КИТАП ЯЗАМ. КЕМ УКЫЙ?
Китап кибетләренә мин кояш язга авыша башлагач, сәүдә үзәкләренең түбәсеннән беренче тамчылар җиргә егылып төшкән чакта йөрергә яратам. (Әйе, әйе, салкын кышкы кичләрдә алдагы язда алынган китапларны укыйм.)
Раилә Хәялиева
Китап кибетләренә мин кояш язга авыша башлагач, сәүдә үзәкләренең түбәсеннән беренче тамчылар җиргә егылып төшкән чакта йөрергә яратам. (Әйе, әйе, салкын кышкы кичләрдә алдагы язда алынган китапларны укыйм.) Бер буш вакыт табасың да, китап кибетенә китәсең. Яки узганда кереп чыгарга тырышасың. Юк, тиз-тиз генә түгел, иркенләбрәк кереп чыгасың. Чөнки китап кибетендә ашыкмыйлар. Монда үзгә һава, китап исе, кәгазь кыштырдавы, ниндидер бер ымсындыргыч халәт хөкем сөрә.
БЕЛГЕЧЛӘР БАР, КИТАПЛАРЫ ГЫНА ЯЗЫЛМЫЙ...
Киштәләр арасыннан узып нидер эзлисең. Кайсыдыр бер киштәдә нәкъ менә сиңа кирәкле китап көтеп торганын аңлыйсың. Кытыршы тышлыкларны сыпырып куясың, битләрен ачып кызыл юлдан укып карыйсың, хәрефләрен күзәтәсең һәм... сулыйсың! Әллә бу китап кибетләрен сатып алучы озаграк йөрсен өчен махсус шулай рәхәт итеп төзиләрме? Әллә кәгазьгә басылган сүзнең көче, төпләм-төпләм китаплар тылсымы шулай тәэсир итәме? Китап сатып алмаганда да китап кибетеннән чыкканда үзеңнең илһамланганыңны, ниндидер мәгънәдә баеганыңны аңлыйсың...
Соңгы араларда Казандагы «атмосферный» китап кибетләренә бер шәп әйбер җитмәвен аңладым. Ул – нон-фикшн стилендәге татарча китаплар. Мин аларны эзләп-эзләп карадым да, борчылып куйдым, бөтен дөнья менә шундый заманча китаплар белән мавыкканда, әллә бездә бу мәсьәләдә бушлык калып барамы?!
Китап кибетләрендәге киштәләр бәхетле яшәү, уңыш серләренә өйрәткән, гаилә тормышына, хатын-кыз, бала сәламәтлегенә, психологиянең төрле өлкәләренә багышланган, иҗади мотивация бирә торган бик күп төрле китаплар, белешмәлекләр белән тулган. Татарча да шундый китапларны укыйсы килә. Андый китап язучы белгечләр юк дигәнгә ышанмыйм! Белгечләр бар, китаплары гына язылмый бугай ул...
Бу темага сөйләшүләр башлагач, рус телендә чыккан китаплар җитәрлек бит, татарчасына ихтыяҗ булмас, дигән уртак фикер яңгырады. Килешеп бетмим, җәмәгать!
Менә мин – татар гаиләсендә үскән кыз бала кияүгә чыгарга җыендым, ди. Бернигә дә карамый мәхәббәттә яшәсе килә бит инде! Андый чакта гаиләдә бәхетле яшәү серләрен эзлисең. Их, менә шундый вакытта, «Татарча мохиттә үскән ир-ат белән уртак тел табу ысуллары» дигән китапны алып укып җибәрәсе генә бит! Татар гаиләсендә буыннан-буынга күчеп килгән аралашу нигезләре, ир белән хатынның бер-берсенә әйтә торган канатлы сүзләре, сүзгә килсәң – дуслашу ысуллары, татар гаиләсендә хатын-кыз сакларга тиешле гадәтләр, ир-атларның бурычлары, тәрбия мәсьәләсе... Киштә түрендә торырлык файдалы китап булыр иде! Яки мишәр егетенә кияүгә чыккан хатын-кызның үз тормышы тәҗрибәсеннән чыгып язылган китапны укымас идегезме? Гореф-гадәтләрне, гаиләдәге тәртипләрне алдан белеп барырга, олылар белән уртак тел табарга ярдәм итә торган китап булыр иде ул, минемчә. Бер хыяллана башлагач дәвам итим инде. Мисал өчен, уңышка ирешкән, хыялларын чынга ашырган үзебезнең тирәдә яшәүче ханымнарыбыз турында китапларга ничек карыйсыз?! Авыр чакта, сынганда, сыгылганда кулга алып, яшәүнең менә шундый юллары да бар икән әле дип, көч бирүче тарихлар турында туган телдә укыйсы иде лә, ул! Бала тәрбиясе, яшь әниләребезнең тормышына кагылышлы басмалар... Татар – сүзгә бай һәм тапкыр халык. «Сүзең булса – өздереп әйт!» дигән сыман, аралашу, мөнәсәбәтләр кору, кешеләр, балалар белән уртак тел табу турында китаплар язылса, ә!.. Һәм тагы милли үзенчәлекләребезгә таянып, безнең яшәү рәвешенә туры килә торган бик күп татарча китапларыбыз кибет түрләрендә торсын иде!
«КИТАП УКУ КУЛЬТУРАСЫ КИРЕ КАЙТА»
Шулай да, эзләнә торгач, интернет киңлекләрендә бер кызыклы гына китапка тап булдым. Рус телендә булса да, күңелдәге сагыну, ярату хисен уята торган, татар әбиләренә, тау итәкләренә гашыйк итә, милләткә якынайта торган «Татарча бәхет» дип аталган китап иде ул. Авторы – PR белгече Динара ЗИННӘТОВА. Кызык язылган! Һәр халыкның бәхет рецепты бар. Хюггелагом, калсарикянни – Скандинавия илләрендәге яшәү рәвешенә багышланган матур рәсемле, затлы китапларны бик күп очратып була. Ә Динара «татарча бәхет нинди була?» дигән сорауга җавап аша милли үзенчәлегебезне күрсәтергә тырышкан.
Автор белән очрашкач, беренче соравым, әлбәттә, язучы булмаса да батырчылык итеп, китап язарга алынуы хакында булды.
– Әйе, зур язучылар гына китап яза ала дигән стереотип бар шул бездә. Әмма минем язу тарихым бөтенләй башка. Тормышымның шундый чоры иде: бер-бер артлы әбиләрем, Тәлгать бабам дөньядан китеп барды. Һәм мин балачакта авылга кайтып җәйләребезне уздыра торган күңелле, рәхәт хатирәләр белән тулы өйнең бушап калганын, тормышымның шушы нигезгә бәйләнеп торган вакыты узганын аңладым. Хюгге, лагом турында язылган китапларны укыганда, гел әбиемне искә төшерә идем. Җан җылысы белән тулы истәлекләремнең бер валчыгы да югалмавын теләдем, ниләр истә калган, барысын да акрынлап яза бардым. Ярый ла, безнең әбекәйләр йортында туганнан туган энекәшем гаиләсе белән күчеп яши башлады. Агач бизәкле, тәрәзә капкачлы буш йортлар да күбәя бит авылда.
Китабымда мин балачак хатирәләре, әби-бабайларның яшәү рәвеше аркылы татар халкының җанына салынган бәхет серен аңлатырга тырыштым. Шведлар өчен бәхет - иркенләп ял итү, ашыкмыйча яшәү булса, татарлар өчен бәхет термины ул һәрвакыт ниндидер хәрәкәт, эш белән бәйле. Безне бәхетле итә алган аерым серләр бар. Юк, үземне язучы дип атамыйм, китап бары тик татар милләте белән әз генә булса да кызыксынган кешеләр өчен. Татарстаннан, татар мохитеннән читләшкән кешеләрне дә күз алдында тотканмындыр. Яшь барган саен, кеше үзенең тамырларына тартыла. Чит җирләрдә яшәп, үзенең мәдәнияте, татар теле, үз милләте белән бәйле истәлекләрен югалткан, оныткан кешеләргә бу китап тамырларын табарга ярдәм итсен иде дип теләдем мин.
– Китабың әле электрон форматта гына. Бастырырга уйлыйсыңмы?
– «Литрес»ның яшь язучылар өчен уңайлы мәйданчыгы бар – син түләүсез генә үзеңнең китабыңны шунда, электрон форматта чыгара аласың. Электрон китап чыгарып карау бик күп мөмкинлекләр бирә: аудиторияне тикшереп карый аласың, комментарийлар аша фикерләр туплыйсың. Аннан инде китапны тулыландырып, бастырып чыгарырга да була.
– Сатып алып укучылар, кызыксынучылар күп булдымы?
– Үзем уйлаганга караганда күбрәк булды. Хәтта Татарстанда читтә яшәүче бер ханым, китапны укыганнан соң, мине туганының улына димләп, безгә менә шундый чын татар кызлары кирәк, дип хат та язган иде. Китап укып, кешеләрнең авторга карата ышаныч белдерүләре сокландыра. Балачакка кайттык, безнең дә тормыш шундый иде, дип истәлекләре белән бүлешүчеләр дә күп булды.
– Татарча китаплар популяр түгел дигән фикергә ничек карыйсың?
– Тәнкыйтькә күчәсем килми, әмма татар китапларының популяр булмавы – аудиторияне өйрәнмичә китап бастырырга тырышудан дип уйлыйм. Укучының ихтыяҗларын өйрәнеп, дөньяда нинди темалар популяр булуын күзәтеп язылсын иде ул китаплар! Кибетләрдә күбрәк яшьләр өчен түгел, урта яшьтәге, олы буын өчен язылган китаплар сатыла. Татар әдәбиятына нон-фикшн җитми. Тәрбия сораулары, татар блогерлары турында, социаль челтәрләрдә татарча аудитория туплау хакында язылган китаплар булсын... Югалып барган кыйммәтләр турында яшьләр укый торган форматта язылган китаплар популярлашсын иде. Татарча бәхет турында да тагы күп итеп, кулдан-кулга йөреп укыла торган китаплар, яңа тарихлар нәшер ителсен иде!
– Нишләп татарча китап язырга алынучылар аз икән ул?
– Бәлки куркып калучылар бардыр. Язарга өйрәнер өчен хәзер бик күп курслар, шулай ук китаплар бар бит. Төрле илләрдә китапны төрлечә язалар икән: эшчән японнар күбрәк метрода яза, ди. Фикер килгән саен теркәп барасың, аннан аны китап дәрәҗәсенә җиткерәсең. Әлбәттә, сүз әдәби әсәрләр турында түгел. Кайбер популяр блогерлар үзләренең социаль челтәрдәге постларын җыеп, китап итеп бастыралар. Гадирәк тел белән язылган саен, укучы күбрәк була. Идеяң булса – китап язу авыр түгел. Яшьләр арасында яңадан китап уку модага кереп бара дип күзәтәм. Алар китап укуны медитация, ял итү, чистарыну процессы итеп кабул итәләр. Китап уку культурасы менә шул рәвешле кире кайтып бара кебек.
Дәвамын "Идел"нең апрель санында укый аласыз
«Идел» журналы 16+
Теги: татарча бәхет, китап, Динара Зиннатова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев