ХӨКҮМӘТ ЭШЕНДӘ ЭШЛӘМИМ! - яшьләр фикере
Фриланс, кейтеринг, клипмейкер, челтәрле бизнес – болар XXI гасыр яшьләрен кызыксындырган акча эшләү ысулының берничәсе генә. Хөкүмәт эшеннән китеп, бизнес белән шөгыльләнүчеләр шактый. «Идел» әнә шундый яшьләрне барлады.
Фриланс, кейтеринг, клипмейкер, челтәрле бизнес – болар XXI гасыр яшьләрен кызыксындырган акча эшләү ысулының берничәсе генә. Хөкүмәт эшеннән китеп, бизнес белән шөгыльләнүчеләр шактый. «Идел» әнә шундый яшьләрне барлады.
ЧЕЛТӘРЛЕ БИЗНЕСТА – БЛОГЕРЛАР
«Хәерле көн! Хәзер интернетта гына да акча эшләргә мөмкин. Моның өчен бары тик энтузиазм һәм теләк кенә кирәк. Сезне бу тәкъдим кызыксындырамы?» дигән эчтәлектәге хатлар көн саен диярлек килеп тора.
Гадәттә, челтәрле бизнеста үзенең аудиториясе булган, билгеле блогерларны очратабыз. Шундыйларның берсе – Арчаның беренче инстаграм блогеры ИЛҮЗӘ ИЛДАРСКАЯ.
Ул үзен хөкүмәт эшендә күрми һәм күрергә теләми дә. Хәзерге вакытта күпләргә таныш булган челтәрле бизнес белән шөгыльләнә. Аңа кадәр чәчәк ясау, тортлар пешерү белән шөгыльләнгән. «Акча эшләү максаты белән тотынган эшем хәзер шөгыльгә әйләнде, бары тик заказга ясап бирергә мөмкинмен. Чөнки бизнесны башлап җибәрү җиңел эшләрдән түгел.
Башта: «Эшләп китәрме, тукталып калмасмы?» – дигән сорауларга җавап эзлисең. Шуңа күрә мин бизнесның «челтәрле»сен сайладым. Андый бизнеста берни дә югалтмыйсың, шуңа күрә аны куркынычсыз дип саныйм. Ә хөкүмәт эшенә килгәндә, анда иртәдән кичкә кадәр эш урынында булырга кирәк. Хезмәт хакы чагыштырмача аз. Шуңа күрә мин интернетта акча эшләү яклы», – ди Илүзә.
ҮЛӘННӘН – САБЫННАР
Чүпрәле кызы ГӨЛҮСӘ ХӨСӘЕНОВА офис эшеннән китеп, үзенең бизнесын башлап җибәргән.
Ул бүгенге көндә үләннән сабыннар ясау белән мәшгуль. Бер ел элек тә сабыннар ясап карарга теләге туган аның, әмма курыккан. «Быел, натураль сабын ясарга телим, дигән уй белән яна башладым. Гаиләбез белән «чиста туклану», сәламәт яшәү рәвеше темасында күптән кайныйбыз», – ди ул. Шулай итеп, Гөлүсә натураль косметика ясарга керешкән.
«Беренче булып сабыннардан башладым. Гади сабыннар түгел алар – үләннәр белән. Интернеттан мәгълүматны өйрәнгәч, үзем рецептлар уйлап чыгардым. Үлән төнәтмәләре, соклары, инфузлар ясап, рәхәтләнеп бу дөньяга кереп киттем. Натураль косметикага мине үләннәр китерде дисәм, ялганламыйм, чөнки үләннәрнең дәвасына – табигать көченә ышанам. Әйе, үлән дарулар, кибет косметикасы кебек биш минутта ярдәм итми, әмма аларны даими куллансаң, ул даруларның кирәге дә калмаячак».
«БИЗНЕСТА ТАНЫЛАСЫМ КИЛӘ»
Кукмара кызы ИЛҮЗӘ САДРИЕВА укытучы булырга укый, шуңа күрә үзен киләчәктә хөкүмәт эшендә күз алдына китерә.
Ә яратып башкарган эше – түбәтәйләр чигүне әлегә икенче планда тота.
«Минемчә, бизнесны уңышлы башлап җибәрү өчен танылу, билгеле булу кирәк. Ул вакытта заказлар да артып кына торачак. Ә минем түбәтәйләр белән кызыксынуым татар телен, гореф-гадәтен таныту максатына бәйле. Ул миңа бигрәк тә рухи азык, рәхәтлек бирә», – ди Илүзә үзенең шөгыле турында. «Дөресен генә әйткәндә, түбәтәй генә түгел, шулай ук калфак та тегеп карыйсым килә. Минемчә, ул хатын-кызларны бик зәвыклы һәм мөлаем күрсәтә. Калфакның да бүгенге көндә төрле формада, төрле бизәкләр белән эшләнгән үрнәкләрен очратырга мөмкин. Түбәтәй белән калфактан тыш, милли орнаментлы брошкалар ясау теләгем дә бар. Әлеге брошканы кайсы киемгә таксаң да артык булмас, ә киресенчә, образны тулыландырып кына җибәрер. Буш вакытларда яратып эшли торган тагын бер шөгылем бар – кулъяулык чигү. Әниемнең кулъяулыкларына кечкенә вакыттан ук хозурлана идем. Шуларга карап, үзем дә чигәргә өйрәндем», – дип уртаклаша ул.
Илүзә бу хезмәтне ял итү белән чагыштыра. Яраткан шөгылеңә бөтен күңелеңне бирергә кирәк, әгәр эшеңне яратып башкармыйсың икән, ул бервакытта да тиешенчә килеп чыкмый дип саный.
«ФРИЛАНСЕР БУЛУ ЭШЕМӘ ДӘ ЯРДӘМ ИТӘ»
Бизнеста үзләрен тапкан һәм яраткан эшләре белән шөгыльләнгән яшьләр белән таныштык. Хөкүмәт эшендә кайнаган, һич кенә дә үкенмәгән яшьләребез дә бар бит безнең!
ИБРАҺИМ ХУҖИН (укытучы): – Хөкүмәт эшендә эшләүнең уңай якларын күбрәк күрәм. Беренчедән, даими хезмәт хакы алып эшлисең, шуңа өстәп социаль ташламалары, премияләре була. Икенчедән, коллектив дигән төшенчә дә бар, шуңа хөкүмәт оешмасында эшләү, минемчә, отышлырактыр. Шәхси оешмада эшләүгә саграк карыйм, чөнки, гадәттә андагы җитәкчеләр хезмәт хакына саранрак була, социаль ташлама дигән әйбер юк диярлек. Ярты ел шәхси заводта эшләп караганнан соң, хөкүмәт эшенә күчәргә булдым һәм дөрес эшләдем, дип уйлыйм.
ЭНҖЕ ГЫЙЗЗӘТОВА (менеджер): – Эшемне фриланс юлыннан башлаган кеше, хәер, хәзер дә үземне ирекле, дип саныйм. Китапханәдә хезмәт куям, параллель рәвештә төрле проектларга алынам. Аның өчен минем ял көннәрем бар. Кулга каһвә тотып, ноутбук каршында утыру холкыма туры килми. Миңа һәрвакыт кешеләр белән аралашу ошый. Ә китапханәдә мин ивент-менеджер булып эшлим. Офиска power bankка заряд җыйдыру өчен генә керәм (көлә). Эшемдә төгәл график та юк, барысы да уздырылачак чараларга бәйле. Кайвакыт аларга дүрт сәгать китә, ә кайбер көннәрдә унсигез сәгать... Минем күпмедер дәрәҗәдә фрилансер булуым хөкүмәт эшемдә ярдәм генә итә.
«Идел» журналы 16+
Теги: заман, яшьләр, хөкүмәт, бизнес
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев