Миллилек һәм мода: алар бер-берсенә ник кирәк?
«Мода һәм миллилек турында язам», – дигәч, бер журналисттан мондый фикер ишеттем: «Миллилек – кеше үзе сайлап ала торган стильдер ул хәзер, шул ук бизәнү әйберләрендә, киемдәге бизәкләрдә генә чагыладыр. Мода – бөтен кеше өчен бит инде ул...»
«Мода һәм миллилек турында язам», – дигәч, бер журналисттан мондый фикер ишеттем: «Миллилек – кеше үзе сайлап ала торган стильдер ул хәзер, шул ук бизәнү әйберләрендә, киемдәге бизәкләрдә генә чагыладыр. Мода – бөтен кеше өчен бит инде ул...»
Чынлыкта, мода миллилеккә күпкә якынрак тора.
Хәзер аңлатам.
Мода – тормышның, мәдәниятнең берәр өлкәсендә теге яки бу стильнең вакытлыча хакимлек итүе ул. Мода дигәч, беренче чиратта киемне күз алдына китерәбез инде, ләкин без үзебез модага киемебездән дә ныграк бирешүчән: карашларыбыз, үз-үзебезне тотышыбыз, хәтта тормыш рәвешебез дә.
Моданың үсеше спираль буйлап бара, ди белгечләр. Ягъни аның циклы да бар, вакыт үткән саен нидер кабатлана һәм нидер өстәлә дә, фантазия өчен мөмкинлекләр дә арта. Мәсәлән, бүген мода үсеше векторының уңайлылыкка, комфортка таба юнәлеш алуын сизәсездер инде? Хәзер әкренләп өстебезгә күчеп барган кышкы курткалар да – портатив юрган, алар өстеннән урап куйган шарфларыбыз – шул юрган өстендәге япкыч кебек. Иң мөһиме – уңайлы булсын.
Чынлыкта, милли киемнәр дә шул ук кагыйдәгә нигезләнә. Гаҗәеп ки, милли кием – трансформер, ул заманча үзлекләргә ия (чөнки гасырлар буе камилләшкән). Үзебезнең татар милли костюмын гына алыйк: хатын-кызда – киң, озын күлмәк, эш вакытында күлмәк пычранмасын өчен – алъяпкыч, чәч комачауламасын өчен – яулык; ир-атта – киң чалбар, киң күлмәк, камзул (аның да озынлыгы уңайлылыкка омтылудан жилет озынлыгына кадәр кыскарып кала), түбәтәй. Универсаль киемнәр бу: теләсә нинди гәүдәле кешегә килешерлек, эшләгәндә комачауламый торган, дин кануннарына туры килгән.
Кием һәрчак кешенең җәмгыятьтә тоткан урынын күрсәткән. Шуңамы, түбәнрәк катлау кешеләре һәрвакытта үзләренең җәмгыятьтәге урынын югарырак катлауда табарга теләгән һәм югары катлау кешеләре кебек киенергә тырышкан. Ә югары катлау кешеләре үз чиратында алардан аерылып торырга омтылган, шуңа яңадан-яңа кием төрләре уйлап тапкан. Мода шулай бар булган. Әлеге күренешне «саркып керү эффекты» дип атыйлар.
Дөньякүләм мода да шул ук кагыйдәгә нигезләнә. Ягъни сәяси тормышта кайсы дәүләт беренчелекне алып торса, мода белән дә шул идарә итә. Бүгенге көндә югары мода әйдаманы – Париж. Ә көндәлек моданы Лондон һәм Нью-Йорк җитәкли. Соңгы елларда мода дөньясын үзендәге минимализм белән Япония җәлеп итте.
Бер яктан мода – аерылып торырга омтылу булса, икенче яктан ул – көтү бәндәләренә хас рефлекс – охшарга тырышу (йә престижны югалтмас өчен, йә игътибарны җәлеп итмәү, халык арасында югалу өчен). Миллилек бу мәсьәләдә дә үз урынын таба. Мисал өчен, татар халкының кухнясын гына искә төшерик: анда итле ризыклар өстенлек алган (чөнки борынгы бабаларыбызның күчмә тормышында ит алар белән «күчеп йөргән»). Океан буенда яшәгән халыкларның балыклы аш-суы янында безнең итле, майлы ризыклар нык аерылып торачак. Ягъни берәр милләткә хас кием, кыйммәтләр, мәдәният, тормыш рәвеше, хәтта тышкы кыяфәтнең үзенчәлекләре дә – кыскасы, мода йогынты ясый алган һәммәсе – аны башка милләтләрдән аерып тора. Шул ук вакытта бер милләтнең эчендә бу күренешләрнең һәркайсы – кешеләрне бер-берсенә охшаш итә.
Моданың өстенлекләре күп. Мәсәлән, ул бүгенгене үткәннән аерып тора, вакытны бүлгәли. Ягъни моданы күзәтсәк, без аерым дәверләрдә популяр булган карашларны белә алабыз, димәк, җәмгыятьнең үсеш этаплары белән таныша алабыз дигән сүз.
Хәтта гореф-гадәтләр дә мода аркасында барлыкка килә. Мәсәлән, иң танылган һәм бүгенге көндә иң «модный» булган бәйрәмебезне – Сабан туен гына алыйк. Элек халык әлеге бәйрәмдә уңдырышлылык аллаларына дога кылган, гыйбадәтләр башкарган, аннан соң җырлап-уйнап бәйрәм иткән. Ягъни бүгенге Сабан туе элек мәҗүси бәйрәм булган. Ә мәҗүси йолаларның таралуы турыдан-туры моданың иҗтимагый-психологик үзлекләренә бәйле. Ул – охшарга теләүдән. Бер кеше икенчесенең гыйбадәт кылуын күрә һәм кызыгып бу йоланы үзләштерә дә. Йә булмаса бер кеше икенче кешенең гыйбадәт кылуын күрә, гыйбадәтнең нәтиҗәсен күрә һәм кызыгып, йоланы үзләштерә. Гадиләштереп әйткәндә, нәкъ шулай тарала йолалар һәм гореф-гадәткә әверелә.
Болайга китсә, Коръән ашлары укытуны да мода дип санарга кирәктер, чөнки аның нигезендә дә ошату, охшарга теләү һәм җәмгыятьтән читтә калудан курку ята. Авыл җирләрендә Коръән ашына һәм модага бәйле тагын бер кызыклы күренеш бар. Аш өчен әзерләнгән кайбер традицион булмаган, яңа ризыклар төрле йортларда кабатлана. Нәкъ мәҗүси йолалар кебек үзләштерелә ул рецептлар. Мөгаен, бу – иң тиз тарала торган, ләкин иң кыска гомерле модадыр.
Фото: tatar-inform.ru
«Идел» журналы 16+
Теги: дизайн мода миллилек кызлар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев