Логотип Идель
Заман

«КАЗАНГА КАЙТЫП... ЕЛАП БЕТТЕК»

1991 елның җәй айларында Татарстанга Төркия татарларының беренче туристик төркеме килгән. Аңа кадәр исемле шәхесләрнең аерым-аерым килүләре мәгълүм. Ә менә шулай, күмәкләшеп йөргәннәре булмый. Чит илдә яшәүче милләттәшләребезнең Казанга, Татарстанга мәхәббәте утыз ел элек күмәк сәфәрдән башланган дисәк тә булыр. Бу сәфәр хатирәләре, фотолары татар халкының милли аңын, горурлыгын уяткан, тарихын дөньяга чыгарган һәм төрле илләрдә гомер итүче татарларны якынайткан еллар авазы...

1991 елның җәй айларында Татарстанга Төркия татарларының беренче туристик төркеме килгән. Аңа кадәр исемле шәхесләрнең аерым-аерым килүләре мәгълүм. Ә менә шулай, күмәкләшеп йөргәннәре булмый. Чит илдә яшәүче милләттәшләребезнең Казанга, Татарстанга мәхәббәте утыз ел элек күмәк сәфәрдән башланган дисәк тә булыр. Бу сәфәр хатирәләре, фотолары татар халкының милли аңын, горурлыгын уяткан, тарихын дөньяга чыгарган һәм төрле илләрдә гомер итүче татарларны якынайткан еллар авазы... 

Татарстаннан... кызлар күзли башлыйлар


Мәгълүм булганча, Русиянең төрле төбәкләрендә яшәгән татарлар Төркиягә XIX гасыр ахырында күпләп күченә. Ниятләре – дин, нәсел саклау, яңа җирләрдә ирекле тормыш кору була. Кайбер гаиләләр 1930 елларга кадәр ике ил арасында хәбәрләшүне өзмәгән. Хәтта Татарстаннан Төркиягә туганнары янына барып кайтучылар билгеле. Әмма, барыбер, ике илдәге төрле сәяси вазгыять, иҗтимагый хәлләр кардәшләр, туган җир белән тыгыз элемтәләр сакларга ирек бирмәгән. 


Мөһаҗирләр нәселе дәвамчылары бары йөз еллап вакыт узгач, ата-бабалары җиренә аяк баса. Төркия татарларының беренче туристик төркеменең Татарстанга сәфәре 1991 елның җәй айларында оештырыла. Әле ул заманда советлар илендә яшибез. Шуңа күрә дә алар визаны СССРдан алганнар, бабалары җиренә чакыруны исә «Ватан» җәмгыяте оештыра. Килгәннәр, әлбәттә, бу сәфәр кысаларында Татарстан белән генә чикләнми. Кайберләре Казакъстанга, Себергә кадәр барып җитә. Кемнең туганы, кемнең бабасының нигезе шул якларда... Шуны да әйтергә кирәк, бу вакытта Казанга татарлар дөньяның күп илләреннән җыелган. Шул рәвешле дөнья күләмендә чәчелеп яшәгән милләттәшләребез арасында күп елларга сузылачак элемтәләр корыла.  


Төркия татарлары никадәр дулкынлану, никадәр тәэсирләнеп йөргәннәрен кайткач балаларына, туганнарына сөйли. Аннары инде кат-кат үз балаларын Казанны күреп кайтарга юллыйлар. Хәтта яшь буынны башлы-күзле итү өчен Татарстаннан кызлар эзләү башлана. Шул сәфәр вакытында табылган кардәшләре белән элемтәләр дә яңара.

«Урамга чыгасың, уңда-сулда... татарча сөйләшәләр»


Моннан утыз ел элек оештырылган сәфәрдә катнашкан күп кенә Төркия татарлары инде мәрхүм. Туганнары сөйләвенә караганда, сәфәргә җәмәгәте белән барган Истанбуллы Рәфыйк Акчура, кайткач, шундый җөмләләрне еш кабатлаган: «Урамга чыгасың, уңда-сулда, һәр якта татарча сөйләшәләр. Аптырап китәсең... Кайсысы белән сөйләшергә, кайсын тыңларга белмисең...»


Бер көн Казан базарына чыгалар, истәлеккә бүләкләр алырга телиләр. Берничә сатучыдан: «Кем татарча сөйләшә?» – дип сорыйлар. Татарча сөйләшкәннәрдән, әлбәттә, әйберләр сатып алына. Икенче көнне кабат барсалар, тегендә тезелеп баскан бөтен сатучы диярлек боларны күрүгә татарча эндәшә. «Без татарча сөйләшәбез, безгә килегез», – дип  чакырып торалар.


Төркиянең Бөгредәлек татар авылында туып-үскән һәм бүгенге көндә дә шунда яшәүче Аднан абый Җенгиздән дә сәфәр хатирәләре белән бүлешүне үтендем. Менә ниләр сөйләде ул:


«Мин Татарстанга Анадолудан, Коньядан аяк баскан беренче татар идем. Безне Казандагы «Казан» шифаханәсенә урнаштырдылар. Бөтен Татарстан буйлап йөрттеләр, Башкортстан чигенә кадәр бардык. Арчада читек тегү фабрикасына алып киттеләр. Читекләргә бик кызыктым. Бик матурлар иде. Шуннан берсен сатып алырга теләп, доллар бирдем. Әмма долларны алмадылар, ә минем сумнар юк иде. Доллар алыштыру өчен йөз төрле язу сорадылар, шуңа күрә әйләдерә алмадык. Аннары мин Омскига киттем, кырык көн туганнарым янында калдым. Омскида туып үскән күренекле галим, тарихчы, этнограф Фоат Вәлиев һәм аның хатыны София Исхакова кунак итте, гиздерде. Яланкүл авылында мине өйләрендә мосафир иттеләр. Шунда Сабан туен да күреп кайттым». 

Галиябану сылуым иркәм... 


Төркия татарларын Болгарга, Әлмәткә, Арчага һәм башка районнарга алып барып, республикада яшәүче татарлар тормышы белән якыннан таныштырганнар. Әтнә районындагы бай тарихлы Олы Мәңгәр авылына алып кайтулары юкка түгел. Чөнки бу авыл аларга Төркиядә яшәгән эшкуар, милли җанлы химаяче Вәли Мәңгәр (1891-1978) аша яхшы таныш. 


Аднан абый сөйләвенә караганда, тарихи җирләрне, татар авылларын күрү, Казан театрында «Галиябану»ны карау күңелләренә бик матур бер хатирә булып уелган. Ул бигрәк тә театр турында дулкынланып искә төшерде, чөнки бөгредәлекләр өчен «Галиябану» аерым бер кыйммәткә ия җыр. Балачактан ук авыл өлкәннәреннән ишетеп үскән, каннарына сеңгән моңлы көйне Казан үзәгендәге театрда тыңлау бәхетеннән, сөенеченнән хәзер дә күзләренә яшь тула. Аднан абый икенче елны Казанга кабат килгән, анысында хатыны белән бергә йөргәннәр. 

«Сөембикә» манарасыннан азан


Сәфәрдә катнашучылар арасында күренекле миләттәшләребездән журналист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Али Акыш (1918-2011), Истанбул татарлары җитәкчеләренең берсе Мәхмүт Ураллы хатыны Айтән ханым һәм кызы Гөлтан Ураллы бар. Бүгенге көндә Гөлтан ападан ул вакытлар хакында сорагач, иң беренче сүз итеп: «Елап беттек», – диде.  


«Истанбулдан Мәскәүгә очтык, аннары төнге поезд белән Казанга юл тоттык. Иртән иртүк барып җиттек. Казанга кергәч поезд тәрәзәсеннән  Сөембикә манарасын күреп алдык, күзләргә яшь тулды. Безне бик матур каршы алдылар. Без шундый бер зур вакыйгада катнаштык, хәзер дә күз алдыннан китми. Казан кирмәне тирәсендә ачык һавада Мәсгудә Шәмсетдинованың «Сөембикә кыйссасы» дип аталган музыкаль әсәре  куелды. Режиссеры Дамир Сираҗиев. Караңгы төшеп килгәндә Казан ханлыгы вакыйгалары тасвирланды һәм Сөембикә манарасына лазер уты белән ай куелды. Бу бик тәэсирле, гаҗәп күренеш һәм кыю адым иде. Мин сакчыларны этә-төртә кердем, Сөембикә манарасына күтәрелдем. Иң өске катына кадәр мендем. Ирек Гариф аннан азан әйтте. Бу баруыбыз Корбан бәйрәменә дә туры килде. Шуңа күрә әтиләр әле корбаннар да чалды», – дип, сөйләде «Идел-Урал» культур һәм ярдәмләшү җәмгыяте җитәкчесе Гөлтан Ураллы. Шулай ук ул Казанда Каенлыкта узган Сабан туенда катнашулары турында әйтте. Рәхәтләнеп татарча җырлар тыңлап, чын татарча Сабан туе бәйрәмен күреп, хәйран калганнар.


Шуны да әйтү урынлы булыр, нәкъ менә шушы сәфәрне кылган татарлар, аларның кардәшләре Татарстаннан Төркиягә белем алырга барган яшьләргә ярдәм итүчеләр. Казаннан килгән язучыларга, галимнәргә күп еллар дәвамында мосафирлык хөрмәте күрсәтүчеләр. Төркиядә туып-үскән милләттәшләренә ата-бабалары җиреннән күп еллардан бирле көтелгән җылы сүз, җылы чакыруны да беренчеләрдән булып алып кайтучылар алар... 
Ав

Автор: Айзирәк Гәрәева-Акчура

Фотолар Төркия татарлары Гөлтан Ураллы, Аднан Җеңгизның шәхси архивыннан алынды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев