Логотип Идель
Заман

КИТАП УКУЧЫ ТАТАР

«Китап укучы татар» сәхифәсенә күбрәк хатын-кызлар язылган. Китап укучылар да – күбрәк алар. Язылучыларыма элеккеге, балачактан таныш китаплар һәм шигырьләр бик ошый.

Кәгазь китапны озакламый, гаджетлар кысрыклап чыгарачак дип санаучылар да, китапны кулга алып укуның тәме бүтән аның диючеләр дә бар. Хуҗа Насретдин әйтмешли, ике як та хаклы монда. Кемдер виртуаль дөньяга күбрәк тартылса, кемдер интернет киңлекләрендә югалмауга өстенлек бирә.

Китапны үзләре уку гына түгел, интернет мөмкинлекләреннән файдаланып башкаларга җиткерү максаты белән янучылар да бар. Татар китабы турында сүз барганда, бу - аеруча да мактаулы эш.

Әңгәмәдәшебез – «Китап укучы татар» аккаунтын алып баручы Ләйлә Мирзаһитова.

БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ:
Ләйлә тумышы белән Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылыннан. Казанда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының чит телләр факультетында укыган. Авыл мәктәбендә укытучы, «Күңел» радиосында журналист булып эшләгән, хәзерге вакытта «Көмеш кыңгырау» газетасында веб-редактор. Тормыш иптәше белән ике ул үстерәләр.

– Китап укучы татар! Минем өчен ул «зыялы, акыллы, шәп кеше» кебек яңгырый. Ләйлә, әйт әле, ни сәбәпле мондый аккаунт ачарга уйладың син?

– «Китап укучы татар» сәхифәсенең барлыкка килүе инстаграм белән бәйле. 2017 елда инстаграмда теркәлдем. Аны өйрәнеп утырганда, китап укуга багышланган бик күп аккаунтларга юлыктым. «Книжный блог» дип эзләп карасагыз, күрерсез – бик күп алар. Тик, кызганыч, бар да рус телендә. Шуларны күреп, татар китаплары, татар әсәрләренә багышланган блог ачарга ниятләдем дә инде. Ул минем өчен декрет ялында утырганда хобби буларак башланды, андагы комментарийларны, лайкларны күрү бик күңелле иде ул чакта. Ә хәзер мин оффлайн тормышка күбрәк өстенлек бирәм, постлар азрак куела. Инстаграмда сәхифәне үстерер өчен шәхси тормышыңны да күрсәтеп барырга кирәк, һәрдаим онлайн булу зарур. Шуның белән бергә инстаграм яңалыкларына, үзгәрешләренә иярү мөһим. Бу үзенә күрә бер эш. Шуңа күрә бу сәхифә минем өчен хобби булуын дәвам итә.

– Әлеге сәхифәне ачу сиңа нәрсә бирде?

– Китап укырга яратуым – балачактан килгән шөгыль. Элегрәк үзем өчен, рухи ләззәт алу өчен генә укыганда, нәрсә туры килсә, шуны укый идем һәм оныта бара идем. Ә «Китап укучы татар» – укылган китаплар турында фикерләрне саклый, көндәлек ролен үти. Өстәвенә, башкалар да күрә, китап белән кызыксынып китә.

– Сәхифәңә язылучылар нинди әсәрләрне яратып кабул итә?

– «Китап укучы татар» сәхифәсенә күбрәк хатын-кызлар язылган. Китап укучылар да – күбрәк алар. Язылучыларыма элеккеге, балачактан таныш китаплар һәм шигырьләр бик ошый. Шигырьләрне китап битеннән фотога төшереп, берничәләп бер пост итеп куям. «Болай шигырь китабы алып, укып утырырга вакыт юк. Көнгә берничә шигырь укып алу бик рәхәт, рәхмәт сезгә» дип язучылар бар. Рэй Бредбери да бит «Дзен в искусстве написания книг» китабында илһамланыр өчен көн саен берничә шигырь укырга киңәш итә.

Сүз уңаеннан, бер кызыклы хәл турында әйтеп китим әле. Язылучыларым арасында бер рус исем-фамилияле кызның актив рәвештә лайклар куюына, сторисларны карап баруына игътибар иттем берзаман. Русиядән түгел үзе. Татарча аңлый микәнни, дип уйлыйм үземчә. Түзмәдем, директка соравымны юлладым. Җавап болай килде:

«Текстларыгызны онлайн тәрҗемәче аша укыйм, шигырьләрнең сүзен сүзгә аңламасам да, төп мәгънәсенә төшенәм» , ди.

Татарчаны үзегез өчен өйрәнәсезме, дим.

«Минем бер әбием татар иде, сугыш вакытында Орел өлкәсенә күчеп килгәннәр, аннары ул Белоруссиягә кияүгә чыгып киткән, шул әбием аркылы бераз беләм», ди. Шушы сөйләшү аркылы нәтиҗә ясадым: укыйсы килгән кеше телне белмәсә дә укый ала.

– Китап уку заманы түгел бит хәзер, диючеләргә ни әйтерсең?

– Хәзер китап уку заманы түгел дип әйтә алмыйм, киресенчә, дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару кебек үк китап уку да хәзер популяр шөгыль, дип беләм.

Беренчедән, моның өчен мөмкинлекләр күп хәзер. Теләсәң, электрон китап укы, теләсәң – аудиокитап тыңла, кәгазь китап укы. Өйдән чыгып та йөрисе юк – интернет-кибеттән заказ бирсәң, өеңә үк китереп бирәләр. Китапханәләр дә тулы көчкә эшли. Күп кенә авторлар, китапларын язгач, үзләре үк сату эше белән шөгыльләнә.

Икенчедән, китаплар рекламасы, башка товарлар белән беррәттән, актив бара. Әдәби китаплар белән бергә психология, үзүсеш, балалар тәрбиясе турында китаплар уку модада хәзер.

– Ләйлә, синеңчә, татар китабын ничек таратырга була? Бездә андый проблема бар бит әле.

– Беренчедән, мөхтәрәм каләм әһелләребез социаль челтәрләр аша үз укучылары белән тыгыз элемтәдә булырга тиеш. Мәсәлән, шоу-бизнесны алыйк. Бөтен татар йолдызлары диярлек социаль челтәрләрдә, аеруча инстаграмда. Аларның меңәрләгән язылучылары да бар. Халык шунда яңа җырларны, телевизор яки радиога эләккәнче үк, беренче булып ишетә, фикерен белдерә, шәхси тормышын күзәтеп бара.

Язучыларыбыз, шагыйрьләребез дә инстаграм йолдызлары булырга тиеш дип уйлыйм. Андыйлар бар да. Мәсәлән, Эльмира Җәлилова, Гөлсинә Галимуллина, Айгиз Баймөхәммәтов, Айгөл Әхмәтгалиева – аларның китап сатуда проблемалары юктыр. Каләм әһелләре бит алар бик тирән фикерле, кызыклы шәхесләр.

Нишләп әле аларга үз тормышларын һәрдаим күрсәтеп бармаска. Роберт абый әнә ничек популяр иде, хәзер дә популяр.

Мәсәлән, язучы: «Минем башымда әсәр язу фикере туды, анда шундый-шундый геройлар булачак, темасы менә болайрак дип», – алдан әйтеп куйса, инде интрига туа, ниндирәк әсәр туар икән дип көтә башлыйсың. Менә мин үзем Марат Кәбировның инстаграмын карап барырга яратам. Ул иҗат процессын күрсәтеп ала. Менә миңа, мәсәлән, гади кеше буларак, әсәр ничек тууы кызык.

Икенчедән, бөтен татар әдәбияты да электрон форматта булырга тиеш, дип уйлыйм. Компьютердан укырлык кына түгел, телефонга йөкләп ала торган кушымталар формасында. Рус һәм чит ил әсәрләрен телефоннан укыр өчен шундый бик күп кушымталар бар – аларда классика бушлай. Халык беләме икән әле, Русия һәм БДБ илләрендә электрон һәм аудиокитаплар белән сату итә торган «ЛитРес» кибетендә күп кенә татар китапларын да, сатып алып, онлайн укырга була. Алайса, миңа чит җирләрдә, чит төбәкләрдә яшәүчеләрдән татар китабын ничек укырга икән дип күп кенә сораулар килә.

Татарстан китап нәшрияты сайтында, avidreaders сайтында китап укырга була. Күп кенә язучыларыбызның да сайтлары бар, әмма бу турыда кешеләр белми дә, чөнки алар үзләренең сайтларына социаль челтәрләрдә реклама ясамый. Бер Марат абый Кәбиров кына моны эшли бугай. Кыскасы, укучы үзенә кирәкле татарча әсәрне интернеттан тиз генә табып ала алырга тиеш.

Башка халыкларны карасак, нәшриятлар бер-берсе белән ярышып китаплар чыгара, блогерлар аларны рекламалый. Бу – шундый аерым зур бизнес өлкәсе. Моны ничек татар әдәбиятына кертеп җибәрергә, нәрсәдән башларга икәнен әйтә алмыйм. Бәлки китапларны тарату буенча аерым продюсерлык үзәге (ул хакта тәкъдимнәр ишетелде бит) булырга тиештер.

– Яшьләр китап укыймы, синеңчә?

– Яшьләр дигәндә, кемне күздә тотуга бәйле бу. 35 яшькә кадәр кеше яшь булып санала бит әле. «Китап укучы татар» аккаунтына язылучыларның күпчелеге 25-34 яшьлекләр. Төп китап укучылар шушы яшьтә. 18-24 яшьтәгеләр унбер процент кына. Миңа калса, бу яшьтә укучылар азрак.

Камил абый Кәримов бер әңгәмәсендә әйткән иде:

«Укучы кеше күп булмый. Китап укыган кеше – акыллы-зыялы кеше. Акыллы кеше күп булмый. Әдәбиятны бөтен кеше укырга тиеш дигән әйбер юк. Уку – ирекле әйбер, теләсә кемнең кулыннан килми ул. СССР вакытында уку мәҗбүри иде. Телевидение, виртуаль дөнья юк, кешенең бар сөенече китап укып утыру иде. Хәзер чишмәләребез күп».

Хәзерге яшьләр өчен китап укуны гаджетлар алыштыра. Сирәге генә шул гаджеттан яки кәгазь китап укый. Укыганнары фантастика, драмага өстенлек бирә. Ә фантастик әсәрләр күбрәк чит ил әдәбиятына карый.

Шулай да, басма китапны гаджетлар тиз генә кысрыклап чыгара алмас әле. Һәрхәлдә, безнең гасырда.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев