Ләйлә Миңнуллина: «Фәнни-популяр китаплар татар телендә дә кирәк!»
Фән, гыйлем дөньясында яшьләрне күрү күңелдә һәрвакыт куаныч, өмет хисләре уята. Ә инде татар телен фән дөньясында танытучы милләттәшләребез аеруча сокландыра. Яшь галимә, табигатьтәге микроорганизмнарның зур дөньясын өйрәнүче Ләйлә Миңнуллина 25 яшендә татар телендә (!) «Медицина микробиологиясе» дигән дәреслек язган. Татарның мәгълүм шәхесләре гаиләсендә чын милли тәрбия алган мөслимә туташ Казан федераль университетының микробиология кафедрасында фәнни эшчәнлек алып бара.
Фән, гыйлем дөньясында яшьләрне күрү күңелдә һәрвакыт куаныч, өмет хисләре уята. Ә инде татар телен фән дөньясында танытучы милләттәшләребез аеруча сокландыра. Яшь галимә, табигатьтәге микроорганизмнарның зур дөньясын өйрәнүче Ләйлә Миңнуллина 25 яшендә татар телендә (!) «Медицина микробиологиясе» дигән дәреслек язган. Татарның мәгълүм шәхесләре гаиләсендә чын милли тәрбия алган мөслимә туташ Казан федераль университетының микробиология кафедрасында фәнни эшчәнлек алып бара.
Морганелла морганига мәхәббәт
Бәвел юллары инфекцияләрен китереп чыгара торган бактерияләрне өйрәнә Ләйлә. Morganella morganii (морганелла моргани), дип атала ул бактерия. Бактерия дигән сүзне ишетү белән күпләр кашларын җыера. Ә Ләйлә әлеге микроорганизмнар турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер. Бу сыйфат чын фән кешеләренә генә хас. Эшенә ихлас бирелгән осталар гына үз фәнен башкаларны да кызыксындырырлык итеп тәкъдим итә ала.
Беренче карашка микробиология үтә дә күңелсез фән шикелле. Әмма Ләйлә өчен түгел. Ул төрле татар аудиторияләрендә лекцияләр укый, «Гыйлем» проектында әнә шул темага материаллар урнаштыра, мәкаләләр яза. Казанның Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә укыган чагында ук биологиягә битараф булмый. Фән кешесе булачагын ул инде бишенче сыйныфта укыганда ук күңеленә беркетеп куя. Кечкенәдән фәнни-документаль фильмнар карарга ярата. «Әле дә хәтерлим, Антрактидадагы «Восток» дип аталган боз асты күле турында фильм күрсәттеләр, – дип мәктәп елларын искә ала Ләйлә. – Киләчәктә анда яшәргә мөмкин микроорганизмнарны эзли башларга җыеналар, дип сөйләгәннәр иде. Тормышымны шушы фән белән бәйләсәм, кызыклы булыр иде, дип уйлап куйдым. Мәктәптә нәкъ шул вакытта бактерияләр һәм вирусларны өйрәнә башладык. Кечкенә генә микроорганизмнарның төзелеше гаҗәеп катлаулы һәм кызыклы тоелды миңа. Үзе гади, шул ук вакытта катлаулы».
Күп санлы тәҗрибәләр, «гыйлем ташын кимерү», иптәшләрең күңел ачканда материаллар язу, тәрҗемә итү – болар барысы да Ләйләдә сабырлык, үҗәтлек сыйфатларын гына тәрбияли.
Яшьләргә хас энтузиазм Ләйләгә дә тынгылык бирми. Биологиягә нисбәтле мәкаләләре «Ялкын» журналында дөнья күрә башлый. Университетны тәмамлап, аспирантурага укырга кергәч, «Гыйлем» проекты аны үзенә җәлеп итә. Анда да ул бик теләп үз темасы буенча татар телендә һәркемгә аңлаешлы материаллары белән чыгыш ясый башлый. Кафедра мөдире биология фәннәре докторы, академик Ольга Николаевна Ильинская яшь галимәнең биологияне татар телендә популярлаштыру идеясен хуплый һәм аңа тагын да җитдирәк проектка алынырга тәкъдим ясый. Шул рәвешле 2017 елда Эльвира Шәйдуллина һәм Аделия Гыйләҗева белән берлектә язылган «Медицина микробиологиясе» китабы дөнья күрә. Ул ТР яшь галимнəренең фəнни тикшеренүлəренə бүлеп бирелгəн грант хисабына нəшер ителә. Әлеге уку-укыту əсбабы бүгенге көн медицина микробиологиясе проблемаларына багышланган. Әсбапта медицина ярдəме күрсəтүгə бəйле инфекциялəр һəм антимикроб матдəлəргə чыдамлылык, аларның барлыкка килү сəбəплəре һəм кисəтү юллары яктыртыла. Моннан тыш, кулланмада дезинфекция, стерильлəштерү, асептика һəм антисептика ысуллары, аларны тормышка ашыру буенча сəламəтлек саклау учреждениелəренə куелган талəплəр китерелə. Бу китап урта медицина уку йорты студентлары һəм укытучыларына, урта һəм кече медицина хезмəткəрлəренə, медицина микробиологиясе белəн кызыксынган киң катлау укучыларга юллана.
Беренче – тел, аннан соң гына башкалары
Татар телен һәрьяклап үстерү турында сүзләр куертып торсак та, телнең аш бүлмәсе (кухня) дәрәҗәсенә төшеп баруы белән беркемне дә шаккатырып булмый. Татар телен фән теленә күтәрү мөмкинлеге турында Ләйлә болайрак фикер йөртә:
– Кызганыч, татар телендәге фәнни әдәбиятка ихтыяҗ зур түгел. Шул ук дәреслекне генә алыйк, бу хезмәт буенча да кызыксынучылар ташкын булды, дип әйтә алмыйм. Милләт турында фикер йөрткәндә, беренче тел, аннан соң башкалары югыйсә. Телне әдәби китаплар бастырып кына саклап калып булмый. Татар телен үстерү төрле яктан барырга тиеш. Фәннәрне дә балаларга үз телебездә җиткерсәк, яхшырак булыр иде. Сүз дәреслекләр турында гына түгел, фәнни-популяр китаплар турында да бара. Рус, инглиз телләрендә физика, математика, география һәм башкаларга багышланган фәнни-популяр китаплар бик күп бит. Ә нишләп әле үз ана телебездә фәнгә нисбәтле, шул ук вакытта гади һәм кызыклы итеп язылган басмалар булмаска тиеш, ди?!
Укымышлы гаилә
Ләйлә филологлар гаиләсендә бердәнбер биолог, аның шагыйрә Йолдыз Миңнуллинаның сеңлесе икәнен күпләр белми дә бугай.
– Күренекле кешеләрнең балалары әти-әниләренең эшен дәвам итсә генә таныйлар шикелле, – ди Ләйлә. – Мәсәлән, фәнни җитәкчем Миркасыйм Госмановның кызы Айсылу ханымны да татар җәмәгатьчелегендә танучылар аз. Гәрчә ул – үз эшенең чын остасы! Татарлар үзләренең галимнәрен белми яки күрмәмешкә салышалар дииме соң? Язучыларны һәм музыкантларны гына пропагандалау галәмәте бар, ә фән өлкәсендә эшләүче, татар телендә фәнни эшчәнлек алып баручылар турында күпләребез белми дә.
Ләйлә үзе татар әдәбияты белән дә якыннан таныш. Мәктәптә укыган елларында бу фәннән олимпиадаларда да катнашкан. Әмма хәзерге заман яшьләренә ошый алырдай әсәрләр күп түгел, дип саный:
– Әсәрләрнең күбесендә тема, сюжет кабатлана, укырга кызык түгел. Миңа калса, кешегә үзе теләмәгән әйберне укырга мәҗбүр итәргә кирәкми. Ул үзе теләп укырга тиеш. Моның өчен жанрларны, күтәрелгән проблемалар өлкәсен киңәйтергә кирәк. Чит ил әсәрләрен укыганда язучының бай фантазиясенә сокланып утырасың. Мин татар әдәбиятында Адлер Тимергалин әсәрләре кебек, күбрәк фәнни-фантастик әсәрләр күрергә теләр идем. Гел бер үк мәхәббәт темасыннан чигенеп, башка темаларга да язарга вакыт җиткәндер, бәлки?!
Җирдә һәм галәмдә
Ләйлә – гади җир кызы түгел! Аның уй-хыяллары, башкарган хезмәте, яшәү рәвеше дә күпләребезнекеннән аерыла. Буш вакытында телескоп аша күк җисемнәрен күзәтергә, аларны фотога төшерергә ярата ул. Аны галәм, анда булырга мөмкин тереклек ияләре кызыксындыра. Астробиология фәне белән шөгыльләнү, әйтик, Юпитер иярчене Аурупада тере микроорганизмнар эзләүдә катнашу мөмкинлеге булса, шәп булыр иде, ди Ләйлә.
Быел җәй Татарстанда Бөтендөнья татар галимнәре форумы узачак. Дөньяның төрле илләреннән татар галимнәре Казанга җыела. Ләйлә Миңнуллина да әлеге форумда чыгыш ясарга әзерләнә. Аның темасы: «Экстремофил микроорганизмнар: Җирдә һәм галәмдә».
Галимә «Гыйлем» проекты белән бергә балалар өчен татар телендә астрономик атлас чыгарырга хыяллануын да әйтте. Йолдызлыклар, планеталар турында татарча мәгълүмат замана балалары өчен, әлбәттә, файдалы булыр иде. Юкса, табигать фәннәре белән кызыксыну татар балалары арасында сирәгрәк күренеш кебек. Татарның яшь галимнәрен берләштергән оешманың зарурлыгын да Ләйлә инкярь итми. Мондый берлек татар галимнәрен бергә тупларга, киңәшләшеп эш итәргә ярдәм итәр иде. Төрле фәннәрне татар телендә яктырткан журнал гамәлгә куелса да яхшы булыр иде, ди.
Ләйләнең әлеге хыялы, чыннан да, тормышка ашуын телибез!
фотолар Ләйләнең шәхси архивыннан һәм пиксабай.ру сайтыннан алында
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев