Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      1891
      0
      6

    Хатын мендәрем астына тәре куйган (Классик очрак)

    Кыскасы, килеп каптым мин, яшьти. Башта өйләнә алмый йөрдем, ә хәзер ничек котылырга белмим. Юк, хатын хатын инде анысы. Аның белән яшәп тә булыр иде әле. Бәлки.

    Тик мин бит бер хатынны түгел, берьюлы өчесен эләктергәнмен булып чыга. Үзем килеп капканмын, дисәң, дөресрәк инде. Менә, яшәп ятабыз хрущевкада дүртәүләп күңелле генә. Берүземә өч хатын бит!

    Өйләнешкәннән соң без хатын белән тещаның ике бүлмәле фатирында яшибез.  Без – залда, йокы бүлмәсендә – тещаның җитмеш бер яшьлек анасы. Безнең диван белән аның караваты – дивар аркылы. Берзаман әбине паралич сукты да, теща аны бу фатирга күчерде. Имеш, икенче катта әбигә җайлырак булыр (ул үзе дүртенчедә яши), врачка-фәләнгә алып барасы булса да мәшәкате азрак. Билгеле инде, әби үлгәннән соң фатир минем хатынга күчәчәк, дип тә “кызыктырып” куйды. “Борчылмагыз, әбиегезне үзем кереп карыйм, сезгә һичбер нужасы тимәс, барасы җирегезгә барыгыз, күгәрченнәр сыман гөрләшеп яшәгез”...  Әйе, гөрләшәбез. Әби урында гына ята. Төне буе аның ыңгырашканын тыңлап чыгам. Телдән калса да, әби аңында, колагы  нечкә, ул да безнең диван кыштырдавыннан йоклый алмый. Ул йокламый дип, кымшанырга да куркып ятаргамы инде хәзер?! Кымшану артыгракка китсә, ыңгырашып кына калмый, кычкырып ук җибәрә бу, аннан төн уртасында күршеләр дөбердәтә башлый. Ни әйтерсең, күңелле. Кузгатырга кирәк булса, аналы-кызлы мине көтәләр, ванныйга күтәреп кертергә дә мин кирәк. Хатын-кыздан ничек күтәртәсең – әбинең  авырлыгы центнердан ким түгелдер, шәт. Анысына түзәсең инде, авыруын сатып алмаган ла ул. Әле безгә нинди картлык килер менә... Тик бу эт тормышында картайганчы яшәп буламы-юкмы – анысы икенче мәсьәлә.

    Тёща күрше подъездда ялгызы тора. Үз квартирына йокларга чыгып китә – берничә сәгатькә сулыш иркенәеп кала хет! Таң тишегеннән торып, теща күренгәләнче эшкә чыгып китү ягын карыйм. Төнге “дискотека”га карамастан, кәеф шәп, бәдрәфкә кереп китәм. Ишекне ачып чыгуым була– борыным нәҗес тулы “хуш” исле савытка төртелә. Тещам килеп җиткән, инде менә мин бәдрәфтән чыкканны көтеп,  каршымда “утка” күтәреп тора! Көн саен шулай: әллә юри алдыма б..к китереп тери, белмәссең. 
    Хатынны күптән кисәттем инде мин, брат, – анасына әйткән. Тегесе кызыл тырнаклы бармагын селки-селки, мәрхәмәтле булу кирәге турында сәгать буе мораль укыды миңа. Маңка малай шикелле, тыңлап тордым үзен. “Йортка кергәнче, утка кер” дигән сүзнең мәгънәсен аңладым хәзер – кеше өендә син таракан гына. Берәр көнне тулы “утка”сын тещаның башына кигезүдән  тыелып торам әле, торуын, тик белмим шул...

    ...Анысы үземә дә сәер инде, өйләнгәнемне сизмичә дә калдым, яшьти. Татар кызлары белән йөреп караган да булды инде үзе, тик кайсылары минем күңелгә ятмый, кайсылары үзләре, бер-ике тапкыр очрашуга, юкка чыга. Менә син ике бала атасы, башкалар да әллә кайчан өйләнгән, сыйныфтан берүзем өйләнмәгән идем бит. Әни янына кайтсаң, әни үзәккә үтә: “Син Казанга чыгып киткәннән бирле гел ялгызым, ичмаса, юанырга оныклар да юк бит”, ди. Соңгы араларда инде “өйлән” дип тә әйтми башлаган иде. Әллә йөрәге алдан сизгән?! 

    Чираттагы тапкыр эштән киткәч (эшнең миңа никтер гел начары гына эләгә: йә акчасы әз, йә начальнигы мокыт булып чыга), матур гына йөреп киткән кыз да шалтыратуларыма җавап бирми башлагач: “Инде марҗа булса да ярый, туйдым буйдак тормышыннан”, - дип әйтеп ташладым. Бик ачынган көннәрем иде. Бер атна да узмады, иртән тукталышта бер кыз кул күтәреп тора, эшенә соңга кала икән. Гомер туктамаганны, моңа туктадым. Әллә ни ис китәрлек җире дә юк инде, буялган пумала чәч, ябыштырылган керфек-тырнак.  Ну, телефонымны сорады – бирдем, жәлме әллә. Марҗа икәнен белгәч тә исем китмәде, әллә, утызга җитеп, марҗа исен иснәмәгән егетме мин? Йөрсәм дә, өйләнергә җыенмыйм ич. Эх, малай,  ялгышканмын, теге көнне ычкындырган сүзләрем Ходайга барып җиткәндер, ахры... Икенче тапкыр күрешкән идек, өенә алып китте бу мине, анасы белән әбисе янына. Ничек “келәйләделәр”? Юк,  ничек арканладылар мине – хәзер дә аңламыйм.

    Реклама

    Шуннан шул. Әни йөрәген тотып егылмаса ярар иде, ничек әйтим икән, дим, загска барыр алдыннан. Ял көнне, олы-олы бүксәле өч марҗа, өебезгә такси белән килеп төшмәсенме?! Тещам буласы марҗа бер шешә коньяк та, өч розаны әнинең кулына китереп тоттыргач, әнекәем ап-ак булып агарды. Без кыз сорарга барасы урынга, мине кияүлеккә сорарга килгән болар!

    Аерылырга дисең син, яшьти. Бөтенләй ул сазлыкка баш тыкмаска гына булган да бит... Хатын корсаклы, гомер алимент түләүдән баш чыкмаячак, әгәр аерылсам. Өйләнгәч, машинаны алмаштырган идем – сатып, аның да яртысын хатынга түләргә туры киләчәк.Теща белән хатын кредит өстенә кредит җыйды, шул исәптән, минем исемгә дә. Аларны миннән түләттерсәләр? Аралар бозылса, алар берни алдында да туктап калмаячак, моңа төшендем инде. Хәер, алар мине болай җиңел генә тырнагыннан ычкындырмаячак, чөнки минсез яши алмыйлар. Чынлап әйтәм! Нәселләрендә миннән гайре бер ир-ат та юк чөнки! Ике фатир, дача йорты белән бакча – һәркайсында чүкеч-пычкы  тота белә торган ир кулы кирәк. Шунысы кызганыч, яшьти, әни янына сирәк кайтыла хәзер...

    Тәмам аптырадым инде, дустым, нишләргә дә белгән юк. Хатын белән үзебезгә фатир яллап торыр идем, тик ай саен артык 10-15 мең сумны кайдан җиткерим соң? Акча күктән яумый ич! Үземә фатир алу турында  әлегә хыялланасы да түгел. 

    Беләсеңме, эчне иң пошырганы болары да түгел әле аның. Чыгырдан чыгарган нәрсә башкасы: мин белә башлаганда дингә гел битараф булган хатын, өйләнешкәннән соң, почмак саен иконалар элеп чыккан! Мендәр астында ниндидер каты әйбер тойдым. Тыгылып карасам – тәре! Ник алай эшлисең, дип сораган идем. Җавабы үтерә язды: “Батюшку привезли, чтобы он бабку отмолил. Так он всю квартиру святой водой окропил,  очистил от дьявола. Представляешь, у нас поселился дьявол! Батюшка велел иконы и кресты везде поставить, свечки зажигать”, - ди бу. Аналы-кызлы әллә нинди чиркәү исләре чыгаралар, косасылар килә. Авыру яткан бүлмәдәге исләр пүчтәк икән, чиркәү исләре тончыктыра...

    ...Ярый, ашыга идем мин, яшьти. Казанга килеп чыксаң, безгә дә сугыл әле. Анысы шулай, шулаен – тещаның нинди чырай күрсәтәсен алдан белеп булмый. Соң, кафеда булса да сөйләшеп утырырбыз. Ичмаса, акыл бирер идең – бигрәк башлар каткан вакыт бит әле. Нишләргә дә белгән юк инде, дустым: аптыраган мин, аптыраган...

    (Монолог уйлап чыгарылмаган. Энекәшемнең сыйныфташ дусты башына төшкән язмыш бу. Энекәштән мин : “Синең Д. исемле иптәшең бар иде, ни хәлләрдә соң ул, өйләнмәдеме әле?” дип сорадым. Энекәш күптән түгел Д. белән очрашуын, аның нинди хәлдә калуын һәм дустына берничек тә ярдәм итәргә кулыннан килмәвен тетрәнеп сөйләде).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • "Платим налоги - создаем будущее сегодня! "
    • Kazan digital week
    • Потребуй чек! Проверь чек!
    • Милли китап һәм көйләр
    • Язылган өчен мотоблок, ТВ, планшет һәм башка бүләкләр от!
    • Өр-яңа акция!
    • Журналга онлайн язылу