Логотип Идель
Заман

«Хыялларым да үзе кебек гади»

Утыз ике район җирлегендә татарлар күпчелекне тәшкил итүен исәпкә алганда, авылны, аның фидакарь кешеләрен хисап тәлинкәсеннән төшереп калдыру дөрес булмас. 

Татарның киләчәге шәһәрдә, диючеләр бар. Авыл элеккечә рухыбызны, мәдәниятебезне туендырып торучы чишмә вазифасын үтәми инде, ул саекты, бетүгә йөз тота, дигән сүзләр ишетелә. «Шәһәрчеләр» дигән проект барлыкка килде. Ләкин утыз ике район җирлегендә татарлар күпчелекне тәшкил итүен исәпкә алганда, авылны, аның фидакарь кешеләрен хисап тәлинкәсеннән төшереп калдыру дөрес булмас. 
Озын сүзнең кыскасы, бүгенге язма танылган көрәшче Булат Мусинның әнисе, үз авылларында һәм район күләмендә мәдәни тормыш үзәгендә кайнаучы өч бала анасы Рәмзия Мусина турында.


– «Ана – бөек исем...» Такташ сүзләреннән башлыйк әле. Рәмзия, нинди гаиләдә, нинди тормыш кыйммәтләре сеңдереп үстең син?
– Күңелем белән мин табигать кызы. Бу сыйфатны миңа әбием белән бабам биргәндер. Чөнки әти-әнием һәрвакыт колхоз эшендә булдылар. Ә без сеңлем белән әби-бабайлар тәрбиясендә үстек. Алар белән чишмә чистарту, балык тоту, урманда җиләк, мәтрүшкә җыюлар. Кыш җитте исә, әбиемнәр белән бергә аулак өйләрдә кул эшләренә өйрәнү. Алар сөйләгән хәлләр, хикәятләрне тыңлап үстем мин. Әни ялга туктаган көн ел буена бер-ике көн була… Ул көн безнең өчен бәйрәм: башка төрле тәмле ризыклар пешә. Әтием дә колхоз эшеннән кайтып керә алмый: кышын тракторда булса, җәен – комбайнда. Хәзер уйлап куям да исем китә: тырышып эшләгәне өчен әтиемә 29 яшендә «Почет билгесе» ордены бирәләр. Ә 1986 елда әниемне III Дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләделәр. Хезмәт сөю, үз эшеңне җиренә җиткереп үтәү – тәрбия, ә ата кешене хөрмәтләп яшәү – гаиләбезнең кыйбласы иде. Әти эштән кайтмый торып, өстәл янына да килми идек.
Үземнең гаиләмне коргач та, ирем Марат белән балаларны шул рухта тәрбияләргә тырыштык. Кечкенә чакларыннан ук куян балалары үстерде алар, исәя төшкәч, мал-туар караштылар. Бабалары оныкларына бүләк иткән бик тыңлаусыз атыбыз бар иде, бу ат бары тик Булатны гына тыңлый иде. Әле дә күз алдымда тора: кызыл шәфәкъле офыкта кечкенә генә чиләк тотып барган улым һәм олы гына ат. 
Улларым бик дус-тату булып үсте. Аралары ике яшь кенә. Бергәләп дәресләрен карадылар, рәсем ясадылар, оригами эшләделәр. Үсә төшкәч, икесе дә спортка тартылды. Аннары бергә КАИга укырга керделәр. Студент вакытларында бер авырлык китермичә, стипендия алып укыдылар, бергә тордылар. Алар өчен күңелем тыныч булды. Инсаф волейболга йөрде, Булат көрәш белән шөгыльләнде. Төрле илләргә спорт ярышларына баргач, кече улым миңа истәлек итеп яулыклар алып кайта иде. Нинди илнекеләр генә юк! Ата-бабадан килгән тәрбия принциплары инде бездә: «Олыласаң олыны – олыларлар үзеңне», «Хезмәт төбе – хөрмәт». Әллә ниләр уйлап чыгармадык.

– Үзеңдә булган горурланырлык биш сыйфатны атап кит әле.
– Иң беренче чиратта – ихласлык. Иманлы булу: үз динеңә, ата-анаңа, якыннарыңа, туган җиреңә карата ихтирам, аларга хезмәт итү. Ярдәмчеллек. 
«Вәгьдә – иман»: минем белән аралашучылар белә – кешене авыр хәлдә калдырырга яратмыйм, вәгьдә бирәм икән, үтим. «Сабыр иткән морадына җиткән» диләр, шулай ук «әйтми калган сүзләр – алтын сүзләр» дигән гыйбарәләр белән килешәм. 

– Булат – көрәш һәм билбаулы көрәш буенча спорт остасы, дүрт тапкыр Яңа Чишмә районы батыры, өч тапкыр Муса Җәлил турниры, өч тапкыр Татарстан, ике тапкыр Русия Чемпионы, «Дөнья кубогы-2017» иясе. Ничек көрәшче булып китте ул? Әтисе үрнәгеме, үзенең теләгеме? Көрәшчеләргә хас сыйфатларны аңарда кем тәрбияләде?
– Әтиләренең йогынтысы көчле булгандыр, ул да заманында көрәш белән шөгыльләнеп алган, аннан чаңгы спорты буенча Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында, армия сафларында алдынгылыкны бирмәгән. Ишегалдыбызда да спорт мәйданчыгы ясап куйды. Балалар шунда шөгыльләнде. Хәтерлим, Булатның дүртенче сыйныфта укыган чагы иде, бер дәфтәр битенә йомры хәрефләр белән көндәлек режим язып куйган: ун тапкыр чүгәләү, ун тапкыр тартылу һ.б. Бу күнегүләрне – уйныйсы киләме, әллә укыйсымы – беркайчан да калдырмады. Менә 24 яшенә кадәр шул режимда яши. Максатчан.
Беренче уңышлары белән югары сыйныфларда укыганда сөендерә башлады. Мәктәпне тәмамлаган елны, авыл һәм район Сабан туйлары батыры булды. 
Балабызның һәр уңышына сөенеп яшибез. Әлбәттә, көрәш булгач, төрле вакытлар була, уңышсызлыклар да. Аны һәрвакыт гаиләбез белән үсендереп торабыз. Бигрәк тә кечкенә кызыбыз Чулпан абыйлары өчен җан атып тора. Аңа хәзер җиде яшь, беренче сыйныфта укый. 

– Гаилә традицияләре хәзер дә сакланамы сездә?
– Элеккедән калган традиция: Сабан туеннан соң туганнар белән җыелу гадәте бар бездә. Улыбыз көрәшә башлагач, бу гадәт тагын да ныгыды. Сабан туен көтеп алабыз, тәмле ризыклар пешерәбез. Ирем хашлама ясый, мин итле пәрмәчләр пешерәм. Һәр елны шулай бергәләп туганнарны сыйлыйбыз. Кайвакыт бәйрәм рухы урамга да чыга: күршеләр дә шатлыгыбыз уртаклаша. Хәзер инде улыбызның Сабан туе маршрутлары буенча бергә йөрибез. Кукмара, Биектау, Чирмешән, Аксубай, Нурлат Сабан туйларында катнаштык. Керәшеннәрнең Җөри авылында Питрау бәйрәмендә машина отуы көтелмәгән сөенеч булды. 2017 елда улыбыз Дөнья Кубогына ия булган көн дә истә: коеп яңгыр ява, ә минем күзләремнән шатлык яшьләре тама. 
Тагын бер традиция: Сабан туена теплицамда помидор белән кыярларны өлгертү. Бакча эшен бик яратам. 

– Рәмзия,  2018 елдан үз авылыгызда мәдәният йорты мөдире дә бит әле. Әлеге вазифа җаваплылык, фидакарьлек һәм сәнгатьне яратуны таләп итә. Моңа кадәр дә ел саен район Сабан туйларының «татар тавышы» буларак белә идек, төрле чараларда еш күрә идек. Димәк, бу җитди адымны аңлы рәвештә ясагансың?
– Әйе. Мин егерме тугыз ел башлангыч сыйныфларны укыттым. Шуның дүрт елы директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары хезмәтендә үтте. Бу чорда укучылар белән нинди генә ярышларда катнашмадык. Иң истә калганы – наркоманиягә каршы бәйгедә үзем «Өмет чаткысы» исемле пьеса язып, шуны сәхнәләштереп, республика күләмендә икенче урын яулау булгандыр. Сүз унаеннан, былтыр Чирмешән районы Югары Кәминкә мәдәният йортына йөрүче яшүсмерләр дә бу спектальне куйдылар. Тамашачы җылы кабул итте. 
Нәфис сүз сәнгате – минем хобби ул. Утыз елга якын районыбызда үтә торган иҗади концертларда нинди генә авторларның әсәрләрен тамашачыга җиткермәдем: Мөхәммәт Мәһдиев, Марсель Галиев, Абдулла Алиш кебек чәчмә әсәр осталарыныкын да, Илсөяр Иксанова, Рәзинә Мөхияр, Ландыш Габдрахмановалар шигьриятен дә. Шигырьне бик яратып тыңлый тамашачы. Район шигырь сөйләүчеләр конкурсының жюри составында да торам. Райондагы «Ак калфак» берләшмәсенең Чертуш филиалы җитәкчесе буларак та чыгыш ясарга туры килә. Мәдәният дөньясына күпер күптән салынган иде. Бу өлкәгә килеп кергәч тә, үземне биредә күп еллар эшләгән кебек хис иттем. 

– Февраль башында Чертушта зурлап «Хәтер көне» үткәрелде. Идея авторы һәм төп оештыручы буларак, әйт әле, ни өчен тотындың бу эшкә?
– Бу минем балачагымның моңсу хатирәсе, әбием истәлекләре аша ул гомерем буена озата килә. Безнең авылга кергәндә туганнар каберлеге бар. Анда 1919 елның февралендә кызыл мадьярлар тарафыннан атылган утыз җиде кеше җирләнгән. Мине һәрвакыт: «Ни өчен бер гаепсез кешеләрне атканнар икән?» – дигән сорау борчый иде. Инде ун еллап шул канлы вакыйга турында материаллар туплыйм, шәһит киткәннәрнең оныкларыннан истәлекләр җыям. Шул мәгълүматларны туплап, «Ул елларны хәтер онытмас» исемле брошюра чыгаруга ирештем. Бу фаҗига безнең гаиләгә турыдан-туры кагылганга (иң беренче корбан – минем бабам булган) «Хәтер көне»н үткәрүне бурычым кебек кабул иттем. Якыннарым, дусларым, авылдашларым ярдәме белән эчтәлекле, кирәкле эш эшләнде. Әле дә шуның тәэсирендә йөрим.

– Социаль челтәрдә дә бик актив син, Рәмзия. Чынбарлыктагы тормышы да тулы булган кешегә нигә кирәк бу? 
– Күпме гаепләсәк тә, тизлек заманында социаль челтәрләр – иң кирәкле мәгълүмат өлкәсе. Үзләре югары дәрәҗәләргә ирешкән, якты күңелле, гади булып калган кешеләр белән аралашу бәхете бирә миңа интернет, авыл кысаларыннан чыгара. Ә иң яратканым – шигьрият дөньясы. Кайбер авторларның шигырьләрен укып туя алмыйм. Үзем дә сөйләп диктофонга яздырам, сәхифәмдә урнаштырам. Туган як табигатенең төрле фасылларын  фотога төшереп, дусларым белән бүлешә барам. Болар бар да – минем күңел таләбем. 

– Иң зур теләгең, хыялың нинди? 
– Хыялларым да үзем кебек гади инде минем. Бик тә укытучы булырга теләгән идем – булдым. Үз авылым кешесенә кияүгә чыгарга, үз ягымда яшәргә теләдем – менә яшәп ятам, Аллага шөкер. «Хәтер көне»н үткәрү хыялым бар иде – анысына да ирештек. Хәзер архивларда эшләү максатын куйдым, киләчәктә бу тарихны тагын да тулыландырасы килә. Балаларым үзләрен аңлардай, иманлы, татар милләтеннән булган тормыш иптәшләрен табып, матур гаилә төзесеннәр, үзләре безне ничек куандырып яшәсә, аларның балалары да шундый булсын иде, дип телим. 

– «Авыл юкка чыгар, гореф-гадәтләребез эзсез югалыр» дигән курку юкмы синдә? Оптимист булырга сәбәпләр бармы?
– Юк, бу турыда уйламыйм да. Менә мәдәният йортында «Без тарихта эзлебез» дигән клуб берләшмәсе ачтык, музей почмагы ясадык. Максатым: тарих белән мәдәниятебезне бәйләп, гореф-гадәтләребезне, йоларыбызны, һөнәрләребезне ничек тә саклап калу. Идеяләрем әле бик күп. Алга таба шуларны тормышка ашырып яшәргә иде.

Кайвакыт, дәүләттән тәвәккәл милли сәясәтне көтә-көтә, төшенкелеккә бирелә башлаганда, «булсын, халкымның гореф-гадәтләре саклансын» дип үҗәтләнеп йөрүчеләрне күреп сокланасың... Һәркем үз урынында кулыннан килгән кадәр тырышса, никадәр зур көч бит ул. Рәмзия кебек, үзе әйтмешли, «әллә ниләр кормаган» гап-гади кешеләрдән тора ул көч. Үз тормышын шулай мәгънәле, матур итеп кора алган кешеләр – җәмгыятьнең нигезе. Алар үстергән балаларда – зур өмет һәм ышаныч.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Теги: көрәш авыл

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев