Без бер көнне чүлдә квадроциклларда йөрүгә багышладык. Дөяләрдә йөрергә дә мөмкин. Туристлар өчен кызыклы сәфәрләр оештыручы фирмалар адым саен. Чыгыгыз, үкенмәссез!
Дубай турында тагын берничә факт
– Метролары җир астында түгел. Поездлары, йөртүчеләрсез генә, һәр биш минут саен йөреп тора.
– Хатын-кызлар аерым вагонга утыра.
– Көтелмәгән урыннарда да намаз укучыларны күрергә мөмкин. Без тар коридорда да Аллаһка табынучы ике ир-атны очраттык.
– Сезне беркем дә, беркайда алдамаячак, әйберләрегезгә кагылмаячаклар. Чөнки биредә белмәгән кешене алдау зур гөнаһлардан санала. Хәтта таксист та, күбрәк акча эшләү нияте белән, бер урыннан биш тапкыр әйләндереп йөртмәячәк – алдакчыларның гаебе тиз тотыла һәм ахыры юньле бетми.
– Гарәп хатыннары – карадан, ирләре актан киенеп йөри.
– Күпхатынлылык Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә чыннан да бар, ир-атка берьюлы дүрт хатынга өйләнергә рөхсәт ителә. Әмма аларның барысы да бер үк мөнәсәбәткә, бер үк байлыкка ия булырга тиеш.
– Без гарәпләр үзләре төзегән Пальма утравында яшәдек. Аны хәтта галәмнән дә күрергә була! Гаҗәп бит!
Минем өчен Дубай белән Гаҗәеп сүзләре янәшә языла кебек. Затлы, кыйбат, биек... Борынгыдан килгән тарихилыкны монда очратмассыз. Чөнки Дубай тарихы 1966 елдан гына языла башлый. Әмма барысы да алда. Дубай тагын да шаккатырачак әле.
Автор фотолары
«Идел» журналы 16+
Галерея
Теги: сәяхәтнамә, Дубай, Камилә Һадиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев