Машина белән... Гөрҗестанга!
Сәяхәтебез болайрак башланды. Бер төркем дуслар җыелыштык та Яңа елны кызыклы, истә калырлык итеп ничек үткәрергә икән дип, баш ватарга керештек. Кайнар чәй белән тәмле торт капкалап утырганда, әллә тауга барып, сноубордта шуыйк микән, дип тә көлештек. Ә нигә бармаска? Шулай итеп, машина белән Грузиягә җыена башладык. Яшьлек хыялларын юлдаш итеп, сигез кешелек минивен юлга да кузгалды.
Сәяхәтебез болайрак башланды. Бер төркем дуслар җыелыштык та Яңа елны кызыклы, истә калырлык итеп ничек үткәрергә икән дип, баш ватарга керештек. Кайнар чәй белән тәмле торт капкалап утырганда, әллә тауга барып, сноубордта шуыйк микән, дип тә көлештек. Ә нигә бармаска? Шулай итеп, машина белән Грузиягә җыена башладык. Яшьлек хыялларын юлдаш итеп, сигез кешелек минивен юлга да кузгалды.
Егерме алты сәгатьлек юл
Грузия чигенә кадәр юл егерме алты сәгать тәшкил итә. Шуңа биш сәгать юл тыгымында утыруны да кушасы. Һәм утыз бер сәгать дигәндә без Гөрҗестан илендә идек инде. (Кайту юлында бөкеләрнең булмавын да искәртим әле, күрәсең, Яңа ел алдыннан бәйрәм алды ыгы-зыгысына туры килгәнбездер.)
Машинаның иминият хокукы чикләнмәгән, теләсә кайсыбыз йөртә алуы да безне юл мәшәкатьләреннән арындырды. Алты-сигез сәгать саен руль артында бер-беребезне алмаштырып бардык.
Машинабыз әрмән номерлары белән булгач, ышаныч кәгазе ясату кирәк микән дип, озак эзләндек. Укымаган форум, сорамаган кеше калмады. Бу мәсьәләгә ачыклык кертеп бетермичә юлга да кузгалмадык – сәяхәтебезне шул сәбәпле генә бер көнгә чигерергә туры килде. Әмма юлда, чиктә бездән берәү дә ышаныч кәгазе сорамады (хәер, эшләп тә тормаган идек!), машина арендалау турында төзелгән килешү белән дә кызыксынмадылар. Иминиятләү документын, ПТС кәгазен һәм машина йөртү хокукын гына тикшерделәр.
Грузиягә килеп җитү белән үк, шул илнең страховкасын ясаттык (600-1000 сум тирәсе). Шуның белән шул!
Маршрут
Иң беренче Гөрҗестанның башкаласы – Тбилиси белән таныштык. Ике төн кундык, Яңа ел каршыладык, анда яшәүче дустыбыз белән күрештек. Ул исә безгә «инстаграмлы» урыннар, тәмле сыйлы кафелар белән таныштырды.
Чираттагы шәһәр – Батуми иде. Башкаладан әлеге курорт шәһәргә кадәр алты сәгатьлек юл. Әмма ул һич тә ялыктырмады: матур урыннарга тукталдык, табигатькә сокландык һәм... юл уңаенда калган тагын ике шәһәр белән танышып чыгарга булдык.
Боржоми – гел фотога гына төшәсе килеп торган шарлавыклы паркы, елгасы белән истә калды. Әмма анда кышын барып тормасагыз да була: сезоны булмагач, күңел ачу чаралары да ябык. Гомумән, без барганда яңгыр яуды, томан сарган иде. Чишмәсеннән суын да авыз итеп карадык: җылы һәм тозлы. Шулай булырга тиеш микәнни?
Мәгарәләргә дә эләгә алмадык: алар да эшләми, күрәсең бәйрәм араларында анда эшләүчеләр дә ял иткәндер.
Кутаисида төн кунарга ниятләдек. Кечкенә генә шәһәр, аерып алырлык үзенчәлекләрен күрмәдек шикелле. Казанның Азино бистәсе кебегрәк тоелды.
Ә менә Батуми... Бу шәһәрдә бер генә көн булу җитмәде билгеле. Диңгез, яхта, дельфиннар, искиткеч биналар, пальмалар, матур этләр, төнге урам концертлары... Менә ни эзләп барганбыз икән! Безнең күңелгә май булып сеңгән, яраттырган шәһәр шул булды бугай...
Ә юк... Гудаури турында язарга онытып торам. Башта ук тауларда сноубордта шуарбыз дип, шул шәһәрне күзаллаган идек бит! Шунысын гына искәртәм: тау карларына бөтерелеп шуу арзанлы күңел ачулардан түгел. Әмма кыйммәт булса да, барырга киңәш итәм: тау башында бөтен мәшәкатьләрең вак, ә тормыш шундый нәзберек һәм... мавыктыргыч икәненә төшенәсең.
Тамак хакы
Ә менә грузин ризыклары үзенең дөнья күләмендә дә дан казанган, кабатланмас тәме белән аерылып тора. Тозлы-борычлы, хуш исле тәгамнәр Гөрҗестанда бит инде!
Дөресен әйтим, бу илгә җыенганда безгә – вегетарианнарга бик читен булыр дигән курку бар иде. Сәяхәт дәвамында ач булырбыз, ашарга берни таба алмабыз, дип тә хафаландык. Әмма юкка. Грузиядә әллә нинди көяз кунакны да көйли беләләр, ризык дигәндә дә сынатмыйлар.
Менә нәрсәләрне авыз итеп карарга киңәш итәм:
Хачапури. Биредә аның дүрт төре бар!
Хинкали. Ит белән түгел, сыр, бәрәңге, яшел үләннәр, гөмбә һәм тагын әллә нинди эчлек белән пешерәләр.
Пхали. Шпинат, чөгендер, кәбестәгә төрле тәмләткечләр һәм әстерхан чикләвеге кушып эшләнгән шарчыклар.
Лобио. Фасоль белән пешерелгән ризык.
Камырсыз ризыклар гына табу читенрәк булганга, әлбәттә, без сәяхәттән шактый гына килограммнар да җыеп кайттык. Бик хафаланмадык, чөнки ризыклы бииик тәмле иде.
Табигать
Дөресен әйтәм, мин алай табигать дип, аһ итеп йөрүчеләрдән түгел. Иске биналарга, борынгы гасыр манараларына да исем китми. Миңа күбрәк яңа төзелешләр, түбәләре күккә тиеп торган биек йортлар якынрак.
Грузияне юкка гына контрастлар иле дип атамыйлар икән: уңга карыйсың – кыйбатлы заманча отель, ә сулда янгыннан диварлары гына утырып калган иске йорт. Кая карама – шундый галәмәт.
Әмма урамнарында мине шаккатырырлык нәрсәләр шактый. Мәсәлән:
- агачлар кайрысын алмаштыра;
- кайберләрендә «энәләр» үсә. Мандаринга ошаган җимешен татып та карадык. Элегрәк бу агачлар койма буларак та файдаланылган. Күрәсең, энәләре көтелмәгән «кунак»лардан саклагандыр;
- кая карасаң да, бөек таулар! Шәһәр үзәгеннән барганда да тауларның күзгә ташлануы гаҗәп күренеш;
- диңгезендә ярсу дулкыннар. Мондый диңгездә йөзәм димә, ә менә дулкыннар агымында сикереп уйнау күңелле;
- матур ташлар шундый күп! Бер карасаң, ние бар инде – таш кына бит, диярсез. Әмма монда алар бөтенләй башка. Төсе дә, формасы да (берничәсен истәлеккә үзем белән дә алдым әле);
- алты көн эчендә һава торышы кырыкка алмашты: әле томан, әле кояш кыздыра, йә яңгыр, йә кар ява, җиле дә төрле кәефтә.
Күпме акча кирәк була?
Күпләр, акча юклыкка сылтап, сәяхәтләрдән, күңел ачулардан баш тартырга тырыша. Миңа калса, алар бюджет юлы белән дә шәп итеп ял итә алу турында белми генә.
Без исә юл чыгымнары, машина арендалау, бүләкләр алу, күңел ачулар, берничә шәһәрдә яшәү, ашауга бер кешегә нибары егерме мең чамасы акча тоттык.
*Тбилисинең күп фатирлары йортларында лифтлар түләүле. Лифт кабинасына кергәч тә, төймәләр янында акча тартмасына күз төшә. Гадәттә ул 1-2 лари (20-40 сум) тирәсе.
*Грузиннарның күрешкәч, бер-берсен битеннән үбүләренә дә аптырарга кирәкми: бу борынгыдан килгән йола. Хатын-кызмы син, ир-атмы, яшьме, олымы – кемгә дә булса кунакка барсаң, үбеп каршы алачаклар.
*Таксины урамда да туктатырга була. Такси дигән язуында кызыл янса – димәк, ул кемнедер инде көтә, әгәр яшел икән – мөрәҗәгать итә аласың.
*Грузиядә сигез тартык янәшә килгән сүз бар: გვფრცქვნის (гвпртсквнис). Архаик сүзләрдә бөтенләй шаккатырлык, мәсәлән Шота Руставели «Витязь в тигровой шкуре» поэмасында унбер тартык янәшә килгән ვეფხვთმბრდღვნელი (вефхвтмбрдгвнели) сүзне дә кулланган.
*Ә менә Яңа елда президент котлавын көтеп утырмагыз. Аларда ул традиция юк. Әмма унике туларга биш минут кала һәр йортның балконыннан диярлек ярты сәгать дәвам буе салют аттыралар.
Автор фотолары
«Идел» журналы 16+
Теги: Сәяхәт Гөрҗистан Грузия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев