«МАСАЮ МИҢА КИЛЕШМИ!»
Зәңгәр экраннан безгә хәерле иртә теләп торучы Луиза Закирова хакында, еш кына: «Бигрәк сөйкемле кыз инде. Теле-телгә йокмый аның!» – диләр.
Зәңгәр экраннан безгә хәерле иртә теләп торучы Луиза Закирова хакында, еш кына: «Бигрәк сөйкемле кыз инде. Теле-телгә йокмый аның!» – диләр.
Луиза – Казан кызы, шәһәрнең Ш.Мәрҗани исемендәге данлыклы 2 нче гимназиясендә белем алган. КФУда журналистика факультетында укыганда ук телевидениегә эшкә килгән. Телевидениегә бер барып эләккәннәрне инде тылсымлы экран дөньясы үзеннән җибәрми. Телевизор караучылар Луизаны «Яшьләр тукталышы», «Һөнәр», хәзер инде «Манзара» тапшырулары аша үз итте. «Идел» укучыларына менә ниләр сөйләде ул.
ЯШЬЛЕК - БИК МАТУР, РӘХӘТ, КҮҢЕЛЛЕ, БОРЧУЛАРСЫЗ ЧОР. Әмма без моны үзебез яшь вакытта аңламыйбыз, гел шулай булыр кебек тоела. Ә яшьлек мизгел эчендә үтә дә китә! Вакытның шул кадәр ашыкканын иртәрәк аңлаган булсам, бәлки ул көннәрнең кадерен, тәмен белеп калырга, һәр мизгелен сеңдерергә тырышыр идем. Яшьлекнең шулкадәр тиз узуын белсәм, вакытымны кайбер кешеләргә, бериш вакыйгаларга, кирәксез юк-бар эшләргә сарыф та итмәс идем.
БЕРЕНЧЕ ЭФИРЫМ ТУРЫНДА ЕШ СОРЫЙЛАР. Мин эфирга җиңел һәм тиз кереп киттем. Беренче адымнар Рамилә Сәхабетдинова канаты астында «Яшьләр тукталышы»нда ясалды. Эшкә Рамилә апа өйрәтте дисәм дә ялгыш булмас, тәвәккәл, җаваплы һәм төгәл булуны таләп итә иде ул. Бу сыйфатлар канга сеңеп калгандыр, мөгаен. Беренче адымнарны атлавы никадәр авыррак булса, алга таба бару шуның кадәр җиңелрәк булачак, дигән фикергә килдем. Суворов кебек инде: «Өйрәнгәндә читен булса, яуда җиңел булыр! – дигән бит ул. Мине беренче адымнарымда ук планканы югары куеп эшләргә өйрәттеләр.
ТЕЛЕВИДЕНИЕДӘ ЭШЛӘГӘН КЕШЕЛӘРНЕ УРАМДА ЕШ ТАНЫЙЛАР. Шәхсән үзем андый чакларда уңайсызланам, оялам. Мондый популярлык җиңеллек тә бирми, катлауландырмый да дип әйтсәм, дөрес булыр. Ни өчен җиңеллек бирми? Чөнки үзеңне һәрвакыт контрольдә тотарга кирәк. Ә мин – хисчән кеше, кайбер очракларда юкка-барга кабынып китәргә дә мөмкинмен. Шул вакыт кеше алдында уңайсыз булып куя. Әмма таныган очракта һәрбер кешегә карата ачык булырга тырышам. Масаю, үзеңне әллә кемгә кую – ачуымны чыгара торган бер сыйфат.
ТЕЛЕВИДЕНИЕ ЖУРНАЛИСТЫНА БАШКА ЖУРНАЛИСТЛАРГА КАРАГАНДА ӨСТӘМӘ БУРЫЧЛАР КУЕЛА, ДИП САНЫЙМ. Телевидение журналистының имиджын бозарга хакы юк. Репутация яулар өчен бик күп еллар сорала, ә аны югалту – бер минутлык эш! Шуңа һәрвакыт гамәлләреңне, сүзләреңне, фикер йөртүләреңне чамалап, белеп әйтергә кирәк. Әмма әле тулаем моңа ирешә алмадым, әлегә мин экран өчен генә «тәти». Экран бездән әз генә ясалма кеше формалаштыра, ул ясалма кеше гади тормышта үзен бераз гына икенче төрлерәк тотса да, «Синең моңа хакың юк!» – дип аны шундук гаепләргә тотыналар...
ЯШЬ ӘНИ БУЛАРАК, МИН КӨНЕ-ТӨНЕ БАЛАМ ТУРЫНДА УЙЛЫЙМ. Моңа бәйлелек темасы да килеп кушыла... Мин кемгәдер, нәрсәгәдер бәйле булудан (хәтта балага да!) куркам. Исәпсез-хисапсыз эштән, чамадан ашкан популярлыкка бәйлелектән дә шүрлим. (Бәйлелек бит ул курку хисе өсти.) Ә мин үзем табигатем буенча куркак түгел, моңа, гомумән, каршы. Шуңа да, курыкмыйча яшәүче кешеләргә һәрвакыт сокланам!
ИҢ ЗУР САГАЮЫМ УЛЫМ БЕЛӘН БӘЙЛЕ. Аны инсафлы, чын шәхес, асыл татар баласы итеп, җәмгыятькә файдалы кеше итеп үстерәсе килә. Моңа ирешеп булырмы?! Бу сорау күңелне борчып тора. Ата-ана баласы өчен җавап тота. Әни статусына ирешкәч, тормышым якты төсләргә баеды. Вак-төяк өчен борчылмыйм, борчулы хисләр улым янында юкка чыга. Тормыш кыйммәтләре үзгәрде, элек мөһим күренгән әйберләр хәзер икенче, өченче планга күчте. Байтак нәрсәгә өлгерә башладым, күбрәк тырыша, арттырыбрак эшлим. Мин хәзер үзем өчен генә түгел, тулаем гаиләм, балам өчен яшим. Аллаһы Тәгалә тагын бер бала насыйп итеп сөендерсә, бу тормышта яшәве тагын да тәмлерәк булыр иде кебек.
КАЙБЕРӘҮЛӘР ПРОФЕССИОНАЛЬ ТӨШЛӘР КҮРҮЛӘРЕ ХАКЫНДА СӨЙЛИ. Ә мин андый төшләр күрмим. Бәлки эш дип «тилереп китә» торганнардан булмагангадыр. Башкарган хезмәтеңә нисбәтле төшләр керсә, аны алыштырырга кирәктер. Эш борчулары эштә калса, гаиләдәге авырлыклар өйдән чыкмаса, кеше бәхетле буладыр, дип саныйм. Шулай да эш белән бәйле мөһим вакыйгалар алдыннан борчылу хисе бөтенләй юк дип әйтмәс идем. Булгалый.
НИ ХИКМӘТТЕР, АКЫЛЛЫ КЕШЕЛӘР БЕЛӘН УРТАК ТЕЛ ТАБУЫ ҖИҢЕЛРӘК. Гади, белемле, тирән фикер йөртүче кешеләр белән аралашу рәхәт һәм ансат. Утыз яшьтән соң вакытны юк-барга сарыф итәсе килми бит. Гомернең дә, якыннарның, сөйләшүләрнең, хәтта йокының да кадерен белә башлыйсың.
УСАЛЛЫКНЫ ТИЗ ОНЫТЫРГА ТЫРЫШАМ, ҮЗ АДРЕСЫМА ЯҢГЫРАГАН ТУПАС ФИКЕРЛӘРНЕ КҮҢЕЛДӘ ОЗАК САКЛАМЫЙМ. Үпкә хисе белән яшәве бик кыен. Шуңа да бәхетемә минем юлда ачык күңелле, риясыз кешеләр генә очрап тора. Әмма күңелне төшерә торган, саксыз сүзләр ишетергә туры килде. Алар объективмы, юкмы икәнен, әле дә аңлый алмадым.
МИН - БИК ТИЗ КЫЗЫП КИТҮЧӘН, ЭМОЦИОНАЛЬ КЕШЕ. Шуңа, башта эшлим, әйтәм, аннары гына уйлыйм... Тормыш бит бу: абынган, ялгышкан вакытлар аз булмады. Әмма ул ялгышларны вакытында төзәтә беләм. Мине артка сөйрәүче кешеләр белән тиешле мизгелдә араны өзә алам, нәкъ кирәкле чагында тормышымны үзгәртә алам, үзгәрешләргә һәрвакыт ачыкмын. Шуңа күрә, ахыр чиктә тормышым үкенечле булмас дип ышанам да.
Бүгенге халәтемнән үзем канәгатьмен кебек. Шулай да зур гамәлләр башкарасы килә, әмма, гадәттәгечә, һаман вакыт җитми. Улым Самат беренче сыйныфка укырга керде, шуңа да ул уку процессына кереп киткәнче, нәрсәнедер үзгәртергә мөмкинлегем юк әле.
БЕЛӘМ: БИК КҮП ЯШЬЛӘР ЗӘҢГӘР ЭКРАННАРДА ЭШЛӘРГӘ КЫЗЫГА, ТАЛПЫНА. Тик шуны онытмаска кирәк: моның өчен тышкы фактура гына җитми. Хикмәт чибәрлектә түгел. Коеп куйган булып та, экран сине үз итмәскә, яратмаска мөмкин. Кайчак киресенчә, чибәрлек белән артык мактана алмаучылар да экранда бик мөлаем һәм сөйкемле күренә, ачылып китә. Экран өчен харизма күпкә мөһимрәк. Ә инде хыялыңны тормышка ашырырга телисең икән, бер көнне дә заяга уздырырга ярамый. Бер кеше дә сезнең хыялларны тормышка ашырмаячак. Тырыш, максатчан, уңай мәгънәдә үҗәт кызлар һәм егетләр, экранда үз урынын, һичшиксез, табачак.
АДӘМ БАЛАСЫНЫҢ КЫЙБЛАСЫ ГАДЕЛЛЕК, НАМУС ҺӘМ ДИННЕ ДӨРЕС АҢЛАУ БУЛЫРГА ТИЕШ. Үзебез турында гына түгел, ә башкалар турында да уйлап яшәсәк, тормышыбыз мәгънәлерәк булыр иде. Әлегә игътибарны күбрәк бары үзебезгә һәм гаиләгә генә юнәлтәбез кебек. Хәзерге вакытта ахирәтләрем күп дип әйтә алмыйм, таныш-белешләр бихисап, ә менә чын дуслар бер-ике генә, алары да инде Казанда яшәми. Туганнарым күп, алар белән аралашып яшәргә тырышам. Иң якын дусларым да – шулар. Һәм, әлбәттә, хезмәттәшләрем. Мине Аллаһы Тәгалә яхшы кешеләр белән очраштырып тора, мең шөкерләр! Иҗат төркемебез – редакциябездә миңа рухи яктан якын кешеләр эшли. Алар белән рәхәт һәм күңелле.
Мөршидә Кыямова әзерләде.
Фотолар Луиза Закированың шәхси архивыннан алынды
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев