Логотип Идель
Заман

КЫЗДЫРЫРГА... ХАТА ҖИТӘ

«Идел» журналының ютуб каналында кызыклы проектлар шактый. Шуларның берсе – татар журналистикасының көнүзәк проблемаларын уртага салып сөйләшә торган, медиа киңлектәге бүгенге вазгыятьнең иң кискен мәсьәләләренә багышланган «Кыямовлар кыздыра» тапшыруы. Аны ТР Журналистлар берлеге әгъзалары – Мөршидә белән Илдар Кыямовлар алып бара.

«Идел» журналының ютуб каналында кызыклы проектлар шактый. Шуларның берсе – татар журналистикасының көнүзәк проблемаларын уртага салып сөйләшә торган, медиа киңлектәге бүгенге вазгыятьнең иң кискен мәсьәләләренә багышланган «Кыямовлар кыздыра» тапшыруы. Аны ТР Журналистлар берлеге әгъзалары – Мөршидә белән Илдар Кыямовлар алып бара.

ӨСТЕНӘ МЕНМИ ГЕНӘ...

Тәҗрибә туплаган каләм әһелләре буларак, без бүгенге матбугат, радио һәм телевидение теленә анализ ясап, җитешсезлекләрне кыздырабыз: корама тел, сүзләрне урынсыз куллану, калькалы гыйбарәләр, паронимнарны бутау, синтаксик омоним, тартымны кире кагу кебек җитешсезлекләрне тәнкыйтьлибез, төзәтү
юлларын күрсәтәбез. Ә җитешсезлекләр ифрат еш очрый. Матбугат битләренә корама бер тел үтеп керә башлады. Ул – татар һәм рус телләре арасында «кысылып» калган бер гарип тел. Аны аңлар өчен, башта русчага тәрҗемә итәргә кирәк. Шуннан соң гына мәгънәсе ачыклана башлый. Калька, ягъни сүзгә-сүз, тиенгә-тиен тәрҗемә итү шундый көнгә калдырды. Кайберләренә инде күнегеп тә киләбез бугай: парта йә руль артына утыру, баянда йә скрипкада уйнау, нәрсәнең дә булса өстендә эшләү... Рульгә утыру, баян уйнау, нәрсәне дә булса эшләү дип язсаң да җитә инде дә бит. Әйтик, китап язу, холкыңны төзәтү, программа эшләү, проект башкару – «өстенә менми» генә дә язып була лабаса. Чын татарча да килеп чыга!

УТЫРТУ БАРМЫ?

Казан метросында «утырту юк» дигән сүзләр бар. Бу сүз берни дә аңлатмый. Аңлата алмый да. Чөнки ул – мәгънәсен ачмыйча, механик рәвештә генә тәрҗемә кылынган гарип бер сүзтезмә. Шунда ук «утырту каралмаган» дигәне дә очрады. Бусы мәгънәне бирә бит! Менә, баксаң, сүзнең формасын гына түгел, эчтәлеген дә тәрҗемә итәсе. Мәгънәсен дә әйләндерәсе икән! Иренмичә уйлана төшәсе генә бар. Иҗат газабы дигәне шушы була инде ул! Мәкальне – мәкалә, калыпны – калеб, ошыйны – охшый, татыйны – тәти, Карины – кәри, эстине – өсти, шаһитны – шәһид белән бутап язулардан елыйсылар килә башлый. Мәгънәләре бөтенләй
башка бит. Игезәк сүзләр, ягъни паронимнар бит болар.

ӘДӘБИ ТЕЛ ИСКЕРМИ

Болардан тыш, мин озак еллар сәхнәдә конферансье, ә телевидениедә алып баручы сыйфатында эшләгән кеше буларак, җәмәгать алдында чыгыш ясау, эфирда эшләү, электрон мәгълүмат чараларында туа торган сөйләм кыенлыкларын чишү буенча да файдалы киңәшләр (лайфхак) биреп киләм. Өн-аваз, басым, әйтелеш кимчелекләре дә байтак шул бездә. Игътибар итегез әле: татарча тапшыруларда телебезне ничек кенә бозмыйлар, ничек кенә гарипләндермиләр! Дәүләт тарафыннан раслап билгеләнгән нормалар үтәлми. Әле җитмәсә, «Әдәби телдә язу (сөйләү) искерде, яңача фикерләргә кирәк», – дип акланырга маташучылары да табыла. Бу сүзне язсак, аңламаслар, дип калтырап утыручы, саф милли лексикадан ваз кичүче мөхәррирләр дә очраштыра. Бу дөрес фикер дип уйламыйм.
Аңласыннар! Үзебезчә икән, үзебезчә инде, бәгырькәйләрем. Ә кем әйтте тел белү җиңел эш дип?!

Тартым категориясен дә үтәп бетермәү күзгә еш чалына: «Әмәт станциянең тимер юл вокзалы» – станциясенең кирәк бит. «Казан аэропортының А терминалда» – терминалында! «Бию группа чыгыш ясый» – бию группасы дөресрәк. «Адәм балаларга Хак Тәгалә акыл биргән» – адәм балаларына. Мондый хаталар да исәпсез...

ЯШЬЛӘРДӘ ТЕЛ КИМЧЕЛЕКЛӘРЕ КҮБРӘК

Тапшыруларыбызның чыккан кадәре кызыксыну уятты. Укытучылар, җәмәгать эшлеклеләре, өлкән буын коллегаларыбыз рәхмәт сүзләрен җиткерде, төпле киңәшләрен бирде. Шунысын да танырга тиешбез: яшь каләм тибрәтүчеләр, башлап язучы хезмәттәшләребездә тел-стиль кимчелекләре ешрак очрый. Татар телень укытуның азаюы аркасында инде бу... Мәктәп балалары, студент-журналистлар, осталыгын чарларга телүче һәркем өчен бу проект алыштыргысыз методик кулланма була ала. Иренмичә тыңларга, ихласыңны салып карарга гына кирәк. («Сезне тыңлап барам, файдасын күрәм, берсен дә калдырмыйм», – диючеләр дә бар, рәхмәт аларга.) Дөньяны караңгы булуда гаепләгәнче, бер шырпы сыз, дигән фикер ияләреннән берәү. Телдәге кимчелекләрне кызу тәнкыйтькә алуыбыз да шундый гамәл булыр, дип өметләник. Чирен яшергән – үлгән, диләр бит...

P.S. Сезне, мөхтәрәм укучы, Тукай әйтмешли, кариэм, тел җәһәтеннән тагын нәрсәләр борчый, ниләр тәкъдим итәсез? Кайсы хаталарны төзәтәсе бар? Киңәшләрегезне «Идел» журналына юллагыз. Җавапларны бергәләп эзләрбез.

Илдар КЫЯМОВ
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев