МӘГЪРИФӘТЛЕ КАЗАН КӨЕ
Безнең иҗади диалог үзизоляция шартларында монолог төсен алса да (барыбер караш, елмаю һәм уңайсызрак тынлык булмау үз эшен эшләде инде), әңгәмәне җанлы итәргә тырыштык.
«Галиябану» альбомының релизы дөнья күрде, дигән хәбәрне ишеткәч тә, җырларны барлап, тыңларга ашыктык. Аларның барысыннан да Казан исе аңкый. Ләкин ниндидер таш кала түгел, ә мәдәни, мәгърифәтле Казан исе. Кайбер җырлар фильм караган кебек. Менә шундыйрак, фантазияне уята һәм хыял-ностальгия юрганына урый торган җырлар альбомы яздырган Рәдиф Кашапов һәм аның командасы. Безнең иҗади диалог үзизоляция шартларында монолог төсен алса да (барыбер караш, елмаю һәм уңайсызрак тынлык булмау үз эшен эшләде инде), әңгәмәне җанлы итәргә тырыштык.
– Рәдиф, син күп өлкәдә актив. Үзеңне беренче чиратта кем дип таныйсың?
– Журналист, музыкант, оештыручы, язучы һәм бераз эшкуар.
– «Галиябану» – ничәнче альбомың?
– Өченче соло альбомым. Башка төркемнәр белән дә эшлим, алар белән дә иҗатта. «Галиябану»ны биш кешедән торган төркем җыеп, бергә яздырдык. Ләкин төп эшне үзем башкардым.
– Ни өчен «Галиябану»?
– Альбом иҗат итәр өчен этәргеч фактор булырга тиеш. 2018 елның көзендә автобуста бер яңалыкка юлыктым: «Унбиш минуттан җырчы M.I.A. турында фильм күрсәтәчәкләр», – дигән язу иде ул. Кызыксынып китеп, барып карадым. M.I.A. – Һиндстанда туган кыз, үз мөстәкыйльлеге өчен көрәшә торган тамил милләтеннән. Бөек Британиядә яшәсә дә, җырчы кыз үз тамырларын хәтерли һәм бу хакта бөтен дөньяга сөйләве ошады миңа. Җырлары бүгенге турында, мәңгелеккә калачак, димәс идем. Шулай да әлеге вакыйга мине илһамландырды, аның кебек үк альбомыма әниемнең исемен кушасым килде. Әмма әнием Фәнзәлия фикеремне хупламады, «кирәкми» диде. Шуннан дәү әнием исемен кушарга булдым. Галиябану – татарлар өчен гадәти түгел, мәдәнияттә, тарихта күп ассоциация тудыра торган исем икәне турында да уйландым. Кыскасы, шулай уңышлы туры килде.
– Альбом булып тупланган җырларны нәрсә берләштерә?
– Концептуаль альбом булып чыкты ул. Чөнки иң элек җырлар түгел, ә кушымталары, кайберләренең бары исеме генә иҗат ителде. Мисал өчен, «Кем Казанны яулаган» җырының кушымтасы гына башымда бөтерелде: «Кем Казанны яулаган, шул Казанда яшәгән». Альбом – Казан, яшәешем, һәм, әлбәттә, туган телем турында. Монда барысы да ничектер ихлас күңелдән туды, үземне борчыган әйберләр турында ачыктан-ачык җырладым.
– «Галиябану» кем өчен? Аудиторияңне чамалыйсыңмы?
– Иҗатчы буларак, мин, гомумән, аудитория турында уйларга тиеш түгел. Әмма, минемчә, бу җырлар киң фикерле кешеләр өчен. Аларны алдынгы карашлы итеп күз алдыма китерәм: татар телен дә, инглиз телен дә беләләр, милли мәдәниятне бик яхшы аңлыйлар, шул ук вакытта дөнья мәдәниятеннән дә хәбәрдар. Менә кемнәргә кызыклы булачак ул!
– Җыентыкны яздыруда кемнәр катнашты?
– Барысы унике кешенең тырышлыгы керде. Әмма төп көч куючылар: барабанчы Тимур Сапаров, бас-гитарачы Тимур Музавитов булгандыр. Без алар белән бергә студиядә барабан тавышларын яздырдык. Аннары безгә кызлар: Казан консерваториясе студенты, Алтайдан килгән пианист Байару Такшина, скрипкачы Регина Ибраһимова кушылды. «Эстония» пианиносын «Мәскәү» мәдәни үзәгендә яздырдык. Таң вакыты. Бер кеше юк. Шуңа ул зур вибрация белән яңгырады, бу тере тавыш миңа бик ошый инде. «Me and my friends used to live in Kazan» җырында беренче тапкыр Тәбрис Яруллинны җырлаттым һәм бераз ямь өстәр өчен безнең белән подкаст яздырырга килгән Илгиз Шәйхрәзиевне дә кушылырга сорадым. Тавыш режиссеры Тимур Милюковка зур рәхмәт. Ул кайбер җырларга үзеннән дә аерым бер төсмер өстәде.
– Рәдиф, иҗат процессың турында сөйләшик әле. Җыр язуны тизләтә торган факторлар бармы?
– Кайбер җырлар бик тиз туа, ә кайберләре белән азапланып йөрергә кирәк. Берничә ай буе язылган җырлар күңелгә якынрак. «Якты тәрәзә» – шундыйлардан. Тиз генә язылса да, аранжировкасы озак эшләнде. Ә «Китмә Казаннан» җырын, хәтта, гитарасыз яздым. Аны тизләтү факторы юк, җыр үзе языла, аңа комачауламаска гына кирәк.
– Җыр синең өчен ул күбрәк текстмы, әллә аның көеме?
– Мин җыр текстларын көйләп укыйм. Ягъни, җыр сүзләрен аерым язмыйм. Ул көйгә бәйле, ә шигырь башка. Еш кына башта көен уйлап чыгарам, аннары гына сүзләре барлыкка килә.
– Үзизоляция вакытында берәр нәрсә яза алдыңмы?
– Әйе, минем хәзер яңа төркемем бар: «Qaynar». Алар өчен күбрәк электрон форматка тартыла торган җырлар иҗат итәм. Берничә җыр яздым инде. Берсе «52 сагыш» исемле проект өчен, анда минем белән «Juna» такымы җырчысы Ания Фәйзрахманова иҗат итә. Ул җыр битлекләрдә йөрүче кешеләр һәм шуларның йөзе, елмаюы күренмәве турында. Икенче бер җыр «Кая гына барсам да» дип атала. Анысы полиция патрульләре хакында, ягъни, көнкүреш турында язам мин хәзер.
– Тагын ниләр белән шөгыльләнәсең?
– Гадәттәгечә, проектларым бик күп. Беренчедән, Ачык университетның яңа курсларын оештырырга уйлыйбыз. Хәзерге вазгыятьтә ул, мин теләгәнчә, күбрәк онлайн форматка күчәчәк. Әлмәт театраль лабораториясендә дә катнашам һәм аның өчен берничә кечерәк пьеса яздым. Тик майда узачак әлеге лаборатория көзгә күчерелде. «Qaynar» төркеменең беренче язмаларын эшли башладык, анда да эшләр күп, егетләр-кызлар көчләрен куя. Тагын... Ильяс Гафаров белән фин татарлары турында фильмны тәмамларга ниятлибез. Шулай ук «Йөз татар җыры» исемле проектыбыз да бар, аның белән дә шөгыльләнергә кирәк, чөнки теләгебез – интернетка экспертлар фикере буенча йөз иң шәп татар җырын чыгару һәм аның турында мәгълүмат бирү. Менә шундыйрак эшләр.
– Киләсе альбомның тематикасын тоемламыйсыңмы?
– «Сольный» альбом түгел, ә «Qaynar» төркеме иҗат җимеше булыр, дип күзаллыйм. Җыентык кискенрәк темаларга да кагылачак. «Канәгатьләндерелмәгәнлектән» дигән җыр, мәсәлән, сәясәт белән бәйле. Татар яшьләрен нигә гаилә тудыручы объектлар гына дип саныйлар? Гел кавышырга кирәклеген искәртәләр: танышыгыз, биегез, җырлашыгыз, гаилә корыгыз... Өйдәге җинаятьләр проблемасына да кагылдык. «Тып-тыныч» дип исемләнгән җыр әнә шундый татарларга ятрак булган теманы күтәрә.
– «Галиябану» альбомындагы берничә җыр фильмга саундтрек була алыр иде кебек. Синеңчә ничек?
– Берничә ел элек ике җырым «Хәлимә» исемле фильмга керде. Режиссеры ничектер алар өчен урын тапты. Минем театр өчен язарга теләгем зур. Театр – бөтен татар мохитен җыя торган өлкә, алар белән хезмәттәшлек иткән бар. Фильм турында әлегә әйтә алмыйм.
– Үзең канәгатьме соң альбомнан?
– Аның белән инде күптәннән яшим, бәлки шуңа ул үткән заман, ниндидер бер вакытның документы кебек ул. Аны тыңласам, шул чор белән бәйле вакыйгалар яңара. Әсәр иҗат иткәндә кичерешләреңне яңадан үзең аша үткәрәсең бит ул. Яңарасың. Яки киресенчә, депрессиягә батасың. Минем өчен «Галиябану» альбомы бер дәва булды. Күптәнге сорауларыма җавап таптым. Минемчә, һәрбер кеше нәрсә дә булса иҗат итәргә тиеш, чөнки ул үзең белән гармониядә яшәү ысулы.
Безнең белешмә:
«Галиябану» альбомы өчен җырлар 2018 елның көзендә һәм кышында иҗат ителгән, 2019 елның яз-көз айларында яздырылган. Иҗатчыларны Казан, инглиз грамматикасы, Аяз Гыйләҗев, Гаяз Исхакый, Португалия, алтмышынчы еллар, Финляндия, каһвә, савыт-саба, Тукай белән Такташ урамнары һәм кар тавышы илһамландырган.
Кайбер җырларның барлыкка килү тарихы
«Фин татарлары татарча сөйләшә»
Ильяс Гафаров белән чит җирләрдә яшәүче татарлар турында «Туңган як» дигән фильм өчен, фин татарлары турында төшерергә дип, Финляндиягә бардык. Тарихлары бик кызыклы: алар бит берничә авылдан күчкән кешеләр диаспорасы, ничә буын инде анда яшиләр, үз мәдәнияте, үз биналары бар, балаларына татар телен өйрәтәләр. Хәтта катнаш гаиләләрендә дә хатын да, ир дә татарча сөйләшә. Аларның тормышы белән танышудан менә шундый җыр килеп чыкты.
«Кем Казанны яулаган» җыры
Шиһабетдин Мәрҗани турындагы фильмда алып баручы буларак төштем. Бер тапкыр шулай киләсе съемкага Елга портына сәпиттә киттем. Карыйм: «Хәтер көне» митингы бара... Кинәт шундый фикер килде: Казанда 1552 елдан соң яшәгән татарлар арасында кайберәүләр Казанны алуда да катнашкан. Шуларның нәселе дә әлеге митингта була ала бит? Тарих шундый чуар... Татарларның үз Казанында диаспорага әверелү тарихы турында иде ул җыр.
Лилия Салиева фотолары
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев