Хатын-кыз – илһамландыручы, ир-ат – туендыручы?
Хатын-кыз акчасы – хатын-кызныкы, ир-ат акчасы – гаиләнеке. Әй рәхәт яңгырый да инде шушы сүзләр. Хатын-кыз колагы өчен, билгеле. Телисең икән – эшлисең, теләмәсәң – юк, дигән сүз бит.
Хатын-кыз акчасы – хатын-кызныкы, ир-ат акчасы – гаиләнеке. Әй рәхәт яңгырый да инде шушы сүзләр. Хатын-кыз колагы өчен, билгеле. Телисең икән – эшлисең, теләмәсәң – юк, дигән сүз бит. Ә эшләгән очракта, үз тапкан «мал»ыңны үз кирәгеңә тотасың. Матурлык салоннары, кибетләр, спорт залы – үз-үзеңне карап, иркәләнеп кенә йөрисең. Ә ир – гаиләне туендыручы, аның эшләгәннәре – ризык, фатир, балалар бакчасы-мәктәп, түгәрәкләр өчен түләү һ.б гаилә ихтыяҗларына китә.
«Дөрес» ир сайларга гына кирәк
Хатын-кызлар өчен булдырылган блогларны ачсаң, һәркайсында диярлек шушындый матур идеаль тормыш турында сөйлиләр. Хатын-кыз – илһамландыручы, имеш, ә ир ат – тормыш йөген тартучы. Бу очракта, дөрес ир сайларга гына кирәк – аннары балда-майда йөзеп яшисең! Хатын-кыз да гаилә бюджетына акча кертергә тиеш дип санаган ирләр исә, шунда ук «пополамщик»лар исәбенә кертелә. Андыйлар белән яшәүчеләргә, һичшиксез, аерылырга киңәш ителә.
Боларның барысын укып, тормышны белмәгән-күрмәгән кызларның күбесе матур тормыш, «принцлар» эзләргә тотына. Көчле затлар гына тормышка, үзләренә мондый караш белән килешеп бетә алмый. Еш кына ирләрдән хатын-кызлар аларны акча янчыгы буларак кабул итүләре, фатирың-машинаң булмаса, борылып та карамаулары, борын чөюләре турында ишетергә мөмкин. Кем хаклы бу очракта?
Блогерлар исламны үрнәк итеп куя?
«Хатын-кыз акчасы – үзенә, ир-ат акчасы гаилә кирәк яракларына тотылырга тиеш» дигән фикерне блогерлар уйлап чыгармаган, дияр кайберәүләр. Чыннан да, ислам динендә нәкъ шулай булырга тиеш дип каралган. Әйе, өйләнгән мөселман ир-ат үзенең хатынын, балаларын тәэмин итә. Өйләнмәгән икән, әти-әнисен кайгырта. Гаиләсен тәэмин итәр өчен ул көченнән килгәнен эшләргә тиеш. Нәкъ менә тиеш, чөнки Коръән Кәрим аятьләрендә һәм Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с.) хәдисләрендә әйтелгәнчә, ир-ат – гаиләне матди яктан тәэмин итүче, анда тәртип саклаучы һәм тормыштагы авырлыкларны чишүне үз өстенә алучы кеше.
«Аллаһы Тәгалә ирләрне акыл һәм көч-куәт ягыннан хатыннар¬дан өстен кылганга һәм алар байлыкларын хатыннарга сарыф иткәнгә күрә, ир-атлар – хатыннар турында кайгыртып тору¬чылар», – диелгән Коръән Кәримдә. Шуңа күп кенә мөселман гаиләләрендә хатын-кыз өйнең чисталыгын-пөхтәлеген кайгырта, балалар тәрбияли. Ир-ат исә акча эшли. Әмма алар барысы да шулай рәхәттә яшиме? Исламда хатын-кызның роле, урыны да башка. Еш кына, барлык финанслар ир-ат кулында булгач, хатыны да иренә тулаем бәйле булып чыга. Кайберләре эшләргә рөхсәт тә итми. Тормышта барысы катлаулырак шул. Теория бер, гамәлдә икенче булган хәлләр дә очрап тора.
Хыялга омтылырга, чынбарлыкта яшәргә
Рәхәт тормыш турында хыяллану начар түгел үзе. Әмма алсу күзлегебезне салып, тормышыбызга тутырып карасак, бар да без теләгәнчә генә түгеллеген күрәбез. Бүген хәлле, тормышны үз җилкәсендә тартып барырдай ирләр 15-20 процент тирәседер. Калганнары 35-45 мең хезмәт хакы алып эшли. Өч-дүрт кешелек гаиләне туендыру кулыннан киләме мондый ир-атның? Өстәвенә, һәр өченче гаиләдә бүген кредит-ипотекалар бит. Җавап көн кебек ачык – билгеле, юк.
Шул ук блогерлар, ир-атны илһамландырып, күбрәк акча эшләргә этәрергә кирәк, дип киңәш итә. Әмма никадәр генә тырышса да, иртәдән кичкә кадәр эштә «югалган» ир-ат та билгеле бер суммадан артыгын эшли алмаячак. Иле, заманасы шундый. Ике-өч эштә эшләсен, диләр икенчеләре. Әйтүе генә җиңел шул. Бу очракта гаилә туендырыр күләмдә акчасы эшләнер дә аның, әмма өйгә хәлдән таеп, йокларга гына кайткан ир белән хатын-кыз бәхет күрерме? Бөтен гомерен эштә уздырган ир-ат үзе дә канәгатьлек хисе кичерерме? Ул да кеше бит. Аның да күңел ачасы, рәхәт күрәсе киләдер. Үзенә акча янчыгына кебек карау – ир-атка да, бәлки, ошап бетмидер. Ничек уйлыйсыз?
Димәк, гаилә корырга җыенганда иң беренче чиратта бюджет бүленеше турындагы сораулар хәл ителергә тиеш. Югыйсә, бу күп кенә бәхәсләргә һәм низагларга китерергә мөмкин.
Һәркем үзенә кулаен сайлый
Гаилә бюджеты турында сүз барганда, гомумән, болай тиеш тә болай тиеш түгел, дип әйтү һич тә дөрес булмас. Берәүләргә гаилә бюджеты туплану һәм бүленешенә карата традицион патриархаль карашлар якын. Ягъни, күпчелек мөселман гаиләләрендәге кебек үк, ир-ат – акча эшли, хатын-кыз җылы мохит булдыра дип килешенеп куя. Ир-ат мондый вазифаны үз өстенә ала, ә хатын-кызга мондый тәртипләр ошый икән – алга!
Икенчеләр гаилә бюджетын уртак алып баруны кулай дип саный. Ягъни ир-ат та, хатын-кыз да эшли һәм бар эшләгән акчаларын кайтып, уртак бер «савыт»ка салалар. Бар табыш, бер-берең белән килешенеп, уртак ихтыяҗларга тотыла. Совет гаиләләренең бик күпләрендә нәкъ шулай булган.
Өченчеләр гаиләдә бюджет аерым булырга тиеш дип саный. Ягъни, һәркем үз эшләп тапканын үзенчә тота. Бүген бу финанслар бүленешенең шактый модалы ысулы. Мондый гаилә буламыни ул, бер фатирда күршеләр булып яшәгән кебек, дияр кайберәүләр. Әмма кемгәдер шулай җайлы икән, нигә мондый бюджет бүленешен инкарь итәргә?
Гаилә бюджетын бүлүнең тагын бер ысулы – ул катнаш яки өлешле. Мондый тәртип – бюджетны уртак һәм аерым алып баруның урталыгы. Ир белән хатын хезмәт хакының бер өлешен алып кайтып, уртак ихтыяҗларга тота, калган өлешен үз кирәк-яракларына сарыф итәргә хаклы.
Гомумән алганда, иң мөһиме – уртак фикергә килеп, ике кешенең һәркайсына да җайлы булганын сайларга. Кемгәдер бер төрле ысул ошый, икенчеләргә –башкасы. Үзара хөрмәт һәм бер-береңә колак салу мөһимрәк бит?
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев