Казаннан Йөрәккүлгә чаклы
Атна уртасында тота да, Мари Элга барып, урман уртасында берүзе палаткада төн куна. Яки җыена да Татарстанның ташландык, күпләр белмәгән-күрмәгән җирләренә юл алып, тарихи мохиткә кереп чума.
Атна уртасында тота да, Мари Элга барып, урман уртасында берүзе палаткада төн куна. Яки җыена да Татарстанның ташландык, күпләр белмәгән-күрмәгән җирләренә юл алып, тарихи мохиткә кереп чума. Ә тагын ул тауларга чиксез гашыйк. Җәяүләп сәяхәт итүләр Динар Кашапов өчен җан рәхәте, тән саулыгы. Әлеге яңа дөнья, чиксез дәрья булган яңа хис-кичерешләр әле нибары өч-дүрт ел элек кенә ачыла. Әмма походларга бару аның балачактан килгән хыялы, омтылышы. Бүген инде ул үз тормышын мондый сәфәрләрдән башка күз алдына китерә алмый.
Даниэль Дэфо һәм Жюль Верн эзләреннән
Динар тумышы белән Башкортстанның Бакалы районы Мостафа авылыннан. 9-10 яшьләрендә ул Даниэль Дэфоның «Робинзон Крузо», Жюль Вернның «Серле утрау» әсәрләрен укып, үзе дә шундый сәяхәтләр, маҗаралар турында хыяллана. Энесе һәм дуслары белән кышын кар астында «штаб»лар төзү, җәен балчык табыла торган карьерда мәгарәләр казу, агач ботакларыннан, иске такталардан шалашлар ясау, гади полиэтиленнан палатка булдыру – балачагы аның менә шундый кызыклардан тора.
Әкрен-әкрен кечкенә малай уеннары, походта кирәк күнекмәләргә өйрәнүгә күчә. 12 яшьләрендә ул махсус блокнот башлый һәм китапханәдән ОБЖ, спорт ориентлашуы, төрле шартларда исән калу буенча китаплар алып, файдалы мәгълүматларны терки башлый. Поход өчен кирәкле әйберләр исемлеген булдыра. Махсус сандыгында компас, пәке, шырпы, бабасының поход өчен җайланган сумкасы яшерелә. Шул вакытта ул инде палаткалар белән чын сәяхәткә бару өчен дусларым булсын иде дип хыяллана башлый.
Бер тапкыр бару кирәк булган
Минзәлә педагогия көллиятенә укырга кереп, башлангыч сыйныфлар һәм урта мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алып чыга Динар. Аннары Алабуга педагогика институтында югары белем ала. Әмма укытучы булып бер генә көн дә эшләми. Чаллыда сәүдә тармагында хезмәт куя. Тормышның көндәлек мәшәкатьләре белән мавыгып балачак хыялы онытыла. Хәер, аның омтылышларын уртаклашырдай дуслары да юк ич әле.
Тора-бара бу шәһәр тар тоела башлый егеткә. Озак уйламый башкалага күченә, кредит брокеры булып эшкә урнаша. 2018 ел башы була бу. Шул вакытта җитәкчесе аңа елга буйлап сплавта катнашырга тәкъдим итә. Динар теләп ризалаша. Беренче шундый тәҗрибә онытылмаслык хисләр бүләк итә. Шул көн аның өчен сәяхәтләр турындагы хыялларын тормышка ашыру ноктасына әверелә. Ул походларга йөри башлый, моның бер дә авыр түгеллеген аңлый, якын тирәсендә үзе кебек сәяхәтләргә гашыйк кешеләр дә туплана.
– Мин еллар буе сәяхәт итәргә хыялландым. Ә нибары бер тапкыр җыенып чыгарга кирәк булган. Шунда ук минем кебек хыялый танышларым-дусларым барлыкка килде, – ди Динар.
Җайлы аяк киеме һәм сыйфатлы биштәр
Бүген Динарның төп эше сәүдә өлкәсе белән бәйле. Яллары, нигездә, атна уртасына туры килә. Шуңа да сәфәрләргә бару өчен иптәш табу кыенлаша. Шулай да, теләгән кеше җаен таба ул. Хәзер ул үзе дә походларда инструктор вазыйфасын үти.
Сәяхәтләр өчен кирәк-яракларның да Динарда ниндие генә юк. Иң гадиләреннән алып, шактый кыйммәтлеләргә кадәр.
– Походларда иң мөһиме – биштәр һәм аяк киеме, – дип аңлата Динар. – Син кыска вакыт эчендә зур араларны үтәсең, шуңа күрә аяк киеме җиңел дә, уңайлы да булырга тиеш. Җилкәңдә исә еш кына шактый авыр йөк күтәрергә туры кирәк. Шуңа күрә бишәрнең сыйфатлысы, авырлыкны арка буенча дөрес бүлә торганы кирәк. Әмма беренче сәфәргә барганда ук кыйммәтле аяк киеме һәм биштәр алмаска киңәш итәм. Чөнки кешегә ул алга таба кирәк булырмы, походта аңа ошармы – билгесез. Туркомпанияләрнең күпчелеге кирәк-яракларны арендага да биреп тора, бу варианттан файдалансаң да яхшы.
Үзе дә ул шулай башлый, аннары тора-бара походлар аның тормышына ныклап кергәч кенә, ул кыйммәтле җиһазлар һәм кирәк-яракларга «үсеп җитә». Палатканың җайлысын, җиңелен сатып ала, йоклау өчен «капчык»лары исә анда бишәү – төрле һава торышы шартларына туры килгәннәре бар, шулай ук кабартыла торган матрасларның берничә төре сатып алынган, яхшы аяк киемнәре һәм биштәрләр турында әйтеп тә торасы түгел.
Сәяхәтләр вакытны озайта
Кичен учак ягып, шашлык кыздыру, шәһәрдә күзгә күренмәгән, ә таш кала ыгы-зыгысыннан читтә кул белән үрелеп тотардай йолдызларга соклану, иртән каһвә пешереп, табада кичтән калган шашлык белән йомырка тәбәсе әмәлләп ашау, табигать кочагына чуму, кош оча торган биеклеккә менеп, дөнья гүзәллегенә соклану – боларның барысы белән ул тәмләп үзенең инстаграм битендә бүлешә. Шул рәвешле күп кенә дусларында да походларга мәхәббәт уяткан ул.
– Хәтерлисезме, балачакта вакыт ничек озак уза иде, – дип искә ала Динар Кашапов. – Көн дәвамында күпмегә өлгерә идек! Яшь узу белән көн кыскара, чөнки тормышыңда бернинди яңалык юк. Шуның аркасында вакыт субьектив рәвештә кысыла. Син берни дә эшләмәдең кебек, ә көн узды да китте. Яңа хис-кичерешләр – моны хәл итә. Сәяхәтләр исә вакытны озайтырга булыша. Күпне күргәнеңә сөенәсең, хисләрең турында сәгатьләр буе сөйли аласың, ә танышларың кайдадыр барып кайтса, аларның ике атна юклыгын сизми дә калырга мөмкинсең. Чөнки вакыт төрлечә бара. Көн дә яңалыкка омтылсаң, озаграк яшисең дигән сүз. Табигать, тынычлык, дөнья мәшәкатьләреннән аерылып тору, яңа эмоцияләр яшәүгә ямь өсти.
Мавыгудан – эшкә
Походларга Динар, нигездә, Чиләбе өлкәсе, Мари Эл республикасы, Башкортстан һәм Татарстан буйлап йөри. Ноябрьдә ул, әйтик, илле кешелек төркем белән Чиләбе өлкәсенең Ирәмәл тауларына менә, Яңа елны шулай ук зур төркем белән Чиләбе өлкәсендә каршы алган. Башта Йөрәккүл бистәсендә тукталып, мараллар фермасында булганнар, өстәлләр җәеп, 2022 елга кергәннәр, иртән Йөрәккүл сыртына менеп, биеклектән ачылган гүзәллек белән хозурланганнар.
Әле тормышка ашмаган хыялларына килгәндә, Динар бу кышта палаткада төн кунып карарга тели, шулай ук яз көне Төркиядә Ликия сукмагы буенча узарга тели, аннары Алтайга барып кайтырга хыяллана. Гомумән, сәяхәтләрне мавыгу гына итеп калдырмыйча, төп эш юнәлеше дә итү планнарында. Үзенең тур-клубын булдырып, төрле сәфәрләрне үзе оештыра башлау турында уйлана.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев