Логотип Идель
Заман

Киң карашлы галим. Фәрит Юсуповка 80 яшь тулды

Фәрит Йосыф улы Юсупов  80 ел элек – 1939 нчы елның 15 маенда Яшел Үзән районы Зур Карауҗа авылында дөньяга килә.

Ф.Юсупов – филология фәннәре докторы, профессор, тел белгече, галим-диалектолог, ТРның атказанган фән эшлеклесе, Төрек теле җәмгыятенең (Төркия – Әнкара) мөхбир-әгъзасы, Казан федераль  университеты каршындагы докторлык диссертацияләрен яклау советы әгъзасы, лектор, яшь белгечләргә фән дөньясына юл ярган Остаз, олпат шәхес ул.

Фәрит Йосыф улы Юсупов  80 ел элек – 1939 нчы елның 15 маенда Яшел Үзән районы Зур Карауҗа авылында дөньяга килә. Әтисе Камалиев Йосыф Камали улы, әнисе Мөхәммәдшакирова Асия Мөхәмәдшакир кызы аны кечкенәдән чын мәгънәсендә татар җанлы, иманлы-динле, мәгърифәтле кеше итеп тәрбияләргә омтылалар. 1956 нчы елда Зур Карауҗа унъеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, белемгә омтылган егет шул ук елны университетның тарих-филология факультетына укырга керә һәм 1961 нче елда аны уңышлы тәмамалый. 1961-62 нче елларда ТРның Кама Тамагы районында чыгып килүче “Кызыл байрак” исемле район газетасында җаваплы сәркатип буларак сынап караганнан соң, язмыш аны урау юллар аша фән дөньясына кайтара. 1962-72 нче елларда Фәрит Юсупов Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында гыйльми хезмәткәр булып эшли, аспирантура үтә. Биредә ул фән юлына беренче адымнарын күренекле тел галиме Галимҗан Шәрәфнең фәнни мирасын өйрәнү, фәнни архивын эшкәртүдән башлап җибәрә, аның моңа кадәр билгеле булмаган яисә басылмаган “Татар теленең фонетикасы”, “Татар сузык авазларының сонорлык озынлыгы (II кисәк)”, “Револяюциядән соңгы чорда татар теле системасының үсеше” кебек хезмәтләрен эзләп табып, матбугатка әзерли. 

1964 нче елдан Фәрит Юсупов татар теленең диалектларын лингвистик география һәм ареал лингвистика методларын кулланып өйрәнү белән шөгыльләнә башлый. Татар халкы күпләп яши торган Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Марий-Эл, Чувашстан Республикаларына, Курган, Чиләбе, Рязань, Тамбов, Түбән Новгород, Киров, Свердловск, Новосибирск, Омск, Төмән, Кемерово, Красноярск өлкәләренә фәнни диалектологик экспедицияләргә чыгып, халыкның җирле сөйләшләрен өйрәнә, бер үк вакытта аларны фәнни эшкәртү юнәлешендә дә эш алып бара. Булачак галим   бу өлкәләрдә яшәүче татарларның тел үзенчәлекләренә, халык авыз иҗатына, этнографиясенә, тарихына кагылышлы гаять бай материал туплый һәм шулар низендә күп санлы фәнни мәкаләләр, монографияләр бастырып чыгара. Шушы эзләнүләрнең бер нәтиҗәсе буларак, 1972 елда Ф.Юсупов күренекле диалектолог Н.Б.Борханова җитәкчелегендә “Көнъяк Урал һәм Урал арты сөйләшләре” дигән темага уңышлы төстә кандидатлык диссертациясен яклый. Курган һәм Чиләбе өлкәләрендә таралган, моңа кадәр татар тел белемендә билгеле булмаган сөйләшләрне өйрәнүгә багышланган әлеге хезмәте аны чит регионнарда формалашкан татар сөйләшләрен өйрәнүче галим  буларак таныта, Милли, шулай ук төрки телләрнең Диалектологик атласларын төзүгә ныклы нигез булып тора.

Ф.Юсуповның 1972 нче елдан 1984 нче елга кадәрге гомер баскычы, эшчәнлеге Алабуга педагогия институты белән бәйләнгән: галим биредә татар теленнән лекцияләр укый, чит телләр факультетының деканы буларак җаваплы вазифа башкара. Биредә үткән унөч ел, ялгышулар-табышлар аны чын мәгънәсендә галим, укытучы, җитәкче һәм шәхес буларак формалаштыра. Әлеге факультетның педагогик һәм гыйльми базасын көчәйтүдә, дәрәҗәсен күтәрүдә Ф.Юсуповның да лаеклы өлеше бар. Галим һәм җитәкче буларак бай тәҗрибә туплап, 1984 нче елда галим кабат Казанга – олы фән дөньясына әйләнеп кайта һәм 1995 нче елга кадәр Татарстан Милли мәктәпләр институтының директоры вазифаларын башкара.  Шулай да эрудицияле, киң карашлы галимне университет диварлары үзенә тарта: 1995 нче елда Фәрит Юсупов  Казан дәүләт университетына чакырыла, татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетының татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасына профессор буларак эшкә алына. Берничә ел Төркия университетларында һәм Төркия Чит илләр министрлыгында да эшләп ала. 

Җитәкчелек вазифасы белән галимлек эшчәнлеген бергә үреп бара алу сәләте бик сирәк кешеләргә генә бирелә, Ф.Юсупов зур институт белән җитәкчелек иткән дәвердә – 1988 нче елда – Казахстан Фәннәр Академиясенең Тел белеме институты каршында эшләп килүче докторлык диссертацияләрен яклау советында “Татар фигыльләрен ареал ысул белән өйрәнү” дигән темага докторлык диссертациясен яклый, бу диссертациясенең фәнни консультанты күренекле галим Ә.Р.Тенишев була. Әлеге хезмәт Мәскәү астыннан алып, Ерак Көнчыгышка кадәрге татар сөйләшләренең ареал лингвистик зоналарын, тел үзенчәлекләрен өйрәнүе белән татар тел белеменә яңалык алып килә. Татар диалектологиясе фәнендә беренче булып, галим өч диалектның классификацион билгеләрен ачыклау һәм аныклауга ирешә, дилект теле төшенчәсен гомумкулланылышка кертеп җибәрә. 

Галимнең кандидатлык һәм докторлык диссертацияләренең нигезе, дәвамы буларак дөньяга аваз салган “Көнъяк Урал Һәм Урал арты сөйләшләре” (1979), “Татар диалектлары. Урал сөйләшләре” (2003), “Красноуфим татарлары: тарих, тел, фольклор” (2003) дигән монографияләре дә татар тел белемен, диалектология фәнен бай фактик һәм гыйльми эзләнүләргә баета. Лингвистик география һәм системалы-синхрон методларны кулланып язылган әлеге монографияләрдә Урал географик зонасында таралган красноуфим, нократ-кистем, эчкен, нагайбәк, сафакүл сөйләшләренең формалашулары, этник тарихы, төп үзенчәлекләре тикшерелә. Лингвистик материаллардан тыш, архив материалларының, тарихи чыганакларның да урын алуы хезмәтләрнең актуальлеген, фәнни кыйммәтен тагын да арттыра, тикшерелә торган сөйләшләрнең татар диалект системасындагы урыннарын билгеләргә ныклы нигез булып тора.    

Әлеге фикер-карашларын Фәрит Юсупов “Неличные формы глагола в диалектах татарского языка” (1985), “Изучение татарского глагола” (1986), (2004) кебек зур күләмле хезмәтләрендә, күпсанлы мәкаләләрендә, чыгышларында да даими исбатлый, үстерә, камилләштерә.  Галимнең “Морфология татарского диалектного языка” монографиясен Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы филология буенча укыту-методик берләшмәсе Россия Федерациясенең классик университетларының милли бүлекләре өчен дәреслек буларак тәкъдим итә, Казан дәүләт университетында гуманитар фәннәр арасында үткәрелгән конкурста да ул 2005 нче елның иң яхшы фәнни хезмәте буларак җиңеп чыга.

Татарстанның Милли мәктәпләр институты  директоры булып эшләгән елларында ук Татарстанда  һәм Россиянең татарлар күпләп яши торган төбәкләрендә татар мәктәпләре, гимназияләре ачу юлында зур эшләр башкарган галим татар һәм рус балалары өчен уку-укыту программалары, дәреслекләр язуда да актив катнаша. Бу фикерне галимнең “Татарский букварь – Әлифба” (1994, 1998), “Татар теле. Татарский язык. Учебник по татарскому языку для III класса русскоязычных учащихся”(1993, 1999), “Рус телендә сөйләшүче балаларга әлифба укыту” (1996),  “Гөлбакча. Балалар бакчалары өчен хрестоматия” (1990), “Балалар бакчасы. Балалар бакчалары өчен хрестоматия” (2002) кебек хезмәтләре-дәреслекләре дә раслый.

Соңгы елларда галим үзенең эшчәнлеген диалектолог, тюрколог галимнәрнең фәнни мирасын кабат гыйльми кулланылышка кертү, аларны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү юнәлешендә киң эшчәнлек алып бара. Аның тырышлыгы, яхшы мәгънәсендә үҗәтлеге нәтиҗәсендә шактый тюркологларның фәнни мирасы кабат киң катлам татар укучысына “әйләнеп кайтты”.   

Үзенең шәкертләре даирәсендә Фәрит Юсуповичның аерым урыны бар. Ул безне – шәкертләрен – һәркайсыбызның холкын-фигылен, мөмкинлекләрен тоеп, дөньяга карашын бизмәннәрдә үлчәп, фән дөньясына әзерләде. Алай гына да түгел, тормышны, кешеләрне “танырга” өйрәтте, мең борылышлы, шактый катлаулы фән дөньясының байтак нечкәлекләренә төшендерде. Искиткеч кешелекле, сизгер, еракка карап эш итә белүче, авыр чакларда иң беренче булып кул сузучы, һәрвакыт алга әйдәп торучы Фәрит абый безнең гаилә өчен дә – бик якын, хөрмәтле кеше. Берничә ел элек лаеклы ялга китсә дә, хезмәттәшләре аны һәрвакыт бик яратып, сагынып көтеп ала. Кафедрага көтмәгәндә генә, үзе бер дөнья булып килеп керә дә ул, үзе артыннан ниндидер бушлык, үткән хатирәләрне сагыну тойгысын калдырып, үз йомышлары белән чыгып та югала.  Без аны хезмәттәшләре, шәкертләре исеменнән чын күңелдән олы юбилее белән котлап, “шушы юлда армый-талмый, шәкертләрегезгә таяныч, фәнни киңәшче булып хезмәт итәргә язсын, тормыш иптәшегез Әлфинур апа белән балалар, оныклар рәхәтен күреп, тигез-тыныч, матур яшәгез, Фәрит абый” дигән теләктә калабыз.

Фото: Википедия

Айрат Юсупов,
КФУның татар тел белеме кафедрасы доценты,
Нурфия Юсупова,
 КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Фән татар теле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев