Логотип Идель
Заман

Миләүшә Әхмәтова: «Тарихи дөреслек сакланырга тиеш!»

Әдәбиятта ачлык темасының чагылышы – ул кеше кулы тимәгән, кеше аягы басмаган темаларның берсе. Татар әдәбиятында гына түгел, башкорт, чуаш әдәбиятларында да әлеге тема өйрәнелмәгән.

Галимҗан Ибраһимовның «Адәмнәр» әсәрен укып тетрәнмәгән кеше юктыр. Җир йөзенең иң акыллы мәхлукларыннан саналган Кешенең үзе кебек үк кеше ите белән туклануын, үлекләрнең, гадәти күренеш сыман, урамда аунап ятуларын, үз балаларын ашарга әзер торган ата-аналар турында натурализм алымы белән сурәтләп, автор коточкыч әдәби картиналар тудырган. Ә бу күренешләр бит 100 ел элек кенә чынбарлыкны тәшкил иткән! Ачлык сурәтләнгән әсәрләрне фәнни нигездә өйрәнгән Миләүшә Әхмәтова белән нәкъ менә ачлыкның әдәбиятта чагылышы хакында сөйләштек.


– Миләүшә, студент елларында элмә такталардагы хаталарга бәйле фәнни эшләр башкаруыгыз истә калган. Әдәбиятта ачлык темасын өйрәнүгә ничек кереп киттегез?

– Чыннан да, университетта белем алган вакытта мәкаләләремнең күбесе Казан шәһәренең эргонимнарын тикшерүгә багышланган. Әдәбиятта ачлык темасын өйрәнүне 2015 елда, Татарстан фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләгән вакытта башладым. Әлеге теманы ТР Фәннәр академиясе академигы, филология фәннәре докторы, профессор Наил Вәлиев тәкъдим итте.  

– Әдәбиятның принципларыннан берсе – укучыга матурлыкны күрергә өйрәтү. Коточкыч куркыныч, дәһшәтле ачлыкны әдәби әсәрләрдә сурәтләү, сезнеңчә, кирәкме?

– Русиянең күп кенә төбәкләрендә булган һәм миллионлаган кешеләрнең һәлак булуына китергән 1921 елгы массачыл ачлык күренешләрен үз күзләре белән күргән, ачы тарих битләренең шаһиты булган күп кенә язучылар, әлеге күренешләрдән тетрәнеп, әдәби әсәрләр иҗат итүгә алына. Моның белән генә чикләнмичә, сүз осталарының игътибары ачлык белән көрәшкә юнәлтелә. Ачлыктан тилмерүче балаларга, бер телем икмәккә мохтаҗ хезмәт кешесенә, ач үлемгә дучар булган авыл халкына ярдәм итү максаты белән төрле әдәби җыентыклар, ачлар файдасына махсус газеталар басылып чыга, ачларга ярдәм итү чаралары турында фикерләр алышу башлана.

Тарихның әлеге битләре, чынбарлыкны бизи торган күренеш булмаса да, һичшиксез, әдәбиятта чагылыш табарга тиеш. Язучыларның төп максаты – чынбарлыкны әдәби сурәтләү, вакыйгаларны эстетик үзләштерү аша теркәп калдыру, ачлык дәһшәтен, татар халкының җелегенә үтеп кергән ачлык еллары аша халык фаҗигасен күрсәтү була.

– Ачлык турында әсәрләр кайсы чорларда язылган? Географиясе нинди?

– Ачлык турындагы әсәрләрның күпләп язылуы ил тарихында төрле чорларда даими кабатланып торган ачлык еллары белән бәйле. 1891-1892, 1898-1899, 1906, 1911-1912 елларда, аеруча егерменче елларда тарихи-иҗтимагый проблема булган ачлык актуаль әдәби проблемага әверелә, нәфис сүз осталарын үзенә җәлеп итә. Тема чит ил, рус һәм милли әдәбиятларда (татар, башкорт, чуаш һ.б.) киң чагылыш таба.

Татар әдәбиятында ачлык темасы Гаяз Исхакыйның «Теләнче кызы» романында, «Тормышмы бу?» повестендә һәм публицистик мәкаләләрендә («Ачлык» һәм «Ачлык башланды») яктыртыла. Гади авыл кешесенең газаплы авыр тормышы, крестьяннарның хәерчелеккә, ач үлемгә дучар булуы Мәҗит Гафури әсәрләренең («Фәкыйрлек белән үткән тереклек», «Ачлык ел, яки Сатлык кыз», «Ярлылар, яки Өйдәш хатын» һ.б.) нигезен тәшкил итә. Гомумән, хәерчелек мотивы, ачлык проблемасы аның иҗатында актуаль мәсьәләләрнең берсе. Мөмкинлегеннән килгән кешеләрне ярдәм кулы сузарга чакырып, Галиәсгар Камал «Ачларга ярдәм эшләре» исемле мәкаләсен яза. Үз ата-анасы өчен артык кашыкка әйләгән кыз баланың илле сумга Төркия җирләренә сатып җибәрелү тарихы Ярулла Вәлинең «Ачлык кушты» драмасында гәүдәләнә. 1910-1911 елгы ачлык Габдулла Тукайның «Көзге җилләр» шигырендә, Сәгыйт Сүнчәләйнең «Ачлык», ә 1920 елда «Ач кеше» шигырьләрендә дәвам итә.

1921 елларда ачлык проблемасының үткен куелышы, көчле сәнгатьчә чишелеше ягыннан Мәҗит Гафуриның «Кеше ашаучылар» (1922) поэмасы белән Галимҗан Ибраһимовның «Адәмнәр» (1923) повесте аерылып тора. Шуңа күрә алар төп әсәр буларак караладыр да. Башка күп кенә татар язучылары ачлык фаҗигасен үз әсәрләрендә чагылдырып калу максаты белән 1921-1923 еллар аралыгында төрле жанрларда әсәрләр иҗат итә. Мәсәлән, Һади Такташ «Күләгәләр» поэмасын һәм «Ачлык патша» шигырен, Мәҗит Гафури күп кенә шигырьләрен, Фатих Әмирхан көндәлек дәфтәрен, Кәрим Әмири «Ачлык көннәрендә», «Ачлар җыры», «Сулган чәчәк» поэмаларын һәм «Ачлар» шигырен, Нәкый Исәнбәт «Ач үлә туганым» шигырен, «Ачлык патша трагедиясе»н, Төхвәт Ченәкәй «Ач үлем», «Теләнче җыры» шигырьләрен, Афзал Таһиров «Ач һәм ялангач» драмасын, «Янгура» трагедиясен, «Күчү чорында» пьесасын, Фәтхи Бурнаш һәм Зәйнәп Бәширова үзләренең шигырьләрен иҗат итәләр. Соңрак Гальгафның (чын исеме Нургали Галиев) «Манёврдан соң» хикәясендә (1927), Кави Нәҗминең «Тукран даласы» әсәрендә (1929), Гильм Үлүмбекның «Ачлык күләгәсендә» исемле балалар өчен язылган хикәясендә (1930), Ибраһим Газинең «Икмәк, винтовка һәм мәхәббәт» романында (1962) ачлык темасы чагылыш таба.

1921 елгы ачлык вакыйгаларын тасвирлаган кулъязма әсәрләр дә сакланып калган. Алар арасында төрекмәннәргә сатылган хатын-кызлар хәленнән алып язылган һәм авыл тормышының авырлыгын күрсәткән драма әсәрләре, егерменче еллар башындагы авылдагы ачлык күренешләрен тасвирлаган хикәя жанрында язылган әсәрләр бар. Бүгенге көндә әлеге әсәрләр гарәп имлясыннан татар теленә тәрҗемә ителеп, ачлыкның 100 еллыгына багышлап безнең тарафтан китап итеп укучыга тәкъдим ителәчәк.

Тема башкорт язучылары, мәсәлән, Даут Юлтый, Булат Ишемгулов һ.б. иҗатында да актуальләшә. Хәзерге башкорт язучылары арасыннан Рәлис Уразголов йөз ел элек булган ачлык проблемасын әдәби һәм тарихи чыганаклардан тәфсилләп өйрәнеп башкорт телендә «Ачлык» романын (2011) бастырып чыгара.

– Ачлык дәһшәтен тасвирлаган әсәрләр бүгенге әдәбиятта ничек чагылыш таба?

– Йөз ел элек булган ачлык вакыйгаларына әйләнеп кайту бүгенге әдәбиятта да күзәтелә, бәлки бу тарихның дәһшәтле көннәрен хәтерләткән вакыйгаларның 100 еллыгы белән дә бәйледер. Ачлык турында фильмнар төшерелә, ачлык вакыйгалары бәян ителгән әсәрләрдән өзекләр вакытлы матбугат битләрендә басылып чыга тора, ачлык проблемаларын колачлаган әдәби әсәрләр дә языла. 2021 елның март аенда чыккан 1920 еллардагы ачлык вакыйгаларын маҗаралы тарих итеп биргән Гүзәл Яхинаның «Сәмәркандка эшелон» әсәре әдәбиятчылар арасында гына түгел, гомумән, республикада һәм башка регионнарда күп кызыксыну уятты, бәхәсләр тудырды. Шулай да, бүгенге көндә язылган әсәрләрнең үз урыны бар, 100 ел элек булган ачлык бүгенге көн язучылары тарафыннан ничек бирелә, тема ничек яктыртыла, тарихи фактлар автор тарафыннан ничек кабул ителә, шул яктан кызыклы.

– Әдәби әсәрләрдә ачлыкның сәбәбе ничек күрсәтелә? Шәхсән сез аның сәбәбен ниләрдә күрәсез?

– Ачлык фаҗигасе турында язмыйча кала алмаган татар язучылары ачлык сәбәпләренең асылына төшенсәләр дә, әсәрләрендә бу сәбәпләрне күрсәтмиләр. Язучының максаты – намусы кушканча ачлык фаҗигасен, чынбарлыкны сәнгать образларында, сәнгать чаралары ярдәмендә сурәтләп бирү, әсәрләрендә ачлык галәмәтен чагылдыру. Ачлык хөкем сөргән елларда Татарстан республика хакимияте эшчәнлегенә бәя биргән Фатих Әмирханның көндәлек дәфтәрендә татар халкы өстенә төшкән афәтнең сәбәпләре атала, төп сәбәпчеләре итеп Татарстан халкын ач үлемгә алып килгән продразверстка белән җитәкчелек иткән, республика властеның башында торган ТАССР Халык Комиссарлары Советының беренче рәисе Сәхипгәрәй Сәетгалиев һәм ТАССРның Үзәк Башкарма комитеты Президиумының беренче рәисе Борһан Мансуровларны күрсәтә. Соңрак басылып чыккан әсәрләрдә исә фаҗиганең сәбәпләре искәртелеп китә, автор мөнәсәбәте, бәясе чагылыш таба.

Массачыл ачлык күренешенә большевиклар партиясе тарафыннан үткәрелгән азык-төлек сәясәте, авыл халкыннан икмәк талап алу күренеше (продразверстка) китерә, төп сәбәп булып шул тора. Билгеле, 1920 елгы корылык, 1921 елда да дәвам иткән кырыс табигать күренешләре ачлыкны көчәйтеп җибәрә.

– Сезнең диссертациягә бәйле рәвештә, әдәбиятка кагылмый, дигәнрәк бәхәсләр булды. Чыннан да, әлеге тема – гаять киң. Ул әдәбиятны гына түгел, тарихны да, фәлсәфәне дә һәм башка бик күп өлкәләрне колачлый. Сез архив материаллары, гарәп шрифты белән язылган матбугат, басмалар белән дә таныштыгыз. Шулардан чыгып, бәхәсле фикерләргә ни дип җавап бирер идегез?

– Ачлык темасын берьяклы гына өйрәнергә ярамый, чөнки ул – комплекслы проблема һәм әлеге мәсьәләгә тарихи, сәяси, икътисади, иҗтимагый, фәлсәфи һ.б. аспектларда якын килергә кирәк. Ачлык темасының татар әдәбиятында чагылышы дигән темага язылган кандидатлык диссертациясендә Галимҗан  Ибраһимов һәм Мәҗит Гафуриның алда әйтеп үтелгән әсәрләре төп өйрәнү объекты итеп алынды. Биредә без ачлык проблемасының әдәбиятта чагылышын, сәнгати ягын анализлау процессында киң социаль-тарихи базага, архив чыганакларына, шул чор эш документларына, вакытлы матбугат битләрендә басылган материалларга, ачлык елларының шаһитләре тарафыннан язып калдырылган язмаларына таянып, проблемага гомумгуманистик, эстетик, мораль-әхлакый категория буларак бәя бирдек. Тарихи документлар, фәнни хезмәтләр, документаль база әдәби әсәрдә бирелгән фактларны дәлилли, шунлыктан, ачлык проблемасының әдәбиятта чагылышын өйрәнгән вакытта без әдәбият белән генә чикләнергә тиеш түгел.


– Гомумән, әдәбиятта ачлык темасын өйрәнүчеләр бармы?

– Ачлык темасының әдәби әсәрләрдә чагылышын тирәнтен өйрәнгән белгечләребез юк, тема кайбер мәкаләләрдә сүз ара әйтеп китү белән генә чикләнә. Әдәбиятта ачлык темасының чагылышы – ул кеше кулы тимәгән, кеше аягы басмаган темаларның берсе. Татар әдәбиятында гына түгел, башкорт, чуаш әдәбиятларында да әлеге тема өйрәнелмәгән. Рус әдәбиятына килгәндә исә, ачлык темасының әдәбиятта чагылышы анда күпкә тирәнрәк һәм баерак, кызганычка монографик планда өйрәнелмәгән.


– Идел буенда XX гасырның егерменче елларында булып узган ачлыктан соң 100 ел узды, бүгенге көндә әлеге территориядә яшәүче халыклар арасында андый массачыл рәвештә ачлык күзәтелгәне юк, шөкер! Ә кеше үзе кичергәнне генә йөрәге аша кабул итә. Миләүшә, ничек уйлыйсыз, ачлык турындагы әсәрләр укучы күңеленә үтеп керә аламы?

– Ачлык проблемасы бүгенге көндә дә актуаль, чөнки җир йөзендә миллиардка якын халык (рәсми мәгълүматлар буенча 850 миллион) ачлыктан интегә. Планетадагы бөтен табигый байлыкларның 40 проценты Русия карамагында булган бай илдә, рәсми мәгълүматлар буенча гына да, 20 миллион халык хәерчелектә, мохтаҗлыкта, ачлык чигендә яшәргә мәҗбүр. Чынлыкта исә бу сан күпкә күбрәк. Русиядә яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсе соңгы егерме ел эчендә нык начарланды һәм начарлануы дәвам итә.

Ачлык турындагы әсәрләргә килгәндә исә, бу төр әсәрләр бүгенге көн укучысы, яшьләр тарафыннан, бәлки, башкачарак кабул ителәдер, ачлыкның нинди фаҗига булуы аңлап бетерелми. Әлеге әсәрләр актив укыла дип уйламыйм. Әлбәттә, ачлыкның авырлыкларын үз җилкәсендә кичергән, үз күзләре белән күргән, шул дәһшәтле күренешләрнең шаһите булган кешеләр тарафыннан ачлык бөтенләй башкача кабул ителә. Әлеге әсәрләр бигрәк тә яшьләр өчен гыйбрәтле.


– Ачлык темасына кагылышлы әдәби әсәр язарга алынучыларга әлеге проблеманың кайсы ягына аеруча игьтибарлы булырга тәкьдим итәр идегез?

– Галимҗан Ибраһимовның «Адәмнәр»е һәм Мәҗит Гафуриның «Кеше ашаучылар»ы кебек әсәрләр булмаячак, ничек кенә язылмасын, яңа әсәрләр ачлык елларының дәһшәтен, афәтен, халыкка алып килгән кайгы-хәсрәтләрен тирән ачып бирә алмаячак. Бүгенге көндә әлеге темага алынган авторларның ачлык темасына язылган әсәрләр, тарихи һәм фәнни хезмәтләр, архив һәм шул чор вакытлы матбугат материаллары, һәм башка документаль база белән таныш булуы зарур. Теманы сурәтләгәндә тарихи дөреслек сакланырга тиеш.

Ландыш Тимерова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев