Логотип Идель
Заман

Көрәшче ата бәхете – көрәшче улларында

Әңгәмәдәшебез – республика буенча исемнәре таныш көрәшче уллар – Руслан, Рөстәм, Раббани Нургалиевларны тәрбияләп үстерүче остаз Ришат Нургалиев.

Көрәш ярышларында еш катнашырга туры килә. Аеруча нәни көрәшчеләрне күзәтергә кызык. Бер яктан кызгансак, икенче яктан бар көчләрен җыеп, үз максатларына ирешергә тырышуларын күрү куандыра. Кече яшьтән үзләрендә максатчан булу сыйфатын тәрбияли алар. Әлбәттә, нәни көрәшчедән зур дәрәҗәләргә ирешкән келәм батыры булып җитешүләрендә остазларының өлеше зур.

Әңгәмәдәшебез – республика буенча исемнәре таныш көрәшче уллар – Руслан, Рөстәм, Раббани Нургалиевларны тәрбияләп үстерүче, Актаныш районы Яңа Әлем авылында көрәш буенча остаз Ришат Нургалиев.

– Ришат абый, улларыгызда көрәшкә мәхәббәтне сез уяткансыз. Ә үзегезне көрәшкә кем алып килде?
– Әнкәйнең әтисе көрәшкән. Көрәшчеләр нәселеннән без. Гаиләдә бертуган дүрт егет үстек, барысы да абыйдан башлангандыр бәлки, чөнки һәрнәрсәне контрольдә тотып, безне ул өйрәтте. Кечкенәдән район ярышларында катнашып үстем. 1979 елда Яңа Әлем авылы мәктәбен тәмамлагач, Ижау шәһәренә киттем. Анда ике ел ирекле көрәш белән шөгыльләндем. Укуны дәвам итәр өчен техникумга кердем. Анда инде көрәш түгәрәген үзем алып бардым. 
Шуннан мәктәптә физкультура укытучысы юк дип, туган авылга чакырып кайтардылар. Кайтып, ике ел укытучы булып эшләдем, соңыннан көрәш буенча тренер булдым. 
Улларым зур уңышларга иреште. Рөстәм – спорт остасы, Руслан – атказанган спорт остасы, иң кечесе Раббани – әлегә спорт остасына кандидат. Раббани Казандагы архитектура-төзелеш университетында укый, Марат Әхмәдиев остазлыгында шөгыльләнә. Кызым да бар әле. Регина бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә яши, Русия Ислам университетында читтән торып белем ала.

– Раббани бик үзенчәлекле, сирәк очрый торган исем...
– Минзәлә районында Раббани Шәрипов исемле данлыклы көрәшче бар. Аның улы Ришат атлы. Бала тугач, олы улларымнан: «Раббани исеме кушабызмы?» – дип сорадым. Алар берсүзсез риза булды. Раббани Шәрипов һәм аның улы – үрнәк алырлык көрәшчеләр.

– Көрәштә имгәнүләр күп. Улларыгыз беренче тапкыр келәмгә кергәндә нинди хисләр кичердегез?
– Алар балалар бакчасыннан башлап көрәшә. Һәр ярыш алдыннан организмны җылытып керегез, югыйсә, имгәнергә мөмкинсез дип, үземнең киңәшләремне бирәм. Үзем 57 яшь белән барам, бер тапкыр аякка операция ясаттым. Аннан башка җәрәхәт алганым юк, Аллага шөкер. Көрәшкә кергәндә җылынып керсәң, үзеңә рәхәт, курыкмыйча көрәшәсең.

– Улларының көрәш белән шөгыльләнүенә әниләре ничек карый соң?
– Әниләре ярышлар вакытында борчыла, әлбәттә. Спорт белән шөгыльләнгәч, улларыбыз бик тәртипле. Малайларның яраткан шөгыле, киләчәккә максатлары булгач, сөенәбез генә. Эчмиләр, тәмәке тартмыйлар. Улларыма да, түгәрәккә йөрүче балаларга да начар гадәтләрдән читләшергә өйрәтәм.

– Сез бүгенге көндә көрәш буенча остаз. Түгәрәккә балалар теләп йөриме?
– Гаиләсендә көрәш белән шөгыльләнүче булганнар бик теләп йөри. Миңа егермеләп бала килә. Укучыларны беренче сыйныфтан ук шөгыльләндерәм. Кечкенә яшьтә балалар чыдамлырак була. Яшьтән үк йөгертеп, төрле күнекмәләр эшләтәм. Әйе, хәзер эшләве бераз авыррак. Балаларны һәрдаим кызыксындырып торырга кирәк. Гел көрәштереп кенә дә булмый, башка хәрәкәтле уеннар да уйныйбыз. Ярышта җиңеп, урын алсалар, бик сөенәләр үзләре. Өметле яшьләр бар.

– Ришат абый, сезнең өчен көрәш нәрсә ул?
– Көрәш — ул яшәү рәвеше. Киләчәккә яшәү өчен дәрт өсти, стимул да булып тора. Спорт белән үзеңне чыныктыру, сәламәт яшәү рәвеше алып бару.

Әлфия Габделкәбирова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: көрәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев