Китә җаныем Донбасска...
Татарстан тарихында бөтенсоюз коммунистик һәм удар төзелешләр тирән эз калдыра. 1930 елларда Совет илендә байтак зур төзелешләр бара: Магнитогорск металлургия комбинаты (1930-1932), Урал комбинатлары, Кузбасс, Донбасс рудникларын торгызу һ.б. илкүләм объектлар. Удар төзелешләргә дәүләт яшь буынны – комсомолны җәлеп итә. Донбасс шахталарына мобилизацияләү халык күңеленә дә уелып кала. Татар халкы яратып җырлый торган «Шахта» көе утызынчы еллар истәлеген саклый.
Татарстан тарихында бөтенсоюз коммунистик һәм удар төзелешләр тирән эз калдыра. 1930 елларда Совет илендә байтак зур төзелешләр бара: Магнитогорск металлургия комбинаты (1930-1932), Урал комбинатлары, Кузбасс, Донбасс рудникларын торгызу һ.б. илкүләм объектлар. Удар төзелешләргә дәүләт яшь буынны – комсомолны җәлеп итә. Донбасс шахталарына мобилизацияләү халык күңеленә дә уелып кала. Татар халкы яратып җырлый торган «Шахта» көе утызынчы еллар истәлеген саклый.
1930 елның 26 апрель карары белән ВЛКСМ Үзәк комитеты төрле төбәкләр һәм республикалардан «1 октябрьгә кадәр 30 мең комсомолец, 20 мең – колхозчы, 5 мең батрак»ны җыеп, Донбасс шахталарына хезмәткә җибәрергә чакыра. Разнарядка (ул елларда әле «разверстка» дип язалар) буенча, Татарстан 800 кеше җибәрергә тиеш була. Ил язмышы хәл ителгән урыннарда безнең республика коммунист-комсомоллары беренче сафларда булган, әмма, шуңа да карамастан, Донбасска вербовкалау кампаниясе ТАССРда шома гына узмаган. Татарстанда гына түгел – ил буенча төрле кыенлыклар килеп чыккан һәм, дөресен әйтик, Донбасска эшчеләр җибәрү сроклары байтак төбәкләр тарафыннан өзелгән. Соңгы срок – 1 октябрь, диелгән булса да, 1930 елның 12 октябренә ТАССРдан эшкә китәргә нибары 248 кеше җыела. 2 ноябрьгә дә 378 генә кеше туплана. ВЛКСМ Үзәк комитеты комсомолның Татарстан Өлкә комитетына көн аралаш телеграмма юллый,бик катгый итеп, планны үтәргә боера...
Ни сәбәптән шулай килеп чыга соң? Бирелгән разнарядка, утызар-иллешәр-сиксәнешәр кеше – беренче карашка, районнар өчен бик кечкенә саннар кебек. ТАССР комсомолы Өлкә комитетының райкомоллар җитәкчеләре белән алышкан хатларын, телеграммаларын укыгач, мәсьәлә ачыклана төшә. Латин имласында саф татар телендә язылган бер хат игътибарга лаек.
«Ипт. Аманов!
Мин эшчеләр җыю эшендә ничек эшләр барганы хакында түбәндәге сүзләрне әйтә алам:
Эшләр бик начар бара, эшчеләр табу мәсьәләсе бик читен, чөнки ашлык җыю, арыш чәчү кебек эшләргә бәйләнеп тора халык. Бусы бер.
Икенчедән, шунысы уңайсыз, башка җыючылар ашлык җыйдыртырга аванс биреп калдыралар. Без турук (туры ук. – Авт.) Казанга җибәрергә тиешләр. Шунысы бигрәк комачаулый. 11/VII-16/VII 31 кеше таптык. Китәчәк кешеләр безгә хәтле... (сүз аңлашылмый. – Авт.) чыгып китеп беткәннәр. Менә сезгә әйтәчәк сүзем шул. Комсомол сәламе белән: Шакиров. Т, Р.Ф. 17/VII-1930».
Хатның кайсы районнан булуы күрсәтелмәгән. Колхозлар оешкан чор – сукалы, чабаталы авылның үзенә дә эшче куллар бик кадерле. МТСлар оеша, ФЗУлар алдында яңа кайткан тракторларда эшләргә фәлән кадәр колхозчыны укытып чыгару бурычы тора. Өстәвенә, район һәм республиканың үз төзелешләре: «Самолет-вагонострой», фанера заводлары һ.б. да, нигездә, авыллардан китерелгән эшче көчләр исәбенә алып барыла, барысына да кешеләр туплау җиңел түгел.
...Тәкәнештән дә латин имласында шундыйрак хисап килә (чорның рухын тоярлык булсын өчен, хат орфографиясен һәм стилистикасын үзгәртелми бирелә. – Авт.):
«Татарстан үзәк камсамул комититенә.
Сезнең Данбаска камсамулеслардан эшчеләр вербавайт итү хакындагы тилифунаграммагызга... (сүз аңлашылмый. – Авт.)
Тәкәнеш райун камсамул комититы хәбәр итә. Райун күләмендә 15 камсамулны мабилизавайт итеп, хәзерге көндә Данбаска җибәрелде. Калган камсамуллар урман эшендә эшлиләр.
Райкамулның җаваплы сикритары... (имзасы аңлашылмый. – Авт.)»
Тарихи документлардан шулай ук вербовка кампаниясенең финанс һәм оештыру, пропаганда ягыннан тиешенчә үткәрелмәве күренә. Моны районнарның – Казанга, Казанның – Мәскәүгә, оештырылган бригадаларга юл һәм ашау-эчү, вакытлыча тулай торакларга түләү чыгымнары өчен акча күчерүне сорап язган хатлары исбатлый. Үзәктәге Наркомтруд проблеманы ни сәбәпле тиз арада хәл итә алмагандыр – билгесез. Ләкин вакытында акча күчмәү, мобилизацияләнүчеләргә яшәп торыр урын юклыгы аркасында Донбасска җибәрергә дип район үзәкләренә яки Казанга китертелгән эшчеләр төркемнәре таралышып беткән очраклар да булган.
Кайвакыт хәтта кешеләр Донбасска барып җиткәч, кире туган якларына кайтып киткән. Андыйларга ОГПУ «летун» кушаматы ябыштырган, алар хыянәтчегә тиңләнгән һәм җавапка тартылган. ВЛКСМ Өлкә комитеты архивы документлары арасында (ф. 4034, оп. 4) Татарстаннан киткән өч егет турында мәгълүмат саклана. 1930 елның 7 декабре Акташ ВЛКСМ райкомының хөкем карары ул.
«1930 елның 25 октябрендә Чиляев, Зимин һәм Субботин Донбасска эшкә җибәрелә. Барып җиткәч, бер тәүлек узуга ук, алар «летун»нар коткысына бирелеп, кире авылларына кайтып китә. Авылда алар «анда кешеләрне ачтан интектерәләр, ит бирмиләр» һ.б. дип сөйләп йөри». 1909-1911 елгы типсә тимер өзәрлек авыл егетләренең эштән куркып, качып китүенә никтер ышанасы килми. Алар үзләре мәхкәмәгә, Донбасска барып җиткәч, беркемнең каршы алмавы, кунарга фатир булмавын аңлатырга тырыша. Ләкин егетләр аңлатмасын комсомол мәхкәмәсе игътибарга алып тормый: Зимин белән Субботин ВЛКСМнан чыгарыла, Чиляев эшен Петров партия ячейкасына тапшыралар. Ә бит Акташ егетләре мәхкәмәгә дөресен сөйләгән. ОГПУның «серле» мөһере сугылган, хәзер ачык материалларында исә мондый очракларның меңәрләгән булуы, илнең төрле почмакларыннан Донбасс җиренә килеп төшкән крестьян-батрак малайларын чыннан да бер оешма яки кеше дә каршы алмавы, тиешле урынга кадәр озатмавы, урнаштырмавы, туклануын кайгыртмавы ассызыклана.
Күрүебезчә, 1930 елда ТАССРдан Донбасс шахталарына эшчеләр туплау кампаниясе уңышсызлыкка очравының объектив сәбәпләре булган. Ләкин большевиклар хакимияте үткәргән сәясәт ул елларда инде һәр тарафта «гаеплеләр», «диверсия», «корткычлык» эзләүгә корылган була. Республика комсомолы җитәкчелегенә карата да «чаралар күрелә». ТР Дәүләт архивында ВЛКСМ Өлкә комитетының шул елларга караган документлар исемлегендә байтагы каршында «юкка чыгарылды» дигән тамга тора, чыганакларның бик сирәге генә исән. ТАССР комсомолының ул чордагы беренче секретаре Габделхак Зариф улы Зарипов (Арча районы Урта Пошалым авылында 1902 елда туган) урынына бүтән җитәкче билгеләнә. Зариповның эшләгән чоры 1928 елның августы – 1930 елның декабре икәнен искә алсак, вазифадан китүе «Донбасс кампания»се нәтиҗәләре белән бәйле булуында шөбһә юк. Көне-сәгате белән булмаса да, Пошалым егетен, контрреволюцион эшчәнлектә гаепләп, 1938 елда иң югары җәзага хөкем итәләр. Моңарчы ул Иркутск шәһәренең Куйбышев исемендәге заводның партия оешмасы җитәкчесе булып эшли... ТАССР комсомолының 1930 еллардагы башка җитәкчеләре язмышы турында мәгълүмат күп түгел, ләкин аларның биографиясе дә, гадәттә, 1937-1940 еллар белән тәмамлана...
Документлар һәм фотолар ТР Дәүләт архивыннан алынды.
«Идел» журналы 16+
Теги: ТАССРга 100 ел 100 лет ТАССР
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев