Кайда да көтеп алынган
Гаҗәеп сихри Яңа ел бәйрәме төрле илдә төрлечә билгеләп үтелә, ләкин кайда да ул – көтеп алынган һәм кабатланмас. Русиядә аны бизәлгән чыршы, төрле төстәге утлар һәм мандарин исеннән башка күз алдына китереп булмый.
Гаҗәеп сихри Яңа ел бәйрәме төрле илдә төрлечә билгеләп үтелә, ләкин кайда да ул – көтеп алынган һәм кабатланмас. Русиядә аны бизәлгән чыршы, төрле төстәге утлар һәм мандарин исеннән башка күз алдына китереп булмый. Ә менә башка илләрдә нинди традицияләр саклана икән? Хәбәрчебез Илүзә Ибәтуллина Казанда белем алучы чит ил студентларыннан шулар хакында белеште.
Ван Чжаньчжэн (Кытайның Шэньян шәһәреннән):
– Кытайда Яңа елны «Яз бәйрәме» дип йөртәләр. Ул табигать яңару, тормыш яңадан башлану дигәнне аңлата. Һәр ел төрле вакытка туры килә. Былтыр, мәсәлән, 12 февральдә узды, быел 1 февральдә каршы алабыз. Бездә чыршы бизәү, Кыш бабайга хат язу кебек гадәтләр юк. Ләкин күркәм традицияләребез саклана. Мисал өчен, «Яз бәйрәме»нә барыбыз да кызылдан киенәбез, бәхет, сәламәтлек килсен дип, йортны кызыл төстәге иероглифлар белән бизибез, урамга күп-күп фонарьлар эләбез. Бер-беребезне бүләкләр белән дә сөендерергә онытмыйбыз, күп очракта, кызыл конверт бирешәбез. Ул, әлбәттә, буш түгел, аның эченә акча салына. «Яз бәйрәме» табынына килгәндә, анда күңелең нәрсә тели – шуны куярга була, ләкин шулай да тавык, балык һәм тофу сыры булу мөһим. Бу азыклар уңыш китерә торганнардан санала.
Уламбаяр Мяжмаржав (Монголиядән):
- Монголиядә Яңа елны ике тапкыр: 31 декабрьдә һәм февральның икенче атнасында бәйрәм итәләр. Без дә чыршы бизибез, Кыш бабайны көтәбез һәм мул табын әзерлибез. Өстәлдә, гадәттә, сөт ризыклары, төрлесеннән ит һәм камыр ризыклары урын ала. Яңа елны барлык туганнар, күршеләр белән үткәрәбез. Махсус рецепт буенча яшелчәләр белән бәрән ите пешерәбез. Яңа ел уңышлы һәм мул килсен өчен, теләкләр тели-тели әзерләнә ул. Табынга чыккач, иң беренче ир-атлар авыз итә, аннан хатын кызлар һәм балаларга да өлеш чыгаралар. Монголларның Яңа елга пешерә торган тагы бер махсус ризыгы бар – ул сөткә пешкән дөге. Аны күп итеп пешерәләр, иртәгесе көнгә дә килгән кунакларга авыз иттерәләр. Бәйрәм бик күңелле уза!
Мария Ривера (Испанияның Мадрид шәһәреннән):
- Испаниядә кар юк, ләкин аңа карамастан, Яңа елны уздырабыз. Гади булмаган традицияләрнең берсе – без урманнан бүрәнә алып кайтып аннан төрле җан ияләре ясыйбыз. Аны бизәндерәбез, киендерәбез. Ул шундый матур килеп чыга, хәтта тора-бара гаилә әгъзасына дә әйләнә. Яңа ел алдыннан үти торган тагын бер үзгә гадәт – ул һәр сәгать саен теләк теләп виноград ашау. Кем унике виноградны да ашап өлгерә, шуңа икенче елга уңыш елмаячак.
Ким-Си-Мон (Кореядан):
- Кореяда Яңа елның махсус ризыклары – «токгук» ашы, «джапчэ» (кыздырылган токмач), «намул» ( тәмләткечләр кушылган яшелчәләр) һәм «чон» (иттән, яшелчәдән яки диңгез ризыкларыннан ясалган коймаклар). Аларның Яңа ел табынында булуы мәҗбүри! Һәркайсы бәхет, уңыш, сәламәтлек алып килә. Бездә Яңа ел – гаилә бәйрәме дисәм дә, ялгыш булмас. Теләсә кайда күңел ачу килешми. Бәйрәм йолаларының тагын берсе – гаилә белән чиркәүгә бару һәм аннары урамда йөрү.
Яңа ел турында ун үзенчәлекле факт:
1. Беренче тапкыр чыршыны ХVII гасырда Раштуа уңаеннан Эльзас шәһәрендә бизиләр. Русиядә чыршы бизәү гадәте XIX гасырда гына барлыкка килә.
2. Беренче пыяла чыршы уенчыгын Тюренгиядә (Саксония) уйлап табалар. Аңа кадәр кәгазьдән кискән чәчәкләр, алма, печенье һәм шикәр кисәкләре белән бизи торган булалар.
3. Санта-Клаус Америка Кушма Штатларында 1822 елда барлыкка килә. Ә аның хатынын Миссис Санта-Клаус дип йөртәләр икән.
4. Кар кызы образы ХХ гасырның илленче елларында Русиядә уйлап табыла.
5. 1843 елда Лондонда беренче яңа ел открыткасы бастырыла. Шул рәвешле Яңа елда бер-береңне открытка җибәреп котлау гадәте барлыкка килә.
6. Кыш бабайның туган көне – 18 ноябрь. Имештер, нәкъ менә шушы вакытта Кыш бабайның Бөек Устюг шәһәрендәге өендә зәмһәрир салкыннар башлана. Аңа 2000 яшь тирәсе.
7. Ил башлыгының Яңа ел котлавы 1970 елдан гамәлгә керә.
8. Берлинда Яңа ел кичендә фейверклар сәгатьләр буе тынмый ата.
9. Чыршы астына бүләк кую гадәтен алманнар уйлап тапкан.
10. Курант тавышын махсус чүкеч ярдәмендә хәрәкәткә килгән унбер кыңгырау тудыра.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев