Логотип Идель
Заман

Куркып калмаган җиңә!

XXI мәгълүмати технологияләр гасырында «стартап», «бренд», «компания» дип мәш киләбез. Һәр яшь кешенең, гадәттә, бәйсез буласы һәм үз-үзенә эшлисе килә. Әмма яшьләрнең барчасы да мондый кыюлыкка әзерме?

XXI мәгълүмати технологияләр гасырында «стартап», «бренд», «компания» дип мәш киләбез. Һәр яшь кешенең, гадәттә, бәйсез буласы һәм үз-үзенә эшлисе килә. Әмма яшьләрнең барчасы да мондый кыюлыкка әзерме? Стартапның идеясен кайдан табарга? Татарстанда яшь эшмәкәрләргә ничек үсеш алырга була? Барлык булган сорауларны әле яңа гына үз проектларын тормышка ашыра башлаган һәм берникадәр тәҗрибә тупланган яшь эшкуарларга бирәбез.

 

Берсе булмаса, икенчесе табыла 

Онлайн инглиз теле мәктәбенә нигез салучы һәм аның арт-директоры Фирүзә Шәймәрдановага – 21 яшь. Тумышы белән Түбән Кама шәһәреннән. Хәзерге вакытта ул Казанда яшәп, КФУда политология юнәлеше буенча өченче курста белем ала. Шул ук вакытта Мәскәүдә психолог белгечлегенә читтән торып укый. 
Фирүзә беренче проектын өч ел элек тормышка ашыра башлый, әмма пандемия һәм көндәшлек аркасында аны ябарга мәҗбүр була. 

– Минем шәхси кием бренды 2019 елдан алып быелга кадәр «дөнья күрде». Бизнеста барысы да ал да гөл дип уйлап, күп кенә кыенлыкларга әзер булмаганмын, – дип сөйли ул. 

Әмма хәзерге вакытта Фирүзә үзен инде шактый тәҗрибә туплаган дип саный. Үзен бөтенләй башка юнәлештә сынап карарга ниятли –инглиз телен өйрәнү буенча онлайн-мәктәп проектын тормышка ашырырга карар кыла.

Русия буенча да, аерым алганда, Татарстан башкаласында да инглиз теле мәктәпләре бихисап. Әмма охшаш проектларның саны шактый булса да, героебыз башлангычын үзенчәлекле итә алган. Онлайн-мәктәп кысаларында түләүле һәм бушлай мәгълүмат бирү каралган. Аның кысаларында эшләтеп җибәрелгән бушлай сөйләшү клубы проектны башкалардан аерып тора. Теләгән һәр кеше инглиз телендә үткәрелгән оффлайн чараларда катнаша ала. Фирүзә хезмәттәшлек өчен партнерлар эзләве һәм алга таба проектны башка шәһәрләргә таратырга җыена.  

Татарстанда яңа эш башлаучы эшкуарларга, аеруча яшь кызларга  үсеш алырга кыенмы, дип кызыксындык.   

– Әгәр дә син үз идеяң белән янсаң, киртәләр шунда ук юкка чыга, – дип җаваплый Фирүзә. – Татарстанда бизнес-очрашулар шактый, хәтта бушлай булганнары да җитәрлек. Шуңа цех буенча хезмәттәшләрне табып, аларның тәҗрибәсен үзләштереп була. Ә хатын-кызларны бизнеста ничек кабул итүләре турында искә алсак, ул һәрвакыт бер яклы гына булмаган. Кызганыч, хатын-кызлар эшмәкәр булырга лаек түгел дип санаган ир-атлар да очрый, – ди ул.

Фирүзә үз эшен башларга теләгән яшьләргә һәрвакыт икътисад базарын өйрәнергә һәм көндәшләр белән аралашырга киңәш итә. Ә гүзәл затларга барыннан бигрәк хыяллар артыннан омтылырга, үз-үзләренә ышанырга кирәклеген ассызыклый. «Татарстанда кызлар да егетләрдән хокуклар һәм осталык буенча ким түгел – тигез шартларда эшкуарлык белән шөгыльләнергә мөмкин», – ди Фирүзә Шәймәрданова. 

 

«Кырыс хыялчы» проекты

Эмил Зәйнетдинов Сарытау өлкәсендә урнашкан кечкенә Вольск шәһәрендә туып үскән татар егете. Аңа 18 яшь. КФУның медиакоммуникацияләр юнәлеше буенча беренче курста белем алучы студент стартаплар белән кызыксына. Укудан тыш, интернет-маркетолог булып эшли. Үзенә «кырыс хыялчы» дигән бәяләмә бирә. Хәзерге вакытта социаль челтәрләрдә үз стартабын башлап җибәргән.

Үсмер чактан Эмил төрле юнәлешләр: музыка, психология, программалаштыру һәм маркетинг белән кызыксына. Үсә төшкәч, аның җәмгыятькә файда китерү теләге уяна. Шулай итеп, яшь эшмәкәр үз проекты кысаларында башка кешеләрне эмпатия, критик фикерләү, чыгыш ясый белү, тимбилдинг һәм психология күнекмәләренә өйрәтә башлый. Аның фикере буенча, мондый сыйфатлар бик мөһим. 

– Проектымның үзенчәлеге индивидуальлектә һәм универсальлектә, – ди Эмил үз проектның өстенлекләре турында сүз чыккач. – Башка белем бирү стартапларыннан аермалы буларак, һәр кеше үзенә кирәген сайларга мөмкин. Ягъни, кеше үзе дисциплина һәм белем шартларын тәгаенли ала. Тагын бер үзенчәлеге – тормышта кулланыла торган гамәли күнекмәләр бирелү. Күп кенә проектлар дистанцион укуга гына юнәлтелә, әмма мин моның белән генә чикләнмичә, оффлайн форматтагы чаралар да үткәрергә ниятлим, – ди ул.

Егетнең стартабы хәзерге вакытта социаль челтәрләрдә актив үсеш ала. Ә инде алга таба ул проектның сметасын җентекләп язарга, көндәшләрен тагын бер кат анализлап, грантка гариза бирергә ниятли. Һәм, ниһаять, укытучылар составын туплап бетергәннән соң, офлайнда да эшне башларга мөмкин булачак. Соңгысы – иң авыры, чөнки предметлар үзенчәлекле. 

18 яшьлек егетне яңа проект башлап җибәрү алдыннан курку хисе дә биләп алган. Әмма үзен кулга ала алган. Яшьләргә барлык бизнес-идеяләрне язып барырга киңәш бирә ул. Аннары Русиядә төрле грант программалары гамәлдә. Бирелгән мөмкинлектән файдаланырга кирәк.

– Бервакыт азык-төлек китереп бирү буенча бизнес-проектым бер номинациядә җиңде, әмма грант алу насыйп булмады, шул рәвешле аны тормышка ашыра алмадым. Ә идея пандемия вакытында актуаль һәм табышлы булды. Аны күп кенә Русия брендлары күтәреп алды. Татарстанда студентларга ярдәм итү өчен мөмкинлекләр күп, шуларның берсе – грантлар, – ди Эмил Зәйнетдинов. 

 

Стартап артыннан стартап

Илья Анастасов – Татарстан башкаласында туып үскән 21 яшьлек эшмәкәр, менә дигән ике проект булдыручы да. Хәзерге вакытта Казан федераль университетының менеджмент юнәлеше буенча дүртенче курста белем ала. Әти-әнисе тамырларына грекларга барып тоташа. Күрәсең, шуңа күрәдер, Илья үз проект идеяләре белән аерылып тора – грек милләтенә тиешле игътибар бирә.

Русиядә һәм, гомумән алганда, чит илләрдә грек стилендә арзанлы һәм патриотик кием эзләп табу кыен булганга, Илья үзе кебекләргә ярдәм итү өчен стартап төзи – грек стилендә киемнәр җитештерә башлый. 

– Мин өр-яңа продукт булдырдым. Италиядән кыйммәтле материаллар сатып алына. Стартабым – оригиналь, шуңа бигрәк тә Русиядә минем көндәшләрем юк диярлек, – ди ул. 

Илья авырлыклар турында да яшерми. Аның сүзләренчә, хәл итәсе проблемалар һәрвакыт булган, бар һәм булачак. Кайвакыт тәэмин итүчеләр аңа начар сыйфатлы чимал бирергә мөмкин. Хезмәткәрләр дә ялгыша, моны тыныч кабул итеп, исәпкә алу мөһим. Клиент эзләү белән кыенлыклар шулай ук актуаль. 
Икенче проекты алдагысы белән бәйле. Кием җитештерү күләмнәре күбәйгәннән-күбәя. Димәк, аңа рәсем төшерә торган җиһазларын да алып, бу юнәлешне дә үстерү отышлы. Өстәвенә, Ильядан грек стилендә булган рәсемнәрне генә түгел, ә башка принтларны ясау турында да сорый башлыйлар. Нәтиҗәдә, татар орнаментларын, төрле чараларга багышланган рәсемнәрне дә киемгә төшерә. Иң кызыгы шунда – үзе укыган университет та аңа мөрәҗәгать итә.

Илья Анастасов фикеренчә, стартапның үсеше теләктән, идеядән һәм аның аермалы сыйфатларыннан тора. Егет киләчәккә планнар белән дә уртаклаша:

– Алга таба экспансия үткәрү турында уйланам. Ставропольдә, Мәскәүдә, Краснодарда киемгә рәсем бастыру франшизасын эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Шулай ук җитештерүне зурайтып, яңа брендлар булдырырга да исәп бар.

Димәк, иң мөһиме – курыкмаска, идеяләргә ышанып, барлык кыенлыкларны җиңеп, проектларыгызны тормышка ашырырга! Югыйсә, сез башкармаганны – икенчеләр эшләячәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев