Логотип Идель
Заман

Хатын өстенә хатын – ут өстенә утын

Татар яшәешенең тарихында ерак патша заманнарыннан ук күп хатынлы гаиләләр дә күзгә чалына. Бигрәк тә сәүдәгәрләр яисә муллалар арасында.

Татар яшәешенең тарихында ерак патша заманнарыннан ук күп хатынлы гаиләләр дә күзгә чалына. Бигрәк тә сәүдәгәрләр яисә муллалар арасында. Юкка гына «урыс баеса, чиркәү салыр, татар баеса, хатын алыр» кебек әйтемнәр килеп чыкмагандыр.


Кыргый гадәт дип кабул ителгән

Гомумән, мөселман-татарларны читтән күзәтүчеләр бу күренешне үз язмаларында ассызыклап күрсәтергә тырышкан, чөнки күпхатынлылык башка халыклардан аермалы буларак, шаккатарлык, бер төрле кыргый гадәт, дип кабул ителгән. Ләкин татар яшәешенең ул күренешен бар җәмгыять тарафыннан хупланган дип әйтеп булмый, кайбер татарлар инде үзләре дә аның кимчелекләрен ХIХ гасырда ук бик яхшы аңлый башлаган.
«Ике хатын алган каргыштан үләр», «Ишектән көндәш керсә, тишектән җәнҗал керә», «Тинтәк чукмак җыяр, тиле хатын җыяр», «Хатын өстенә хатын – ут өстенә утын» кебек татар халык мәкальләре күпхатынлылыкка булган кире карашны дәлилли. Көндәш хатыннар тормышы йорт-җирдәге ызгыш-талаш белән бер рәттә күзалланган, андый гаиләдә тәртип булмый дигән фикер алга сөрелгән бу мәкальләрдә.  


«Ике хатынга ике оя баласы...»

Әгәр документаль хатирәләрне барласак, күпхатынлы тормыш чынлап та бик тыныч булмавын күрәбез. Мәсәлән, язучы Зариф Бәшири (1888-1962) шундый гаиләдә үсә. Аның әтисе Чүти авылында (Татарстанның хәзерге Кайбыч районы) мулла булып тора һәм ике хатын белән яши. Язучының балачак истәлекләреннән:
«Әтинең ике хатыны, ике хатынга ике оя баласы бар. Ул оялар да, юри шулай эшләнгән шикелле, бер-берсенә капма-каршы: зур әнкәйнең балалары һәммәсе кызлар, ә минем әнинең зур балалары һәммәсе малайлар. Йорт эчендәге бөтен талаш-кычкырышларың төп сәбәбе әнә шунда.

Карт әни, яки зур әнкәй, минем әнинең ир балаларыннан көнләшә, аларның әтидән соң михрап иясе булып калуларын теләми. Шуның өчен дә аларны ничек кенә булса да читләтү, рәтсез хәлгә кую хәйләсен, юлын эзли. Аларны үзара һәм алар белән ата арасын бозыштырырга тырыша.

Минем әнием исә, үзен әнә шул михрап иясе булачак ир балаларның аналары санап, кукыраерга тели, һәрбер эштә үз балаларын өстен куярга маташа.
...Менә шундый күңелсез, эчпошыргыч, ачу-нәфрәт тудыра торган тормыш...»


«Ике йортның бер ире була алмый...»

Әлбәттә, күпхатынлылык татарларда гына түгел, башка мөселман халыкларга да хас күренеш. Әмма инде урта гасырларда ук зыялылар гаиләнең бу шәкеле читенлекләренә игътибар итә башлаганнар. Мәсәлән, XVI гасырда госман галиме Али-әфәнде Кыналызаде язган «Әхләк-и Әләи» китабында: «Ир кешенең хатыны берәү булырга тиеш», «Ир – ул йортның күңеле, ике тәннең бер күңеле булмаган кебек, ике йортның (хатынның) да бер ире була алмый», – дигән сүзләр очрый.

Аның фикерләре госманлы җәмгыятенә зур йогынты ясаган, мәсәлән, ХIX гасыр документлары буенча шәһәр ир-атлары арасында күп хатын белән яшәгәннәре бик аз булган.

Әгәр атаклы татар байлары һәм муллалары гаиләләренә күз салсак, монда да, бигрәк тә XIX-XX гасырлар чатында, күпхатынлылык инде югала барганы сизелә. Мәсәлән, Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Ризаэддин Фәхретдин, Хәсән-Гата Габәши, Габдулла Апанаев, Һади Атласи һ.б. зыялы дин әһелләре гаилә тормышын бер хатын белән корган. Казанда яшәүче мәшһүр татар байларына да бу бик хас күренеш.


Баласызлык сәбәп түгел!

Элегрәк заманнарда икенче хатын алу очраклары күп вакытта мал-мөлкәт мәсьәләсе белән бәйле була (мал читкә китмәсен дип, тол калган җиңгиләрне алу гадәте). Шулай ук беренче хатынның баласызлыгы да икенче хатын алуның тагын бер сәбәбе. Гаяз Исхакыйның 1910 елда язылган «Остазбикә» хикәясендә бу проблема бик җентекләп бәян ителә. Хәзерге җирлеккә салсак, әдәби әсәрдәге икенче хатын роле акчага ялланган «суррогат әни» рәвешендә генә, аны чын мәгънәсендә гаилә әгъзасы дип әйтеп булмый. Хикәядәге Вахит мулланың күңеле барыбер беренче хатыны Сәгыйдә белән кала.

Шунысы кызык – кайбер мәшһүр татар байлары баласыз хатыны өстенә дә икенче хатын алып маташмаган. Мәсәлән, Казан сәүдәгәре, Татар Ратушасы җитәкчесе Якуб Солтангалиевнең (1788 елда вафат) балалары булмый. Никадәр байлык иясе булып та, ул бер хатын белән көн күрә, икәүләп, савап өчен дип, алар Апанай мәчетен төзетәләр. Хәтта төзелеш вакытында кирпеч-агачларын үзләре ташып йөргәннәр. Нәселләре калмаса да, Казанда бу гаиләгә һәйкәл булып әле һаман шул мәчет тора.

Гомеренең соңгы елларында Оренбургтан Казанга күченеп, шулай ук Иске Татар бистәсендә яшәгән Әхмәт бай Хөсәенов та (1837-1906) милләт өчен бик күп файдалы эшләре белән тарихка кереп калган шәхес. Мәдрәсә-мәчетләр төзеткән, шәкертләргә ярдәм кылган. Аның да үз баласы булмый, бер хатыны белән генә яшәүне хуш күрә. Кем белә, бәлки бу юлны ул үзе үскән гаиләгә карап та сайлагандыр, чөнки атасының ике хатыны була. Әмма үги әнисе, икенче хатын итеп алынган Нәкыя исемле ханымны бәхетле дип әйтү кыен, балалары кечкенә вакытта ук күңел сызлауларыннан арына алмыйча, бакыйлыкка күчә.


Хатын күңелен кем аңлар?

Күпхатынлылык мәсьәләсенә чынлап та ир-ат күзлегеннән карау бар, ә менә хатын-кызның хис-тойгылары, ничектер, читтә кала. Ә бит шул ук халык мәкальләрендә дә көндәшлек гаилә тормышында иң авыр нәрсә икәне ассызыклана. Сакланган хатирәләрдә дә шул хакта мәгълүмат очрый. Мәсәлән, Казанда яшәгән сәүдәгәр Исхак Юнысовның (1810-1884) беренче хатыны, аның икенче туе турында улына болай дип сөйли: «Син туган вакыт – минем кайгылы чагым иде, әтиегез яшь хатын янына киткән вакыт булды…» Исхак бай икенче алган хатыны белән бик озак тормый, аерылыша.

Икенче хатынлыкка еш кына баласыз тол хатыннарны яисә бик бай булмаган гаиләдән чыккан кызларны алганнар. Мәсәлән, сәнәгатьче, Оренбург якларында алтын приискалар хуҗасы Шакир Рәмиевнең булачак яшь хатыны, никахка кадәр аларның йортында хезмәтче булып эшли. Димәк, матди тигезсезлек тә күпхатынлыкка бер этәргеч. XIX гасыр башында Казан татарларының ярлы кызлары арасында Урта Азиядан килгән сәүдәгәрләргә икенче хатынлыкка бару еш очраган. Әмма, сәүдә эшләрен тәмамлагач, кияүләр Казанда никахлаган хатыннарын туган якларына алып кайтырга бик ашыкмаган. Бу яшь хатыннар, сәүдәгәрләре ташлап киткәч, ирле дә, тол яисә аерылган, дип тә исәпләнмәгән. Әлбәттә, мондый халәт яшь хатыннар тормышында зур кыенлыклар тудырган. Андый кыска гомерле никахлар дистәләгән еллар кабатланган күрәсең, чөнки 1887 елда Оренбург мөфтие, ниһаять, муллалар арасында Азиядән килгән сәүдәгәрләр белән Идел буе мөселманнары кызларына никах укыганда, кияүләрдән махсус кәгазь алып калырга, дигән фәрман тарата. Бу документ буенча, әгәр ире ике елдан ары күренмәсә, хатын ирекле саналган һәм яңадан кияүгә чыга алган.


Белемле кызлар икенче булырга риза түгел

XIX гасыр ахыры – XX гасыр башлары җәдитчелек хәрәкәте, буржуаз реформалар, феминизм үсеше белән билгеле заман. Әлбәттә, белемле, алдынгы карашлы, һөнәрле кызлар гаилә тормышын башкача корырга омтылган. Алар инде икенче, өченче хатын булып яшәргә ризалашмаган. Гомумән алганда, җәдит мәдрәсәләрендә укыган яшь егетләр арасында да шул карашлар ныграк тарала. Мәсәлән, Шакир Рәмиевнең олы кызы Камилә танылган җәмгыять эшлеклесе Садри Максудига кияүгә чыга. Әлбәттә, бу гаиләне күпхатынлы итеп күзаллау мөмкин дә түгел.

ХХ гасыр башында андый күпхатынлы никах мөнәсәбәтләренә булган кире караш Гаяз Исхакыйның «Өч хатын белән тормыш» пьесасында да чагылыш тапкан. Бу кәмитне төрле төбәкләрдәге татар тамашачылары бик яратып карый.


Чир китә, гадәт кала

Шулай да 1917 елда үткән мөселман съездларында күпхатынлылык мәсьәләсе ачык кала. Әлбәттә, күпчелек хатын-кыз делегатлар бу традицияне хупламый. Мәсәлән, хокук белгече Әминә Мөхетдинова бик ялкынлы чыгышында күпхатынлылыкны урта гасырларда таралган җәза – бурларның бармак, кулларын кисү белән чагыштыра. Бу традициядән баш тарта алгач, ник күпхатынлылыктан да баш тартмаска? Икесе дә кыргый гадәт бит. Әмма ир-атлардан кайберәүләр, бигрәк тә олырак яшьтәге муллалар: «Безнең хатыннарыбызны тартып алалар» – дип, күпхатынлылыкны яклый.

Чынлап та, бер фәрман белән генә бу гадәтне тыеп булмас иде. Хәтта советлар чорында да, күпхатынлылык тыелса да, электән калган күп хатынлы гаиләләрнең тормышы дәвам итә. Мәсәлән, Мостай Кәримнең бала күзлегеннән язылган «Озын-озак балачак» повестында бер авыл гаиләсендә әле утызынчы елларда олы әни һәм кече әни бар, романтик әдәби әсәрдә алар тату гына яшиләр кебек. Ләкин олыларның чын уй-хисләрен кем белсен? Һәм икесенә бер «күңел» булган көндәш әниләргә үз күңелләрен тыңларга мөмкинлек калган микән?

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев