Логотип Идель
Заман

ХИРУРГ КАМИЛ КАДЫРОВ: «ЯШӘҮ ШАТЛЫГЫ – БАШКАЛАРГА БУЛЫШУДА»

Адәм баласы табибларга үзенең иң кадерле әйберен – гомерен ышанып тапшыра. Табиб кешегә әнә шул ышанычны һәрвакыт намус белән аклап яшәү бурычы куела. «Үзең янганда башкаларга яктырт», – дип әйтүе белән медицина атасы нәкъ шуны күздә тоткан булса кирәк!

«Үзең янганда башкаларга яктырт!» Бу сүзләрне Гиппократ моннан безнең эрага кадәр әйтеп калдырган. Табиб – иң борынгы һөнәрләрнең берсе, әмма аларның абруе бер заманда да кимемәде. Ак халат ияләренең хезмәте безгә ни дәрәҗәдә мөһим икәнен соңгы вакытта аеруча яхшы аңладык.

Казан егете, яшь хирург Камил Кадыров иң катлаулы өлкәләрнең берсе – йөрәк кан тамырлары хирургиясе кафедрасы табибы. Ул хәзерге вакытта Республиканың балалар клиник хастаханәсендә практика уза. Медицина университетын 2018 елда тәмамлагач, йөрәк-кан тамырлары хирургиясе кафедрасына керә.

Кардиохирурглар командасы эшчәнлегенең бөтен нечкәлекләре белән дә ул биредә якыннан таныша.

«Кардиохирургия кызыксындырды»

Кешеләрне дәвалау хыялын Камил мәктәп яшеннән үк күңелендә йөрткән, ләкин әле ул вакытта кайсы юнәлеш белгече булачагын тәгаен генә ачыклап бетермәгән була. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт медицина университетына керәчәген генә күңеленә беркетеп куя. Ә инде югары уку йортында укый башлагач, Камил Кадыров кан тамырлары системасы эшчәнлегенең үзенә җәлеп иткәнен аңлый. Студент бу юнәлештә ниндидер бер ымсындыргыч серлелек тоемлый. Серлелекне ачу, төбенә төшү теләге яшь егеткә тынгы бирми башлый. Өлкәнрәк курсларга якынлашкан саен кардиохирургия, йөрәк-кан тамырлары белән кызыксынуы арта бара. V курстан соң җәйге практика вакытында, кардиохирургия бүлеге эшчәнлеге белән якыннан танышу булачак белгечнең киләчәк язмышын билгели дә инде.

«Әлеге һөнәргә чын мәгънәсендә гашыйк булдым, – ди Камил. – Мондагы белгечләр, аларның эш барышында килеп чыккан төрле хәлләре күңелемне айкатып җибәрде. Моның нәкъ миңа кирәкле юнәлеш икәнен аңлап алдым. Кардиохирургия бүлеге табиблары тумыштан йөрәк зәгыйфьлеге белән авыручы төрле яшьтәге – яңа туган баладан алып, 18 яшькә чаклы балаларны дәвалый. Монда бик сирәк очрый торган чирләрне дә дәваларга алыналар, алар биредә чын мәгънәсендә батырлыклар күрсәтә».

«Эштәге хәлләрне сөйләсәң, күпләрнең йөрәге түзмәс...»

«Табибта лачын күзе, кызлар кулы, елан акылы һәм арыслан йөрәге булырга тиеш», – дип, Әбугалисина юкка гына әйтмәгән. Кешеләрдә сау-сәламәт яшәүгә өмет уятучы һәм һәркөн нарасыйлар сәламәтлеге өчен үз-үзен аямыйча көрәшүче табиблар соклану уята.

Камилдән хирург тормышындагы гыйбрәтле хәлләр турында да сөйләвен сорыйбыз. Героебыз кырт кисә:

«Безнең эштәге хәлләрне сөйләсәң, күпләрнең йөрәге түзмәс. Шәхсән мин үзем ашыгыч ярдәмдә дә эшләдем, анда күпме язмышлар белән генә очрашырга туры килде! Хәзерге вакытта ординатурада практика узам, бу бүлектә дә эш диагностикадан башлана, хәтта карындагы балага да диагноз куйган очраклар була. Кайвакытларда акушер-гинекологлар, реаниматолог белән берлектә дә эш алып барабыз.   Шәхсән үземә авыруны операциягә әзерләү процессы, операция вакытлары да якын. Күңел дулкынлана, үзеңне кешеләргә кирәкле итеп тою хисе җаваплылык өсти. Гадәттә, йөрәккә операция биш-алты, ә кайчагында ун сәгатькә дә сузыла. Операциядән соң пациентларның тернәкләнү чорын күзәтәбез. Ягъни башкарган хезмәтебезнең нәтиҗәлеген тикшерәбез. Тернәкләнеп, аягына басып, бүлектән чыгып киткәнен күреп калу, зур сөенеч инде! Димәк, синең йокысыз төннәрең, тырышлыгың бушка китмәгән. Үзеңне җәмгыятькә, кешеләргә файдалы итеп тою, үзе бер ләззәтле, кабатланмас хис. Табибка үзе дәвалаган пациентының йөзендә елмаю, канәгатьлек күрүдән дә бәхетле мизгел бармы икән!?» – ди Камил.

Яшь хирург фән өлкәсенә дә битараф түгел. Студент чагында ул төрле конференцияләрдә еш катнаша. Мәскәүгә барып та кызыклы чыгышлар ясый, кайбер фәнни тикшеренүләрдә үзен автордаш буларак күрсәтә. Киләчәктә җитди фәнни хезмәтләр авторы булырга, фән юнәлешендә дә көчен сынап карарга исәбе бар.

Яшь вакытта теләсә кайсы һөнәр иясенә дә үз юлын табу җиңел түгел. Тәҗрибәле коллегаларың бар, алар берничә баскыч өстәрәк, һәрвакытта да яшьләрнең фикерләренә колак салырга ашыкмыйлар. Мәгәр, төпле белемең һәм азрак тәҗрибәң булса, яшь белгечләргә дә Татарстанда үзләрен күрсәтергә мөмкинлек җитәрлек.

Әтисе – үрнәк

«Минем төп хобби – ул минем булачак эшем, – дип сүзен дәвам итә яшь кардиохирург. – Иң яхшы хобби ул – акча китерә торган шөгыль, дип әйтәләр. Шәхсән миңа организмның төзелеше, әгъзаларның функциясен, механизмын өйрәнү, алган белемнәрне практикада куллану ошый. Ә болай хоккей уйнарга яратам, кайчандыр хоккей яратучылар командасына йөрдем, хәзер инде моңа вакыт җитми. Университетта укыганда футбол белән шөгыльләндем. Шәһәр чемпионатында университет данын яклап ярышкан чаклар булды. Аякны имгәткәч, анысын да ташларга туры килде. Актив ял күңелемә якынрак, йөзәргә, кышын чаңгыда йөрергә яратам. Гомумән, мин спорт яратучы гаиләдән. Иң мөһиме: тормыш матурлыгын, якын кешеләреңнең кадерен белеп, һәр мизгелнең ямен тоеп яшәргә кирәк».

Камил – чын татар тәрбиясе алган егет. Әтисе Азат Кадыров – Русия спорт министрының беренче урынбасары, әнисе Альбина – эшкуар, үзенең кием кибетен тота, энесе Шамил унберенче сыйныфта укый. «Әти-әни мине һәрвакыт гадел булырга өйрәтте, үзеңә дә, тирә-яныңдагыларга карата да. Кешеләрне ихтирам итәргә, үзеңнән көчсезрәкләрне кыерсытмаска, бу төшенчәләр колакта һәрвакыт яңгырап торды». Менә шундый фәлсәфәне истән чыгармыйча яшәргә тырыша Камил.

Һәр уңышка үз көче белән ирешә торган егет үзе кебек үк тырыш Галия белән ныклы гаилә корган. Мәхәббәтләре җитди һәм авыр сынаулар аркылы узганга күрә, бер-берсенә алар тирән хөрмәт һәм сөю белән мөнәсәт итәргә гадәтләнгән.

Камил киләчәген медицинадан башка күз алдына да китерми. Аның өчен кешеләрне дәвалаудан файдалырак, кызыклырак шөгыль юк. Әлеге һөнәргә ул бөтен барлыгы белән бирелгән. Хирург булып танылып, зур уңышларга ирешергә теләвен дә яшерми. Чит илдәге коллегалар белән аралашырга, тәҗрибә уртаклашырга иде, ди табиб егетебез.

Гиппократ белдергәнчә, медицина – барлык сәнгатьләрнең иң күркәме. Табиб чын профессионал һәм һәрвакыт кешелекле булырга тиеш. «Кешелеклелек» дигәндә үз пациентларына карата сизгер, аларга карата хөрмәткә корылган мөгамәлә фарызлыгы күздә тотыла. Табиб – югары класслы белгеч, үз эшенең чын остасы булган очракта гына, башкаларга булышып, тулы канлы яшәү шатлыгы бүләк итә ала. Табиб кеше белемен даими камилләштереп барырга тиеш, һәрвакыт эзләнү, яңалыклар белән танышып бару да мәслихәт. Чын хирург булырга телисең икән, гаскәр артыннан бар. Монысы да Гиппократ тәгълиматыннан.

– Тормышта минем өчен әти һәрвакыт үрнәк, ул һәрвакыт хәрәкәттә. Белемгә омтылды, хезмәт яратты, сабыр булды, үҗәтләнеп алга куйган максатына барды. Әтиемдәге сыйфатларны һәрвакыт үземдә тәрбияләргә омтылам. Табиблык өлкәсендә профессионализм турында фикер йөрткәндә исә, практика уза торган ординатура бүлегемнең мөдире, югары класслы хирург Денис Петрушенконы күздә тотам. Ул катлаулы операцияләр башкара һәм уңышлы итеп башкара. Андыйлар турында хирург булып туган, диләр. Аның сәләте Аллаһтан бирелгән дип беләм, – ди Камил Азат улы.

Адәм баласы табибларга үзенең иң кадерле әйберен – гомерен ышанып тапшыра. Табиб кешегә әнә шул ышанычны һәрвакыт намус белән аклап яшәү бурычы куела. «Үзең янганда башкаларга яктырт», – дип әйтүе белән медицина атасы нәкъ шуны күздә тоткан булса кирәк!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев