Логотип Идель
Заман

Күпхатынлылык

Ир – ир итеп, хатын хатын итеп яратылган. Шуңа күрә дә күп хатынлылыкны аңлау өчен иң элек ир белән хатынның яратылу тарихларын, бер-берсенә карата мөнәсәбәтләрен, үз араларында булган өстенлекләрен карап китәргә кирәк.

Гаилә ир белән хатынның бергә кушылып гаилә коруыннан башлана. Без дөньяда төрле халыкларда гаилә төшенчәсенә төрле караш булуын күрәбез: кайдадыр бер хатын бер ир, кайдадыр бер хатын күп ир, кайдадыр бер ир күп хатын, хәтта берничә ир берничә хатын гаилә корып торган халыклар да бар. Бу карашлар галәмнәрнең Раббысы билгеләгән кануннарга иярүгә, яисә иярмәүгә карап төрлечә булалар.

КЕМ КЕМНЕҢ КӨТҮЧЕСЕ?

Кеше ирле-хатынлы булып нәсел калдыру өчен, үрчү өчен халык кылына. Ул никахлашырга, гаилә корырга тиеш. Бу тормышта һәркемгә тиешле урын, дәрәҗә билгеләнгән. Ир – ир итеп, хатын хатын итеп яратылган. Шуңа күрә дә күп хатынлылыкны аңлау өчен иң элек ир белән хатынның яратылу тарихларын, бер-берсенә карата мөнәсәбәтләрен, үз араларында булган өстенлекләрен карап китәргә кирәк.

Аллаһы Тәгалә иң элек анабыз Һаваны түгел, бәлки атабыз Адәмне халык кыла, фәрештәләргә атабыз Адәмгә сәҗдә кылырга боера һәм фәрештәләр атабыз Адәмнең өстенлеген танып сәҗдә кылалар. Аллаһы тәгалә Адәмне гади мәхлук итеп кенә халык кылмый, ул аны хәлифә итеп халык кыла. Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйтә:

«Сезнең һәрберегез көтүче һәм һәрберегез үзенең көтүе өчен җаваплы. Имам – көтүче һәм үзенең көтүе өчен җаваплы, ир-ат үзенең гаиләсе өчен көтүче һәм ул үзенең көтүе өчен җаваплы, хатын-кыз үзенең иренең өендә көтүче һәм үзенең көтүе өчен җаваплы, хезмәтче үзенең хуҗасының маллары өчен көтүче һәм ул үзенең көтүе өчен җаваплы, һәм сезнең һәрберегез көтүче һәм үзегезнең көтүегез өчен җаваплы».

Бу хәдистән күренгәнчә, ир-ат – гаиләсенә, ягъни хатынына, балаларына көтүче. Хатын-кыз исә фәкать үзенең иренең өендә көтүче. Кемнең кем өстеннән көтүче икәнен Аллаһы Тәгалә билгели. Хатынның яисә ирнең теләге белән генә вазифаларны алышу хаклыкка туры килми.

Аллаһы Тәгалә атабыз Адәмне балчыктан халык кыла. Аннан соң гына анабыз Һаваны балчыктан түгел, бәлки атабыз Адәмнең кабыргасыннан халык кыла. Шуңа күрә дә бу ике зат: ир-ат һәм хатын-кыз һич кенә дә урыннарын алыштырып куя торган тигез дәрәҗәдәге затлар түгел. Ирләрнең өстенлеге турында аятьләрдә дә әйтелә, «Ирләр хатынга әдәп, тәрбия бирмәк өчен каимнәрдер. Аллаһ мәхлукларны кайберләрен кайберләреннән артык кылу белән, ирләр акылда, куәттә хатыннардан өстен булды һәм малларын хатыннарга инфак кылу белән дә ирләрнең дәрәҗәсе өстендер (4.34)».

Халыклар, милләтләр куәтле җитәкче булганда гына алга баралар. Гаиләдә дә шулай, гаилә башлыгы көчле, куәтле булып һәр эшен акыл белән башкарганда гына ул гаилә тәртипле, көчле һәм нык гаилә була. Хәтта кыргый хайваннарның көтүләрен дә көчле, куәтле булганнар гына җитәкли. Бу хакыйкатьне ирләр генә түгел, бәлки хатыннар да аңларга тиешләр.

ПӘЙГАМБӘРЕБЕЗ (С.Г.С.) ҮРНӘГЕ

Пәйгамбәребезнең (с.г.с.) яшәү рәвеше безнең өчен үрнәк. Ул 25 яшендә үзеннән 15 яшькә зур Хәдичәгә (р.г.) өйләнә. Ул үзенең бөтен яшьлеген, ягъни 53 яшькә кадәрге гомерен фәкать шул бер хатыны белән генә уздыра һәм гомере узган саен аның хатынына карата мәхәббәте һәм ихтирамы арта гына. Бу, үзара мөнәсәбәтләр тәкъвалыкка һәм гаделлеккә корылганда, ирләрнең бер генә хатын белән дә бәхетле була алуларын күрсәтә һәм мәхәббәтнең бүгенге, күпчелек яшьләр күзаллаганча, нәфес теләкләренә түгел, бәлки үзара ихтирамга һәм югары максатларга нигезләнгәнлеген күрсәтә. Хатыны вафатыннан соң Пәйгамбәребез (с.г.с.)

Сәүдә исемле тол хатынга өйләнә. Сәүдә (р.г.) – яшь тә, бик чибәр дә булмый, әмма ул үзенең тәкъвалыгы белән аерылып тора. Пәйгамбәребез (с.г.с.) алган хатыннардан, Гайшә анабыздан (р.г.) башкалар, барысы да кияүдә булган тол хатыннар була. Аның барысы унбер хатыны була һәм ул алар белән үзенең нәфес теләкләрен канәгатьләндерү максатыннан түгел, бәлки Ислам динен киңрәк җәелдерү, кабиләләр арасында булган каршылыкларны бетерү, үзара мөнәсәбәтләре ныгыту максатыннан чыгып никахлаша. Ул алар белән никахлашып, гарәпләр арасында булган күп кенә проблемаларның чишелүенә сәбәп була, шушы никахларны сәбәп итеп, Ислам динен дәгъват кыла. Аның хатыннары өммәт аналары булалар һәм алар да мөселман өммәтен күтәрүдә, беренче чиратта, хатын-кызлар арасында дин таратуда искиткеч зур тырышлык куялар. Аларның һәрберсе ихтирамга һәм игътибарга лаек.

КҮП ХАТЫНГА ӨЙЛӘНҮ МӘҖБҮРИМЕ?

Күпхатынлылыкны күпчелек очракта ир мәнфәгатеннән генә чыгып карала торган мәсьәлә итеп карарга тырышалар. Пәйгамбәребезнең (с.г.с.) унбер хатынга никахлашуы һәм шуларның тугызы белән бергә торуы аның пәйгамбәрлек вазифасы белән бәйле һәм бу фәкать аңа гына рөхсәт ителгән. Ә мөселманнарга дүрт хатынга кадәр генә никахлашырга рөхсәт ителә, кайберәүләр уйлаганча мәҗбүр ителми. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Ятимнәргә (өйләнергә ниятләп, аларга) карата гадел булырга курыксагыз, сезнең өчен хәләл булган хатыннарга – икегә, өчкә һәм дүрткә никахланыгыз. Гадел була алмавыгыздан курыксагыз, бергә генә яки (җарияләрдән) кулыгызда булганны (сайлагыз). Бу (гаделлектән) тайпылмавыгызга якынрак (4.3)»

КҮПИРЛЕЛЕК МӘСЬӘЛӘСЕ

Аллаһы Тәгалә ир-атка күпхатынлылык вазифасын йөкли, бәлки күпирлелек итеп хатын-кызга йөкләми. Бу шулай ук ир-атның өстенлеген күрсәтә, ә шулай да күпхатынлылык ир-атка караганда хатын-кыз мәнфәгатен ныграк кайгырта һәм гаилә институтын саклауда искиткеч зур роль уйный. Шуңа күрә күп хатынлылык
тыелган диннәр дә, җәмгыятьләр дә, хәтта илләр дә аерым очракларда күп хатынлыкка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булалар.

II Бөтендөнья сугышыннан соң Алманиядә хатын-кызлар ирләрдән җиде миллионга күбрәк була. Алар тәннәрен сатып түгел, хәтта, киресенчә, үзләре үк шоколад, сигарет һәм икмәк биреп, солдатлар белән якын мөнәсәбәтләргә кергән. Хатын-кызлар белән ирләр арасындагы сан аермасы 1948 елда Мюнхен шәһәрендә уздырылган халыкара яшьләр конференциясендә тикшерелә. Бу ситуациядән чыгуның бердәнбер юлы күпхатынлылыкта икәнлеге белән килешәләр һәм конференция ахырында күп хатынлылык резолюциягә кертелә. Ә бит немецлар мөселманнар түгел!

Ә сугышта бик күп ирләрен югалткан совет илендә халык санын арттыру ничек хәл ителә соң? 1941 елда баласызлыкка салым кертелә, абортлар тыла, 1944 елда аналарга зинадан туган балаларына зина кылган ирләрне ата итеп тану һәм үзләре белән никахта тормаган ирләрдән алимент таләп итеп хөкем оешмаларына мөрәҗәгать итү хокукы бетерелә. Ягъни ирләр зина кылуда булган җаваплылыктан азат ителәләр. Моны бер яклап, сугыш афәте белән җимерелгән, ярымач илдә хатыннарны теләсә нинди шартларда бала табарга мәҗбүр итү дип карарга булса, икенче яклап бу, чынлыкта, ирләргә рәсми булмаган күпхатынлылыкка рөхсәт бирү була.

КҮПХАТЫНЛЫЛЫК БАЙЛАР БЕЛӘН МУЛЛАЛАРГА ГЫНА КИРӘКМЕ?

1552 елда Казанның Явыз Иван тарафыннан басып алынуы халкыбызның дәүләтчелеген югалтуына, аның мәсхәрәләнүенә, изелүенә, сирәк халыклар җилкәсенә төшкән коточкыч кысылуларга дучар булуына китерә. Татар халкының исән калуына аның дингә бирелүе, ачлы-туклы яшәп тә, тормышын шәригатьчә алып баруы гына сәбәп була. Ә шәригатьчә тормыш алып баруның аерылгысыз бер өлеше булып күпхатынлылык тора, икенче төрле итеп әйткәндә, татар халкы бүгенгә кадәр үзенең халык булып сакланып кала алуына фәкать күпхатынлылыкка бурычлыдыр.

Бүгенге татар зыялыларының күбесе күпхатынлылык байларга гына яисә муллаларга гына кирәк, татар халкында ул сирәк күренеш булган, дип әйтергә ярата. Ә чынлап та шулай булганмы соң? Дамир Шәйхетдиновның «Мәйдан» журналында басылган (март, 2018) «Күпхатынлылык» дигән мәкаләсендә кызыклы гына архив документларыннан өзекләр китерелә: «Мисал итеп, 1816 елда исәпкә алынган Уфа губернасы Минзәлә өязенә кергән кайбер авылларны китерик. Хәзерге вакытта Тукай районы составындагы Калмаш авылында 202 кешедән торган 29 хуҗалык булып, шуларда 7 ике хатынлы һәм 2 – өч хатынлы ир-ат булган.

Хәзерге Актаныш районына караган Иске Богадыда 119 кешедән торган 18 хуҗалыкта – 3 ике хатынлы; Яңа Богадыда 283 кешедән торган 43 хуҗалыкта – 12 ике хатынлы; Кадермәттә 248 кешедән торган 69 йортта – 6 ике хатынлы; Бикбау авылында (хәзерге Минзәлә районы) 600 кешедән торган 109 йортта 12 ике хатынлы һәм 1 өч хатынлы ир-ат яшәгән».

Димәк, күпхатынлылык байлар белән муллаларга гына кирәк дигән сүз уйдырма гына һәм татар халкын бетерү өчен кулланыла торган бер сәясәт кенә. Бүгенге күпхатынлылыкка карата булган тискәре караш фәкать күңелләрдә сакланып калган нигезе дингә каршы корылган коммунистик тәрбиянең нәтиҗәсе ул. Рәсми рәвештә бер хатын белән генә торып, үзенең җенси ихтыяҗларын рәсми булмаган рәвештә, ягъни зина кылып канәгатьләндерергә гадәтләнгән халыкка күпхатынлылыкны тәкъдим итү юлы белән генә зур нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак.

Милләтебезнең, халкыбызның бүгенге халәте бездән катырак адымнарны ясауны таләп итә: күпхатынлылык кануннар нигезендә рәсмиләштерелергә тиеш!

Төрле салымнар, өстәмә түләүләр, кызыксындыру чаралары белән ныгытылырга тиеш. Бүген Русиядә никахларның яртысыннан күбрәге таркала. Бүгенге яшьләр «гражданский брак» исеме астында зина кылып яшәүне кулайрак күрә.

Әгәр дә дәүләт тарафыннан гаиләләргә карата булган мөнәсәбәт уңай якка үзгәрмәсә, «гаилә» төшенчәсе тарих битәрендә генә калырга мөмкин.

«ГАДЕЛ БУЛУДАН КУРЫКСАГЫЗ, БЕРГӘ ГЕНӘ НИКАХЛАНЫГЫЗ...»

Ирнең хатын алдында, хатынның ире алдында бурычлары һәм хокуклары бар Шулар ике яктан да төгәл үтәлсәләр, гаилә бәхетле була. Әгәр бурычлар үтәлмичә, хаклар таләп итә башлый икән, андый гаиләләр бәхетле була алмый, хәтта таркалырга да мөмкиннәр. Ә монда бер ир һәм ике, өч, яисә дүрт хатын булганда, нишләргә? Әле ул хатыннар бер берсенә охшамаганнар гына түгел, төрле гаиләләрдә төрле тәрбия алган һәм аларның холыклары да, ирдән таләпләре дә, тормышка карашлары да төрле-төрле. Шушы бер ир, ничәү булуларына карамастан, һәр хатыны белән килешеп яшәргә, һәр хатынның өстендә булган хакын үтәргә, һәр хатыннан өстендә булган бурычын таләп итәргә тиеш. Хатын-кызлар да ирләренә карата таләпләрен шәригать кысаларында гына куеп, үзара дус, тату, никадәр көчле булса да, бер-берсенә карата булган көнчелек хисләренә юл куймыйча, тормыш алып барырга тиеш.

Күпхатынлылыкны ир-ат мәнфәгатеннән чыгып, хатын-кызның хокукларын чикләү, дип күрсәтергә тырышалар. Әгәр хакларны һәм бурычларны чагыштырып карасаң, моның хаклыкка туры килмәвен, бәлки ир-атның гына бурычлары артуын күрәсең. Кыскача гына әйтсәк, ирнең хатыннары алдында түбәндәге бурычлары бар:

  • Һәр хатынны аерым торак белән тәэмин итү.
  • Һәр хатыны янында уздырылган вакытның тигезлеге. Монда хатыннар янында уздырылган вакытның сәгатьләп, минутлап тигез булырга тиешлеге таләп ителми, бәлки ай дәвамында бергә уздырылган төннәрнең тигез бүленгәнлеге турында сүз бара. Бу мөселман ир һәр хатыны белән тигез санда җенси мөнәсәбәткә керергә тиеш дигән сүз түгел, чөнки хатынның да күрем вакыты булырга мөмкин, ир дә эштән бик арып кайткан чакларыбулуы мөмкин.
  • Матди яктан гаделлек. Икенче тапкыр өйләнергә җыенган ир-атка нәкъ шушы бурыч киртә булып тора да инде. Монда һәр хатында булган балалар санын да, булган керемнәрнечыгымнарны да һәм башка бик күп нәрсәләрне дә исәпкә алырга кирәк. Гадел матди тәэмин ителү дигәндә һәр хатынны тәэмин итү генә түгел, бәлки тигез, гадел тәэмин итү күз алдында тотыла. Шулай ук бүләкләр биргәндә дә ир-ат һәр хатынга тигез бүләкләр бирергә тиеш.

Гаделлек һәр нәрсәдә булырга тиеш булу сәбәпле, аны үтәү бик кыен. Шуңа күрә дә Аллаһы Тәгалә: «Гадел булудан курыксагыз, бергә генә никахланыгыз...» – ди.

БӘХЕТСЕЗ ХАТЫННАР БӘХЕТЛЕДӘН КӨНЛӘШӘ

Тагын бер нәрсә: хатын-кызларның ирләрдән күбрәк булуы. Нинди генә чор, нинди генә төрле җәмгыять булса да, хатыннар һәрвакыт ирләрдән күбрәк. 2020 елгы мәгълүмәтләргә караганда, Русиядә хатын-кызлар ирләрдән ун миллионга артыграк. Кияүгә чыгып, бала үстерә һәм ире белән тигез тормыш алып бара торганы – бәхетле хатын. Әмма бар хатын-кыз да бәхетле булып бетә алмый. Кияүгә чыга алмаганнарга, ире үлеп, ятим калган хатыннар да өстәлә, чөнки ирләр кыскарак гомерле. Илдә 40 яшьтән узган ирләрнең күбесенең дәртләре сүнә башлый (моны безгә телерекламаларда искә төшереп торалар), наркоманнары, өйләнмәгәннәре (алары белән авыллар туган) никадәр. Алар да бит ир саныннан бара. Шулай ук күпләр игътибар итми торган шоферлар да бар. Руль артына утырып, көн саен йөзәр меңләп шофер ерак юлларга йөри. Аларның хатыннарын калдырып, атналар-айлар буе ерак юлларда йөрүләре бүгенге әхлаксыз, динсез җәмгыятьтә гаиләнең ныклыгына уңай тәэсир итә дип әйтеп булмый.

Шушы бәхетсез хатыннар бәхетле хатыннардан көнләшә, аларның ирләрен үзләренә каратырга, ягъни аздырырга тырыша башлый. Азгын ир үз хатыныннан аерылса да, яңа гаилә корырга ашыкмый. Бу үз чиратында бәхетсез хатыннарның тагын да артуына китерә. Илдә бозыклык башлана, бала табу бетә, зина арта, гаилә дигән төшенчә онытыла. Без бүген илдә шушы күренешне күрәбез. Ахырзаманда бер иргә илле хатын-кыз туры киләчәк. Бу заманда ирләрнең хәле бик мөшкел булачак, алар товарга әйләнәчәк...

КҮП ХАТЫНЛЫ – ИҢ ХӘЕРЛЕ КЕШЕ

Аллаһы Тәгалә күп хатынлылыкны рөхсәт иткән. Моны беркемнең дә инкяр итәргә хакы юк. Ислам динен яхшы белүче олуг сәхәбәләрнең берсе булган ибне Габбас күп хатынлы булган кешене «өммәтнең иң хәерле кешесе», дип атый. Чынлыкта, ул бүгенге көндә милләтне саклап кала торган төп факторларның берсе булып тора. Бер хатын белән торган ир-атның бөтен эше шушы хатын белән шөгыльләнүгә әйләнә, ул аңардан пот ясый, аңа табына башлый, ә күп хатыны булган ир, күп пот ясый алмый һәм ул аларга табына да алмый, күп хатынның һәрберсе аңардан үзенең хакының үтәлүен таләп итә башлый һәм ул аларның таләпләрен үтәргә, аларны тәрбияләргә мәҗбүр була. Димәк, ялгыз хатыннар бетә, җәмгыятьтә ир-атлар һәм хатын-кызлар мәсьәләсендә тигезлек барлыкка килә, нәтиҗәдә зина бетә, эчкечелек бетә, ир-ат үз урынын ала, ул инде берьюлы ике, өч, яисә дүрт хатынның итәкләре астында ята алмый, ул гаиләләре өчен, җәмгыять өчен тырышырга мәҗбүр була, җәмгыятьтә тәртип урнаша, халык та кимүдән туктаячак.

Күп хатынлылык шәхси проблема түгел, бәлки ул милләт, халык, ил проблемасы. Шуңа күрә дә бу проблема хатын-кызга яисә ир-атка охшый-охшамауга карап хәл ителергә тиеш түгел. Сугыш башланганда беркемнең дә сугышып үләсе килми, һәркемнең исән каласы килә. Әмма милләтне, халыкны, илне саклау максатыннан чыгып кемдер сугышырга тиеш һәм кемдер үләргә дә тиеш.

Рөстәм хәзрәт ШӘЙХЕВӘЛИЕВ,

Кама төбәге казые, Чаллыдагы «Ак мәчет» мәдрәсәсе директоры

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев