КАЗАКЪСТАНГА БАРЫРГА БИШ СӘБӘП
Ни өчендер бездә Казакъстанны туристик маршрут итеп караучы юк. Баксаң, бу бик уңайлы, шактый арзанлы, чыннан да матур һәм төрле, милли гореф-гадәтләргә, киң күңелле һәм искитмәле матур халыкка бай ил икән. Күптән түгел бөек дала иленә сәяхәт кылып, сезгә дә анда барырга биш сәбәп язып алдым. Бонус итеп, бармас өчен дә биш сәбәп таптым.
БЕРЕНЧЕ СӘБӘП: АРЗАНЛЫ СӘЯХӘТ
Поездга билетларны сәяхәткә ике-өч көн кала алдык. Астанага (Казакъстан башкаласы) ике поезд белән Чиләбе аша бардык. Бер якка 8 мең сум. Бала өчен билет алырга туры килмәде. (5 яшькәчә балалар урынсыз бара, ләкин аларны барыбер теркәргә кирәк!) Әгәр билетларны бер ай алдан алган булсак, күпкә арзанга төшәр иде. Кыскасы, юл чыгымнарын 15-20 мең сумга сыйдырырга мөмкин. Фатир арендасы Казандагы кебегрәк, ләкин сатулашырга була, әгәр аралаша белсәгез, бәяне шактый гына төшерә алырсыз. Азык-төлек, кафе-ресторанда туклану бәясе бездәгегә караганда күпкә очсызрак. Билгеле бу «тенге» (Казакъстан валютасы) курсына бәйле. Без барганда 1 сум – 6 казакъ тәңкәсенә тәңгәл иде. Хәзер сумның кыйммәте кими.
ИКЕНЧЕ СӘБӘП: АРАЛАШУ – АҢЛАШУ
Татар телен яхшы белгән очракта (хәер, бу язманы укысагыз, димәк, яхшы беләсез) казакълар белән аңлашу бик җиңел. Лайфхак: татар телендә ч авазы казакъта ш га, й – ж га әйләнә, чәй – шәй/ йомыш – жумыс (эш). Тел ачкычлары бар, ягъни көнкүреш сүзләрнең күпчелеге уртак, тел ачкычларын белгән очракта, телне өйрәнү җиңел. Казакълардан тел сәясәтенә кагылышлы кайбер әйберләрне үзебезгә алсак та була. Мәсәлән, казакъ телен белү, өйрәнү гаҗәп нәрсә түгел, чит илдән килгән кеше казакъ телен өйрәнсә – алар моны шулай тиеш дип кабул итә, ул кешене пъедесталга күтәрми. Компаниядә берәр кеше телне белмәсә, рус теленә күчми, аңа төп моментларны тәрҗемә итәләр. Казакъстанда һаман да тел проблемасы шактый кискен тора. Бездәге кебек үк аларда балачага үзара күбрәк русча сөйләшә. Нагыз (чиста) казакъ телле бакчалар бик аз. Шулай да күпчелек бала ике телне дә белә. Кызыбыз Асылъяр бик аралашучан, ләкин ул әлегә русча белми, шуңа күрә аның белн балалар казакъча сөйләшергә мәҗбүр булды. Ул татарча сөйләгәндә аны аңладылар. Асылъяр да аларны җиңел аңлады. Аны казакъчалап Асылжар дип йөрттеләр.
ӨЧЕНЧЕ СӘБӘП: КИҢ КҮҢЕЛЛЕ КАЗАКЪ ХАЛКЫ
Казакъларның кунакчыллыгын аерым сәбәп итеп аерырга булдым. Алар чыннан да бик аралашучан, ачык күңелле, кунакчыл. Таныш булмаганнар да рәхәтләнеп аралаша, сөйләшә, ярдәм итәргә тырыша. Мәсәлән, такси кушымтасы эшләмәгәч, бер таксист безне кирәк җиргә бушлай илтте. Ак жоллар (хәерле юллар) теләп калды. Кибеттә кызыма гел күчтәнәч биреп җибәрделәр. Кунакка да чакыргаладылар. Кыскасы, кунакчыллык казакъларның канында бар – утрак тормышка чагыштырмача яңа күчкәннәр (1928 елда көчләп «утраклаштыру» булган), ә күчмә халыкларда мосафирларга, кунакларга мөнәсәбәт бик әйбәт, чөнки ул турыдан-туры исән калуга бәйле булган. Казакъларда кунак кабул итү, хөрмәт күрсәтү буенча да төрле традицияләр бар, мәсәлән, «конакасы». Конакасы (кунак ашы) – теләсә нинди, хәтта чакырылмаган кунакны да сыйлау гадәте. Очраклы рәвештә кунак булган кешене казакълар Ходай кунагы – «Худайы конак» дип йөртәләр. Бара калсагыз, сез моны үзегез дә сизәрсез.
ДҮРТЕНЧЕ СӘБӘП: МИЛЛИ ТРАДИЦИЯЛӘР, ТӨРКИ ТАМЫРЛАР
Сәяхәткә без махсус Нәүрүз (казакъча Наурыз) бәйрәменә туры китереп бардык. Алар бу бәйрәмне өч көн зурлап бәйрәм итә, милли ризыклар пешерә, фестиваль, ярминкәләр үткәрә. Халык эшкә ай буе милли костюм, бизәкләр – алка, муенсалар, чулпылар киеп йөри. Гомумән, һәрбер казакъ гаиләсендә милли чигүле киемнәр, яулыклар, аксессуарлар бар, алар аны көндәлек тормышта да киеп йөри. Милли бизәкле әйберләр күп – дус кызларга бер өем алка-чулпы күтәреп кайттым. Әлбәттә, бәйрәмнәрдәге милли ашларны да искә алмый булмый. Нәүрүз ризыкларыннан Наурыз көже дигән аш (төрлечә пешерелә, гадәттә ит, казакъ корты, ярмалар белән пешерелә) истә калды. Әлбәттә, бишбармак, кымыз, бауырсак һәм башка бик күп ризыклар белән сыйландык.
Нәүрүзне бәйрәм итәргә безне бер казакъ гаиләсе кунакка чакырды, өйдәгечә җылы һәм ямьле бәйрәм булды. Алар ышануынча, Нәүрүз көнне гөнаһлардан чистарынырга, бер-береңнән гафу үтенергә кирәк икән. Казакълар бездә хәзер атамада гына калган башка борынгы төрки бәйрәмнәрне дә хәтерли. Яз көне кайбер гаиләләр ишек алларында чатыр кора, пылау пешереп, халыкны сыйлый. Бала туу, аның тәпи китүе, баланы тәпи киткәнче атка утырту һәм башка бик күп гадәтләр сакланган. Ислам дине белән мәҗүсилек традицияләре кушылып барлыкка килгән кызыклы гадәтләр дә бар. Мәчет-чиркәүләр бездәге кебек күп түгел. Ләкин булган мәчетләре бик бик зур. Без Астанада – Урта Азиядәге иң зур мәчеттә булдык.
БИШЕНЧЕ СӘБӘП: ИСКИТМӘЛЕ ТАБИГАТЬ
Казакъстан ягына кергәч, иксез-чиксез җәйрәп яткан далалар, йөзләрчә чакрымнарга сузылган, офык белән тоташкан бушлык. Төнлә станцияләрдә халык йолдызлар карарга чыга. Без юлда бик күп ат, сарык көтүләре һәм хәтта дөяләр күрдек. Кар түбәле таулар, каньоннар, чүлләр, диңгез, күлләр җитәрлек. Без шул матурлыкларның бик аз өлешен генә күреп өлгердек. АлмаАтадагы Шимбулак тауларына мендек. Иң биек ноктасында диңгез өслегеннән 3200 метр, ел әйләнәсе карлы тау ул. Фуникулер белән дә болытлар арасыннан бер сәгать чамасы менәсе. Өстә чаңгы, сноуборд шуалар. Бу – һәркем һичшиксез күрергә тиеш урын, минемчә. Инде киләсе сәяхәтне планлаштыра башладык. Алма-Атага якын урнашкан Чарынский каньонын, Каинды күлен, Үзбәкстан чигендәге борынгы мавзолейлар, Хуҗа Әхмәт Ясәви мемориал комплексын, бөтен төрки дөньяның үзәге булган Төркистан шәһәрен, Казакъстан Алтае, Байконур космодромын, Актаудагы Каспий диңгезен һәм башка бик күп урыннарны карыйсы бар. Казакъстанга тагын барырга сәбәпләр җитәрлек.
КАЗАКЪСТАНГА БАРМАСКА БИШ СӘБӘП
1. ШӘҺӘРАРА ТАНСПОРТ ЛОГИСТИКАСЫ ҺӘМ СЫЙФАТЫ
Казакъстан тимер юллары күп түгел, мәсәлән Астанадан Актауга бары тик урап һәм күчеп утырып кына барып була. Шуңа да карамастан, казакълар поездны үз итә, чөнки ул чагыштырмача арзанлы һәм куркынычсыз транспорт. Ләкин поездларның сыйфаты бик начар. Вагоннар иске, розеткалар юк. Яңа поездлар җибәргәннәр, ләкин алар аз һәм анда да яту урыннары бик тар дип сөйлиләр. Шәһәрләр арасында самолет белән дә очып була, ләкин казакълар үзләре әйтүенчә, очкычлар ышанычсыз, әледән әле төшеп тора ди. Ә менә шәһәр эчендәге транспорт бәяләре бик арзан – Астанада 15 сум, Алма-Атада 13 сум (март ае курсы белән).
2. ҖИР ТЕТРӘҮЛӘР
Аллага шөкер, безгә җир тетрәүләргә эләгергә туры килмәде. Ләкин Алма-Атага чыгып китәр алдыннан бер көн кала, Шимкент шәһәрендә шактый көчле җир тетрәү булган. Гомумән, быел җир тетрәүләр еш теркәлгән. Алма-Ата районы, көньяк Казакъстан сейсмик зонада урнашкан, шул сәбәпле илнең башкаласын Алма-Атадан куркынычсызрак урынга күчергәннәр дип сөйлиләр. Шулай да, йортларны җимерерлек һәм зур зыян салырлык җир тетрәүләр булмаган диярлек. Соңгысы 1911 елда теркәлгән.
3. КОРРУПЦИЯ
Туристлар өчен бу бәлки әллә ни әһәмиятле дә булмас, ләкин гади халык, яки анда яшәргә күчүчеләр өчен бу җитди сынау санала. Астанада халык телендә коррупциягә һәйкәл дип йөртелә торган объект бар – ул җир өсте метросы нигезе. Аны 2005 елда төзи башлаганнар, ләкин нигез баганаларын төзеп бетергәч, кисәк кенә акча юклыгы ачыкланган. Әлеге баганалар шәһәр буенча әле дә тора бирә, аларны сүтеп ташлау – төзеп бетерүдән дә кыйбаткарак төшәчәк икән. Ришвәтчелек һәм туганлык аша эш итү эшкә урнашканда, фатир арендаланда, хәтта юлларда да очрый. Хәзер халык моның начар икәнен белә һәм ришвәтчелек белән көрәшә.
4. КЫРЫС КЛИМАТ
Казакъстан кыш көне температура минус 50, ә җәен плюс 40ка хәтле күтәрелергә мөмкин.
Астана – җелеккә үтә торган суык җилләре, Шимкент җәйге челләсе белән билгеле. Җире уңдырышсыз, көчле җилле урыннары байтак илнең. Борынгылар юкка гына күчмә тормыш белән яшәмәгән, хәзер дә казакълар җәйгә Астана ягына (арзанрак булганга), кышка җылырак климатлы Алма-Атага күчәргә тырыша. Аның каравы, климат үзенчәлекләре белән заманча технологияләр көрәшә. Астанада өйләр бик җылы (кышын бер бүлмәле фатирда коммуналь хезмәт өчен түләүләр ике меңнән артмый). Ә эсседә кондиционер кулланырга була.
5. СӘЯСИ СИТУАЦИЯ
Казакъстан беркайчан да тыныч кына яшәмәгән. Борынгылар казах халкы арыслар белән аҗдаһа арасында, ягъни, Россия белән Кытай арасында дип әйткәннәр. Бу ике зур ил белән чиктәш булу Казакъстан үсешенә бик тәэсир итә һәм икътисади яктан бәйле дә итә. Шул ук вакытта гади халык хәзерге сәясәтчеләрне өнәп бетерми. Шуңа әледән әле түнтәрелешләр булып тора. Шулай да, Кытай белән күрше булу техниканы һәм кием-салымны арзангарак сатып алырга мөмкинлек бирә. Ә эчке сәясәт проблемалары башка илләрдә дә җитәрлек.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев