"Кыямовлар кыздыра": Гарип сүзләр, корама тел, паразит әйләнмәләр....
Тел-сөйләм хаталары бихисап. Әйтеп-сөйләп торуга, галимнәребезнең даими чыгышларына карамастан, гарип сүзләр, корама тел, паразит әйләнмәләр язма журналистикада – газета-журналларда, интернетта басылгалап тора.
Тел-сөйләм хаталары бихисап. Әйтеп-сөйләп торуга, галимнәребезнең даими чыгышларына карамастан, гарип сүзләр, корама тел, паразит әйләнмәләр язма журналистикада – газета-журналларда, интернетта басылгалап тора. Радио-телевидение һәм ютуб чараларында да әйтелеш, өн-аваз, басым кимчелекләре җитәрлек. Кайберләренә бүген тагын тукталырбыз.
1. Игезәк сүзләр паронимнарны бутап куллану:
Калып (шаблон) – калеб (күңел)
Угыр (халыклар атамасы) – уйгыр (милләт)
Ошый (нравится) – охшый (похож)
Татыды (попробовал) – тәтеде (насыйп булды, эләкте)
Эсти (гыйлем ала, эзли, төрек сүзе) – өсти (добавляет)
Шаһит (гуаһ, свидетель) – шәһит (дин өчен үлүче)
Мәкаль (пословица) – мәкалә (статья).
Кая (куда?) – кайда (где?)
2. «Булу» сүзен урынсыз (һәм күп итеп) язу:
Кеше сәламәтлеге өчен битараф булмаучылар булганда, эшләргә була!
Чыгышы белән Башкортстаннан булган шәхесләр.
3. «Һәм» теркәгечен еш куллану:
Бер үк җөмләдә алар өч-дүрт тапкыр очрарга да мөмкин. Эшмени бу! «Һәм» – ул әдәби, китаби сүз. Матбугат теленә гадирәк язу килешер иде. Рус телендәге «и» союзы бик актив. Ләкин татарча язганда аны «һәм» дип бирү һәр очракта да үзен акламый, аның кирәге дә юк. Ана телебездә аннан котылуның алты-җиде төрле ысулы бар! Кайберләре:
а) тиңдәш кисәкләрне өтер аша язу (Фәридә, Рәшит, Фәрит – бертуганнар);
б) «белән» бәйлек сүзенә алыштыру (Венера белән Данир);
в) да-дә, та-тә теркәгечләрен куллану (барды да бирде);
г) ып-еп хәл фигыль формасы белән бирү (Рамил килеп, аны фотога төшерде).
4. Тезмә сүзләрне тоташтан тезәсе түгел. Беренче җөмләңдә әйтик, «Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыяте» дидең икән, аска таба инде, кыскарак бирәсе: «акционерлык җәмгыяте» җитә. Бу төшенчәне тагын да кулланырга туры килсә, «җәмгыять» яисә «Татмедиа» дип язу да бик ипле килеп чыгачак.
5. Тезисны инкяр формасында бирү фикерне чуалта, мантыйкны бутый. Бу – рус теле йогынтысы. Бер ханым болай сөйли:
«Каенанам белән нинди генә кино карамасак та, фикер алышабыз». Карамагач, ничек фикер алышырга мөмкин соң? «...Нинди генә кино карасак та» кирәк иде. Татар телендә мондый төр тезислар раслау формасында бирелә!
6. Калькалар. Рус теленнән туп-туры, тиенгә тиен тәрҗемә итү:
Спрос – сорау (дөресе: ихтыяҗ!).
Шәхси эшмәкәр («хосусый» кирәк).
Бәрән ите – сарык ите (бәрәнне суеп ашамыйлар, аның ите юк).
Эре шәһәр – зур, олы шәһәр (бәрәңге-суган, холык ягыннан кеше эре булырга мөмкин, ягъни вәкарьле, һавалы).
Җылы бирделәр (тоташтырдылар, җибәрделәр).
Үзенең икенче яртысын тапкан (мәхәббәтен, бәхетен, сөюен, газизен һ.б).
Радио-телевидениедә эшләүче коллегаларыбыз өчен дә файдалы булырдай киңәшләр бар:
1. Хәерле иртәләр! – дип исәнләшү паразит сүзгә әйләнде. Дөресе – Хәерле иртә! (Берлек санда гына була ала ул!) Хәзергесе көн, уңышлыклар дип сөйләү дә шушы «операдан».
2. «Әмма дә ләкин» гыйбарәсе дә күңелне болгата башлады. Икесе дә каршы кую теркәгече. Берсе генә дә җитә. Әле «тик» дигәне бар. Анысы никтер пассивлаша, сирәгрәк кулланыла.
3. Кайбер гарәп сүзләрен язу өчен бездә махсус хәмзә билгесе булмау сәбәпле, аның авазын бутау: Коръән, тәэмин, мөэмин, маэмай, тәэсир сүзләрен дөрес итеп әйтү тиеш. Кайчак «корән» диләр, җанга тия!
4. Мөһим, һәм, һава, шәһәр, аһ-зар сүзләрендә «Һ»ны тулы итеп, дөрес әйтмәү күзәтелә. Аны каты «Х» белән бутыйлар. Бусы – классик мисал. Никадәр сөйләп торсаң да, хаталанулар еш күренә.
5. Географик атамаларны татарча әйтәсе урында русча кергән рәвештә генә әйтү һәм язу:
Ростов на Дону – Дондагы Ростов
Комсомольск на Амуре – Амурдагы Комсомольск
Таджикстан – Таҗикстан
Палестина – Фәләстыйн
Сирия – Сүрия
Турция – Төркия
Осман империясе – Госманлы империясе
Дамаск – Димәшк
Ирак – Гыйрак
Индия – Һиндстан
Англизчә – инглизчә
Халык алдына, сәхнәгә яисә экранга чыгарга җыенганда, чыгышны алдан әзерләү дә зыян итми. Иң мөһим фикерегезне тезислап язып чыгыгыз. Көзге каршына басып, сөйләп-кабатлап карагыз. Тавышыгызны яздырып, тыңлап алыгыз. Яхшы үрнәк, өлге булырдай артист-дикторлар сөйләменә колак салыгыз. Телебезне яратыйк, олылыйк, дөрес кулланыйк. Ул бит – иң зур, кадерле мирасыбыз!
https://www.youtube.com/watch?v=57O7S2ZhXmo&t=12s
Илдар Кыямов,
телевидение мөхәррире, «Кыямовлар кыздыра» проекты авторы һәм алып баручы
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев