Ленария Мөслимова: «Актив гражданлык позициям – нәселдән күчкән сыйфат»
Ленария Радик кызы Мөслимова – җәмәгать эшлеклесе, журналист, проектлар оештыручы, спикер. Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты каршындагы Бөтендөнья Татар яшьләре форумы рәисе. Әлеге вазифага 2019 елның җәендә сайлана. 2015 елда КФУны тәмамлый, диплом буенча белгечлеге: «Татар теле һәм журналистика». Татар егетләре өчен генә мәгълүмат: әлегә кияүдә түгел.
Ленария Радик кызы Мөслимова – җәмәгать эшлеклесе, журналист, проектлар оештыручы, спикер. Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты каршындагы Бөтендөнья Татар яшьләре форумы рәисе. Әлеге вазифага 2019 елның җәендә сайлана. 2015 елда КФУны тәмамлый, диплом буенча белгечлеге: «Татар теле һәм журналистика». Татар егетләре өчен генә мәгълүмат: әлегә кияүдә түгел.
– Ленария, Бөтендөнья Татар яшьләре форумы җитәкчесе вазифасына сайлануыңа җәйгә бер ел була. Иннополиста узган форумда Татар яшьләре оешмасы үзенә яңа максат-бурычлар билгеләде, хәтта уставка кайбер үзгәрешләр кертелергә тиеш иде...
– Вакыт шулкадәр тиз узганны чамаларга җай чыкканы юк иде әле – ә менә ниндидер бәләкәй генә вирус уйланырга мәҗбүр итте... Җир шарын әйләнүдән туктаткандай булды. Чыннан да уйландыра... Хуп, эшләгәннәрне барлап карыйк.
Иң беренчесе: без исән, һәм әле җигелеп эшлибез дә! Татфорум оешмасының барлык башланган проектлары дәвам итә, һәм күпчелек чаралар тагын да киңәйтелеп, яңача уза.
Мәсәлән, Казанда ел саен көтеп алынган «Печән базары» фестивале соңгы тапкырында ике көн рәттән барды, ул World skills дөньякүләм чемпионатының мәдәни программасын ачып җибәрде. Татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре өчен беренче тапкыр укыту форумы узды, төрле илләр, төбәк лидерлары үз проектларын яклап, ике йөз мең сумлык грант алып кайтып киттеләр.
Яңа Татар бистәсендә бер атна дәвамында кышкы җәдидчеләр фестивале узды – мәшһүр бистәбез оешуга 270 ел тула, шушы вакыйгага күбрәк игътибар җәлеп итәсебез килде. Быел дөньякүләм татар КВН лигасын башлап җибәрдек, хәзер төрле төбәкләр, илләр шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесендә очрашачак.
Яшь командабызның тагын бер яңа проекты – УНИКСта узган «Татарча очрашу». Анда Татарстанның барлык югары уку йортларыннан җиде йөзләп кеше җыелды. Проектның максаты – студентларны Казан шәһәрендә эшләп килгән татар оешмалары, проектлары белән таныштыру. Бу бигрәк тә чит төбәкләрдән килеп укырга кергән татарларга адаптация чорын җиңелрәк узар өчен кирәк. Гомумән, алга таба татар студентлары белән тыгызрак элемтәдә һәм системалырак эшләргә исәп бар.
Бөтендөнья Татар яшьләре форумы буларак, Бөтендөнья Татар конгрессы канаты астында эшлибез. Җәй көне узган форум вакытында дөнья күләмендә яшьләр оешмалары лидерлары белән берлектә оешманы теркәү мәсьәләсе тавышка куелды. Шушы вакыт аралыгында юридик теркәлүнең бер этабы башкарылды, форумга «төбәкара оешма» статусы алынды. Димәк, куелган максат-бурычларны әкренләп тормышка ашырып киләбез.
– Синең белән бергә, бу җаваплы вазифага тагын өч кандидат булды (араларында мәгълүм һәм инициативалы егетләр Айрат Фәйзрахманов белән Айдар Шәйхин дә бар иде). Алар тәкъдимнән баш тартты. Шулай итеп, син «амбразураны капларга тиешле» бердәнбер кеше булып калдыңмы инде? Әлеге вазифа турында, аның без белмәгән уңай һәм тискәре яклары турында сөйләсәң иде. Аңа сайлануың белән сине котларга кирәкме, әллә киресенчә – хәлеңә кереп, теләктәшлек белдерергәме?
– Ассызыклап үтәм, Татар яшьләре форумы рәисе – иҗтимагый оешманы җитәкли торган вазифа ул. Димәк, бу форум да – инициативалы, милләт язмышына битараф булмаган, төрле чаралар уйлап таба һәм уздыра торган яшьләр төркеме. Әлеге төркем үзгәрүчән, чөнки иҗтимагый эш өчен түләнми. Алганың – рухи канәгатьлек, җан азыгы дисәң, дөресрәк булыр. Шуңа күрә профессиональ дәрәҗәдә эшләүче милли кадрлар дөнья буйлап сибелеп яшәүче халык санына нисбәттә бик-бик аз. Нәкъ әлеге мәсьәләне күз уңында тотып, Казанга килгән студентлар белән эшләүне үземнең изге бурычым дип саныйм.
Әгәр минем хәлемә кереп, теләктәшлек белдерүчеләр булса, бу – милләтебезнең хәленә керү, милләт язмышына теләктәшлек белдерү.
– БТК Башкарма комитетында студент чагыңнан ук ихтыярый, ягъни волонтер сыйфатында эшләгәнсең. Ниләр башкардың? Кайсы ягы белән җәлеп итте сине милли эшчәнлек?
– Минем Бөтендөнья Татар конгрессы белән мөнәсәбәтләрем үзем туганчы ук башланган! Моны аңлатыр өчен һәм соравыгызга җавап бирер өчен, якын кешеләремнең кемлеген ачып бирергә кирәк.
1992 елны I Бөтендөнья Татар конгрессы съездында әнием делегат булып катнаша. Ул Чиләбе шәһәрендә Шәехзадә Бабич исемендәге китапханәдә эшләгән, шәһәрнең татар тормышында актив катнашкан шәхес. Дәү әнием дә (безнең якта дәү әни дип әнинең апасына эндәшәләр) туксанынчы еллардан алып, Чиләбе өлкәсе конгрессы эшчәнлеген алып барган кешеләрнең берсе. Журналист, мөхәррир буларак, татар дөньясы аны Луиза Закирҗан дип белә. Ул шулай ук концертлар оештыру белән шөгыльләнә иде, 2000 еллар башында нәкъ менә татар эстрадасы төбәкләрдәге милләттәшләрне берләштерү һәм милли үзаңны үстерүдә шактый зур роль уйнады. Аның уллары (минем икетуганнарым) «Берлек» татар яшьләре оешмасын булдырды.
Үземә килгәндә, дүрт яшемдә үк беренче тапкыр Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырен сөйләргә Опера һәм балет театры сәхнәсенә чыгарга туры килде. Шуннан барысы да аңлашыладыр, дип уйлыйм: милли эшләргә тартылуым – гаиләдән, нәселдән килә. Алар актив эшчәнлек алып баргач, минем башка чарам юк иде: Казанга укырга күлүгә үк, туп-туры Татар конгрессына юл тоттым.
Унҗиде яшемнән, ягъни беренче курстан Татар яшьләре форумы хәрәкәтенә катнашып киттем. Билгеле, кызыксынып, волонтер буларак чараларда катнаша башладым. Староста булгач, чараларда барлык группадашларымны да катнаштыра идем. Татар факультетында укыйбыз, һичшиксез, катнашырга тиешбез кебек иде. Компьютерчылар теле белән әйткәндә, «по умолчанию». Аннары ярты ставкага Татар конгрессы штатына алдылар, нон-стоп проектлар темпында биш ел вакыт узып та китте.
– Син – Башкортстан кызы. Туган якларың, нәселең турында сөйләче.
– Уфада тусам да, күпчелек вакытым Чиләбе шәһәрендә узды. Хәзерге вакытта якыннарым Башкортстанда яши. Нәселем гел укытучылар династиясеннән тора. Әнием ягыннан – тел һәм әдәбият, әтием ягыннан – физика фәне укытучылары. Әнием Лениза, әби, дәү әни Луиза – барысы да Казан педагогика институтын тәмамлаган, диплом буенча татар теле һәм әдәбияты укытучылары. Шуңа күрә: «Өйдә нинди телдә сөйләштегез?» – дип сорап тормасагыз да була. Сыйныфташлар арасында мин – бердәнбер «Ак барс» хоккей командасы җанатары идем... Унынчы сыйныфта укыганда хәтта Халыкара татар теле олимпиадасында икенче урын алдым. Русиянең фән һәм мәгариф министры исеменнән рәхмәт хатын бирделәр. Укырга кая керергә, дип баш ватасы булмады. Минем дә Казанга укырга китәчәгемне туганнарым, һичшиксез, буыннан буынга күчеп килгән килгән йола шикелле кабул итте.
Әбиемне искә төшерәм, гаиләдә тугыз бала арасында ул иң олысы була, һәрберсе белем ала. Ул пенсиягә чыкканчы мәктәптә укыта, моннан тыш авыл советы рәисе вазифаларын башкара. Озак еллар дәвамында районда хатын-кызлар шурасы рәисе булып та тора. Шундый булдыклы татар хатыны иде әбием. Актив гражданлык позициясе – минем очракта геннар дәрәҗәсендә күчеп килгән сыйфат.
Башкортстанда берара демократик яшьләр союзы берлеге вәкиле булып тордым, туризм белән шөгыльләндем. Шулай ярты Башкортстанны йөреп чыктым. Ә Татарстанны – йөз процентка...
– Наталия Фишман белән бергә татар телендә семинарлар алып барган чорыңны әйтәсеңме? Нинди семинарлар булды ул?
– Әйе, Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман командасы белән ярты ел эшләп алдым. Татарстан районнарында татар телендә семинарлар оештырдык. Бу иҗтимагый тыңлаулар: җәмәгать урыннарын, паркларны төзекләндерер алдыннан җирле халык белән башта семинарлар уза. Барлык татар телле районнарны Айрат Фәйзрахманов белән йөреп чыктык. Шулай ук 2015 елны Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең Татарстан Республикасы этабын оештыра башладым, районнарда сайлап алу этаплары белән йөрдем.
– Гарәп Әмирлегенә ничек китеп бардың? Анда күпме эшләдең һәм нинди уңышларга ирештең? Ләкин минем үземә синең кире Татарстанга кайтуың тагын да кызыклырак тоела. Күпләр, мәсәлән, шушындый «җылы, коры» урында, өстәвенә – чит илдә, «туклыкта һәм муллыкта» яшәп, зур акчалар казанырга гомер буе хыяллана. Ә син Казанга кайткансың...
– Наталия Фишман командасы белән эшләгән чагым иде. Укуны тәмамлыйм, командага татар телле кешеләр кирәк – эшләргә чакырдылар. Нәкъ шул чакта сайлау алдында калдым: чит илдә дә эш тәкъдим иттеләр. Әмирлеккә китәргә ризалаштым, чөнки әлегә үз гаиләм юк, беркемгә дә бәйле түгел, башка урында үземне сынап карарга, комфорт зонасыннан чыгарга теләдем.
Чит илдә мин татар җәмәгать эшлеклесе, уңышлы бизнес әһеленең матбугат сәркәтибе булып ике ел эшләп кайттым. Анда ирешкән уңышларның берсе – Ауразия халыклары ассамблеясен уздыру. Русия Федерациясе консуллары, илчелек белән турыдан-туры үземә эшләргә туры килде. Мәскәүдәге хакимият вәкилләре белән ярты ел дәвамында элемтәдә торып, үзем менеджер буларак башкарып чыгарган проект. Миңа күрсәткән ышанычлары һәм биргән мөмкинлекләре өчен андагы җитәкчемә мең рәхмәтлемен. Татар конгрессында өйрәнгәннәремне, оештыру эшләренә сәләтемне сынап карадым, булып чыкты.
Чит илгә киткәндә үк, «бу вакытлыча гына, бары үз көчемне сыныйм да кайтам», дип киттем. Казанны бик сагынып кайттым.
– Гарәп илендә хиҗабтан йөрдеңме? Дин кагыйдәләрен үтәү катгый идеме?
– Гомумән, кыска итәктән йөрү гадәтем юк. Хиҗабтан йөргән дә булмады, әмма гарәпләрдә «абайя» дигән күлмәк бар, кайвакыт шул традицион киемне кигәләдем.
Дубайда бик кызу һава, урамда күп йөреп булмый, һава суыткычлар барлык җирдә эшли. Бинадан – машинага, аннан кире бинага, шул сәбәпле, ул илне еш кына «кондиционерлы җәннәт» дип тә атыйлар. Мин үзем кышны яратам, анда калырга һич теләгем юк иде.
– Социаль челтәрдә: «Казанда булсам, татар яшьләрен таныштыру хезмәтен ачар идем», – дип язуың истә калган. Хәтерлим, сине шәхсән белмәгән кешеләр дә сәхифәләреңә кереп, анда барган бәхәсне күзәтте, йә кушылды. Хәзер Казанда инде син, бу ниятеңне тормышка ашыра алдыңмы? Әлеге уй нилектән туды? Ә яшьләрне кавыштыру – яшьләр форумы кебек уставлы оешма эшчәнлегенең бер төре була алыр идеме?
– Үземнең инстаграм челтәрендә: «Яхшы дус кызларым күп, яхшы егетләр, сез кайда?» – дип язып чыккан идем, шул гади генә фикергә дә бу кадәр игътибар булыр, дип уйламадым. Белем алу, танышу-кавышу – мәңгелек темалар, алар күпләрне кызыксындыра... Таныштыру буенча тематик чаралар оештырырга әле һаман да ниятем бар. Ел дәвамында эш процессларын көйләдек, күп нәрсәгә өйрәнергә туры килде – вакыт калмады. Насыйп булсын! Проект ясарга да мөмкинлек чыгар, дип уйлыйм. Әгәр дә укучыларыбыз арасында инициативалы кешеләр булса, без ачык иҗтимагый оешма – рәхим итегез! Ихлас менә, үз өлкәсендә профессиональ дәрәҗәгә ирешкән кешеләрне хөрмәт итәм.
– Мавыгу, хоббиларың турында сорау. Атта йөрисең икән?
– Әйе, буш вакытта атта йөрим, беренче тапкыр атка сигез яшемдә әти утырткан иде. Иркенлек хисен тойганым, курыкмаганым хәтердә... Атка утырган саен, хәзер дә күңел хисләрдән тулып ташый. Йөргәннән соң тән бераз авыртса да, рәхәтлек тоясың. Атка атлангач ук, үзеңнең позицияңне малкайга сиздереп куйсаң, ул синең теләктән башка адым да ясамый. Ат спорты түгел бу, шундый үзенчәлекле аралашу, психология – иппотерапия. 2017 елдан бирле атта йөрер өчен Казанның төрле спорт комплексларына йөрдем, соңгы бер елда Биектау районында урнашкан «Дубай» кәнүшниен үз иттем. Анда Парнас кушаматлы рысак белән дуслашып киттек әле...
– Хыялың нинди?
– Җир шарындагы барлык югары нокталы тауларга барырга теләр идем. Һималай, Эверест кебекләргә…
Ленария Мөслимованың шәхси архивыннан алынган фотолар
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев