Хәрефләрдән – могҗиза!
Каллиграфия, хөсне хат, ягъни матур язу белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнүчеләр бик сирәк. Айзат Минһаҗи – шул сирәкләр арасында да аерылып торган яшь, өметле каллиграфларыбызның берсе.
Каллиграфия, хөсне хат, ягъни матур язу белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнүчеләр бик сирәк. Айзат Минһаҗи – шул сирәкләр арасында да аерылып торган яшь, өметле каллиграфларыбызның берсе. «Идел»нең Ютубтагы «Осталар һәм остазлар» проектында Айзат хаттатлык серләрен ачкан иде инде. Журнал укучыларыбызга яшь останың фикерләрен тәкъдим итәбез.
Башлангыч сыйныфларда укыганда ук граффити белән кызыксына башладым. Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә укыганда, укытучым Тәнзилә Камаловадан гарәп телен үзләштердем. Шәмаил музеенда узган дәресләр күңелне җилкетеп кенә калмаган, күрәсең. Гимназиядә оештырылган каллиграфия бәйгеләрендә җиңүем миндә ышаныч һәм тагын да зуррак кызыксыну кузгатты.
Хәзерге вакытта каллиграфия сәнгате тормышымда иң беренче урында тора. Иң мөһим шөгылем! Әлбәттә, төрле хоббиларым да бар. Тасмага фотография төшерергә, атта йөрергә яратам, ук атам, тамак төбе белән җырлаштырам. Яхтинг белән дә шөгыльләнәм.
Каллиграф, ягъни хаттатларның дәрәҗәсе борынгы заманнарда бик югары булган. Ислам мәдәнияте, шәригатьчә яшәү, мөселман дәүләтләре куәтле чорларда. Заманалар үзгәрә бара, еллар, гасырлар уза, дигәндәй. Бүген исә каллиграфларга мөнәсәбәт төрлечә. Кемдер хаттат һөнәрен бик зур осталык дип күрә, аларга хөрмәт белән карый. «И-и-и нәрсәсе бар инде аның?! Бер-ике хәреф сызып яшисез», – диючеләр дә очрый. Үзең шөгыльләнеп караганда гына, әлеге эшнең бөтен кыенлыгын кичерергә мөмкин шул. «Ашаган белми, тураган белә», – ди халык хаклы рәвештә.
Соңгы арада татар шәмаиле дигән төшенчәне нык популярлаштыра башладылар. Татарстан Диния нәзарәтенең дә бу юнәлештәге эшчәнлеге күркәм булды. Бу төшенчәне күбрәк алар алга сөрде. Ә минем иҗатымда «татар шәмаиле» дигән төшенчә юк. Гомумән, каллиграфия сәнгатен шәмаил сәнгате буларак күрмим. Каллиграфик картиналарны ләүхәләр (язулы такта) дип атау дөресрәктер. Нәтиҗәсенә, асылына күбрәк туры килә.
Шәмаил, дип әйткәндә билгеле бер техниканы күздә тотабыз. Ул пыяланың арткы ягына ясалып, кирәкле җирләре буяу белән тутырыла, кайбер җирләре буш калдырыла. Астына фольга салынганын әйтәбез. Каллиграфия исә моның белән генә чикләнми. Хәрефләрне язу, аларны бер композициягә җыю һәм башка иҗади хасиятләр...
Каллиграфия сәнгатен хәрефләрне матур язуда күрәм. Алардан килешле, зәвыклы иттереп композиция төзи белүдә. Мин шул юнәлештә эшлим. Үз иҗатымда традицион материалларны да куллана алам. Камыш каләм, иран камышы, бамбук каләм. Корымнан ясалган караларны файдаланып та эшли алам. Шулай ук, заманча маркерлар, графити маркерлар белән дә иҗат итәм. Хәрефләрне кәгазьгә дә, күнгә дә төшерергә мөмкин. Шулай ук киндергә дә төшерергә яратам. Материал ягыннан зур мөмкинлек бар. Мәсәлән, Милли китапханәдә уза торган күргәзмәдә график планшет ярдәмендә эшләдем. Кабер ташларының мэппиңнары, анимация мэппиңнары, кулъязма анимациясе график планшетта ясалган. Болары инде – заманча юнәлешләр.
Җирле традицияләр дигәндә, безнең бабаларыбыз хөсне хатның классик төрләрен барыбер Төркия, Истанбулга барып өйрәнгәннәр. Мәшек китабы бар, ул бер стильдә кайсы хәрефнең ничек дөрес язылганын аңлата. Алар үзара ничек бәйләнештә, шуларны күрсәткән китап. Мәшек китаплары Казанда да чыгарылган. Аның үрнәге сыйфатында Госманлы дәүләтенең осталары әзерләгән материаллар алынган. Төркиядә бу сәнгать иң югары дәрәҗәгә җиткән. Анда аның бик җитди, нык традициясе бар. Госманлы дәүләте иң зур һәм көчле ислам дәүләте булганлыгын беләбез. Хәлифәлек булган. Истанбулда гарәп каллиграфиясе сарай сәнгатьләренең берсе буларак нык үсеш алган. Димәк, сәләтле хаттатлар сарай эчендә эшләгәннәр. Шуңа күрә, бу традиция аларда сакланып калган да инде.
Каллиграф булу өчен гарәп телен белү шарт түгел. Гарәп каллиграфиясе белән шөгыльләнү өчен иң мөһиме – имляны белү. Иске татар телендә дә язып була. Татарча гына да язарга мөмкин. Гарәп телен белсәң, яхшы! Һәр тел – бер хәзинә, дигәндәй, телне яхшырак аңлау, сүрәләрне, гыйбәрәләрне төшенү өчен киң мөмкинлекләр ачыла, әлбәттә.
Миңа балалар белән дә еш эшләргә, очрашырга туры килә. Аларда гарәп язуы гүзәллеген тоярга өйрәтү – үзе бер җаваплы вазифа. Мин дәресләремдә аларның үзләренә дә язып карарга мөмкинлек бирәм. Өйрәтү гамәл белән үрелеп барса, нәтиҗәле килеп чыга. Шуны да онытмаска кирәк: сырлап хәреф язып кына хаттат булып булмый. Композиция белемең дә зарур, үзең дә матурлыкны тоя белергә тиешсең. Төсләрне тою үзе аерым сәләт икәнен онытмагыз. Төрле материаллар белән эш итә белү дә сорала. Каллиграф, чынлыкта ул, рәссам да...
Хаттатларга иң кирәкле сыйфат – сабырлык. Хезмәт сөючәнлек һәм үҗәтлек. Үз-үзеңне даими камилләштерү, үстерү, белемеңне арттырып тору. Фикерәү, уйлый белү сәләте дә гаять мөһим.
Замана каллиграфында күп төрле кораллар булырга тиеш. Традицион һәм супер заманчалары да. Остаз булгач, кирәклесен үзең дә ясый белергә тиешсең инде.
Хәзерге вакытта әсәрләрем дүрт күргәзмәдә урын алган. Бу минем өчен зур горурлык. Беренчесе – Татарстанның Милли китапханәсендә, «Татар китабының глобаль дөньясы» – шундагы мэппиң һәм анимацияләрне ясадым. Икенче күргәзмә – «Татар китабы йорты»нда, анда «Имля» дигән проектның йомгаклау өлеше эшләнелде. Өченче күргәзмә «Хәзинә» галереясендә бара. «Шәмаил арт» фестивале уңаеннан, Ләвәнт Карадуман, ягъни минем остазымның да шәхси күргәзмәсе эшли. Анда минем әсәрләрем дә урын алган. Ә дүртенчесе – Кол Шәриф мәчетендәге ислам музее галереясендә «Туган тел» күргәзмәсе. Анда тагын бер «Казаным» әсәре белән танышырга мөмкин.
Мөршидә Кыямова әзерләде
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев