Логотип Идель
Заман

Китап... кавыштыра да

Китап. Дөнья гыйлемен үзенә сыйдырган бу битләр җыентыгының дәрәҗәсе кайчандыр ипи белән бер тигез булган. Ул зур хәзинә, иң затлы бүләк саналган. Хәзер исә китапны һәркем алырга мөмкин. Аны еллар буе кибетләрдән эзләп йөрисе дә юк. Китаплар күбәйде, киштәләр сыгылып тора. Укучысы гына югалды... Компьютер мониторы, кесә телефонынына текәлеп үскән буынның калын-калын китап битләренә теше үтми күрәмсең...

Китап. Дөнья гыйлемен үзенә сыйдырган бу битләр җыентыгының дәрәҗәсе кайчандыр ипи белән бер тигез булган. Ул зур хәзинә, иң затлы бүләк саналган. Хәзер исә китапны һәркем алырга мөмкин. Аны еллар буе кибетләрдән эзләп йөрисе дә юк. Китаплар күбәйде, киштәләр сыгылып тора. Укучысы гына югалды... Компьютер мониторы, кесә телефонынына текәлеп үскән буынның калын-калын китап битләренә теше үтми күрәмсең...

Китапка мәхәббәт гаиләдән башлана
Шулай да китапны үткән заман калдыгы дип әйтергә иртәрәк әле. Бигрәк тә Пушкин, Толстой, Достоевский, Чехов кебек бөек шәхесләр тудырган илдә бу мөмкин хәл түгел. Басма китап чыгаруда Русия дөнья буенча дүртенче урында тора, иң күп китап укучы балалар да безнең илдә, диләр. Әдәбият елы да китапның дәрәҗәсен күтәрергә тырышты кебек. Шәһәр транспортында, паркларда һәм скверларда кулына китап тотып утыручылар сирәк булса да очрап тора. Гомумән, китап уку һәм белемле булу хәзер модада.
Кемнең ничек, ә минем китап укуым мәктәп елларыннан ук башланды. Күрше малае белән китапханә кенәгәсен тутырып ярышкан вакытлар әле дә хәтердә. Университетта да китапны үзенә генә хас сусау белән укыдым. Белем аласы килү, барысын да колачларга омтылу теләге дә моңа тәэсир иткәндер. Хәзерге мәктәп укучыларын исә китапханәләргә тартып китереп булмый дип гаеплиләр...
−    Китап уку гаиләдән килә. Ата-ана китап укыса, бала да аңа битараф була алмый, - дип сөйләде миңа Казанның Аракчино бистәсендә китапханәче булып эшләүче Луиза ханым Шәйхелмәрдәнова. - Китапханәгә йөрүчеләр саны елдан ел кими. Йөрсәләр дә, башлангыч сыйныф укучылары һәм... пенсионерлар гына. Яшьләр мәктәптә, университетта укытучылары кушу буенча кирәкле материал артыннан килә. Күбесе җитди әдәбият түгел, ә магия, сихер, фантистика сорый.
Луиза ханым татар китапларының киштәләрдә “эшсез” ятуына борчыла. Татар яшьләре дә урыс һәм чит ил авторларын үз итә икән. Башка китаханәчеләр, үзара килешкән күк, шул ук сүзләрне кабатлый. Авылларда исә китап укучыдан бигрәк тә, китап юклыгыннан зарланалар.
 

Сәяхәтче китаплар 
Казан урамнарында, кафе-рестораннарда да өем-өем китап очратып була. 2013 елда бездә бөтендөньяга танылган буккроссинг хәрәкәте башланды. Аның ярдәмендә республикада ике ел эчендә 50 меңгә якын китап таратылды.
Буккроссинг (инглизчәдән «book» – «китап», «cross» – «үтеп чыгу», «кичү») дигәнне аңлата. Ул “укыдыңмы, башкаларга да бир” дигән гади принцип буенча эшли. Китапны укып чыккач, син аны төрле җиргә, урам, метро станциясе, кафеда калдыра аласың. Бу алган белемнәрне башкалар белән уртаклашу, укылган китапның киштәләрдә тузан җыеп ятмасын өчен эшләнә. Китап алган кеше, аның урынына үзенекен калдырырга тиеш. Хәзер буккроссинг киштәсе Казанның халыкара аэропортында да бар. Шулай итеп кешеләр генә түгел, китаплар да илдән-илгә сәяхәт итә ала.
Буккроссинг белән үземә дә файдаланырга туры килде. Красноярск шәһәренә юл тотканда өч көн поезда селкенеп барып үзем алган китапларны гына түгел, күршеләрнекен дә укып бетердем. Кире юлда ни эшлим инде хәзер дип аптыраганда кунакханәдә буккроссинг киштәсен очраттым. Шул вакыт ач кеше ипигә ташланган күк мин китап битләрен актарырга керештем. Миннән генә торса, бер букча китап кына төяп алып кайтыр идем дә бит... Ләкин кулымда аннан башка да әйбер җитәрлек иде. Маргарет Митчеллның “Унесенные ветром” китабын гына эләктерә алдым. Хәзер ул минем Себер истәлегем булып тора.
Китапның дөньяның кайсы җирендә икәнен махсус сайтлар аша күзәтеп була. Анда китап турында төрле фикерләр, рецензия дә калдыра аласың. Шулай ук буккроссчылар укыган китаплары эченә кесә телефоннарын язып калдыруны да гадәткә керткән. Казанда буккроссинг хәрәкәте ярдәмендә танышкан һәм кавышкан пар да бар. Берсе калдырып киткән китапны икенчесе табып ала да, җыентыкның хуҗасына шалтырата. Хәзерге заманда интернет кына түгел, китап та кавыштыра ала икән!

Буккроссинг киштәләре урнашкан җирләр:
Татарстанның милли китапханәсе
«Циферблат» (Университет, Щапов урамнарында)
«Coffe Bean», «ЧБ» кәхвә йортлары
«Серый кот» клубы
«Дом книги» (Татарстан урамы)
«Сквот» китап кибете 

Айнур Хәбиров
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: китап буккроссинг

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев