Логотип Идель
Заман

Әкияти фастфуд: төрле халыкныкы – төрлечә...

 Әкият – һәрберебезнең балачак юлдашы булса да, без аңа гомер дәвамында кат-кат әйләнеп кайтабыз әле. Балачакта тыңлаган яки укыган әкиятләргә өлкәнәйгәч әйләнеп кайтсаң, кайчагында таң каласың. Бигрәк тә – балаларга укыганда.

 Әкият – һәрберебезнең балачак юлдашы булса да, без аңа гомер дәвамында кат-кат әйләнеп кайтабыз әле. Балачакта тыңлаган яки укыган әкиятләргә өлкәнәйгәч әйләнеп кайтсаң, кайчагында таң каласың. Бигрәк тә – балаларга укыганда.

Тиз, уңайлы, күңелне болгандырмый
Балаңны йокларга яткырганда, гадәттә, кырыкмаса-кырык төрле эшең төрле якта таралган була, бәләкәй акыл иясен тиз генә әвен базарына озатып, эшләрне карыйсы бар. Шуңа күрә мин үзем кайчакларда бик кыска, ләкин сюжетында хәрәкәт күп булган әкият сайлыйм. Кыскасы, әкияти фастфуд – тиз сөйләнә, җиңел «йотыла», туксан тугызынчы тапкыр тыңласаң да, косасыны китерми. Йә, әлеге таләпләрнең барысына берьюлы нинди әкият җавап бирә? Уйлап та тормастан, нинди әкиятне сөйләп була? Минемчә, һәрберебез яттан белә торган «Шалкан» ул, рус халык әкияте. Ярый әле, бала артык сайланып тормый – «менә-менә йоклап китәм» дигәндә ни сөйләсәң, шуңа риза. Югыйсә, бу кыска гына әкият китереп чыгарган сорауларга җавап табып бетерерлек түгел. Һәм ул сораулар, татар кешесе күзлегеннән караганда, бик табигый – алар әкиятнең мантыйксызлыгыннан килеп туа.
Беренче табигый сорау: бабай шалканны ник утырткан соң? Шалканны бит, әгәр инде орлыклык материал хәзерләр өчен булмаса, бәрәңге утырткан сыман утыртмыйлар, аны орлыктан чәчеп үстерәләр. Һәм бер данәдә генә түгел – түтәле белән чәчәләр! Бәрәңге үстерә башлаганчы (Петр Беренче Русиягә керткәнче), шалкан – русларның төп ризыгы булган. Бу әкият тә нәкъ шуңа ишарә. Гаилә хәтле гаиләне ул ел буена туендырырга тиеш булган. Билгеле, бу җиңел һәм файдалы тамыразыкны татар да белгән, ләкин җитди ризыкка санамаган. Шуңа күрә «Шалкан» әкияте татар халкында тумаган, берничек тә туа алмас иде ул бездә.
Хуш, рус карты шалканны үзе белгәнчә «утыртсын», ди. Ләкин шалканны алганда аны яфрагыннан тартып, йолкып чыгару – анысы нәрсә? Әкият әкияткә охшасын өчен генә йолкамы аны карт? Ләкин бу ысул тормыш чынбарлыгына каршы килә! Барыбыз да яхшы белә: шалканны йолка башласаң, яфрагы гына өзелә аның, ә тамыразык хәтта урыныннан да кымшанмый, бигрәк тә ул, әкияттәгечә, зур һәм симез булса. Карчыгына, оныгына, эте белән мәчесенә һәм хәтта «көч иясе» тычканга эндәшкәнче, көрәген алып килеп, казый башласа, ни булыр иде? Безнең татар бабае шалканны нәкъ шулай чыгара да! Ә алман бабае булса, мөгаен, шалканны тагын да хикмәтлерәк ысул белән, ниндидер рычаглар ярдәмендә, тузан хәтле генә туфрак та кундырмыйча алыр иде. Ләкин монда инде менталитетлар аермасы. Бер-берсенә терәлеп диярлек яшәгән күрше халыклар, ә нинди төрле-төрле икән үзләре. Рус картына бөтен халык алдында уен, цирк оештыру кыйммәтрәк, ә татар бабае үзенең хәләл көченә таянып, тир түгеп эшләргә күнгән. Алман кешесе һәр эшен тәртип белән һәм технологияләр кулланып башкара.

Гөлчәчәк, Зөләйха... барысы да үзебезнең киленнәр
Хәзер татар халык әкиятенә диккать итик. «Гөлчәчәк» әкиятен барыгыз да беләдер. Фаҗигалы әкият. «Татар хатыны ниләр күрми?» соравына борынгыларыбыз җавабы. Шулай да мин аны, кыска булуы һәм кискен хәрәкәтләргә, борылышларга корылуы сәбәпле, үземчә «фастфуд» дип бәялим. Вакыйгалар шулкадәр тиз башлана-куера һәм көтелмәгәнчә тиз тәмамланып та куя. Классик кайнана-килен мөнәсәбәтләре татарда, мөгаен, вак-төяк тайпылышларны исәпкә алмаганда, гасырдан гасырга шундыйрак сценарий буенча дәвам иткәндер. Әниләр кызларын кечкенәдән үк усал биана белән куркытып үстергәндер. Ни аяныч, дөнья яралганнан бирле кайнана киленне, чәче белән җир себерсә дә, булдыксызга һәм ялкауга санаган. Килен дә кимен куймаган: үзенә ир үстереп биргән ананы ул, алдында ярарга тырышса да, эченнән барыбер убырлы карчык, аждаһа, дип атаган. Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романында тасвирланган кайнана-килен мөнәсәбәтләренә шаккаткан идем: бу бит «Гөлчәчәк» әкияте! Убырлы карчык кайнана; картаймыш көнендә дә әнисе итәгеннән аерыла алмаган, дөньяның бар үчен хатыныннан алган деспот Мортаза; карусыз мескен килен – хәтта романдагы шушы персонажлар гына да татар халкы өчен традицион, ә романга никтер «татарга каршы» дигән мөһер сугылды. 
Әкият каһарманы Гөлчәчәк исә Зөләйхага караганда тәвәккәлрәк: кайнанасы һәм ире югында ул мичтәге күмәчне кыстыра да үз авылына – әниләре янына йөгерә. Ләкин бүре кыяфәтенә кергән бианасы кулыннан (тешеннән) һәлак була. Халык әкиятендә вәхшилек күп. Гомумән, бу әкият балалар өчен түгел. Аның төбеннән нибары бер мәгънә, мораль «казып» чыгарырга мөмкин: кайбер татар ирләре ике хатын – анасы белән хәләл җефете арасындагы мөнәсәбәтне дөрес итеп көйли белми... Дөрес итеп фикерли, эшли һәм, нәрсә матурлап торасы – ир була белмәгән әлеге имгәкләр аркасында гаиләдән бәхет, бәрәкәт китә, фаҗигалар килеп чыга... Психиканы компьютер вирусыдай зарарлый торган мондый әкияттән балаларны саклау хәерлерәк, минемчә.

Бүредән курыкмаган туташ
Балалар өчен зарарлы «фастфуд»лар рәтенә, әлбәттә, француз язучысы Шарль Перроның мәгълүм «Кызыл калфак» әкияте дә керә. Татар халкында, мәсәлән, бу әкият һич туа алмас иде. Беренче җөмләләрдән үк монда татар кешесе аңлый алмастай хәлләр башлана. Татар хатыны бәләкәй кызын бүреле урман аша, япа-ялгызын диген әле, әбисенә күчтәнәч илтергә җибәрмәс иде. Кеп-кечкенә балага сөйләсәң дә, ул: «Әнисе Кызыл калфакны ни өчен шулай күралмаган соң?» – дип сорый бит. Аннары, бүре ашаганнан соң Кызыл калфак белән аның әбисен ничек коткарып булсын инде? 
Француз фольклорына нигезләнгән әлеге әкиятне Перро чынлыкта балалар өчен иҗат итмәгән. Һәм оригиналь вариантта кыз бик кечкенә дә булмаган... Автор монда ике аяклы «бүреләр»не күздә тоткан. Оригиналь вариантта мәгънәсе болайрак: җиткән кызлар ихи-михи килеп аулак җирдә үзләре генә йөрмәсен. Матур сөйләп, соңыннан үкенечкә калдыра торган «бүреләр» белән дөнья тулы, сак булыгыз. Билгеле инде, Перро поэмасында (ул әкиятләрен шигъри калыпта язган булган, русчага тәрҗемәчеләр генә аларны әкият формасына кертеп, балалар өчен адаптацияләгән) кызны бүре корсагыннан беркем дә ярып алмый. 
Татар мантыйгы өчен әле дә чит-ят булып күренгән бу әкият Русиядә йөзләгән тапкыр нәшер ителде, бигрәк тә – совет чорында. Моның сәбәбе миңа аңлашылмый – кызның башлыгы «кызыл» булып, үзе кызыл яулыклы комсомолкаларны хәтерләткәндер, дип фаразласаң гына инде. «Кызыл» әкиятләр татар теленә күп тәрҗемә ителә иде шул заманында. Хәер, әкиятләрдә – халык үзе, аның рухи дөньясы ачыла, диләр. Димәк, француз әкияте безнең халыкка французларның рухи дөньясы турында азмы-күпме хәбәр бирә. Шулай да ул дөнья белән балалар үсеп, үзләре китап укырлык булгач танышса, әйбәтрәк.
 

 Кыз һәм аю тарихы: әкият белән сериал
Француз әкияте төбендә нинди генә әхлак ятмасын, дөнья фольклорында ул әле иң «кәттә»се түгел икән. Рус халык әкияте «Маша һәм Аю» шундыйрак фикергә этәрә. Маша исемле кыз ахирәтләре белән җиләк җыярга китә. Әбисе-бабасының, дус кызларыннан аерылмаска, дип ныклап кисәтүенә карамастан, ул барыбер алардан аерылып кала да адаша, йөри-йөри Аю йортына барып чыга. Кызны күргәч, Аю шатлана инде, миңа ботка пешерерсең, мичкә ягарсың ди. Шулай итеп, Маша урманда, Аю өендә яшәп кала. Көннәр буена Аю урманга китеп югала, кызны какмый-сукмый, ләкин әбисе-бабасы янына да җибәрми. Ахыр чиктә Маша хәйлә кора, Аюны әби-бабайга зур кәрҗин белән күчтәнәч илтеп килергә үгетли. Кәрҗин эченә башта үзе кереп утыра, өстенә зур савыт белән кабартмаларны куя, һәм Аю, үзе дә белмичә, кызны авылына кайтара. 
Балага бу әкиятне өйдә сөйләп торасы түгел – бакчадан ук һәркемгә таныш ул. Тәрбиячеләр, әкиятне сөйләп, аның рус кызларын ничек уңган һәм эшчән, туган-тумачасын ярата торган һәм өй җанлы итеп тәрбияләве турында балаларга аңлата, кызның тапкырлыгына, мөстәкыйльлегенә сокланырга өйрәтә. Ә чынлыкта Маша соклануга лаекмы соң? Беренчедән, аңа бит дусларыннан калмаска дип әйтелгән иде – ә ул әбисе-бабасы сүзен колагына да элмәде. Икенчедән, Маша кечкенә кыз түгел – кабартма пешерерлек һәм мичкә ягарлык булгач, ул инде иң киме, үсмерлек чорына җиткән. Димәк, борынына ис кергән. Әнә шул ис аны маҗара эзләргә алып китә һәм Аю йортына китереп җиткерәдер. Әкият яшерен мәгънәгә ия. Бүгенге заман психологлары аны кыз баланың инициациясе, өлкәнәю чорына күчүе турында, дип саный. Интернет-форумнарда катнашучылар һәм психологлар, Аюны бердәм рәвештә урман хуҗасы, олы яшьтәге ир, дип исәпли. Сиздегезме эшнең кая барганын? Әкият терапевтлары дигән белгечләр бар. Аларның шушы әкияткә анализы белән танышкач, «моның ише нәрсәләр татар фольклорында туа алмас иде» дигән инануга киләсең. Белгечләр төрле әхлакый чирләрне һәм психик тайпылышларны белдерер өчен терминнар уйлап тапкан. Наталья Олифирович исемле психолог, мәсәлән, Аюны... педофил, дип саный. Терминнарның тагын берсен, «...филия»га тәмамланганын, хәтта язарга да җирәндерә. Алайга китсә, мут һәм иртә җитлегүче, урманда бүреләр белән танышырга да тартынмаган француз туташы – Маша янында бишектәге сабый гына икән әле... 
Әлбәттә, мир авызын томалап булмый, «уңайсыз» фикер әйтеп, тулы бер халыкның рухи портретын шик астына куярга җөрьәт иткән психологларны да бүген беркем Себергә сөрми инде. Шушы сәбәптәндерме, Русия аниматорлары мәшһүр әкияткә аллюзия (мәгънәсенә яки сюжетына ишарә) буларак мультсериал эшләде. «Маша һәм Аю» мультфильмын карамаган кеше илдә калмагандыр инде, популярлык буенча андагы Маша Путинны күпкә артта калдырды бугай. Шулай итеп, кешеләр аңына халык әкиятендәге таныш героиняның образы үзгәртелеп, модификацияләнеп яңадан кертелде. Маша хәзер – шук, тиктормас һәм самими, өч-биш яшьләрендәге (өч тәгәрмәчле сәпиттә генә җилдерә әле!) кызчык. Аю йортына ул, үз өенә кергәндәй, теләгән вакытында керә, теләсә нәрсә кылана. Чөнки белә: ничек кенә йөдәтсә дә, нинди генә зыян салса да, Аю (интеллектуал, киң күңелле, сабыр, юмарт һәм мәрхәмәтле рус иренең җыелма образы) аны ачуланмаячак. 
Сериал 2009 елда дөньяга чыкты. Бүген ул утызга якын телгә тәрҗемә ителгән, аны дөньяның 130 илендә (гарәп-мөселман илләрен дә кертеп) карыйлар. Җитештергән компания персонажлар белән бәйле төрле тауарлар чыгаруга лицензия сатып һәм сериал күрсәтүдән ел саен өч йөз миллион доллардан артык табыш ала. Яңа серияләр, яңа төр тауарлар җитештерелә, яңа илләр «яулана». «Маша һәм Аю»ны уңышлы хосусый бизнес-проект дисәләр дә, чынлыкта ул дәүләт заказы булырга бик мөмкин: дөньяга табышмак тоелган «русская душа» монда гаять уңай яктан, бизәкләп-матурлап күрсәтелә, мультфильм персонажлары аша Русия дигән гаҗәеп дәүләткә симпатия уяна. Әйе, милләтнең рухын, күңел байлыгын шыксыз итеп күрсәткән оригиналь фольклор әсәре инде реабилитацияләнде, хәтта оныттырылды, дияргә дә булыр... иде. Булыр иде, тик менә психологлар гына нигәдер һаман канәгать түгел. Алай гынамы! Популяр мультсериалны алар бала психикасы өчен зарарлы, дип саный. Сериал фастфудындагы «гөнаһсыз сабый» – тыңлаусыз, көйсез, киребеткән Маша нинди үрнәк күрсәтә инде балаларга? «Олыларны тыңламаска, тирә-юньдәге һәрнәрсәне туздырырга, ватарга-җимерергә» дигәннеме?! Әллә «әти-әни һәм башка өлкәннәр барысы да – бәләкәйләрнең һәр теләген үтәүче, күңелен күрүче хезмәтчеләр» дигән остаханә үткәрәме? Бигрәк тә кыз балаларга: «бу дөньяда бар нәрсә рөхсәт ителә, үзеңчә яшә, ир-атны, хәтта ул атаң-бабаң яшендә булса да, санга сукма – сиңа барысы кичерелә» дигән куркыныч әхлак сеңдерелә! Тагын шунысы да аяныч: «Маша һәм Аю»ны бер-ике караган бала инде өлкәннәрнең әкият сөйләвенә мохтаҗ түгел – ул хәзер мультсериал бәйлелегенә эләккән.

Үзебезнеке әйбәтрәк!
Әкияти фастфудның мисаллары гел тискәре генә түгел, шөкер. Үзем яратып сөйли торган кыска әкиятләр арасында халкыбызның «Өч кыз»ы беренче булып хәтергә килә. Сөйләргә уңайлы, тиз истә кала, мәгънәле. Бер хатын өч кызын бер-бер артлы кияүгә бирә һәм берзаман хәлсезләнеп, урын өстенә егыла. Кызларын чакырып кайтарырга дип, күптәнге дусты Тиенне җибәрә. Тиен гадәти генә түгел, тылсым иясе икән. Әнисе янына минуты-секунды белән чыгып чабарга әзер булмаган кызларның берсен ул үрмәкүчкә әверелдерә, икенчесен – гөберле бакага. Өченче кыз исә өен, гаиләсен, хәтта баса торган токмачын ташлап, анасы хакын хакларга йөгерә. Ул анасын тәрбияләп, ризалыгын ала һәм бик бәхетле гомер кичерә. Үгет-нәсихәткә, гыйбрәткә корылган, ләкин аңлаешлы һәм мавыктыргыч сюжетлы, чын үзебезчә фольклор әсәре. Әлеге сюжетның башка халыклар фольклорында барлыгы-юклыгын әйтә алмыйм, ләкин үзем әлегә очратмадым шикелле. Бу әкиятне татар халкы бик борынгы заманнарда, мәҗүсилек чорында ук уйлап чыгармадымы икән, дигән уй килә. Һәрхәлдә, соңрак чорларда татар хатыны өчен беренче урында үз гаиләсе, ире була башлый. Әле кайнаның ниндие эләгә, җәһәт кенә үз әнисе янына кайтып киткәннәр Гөлчәчәк язмышын кабатларга да мөмкин. (Игелекле генә түгел, бик кыю да булган безнең «Өч кыз» героинясы.) Мәҗүсилек чоры файдасына исә тотем хайван – тылсымлы, изге тиеннең булуы сөйли... Кайтарасы иде ул әкиятне, биниһая бүтән әсәрләргә сәламәт көндәш бит ул. Ә мультфильмы нинди шәп булыр иде аның!

 


Фәрит Галимов рәсемнәре

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев