-
«Tamga» режиссерлар лабораториясе эскизларын тәкъдим итү программасы Режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темалар кузгатачак: балалар һәм өлкәннәр арасындагы упкын, аны китереп чыгарган комплекслар һәм җавапсызлык, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары...
-
Казахстан башкаласында Тукай урамы барлыкка киләчәк Бу хакта дәүләт башлыгы Татарстан Президенты белән очрашуда белдергән.
-
ВИДЕО: фаҗига белән тәмамланган туган көн Биш үсмер урында ук һәлак булган, бер малай хәзерге вакытта реанимациядә ята.
-
Күргәзмәдә сүзлек запасларын баетырга мөмкин Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы студентлары татар хәрефләре темасына күргәзмә әзерләгән.
-
КҮЗӘТҮ: КАЗАН БИТ БУШ ТҮГЕЛ! Казандагы рухи азыктан көч-куәт, ышаныч һәм өмет җыючы бер татар баласы буларак язам.
-
«Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналы бара Быел фестивальдә Мәскәү, Пермь, Нефтекамск, Южноуральск, Әстерхан, Ижау, шулай ук Израиль вәкилләре дә катнаша.
-
ТР Вице-премьеры Альберт Кәримов: "Республика Президенты "Безнең заман" фестивален тиешле дәрәҗәдә үткәрергә бурыч куйды" Видеоконференция форматында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
-
Кемнедер ачуланырга теләк уянса... Йолдызнамәне укырга киңәш итәбез!
Кайтарыгыз ШТКны!
Бүген нинди генә юмор һәм сатира телетапшырулары юк. Иң танылган һәм зур тарихка ия булганы ул – КВН. Татар яшьләре тормышында да үз урыны бар иде ул уенның. Сүзем татар КВНы: ШТК – Шаяннар һәм Тапкырлар Клубы турында булыр.
Студент чорларында бик яратып ШТКда уйный идем. Без «Татар team» командасы белән төрле уеннарда катнашып, Татар лигасының сезоннарын калдырмадык. Шулай ук «Республика», «Сәләт» лигаларында да үзебезне күрсәтергә өлгердек. Сәхнәдә өч-дүрт минутлык чыгыш ясап, тамашачы күңелен күтәрер өчен күп көч куярга кирәк. Актуаль темаларга татар телендә мәзәк уйлап, ул мәзәкне бик кызык итеп җиткерә белү дә күп тырышлык таләп итә.
Шәхсән, минем өчен, ШТК күп дуслар, истәлекле, күңелле, онытылмас мизгелләр бүләк итте. Җиңүләр, җиңелүләр, уеннарга әзерләнү этаплары күңелдә җылы бер хатирә булып уелып калды. Берничә мәзәк тә истә калган:
*Чи попкорн ашаган кыз солярийга кергәч шартлады.
*Минем бар этем Акбай. Ну бу вообще парадокс. Ул үзе ак, ә үзе бай түгел.
Илдәге вәзгыять, төрле вакыйгалар турында оста итеп «төрттерүче» кызлар-егетләр уйнаганын яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә кызыксынып карыйлар бит. Ә нигәдер соңгы арада бу хәрәкәт тукталды. Интернет челтәрендә дә яңалыклар күренми. ШТКның булмавы, хәрәкәтнең шулай юкка чыгуы бик начар. Бәлки, татар яшьләренә татар КВНы ник кирәк, диярләр. Юк, үз туган телебездә шаяра, көлә белү – бик әйбәт. Халык үз проблемаларыннан көлә икән, ул халыкның фикере бар, дигән сүз. Татар КВНының юкка чыгуы бик кызганыч. Хәзер ул «Сәләт» яшьләр оешмасы үткәргән җәйге аланнарда, форумнарда гына яши бугай…
ШТК – татар юморын яңа дәрәҗәгә күтәрә. Ул яңа кадрлар: киноларда төшүчеләр, алып баручылар, кызыклы сценарий авторларын әзерли. Аның юкка чыгарга хакы юк!
«ШТК югалмады»
Рамил Әһдиев, татар КВНы лидерларының берсе:
– КВНның татар лигасы бер кая да китмәде. Хәзерге вакытта аның форматы үзгәртелә, бәлки исеме дә яңарыр әле. Ребрендингны планлаштырабыз. Үзгәрешләрдән шуны төгәл әйтә алам: хәзер ШТК сезоны октябрьдә – яңа уку елыннан түгел, ә гыйнвардан – календарь ел башыннан старт алачак. Чемпионны декабрьдә билгеләячәкбез. Яңа һәм кызык тамашалар алда!
«Юморга урын бар»
Роберт Исламов, юмор остасы:
– Яшьләр, соңгы арада татар КВНы булмаганга күрә зарланадыр. Юкка чыкмаган ул, минем ишеткәннәр буенча, расписаниесен генә үзгәртергә җыена. ШТКның киләчәге дә, планнары да зурдан! Татар халкы яши икән, димәк юморга да урын бар. Ә татарча КВН кирәк!
Гөлия Имамова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз