Логотип Идель
Заман

Катнаш никах: милләт фаҗигасе

Татарлар арасында башка милләт вәкилләре белән гаилә тормышы корып маташулар XIX гасырда ук күренгән, ә ХХ гасыр башында инде кайбер татар зыялылары монда милләт язмышы өчен бер төрле куркыныч барлыгын да сиземли башлаганнар.

Лилия Габдрафикова, тарих фәннәре докторы

Һәр милләт, бигрәк тә башка мәдәният йогынтысында яшәгән халыклар хәяте өчен катнаш никахлар зур бер киртә булып торадыр. Яшерен-батырын түгел, мондый никахларда үскән балалар атасы яисә анасы милләтен сайларга мәҗбүр, чөнки ике урындыкта утырулары ай-һай авыр. Катнаш никахлар проблемасын без күбрәк совет чорындагы интернационаллар, совет кешесе булдыру идеяләре белән бәйләргә күнеккәнбез. Әлбәттә, анысы да бар. Әмма татарлар арасында башка милләт вәкилләре белән гаилә тормышы корып маташулар XIX гасырда ук күренгән, ә ХХ гасыр башында инде кайбер татар зыялылары монда милләт язмышы өчен бер төрле куркыныч барлыгын да сиземли башлаганнар.

Тәфкилевләр тәкъдире

 

Казан ханлыгы алынганнан соң кайбер татар морзаларының мал-мөлкәтен саклап христиан диненә күчкәч, руслашканнары билгеле. Аларның борынгы ата-бабаларыннан калган исемнәре (фамилияләре) генә татар икәннәрен искә төшереп торган. Моннан тыш, мөселман динендә калган татар морзалары да соңрак дәверләрдә рус дворяннары белән тыгыз бәйләнештә яшәгән. Һәм, әлбәттә, бер мәдәни мохиттә гаилә мәсьәләләре дә килеп чыккан.

Мәсәлән, Уфа якларында торган данлыклы морза Тәфкилевләр гаиләсендә өч тапкыр христиан диненә күчү очрагы була: барысы да кияүгә чыгу-өйләнү белән бәйле. Бу хакта тарихчы Гөлназ Булатова монографиясендә тәфсилләп укырга була. Бәхет-шатлык белән генә чорналмаган Тәфкилевләр нәселендәге гаилә язмышлары. Иң кызганыч тәкъдирлесе Гайшә Шахингәрәй кызы Тәфкилева. Яшь кыз, гәрчә туганнары бик каршы булса да, поручик Гавриил Коко атлы кешегә кияүгә чыгарга хыяллана. Бер туган абыйсы – булачак мөфти Сәлимгәрәй Тәфкилев икәнен истә тотсак, бу татар гаиләсенең мөселман динен ихтирам итеп яшәүләре билгеле инде. Әмма Гайшә өчен туганнар сүзе түгел, ә яшьлек хисләре мөһимрәк күренә. 1838 елның 3 сентябрь көне Гайшә Тәфкилева чукындыру йоласын үтә, рәсми  рәвештә христианка Феодосьяга әйләнә. Әмма көтелгән туй мәҗлесе бозыла: Гайшәнең сөйгәне Гавриилны аның байлыгы ныграк кызыксындырганы ачыклана, поручикны бу мәкерле ягы кызның яшьлек хисләре тиз сүрелтә. Тик мөселман диненә кире кайту юлы инде ябык була. Дәрәҗәле татар гаиләсе күпме генә хатлар язса да, Феодосьяны кире Гайшәгә әйләндереп булмый. Мескен кызны «туганнары йогынтысы» бик зыянлы дип, хәтта, монастырьга ябалар. Бу хәлгә Гайшәнең әнисе Зөләйха нык өзгәләнә, баласын мөселман диненә кайтарам дип, гомеренең соңгы көннәренә кадәр тырыша. Ләкин берничә дистә елдан соң Тәфкилевләр гаиләсе тарихында тагын бер катнаш никах барлыкка килә. XIX гасырның ахырында Зөләйха белән Шахингәрәйнең оныгы – Әхмәт Батыргәрәй улы (1862 елда туган) рус кызына өйләнә һәм шуңа күрә, чукынып, Владимир Николаевичка әйләнә. Бу гаиләдә бер кыз бала тәрбияләп үстерәләр.

Акчуриннарның никахсыз балалары

 

Мондый хәлләр XIX-XX гасырлар чатында морза гаиләләрендә генә түгел, ә сәүдәгәрләр арасында да очрый башлый. Чөнки мәктәп-мәдрәсәдә укыган татар байлары үз уллары-кызларына төплерәк белем бирим дип, рус уку йортларына да җибәргән; гувернанткалар яллап, рус һәм башка чит телләр өйрәткән. Бу балалар аурупача киенеп, русча камил сөйләшеп, рус әдәбияты һәм мәдәнияте белән кызыксынып үсә. Һәм шуңа күрә башка милләт вәкилләре белән гаилә коруга да уңай карый башлыйлар. Әгәр шәригать күзлегеннән карасак, мөселман егете христиан һәм яһүди динле кызлар белән никахка керә ала. Бу чор егетләре шул нәрсәгә дә игътибар иткәндер. Әмма хөкүмәт законнары буенча андый никахлар хупланмаган, христиан кызы мөселман егетенә чыга алмаган. Чукындыру йоласын үтмичә, рөхсәт итмәгәннәр. Шуңа күрә бу очракларда яшьләр яшерен рәвештә никах укытып, закон каршында бергә торучы (сожитель) булып кына яшәгәннәр.

Бу уңайдан сәүдәгәр Акчуриннар гаиләсендәге мисалны китереп була. Якуб Тимербулат улы Акчурин ун елдан артык Василиса Семеновна Рождествина белән яши. 1899 елда аларның Александра исемле кызлары туа, аннан соң бу никахсыз гаиләдә тагын биш бала дөньяга килә – Клавдия, Владимир, Георгий, Елизавета, Виктор. Алар барысы да Василиса Семеновнаның никахсыз тапкан балалары булып исәпләнә. 1910 елда гына Якуб белән Василиса рәсми рәвештә өйләнешә ала. Моның өчен алар Сембер шәһәренең лютераннар чиркәүендә никах уздыралар. «Балаларыбызны православие динендә тәрбиялибез», – дигән язма вәгъдә бирә Акчуриннар.

Вак булса да, «кара вакыйга»

 

Сембердәге татар сәүдәгәрләре генә түгел, Казан якларында да катнаш никахлар очраган. Мәсәлән, ХХ гасыр башында сәүдәгәр улы Ибраһим Айтуганов рус кызы белән никахлаша. Татар бистәсендә яшәүчеләр бу вакыйганы, әлбәттә, хупламыйлар. Ибраһим белән дус булган Фатих Әмирхан бер хатында, бу хәлгә көенеп, шулай дип яза: «Бу бик вак вакыйга, әмма татар яшьләре өчен – кара вакыйга». Мондый карашларны хушсынмыйча, Ибраһим Айтуганов өйләнгәннән соң Татар бистәсендәге йорт-җирен ташлап, шәһәрнең башка ягына күчеп китәргә мәҗбүр була.

Татар әдипләре катнаш никах турында

 

Фатих Әмирханның «Хәят» әсәре катнаш никахларга каршы язылган. Татар кызы, сәүдәгәр гаиләсендә үскән Хәят рус студенты Михаилга гашыйк булса да, мөселманлыгын, татарлыгын истә тотып, бу яшьлек хисләреннән баш тарта. Шул чорда башка татар әдипләре дә бу проблема турында уйлана башлый. Гаяз Исхакыйның «Ул әле өйләнмәгән иде» (1916) әсәре катнаш никахларны бигрәк тә оста тәнкыйтьли: бик нечкә, психологик күзлектән бу гаиләләрнең язмышын, драмасын ачып бирә. Әсәрнең атамасыннан күренеп тора: төп герой, авылдан шәһәргә килгән, сәүдәгәр ярдәмчесе булып эшләгән Шәмсетдин рус хатыны Анна Васильевна белән яшәүне башта чын мәгънәсендә гаилә тормышы да дип кабул итми. Бу мавыгу үтеп китәр һәм авылга кайтып, татар кызына өйләнермен, чын гаилә корырмын, дип ышана. Әммаә башта бер кызы туа, аннан – икенче... Юри генә башланган уртак тормыш, никахсыз булса да, гаиләгә әйләнә. Шәмсетдин балаларын бик тә татарчага өйрәтәсе, мөселман итеп тәрбиялисе килә. Әмма рус хатыны ничек татар теленә өйрәтсен? Ә иң аянычы, Шәмсетдин гаиләм өчен дип мал туплаган вакытта, Анна Васильевнасы шыпырт кына кызларын чукындырып куйган икән. Әсәрнең финалында Шәмсетдин әле һаман үзен юата: кызларымны Истанбулга укырга җибәрермен, мөселман итермен дип ышана...

Гаяз Исхакый бик тиздән дөньяларның асты өскә әйләнеп, 1917 ел инкыйлабы, Гражданнар сугышыннан соң мондый катнаш никахларның татар арасында гадәти хәл булмаса да, ешрак очрый башлавын, әлбәттә, белмәгән. Әмма талантлы язучы дөнья шаукымнарын дөрес сиземләгән, аның милләт өчен янып-көюләре дистә еллар алдан ук әсәрләрендә урын алган.

Динне кимсеткән, мәчет манаралары киселгән, улы атасыннан баш тарткан советлар заманында үз иманыңа, үз халкыңа, үз милләтеңә тартылуны да искелек, мещанлык билгесе дип караучылар шактый күбәя. Коточкыч аңсызлык белән сугарылган елларда күп татар яшьләре дә яңача яшәргә омтылып, татар тамырлы нәселен башка якларга борган. Бу катнаш гаиләләрдән калган дәвамчылар татар бабаларын искә төшерә микән? Кем белсен... Ә бу хакта әрнеп хикәя язарга Исхакый һәм Әмирханнар инде юк...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев