Логотип Идель
Заман

Министр Илсур Һадиуллин: «Казанда укытучыга һәйкәл куелачак!»

Бу дөньяда өч изге һөнәр бар, диләр. Кешеләрне ашату, дәвалау һәм белем бирү. Димәк, мөгаллимнәрнең эше – изге һөнәр дип аталырга да хаклы икән. Шагыйрь Фәннүр Сафинның: «Укытучы» белән «әнкәй» сүзе бергә саркып чыга йөрәктән!» – дип язуы да фикеремне куәтли сыман. 2023 ел «Педагог һәм остаз елы» дип игълан ителде.

Остаз – ифрат әһәмиятле кеше. Безгә тормыш һәм киң дөньяны бүләк иткән аналар беренче остазыбыз булса, хәреф танырга өйрәткән һәм кулыбызга һөнәр биргәннәре шулай ук аерым игътибарга лаек дигән сүз! Менә шул темалар һәм мәгариф дөньясының башка катлаулы мәсьәләләре хакында министр Илсур Һадиуллин белән эксклюзив әңгәмә тәкъдим итәбез.

 

Остаз дәрәҗәсе 

– Илсур әфәнде, Татарстанда Педагог һәм остаз елы игълан ителде. Әлеге шигарьне хәзерге вакытта ни дәрәҗәдә әһәмиятле дип саныйсыз?

– Әлеге карар укытучыларның югары статусын тануны һәм алар башкарган эшнең мөһимлеген күрсәтә. Татарстанда Педагог һәм остаз елын үткәрү буенча оештыру комитеты расланды, план эшләнде. Төп чаралар арасында мәгариф системасын үстерү эшчәнлеген, педагогик фән мирасын һәм башка күп нәрсәне яктырткан күргәзмәләр, акцияләр, форумнар, фестивальләр, конференцияләр оештыру каралган. План проектына шулай ук мәгариф музеен булдыру, республиканың мәгариф системасы турында китап чыгару да кертелгән, Казанда укытучыга һәйкәл кую да планлаштырылган. Республиканың барлык педагогик берләшмәсен төрле тематик чаралар һәм вакыйгалар белән колачлау күздә тотыла – бу 65 меңнән артык педагог һәм остаз дигән сүз.  

Педагог һәм остаз елының бурычы – бу һөнәргә игътибар юнәлтү, укытучыларыбызга һәм остазларыбызга карата хөрмәт уяту гына түгел, ә яшьләрнең педагогика белән кызыксынуын арттыру, педагогик югары уку йортларына һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларына иҗади, сәләтле, актив абитуриентларны җәлеп итү. Педагогларның һәм остазларның аерым статусын тану буенча эш тематик ел белән генә чикләнми, бу – республикада гамәлгә ашырыла торган эзлекле эшнең логик дәвамы. Безгә планда исәпкә алынган чараларны үткәрүдән тыш, әлеге ел бирәчәк нәтиҗәләрне сыйфатлы итеп үлчәп-барлап чыгуыбыз да гаять мөһим. Болар: җәмгыятьтә укытучы һөнәренең абруен күтәрү, аерым алганда, укучыларның һәм ата-аналарның үз остазларына ихтирамлы мөнәсәбәтен булдыру; югары уку йортлары һәм көллиятләрнең педагогик юнәлешләренә укырга кергән студентлар санын арттыру; мәктәпләргә яңа җәлеп ителгән укытучылар санын күбәйтү һәм башка юнәлешләрне кайгырту.

– Шәхсән үзегезнең остазыгыз кем?

– Остазларым бик күп! Һәркайда идеяләремә теләктәшлек табам икән, аларны остазларым дип саныйм. Үземнән күпкә яшьрәк булган укытучылар да минем өчен остаз була ала. Беренче укытучым – әнием. Мине башлангыч сыйныфта әнием Газәбикә Хәбибрахман кызы укытты. Бу якты дөньядан ул бик иртә китте. Аның әйткән сүзләре, карашы, көлүе, хәтта йөреше дә тәрбияви иде. Әнием юмор яратучы, шул ук вакытта бик таләпчән мөгаллимә иде. Аның әйткән сүзләре беркайчан да күңелдән уелмый. Коллективтан аерылып йөрмә, ди торган иде. «Класс нишли, син дә шуны эшлә. Сыйныф физкультура дәресеннән кача икән, син дә утырма», ди торган иде. Дәрес вакытында өй эшен тыңламыйм да өйгә кайткач, әнидән сорыйм. Ул миңа берничә тапкыр кисәтү ясады. Барыбер әнидән соравымны дәвам итәм. Көннәрдән бер көнне математикадан өй эше өчен «2ле» куйды. Бөтен класс тапкырлау таблицасын өйрәнеп килгән. Ә мин юк. Менә бу минем өчен гомерлек сабак, креатив тәрбия булды. Шул көннән башлап өй эшләрен дәрестә яхшылап тыңлап кайта торган булдым...

– Укытучы булу теләге балачактан бар идеме? Ул вакытта мәгариф министры булырмын дигән уйлар башыгызга килмәдеме? 

– Беркайчан да министр булам дигән максат куймадым. Яшь вакытта табиб булырга хыялландым, ләкин тормыш сәбәпләре аркасында укытучылык юлыннан китәргә насыйп булды. 1989 елда мәктәпкә килдем, аңарчы практикалар гына узып йөргән идем. Химия, биология фәннәре укыта башладым. Төрле мәктәпләрдә укыттым. Министрлык эшен дә мин хезмәт урыны итеп кабул итәм. Максатым – талантлы, үз эшенең остазы булган мөгаллимнәрне яклау. Мәгариф тармагында укытучы дигән зур исемне горур йөрткән, халыкка күрсәтә алырлык шәхесләр эшләргә тиеш. Балалар да, ата-аналар да һәм үзе эшләгән коллективта да ул кадерле, ышанычлы булсын. Шундый коллегаларыбыз булган очракта гына без җәмгыятьне үзгәртә алабыз. 

 

Педагогика һәм яшьләр  

– Соңгы елларда Россия күләмендә иң яхшы педагогларга төрле премияләр саны артты. Ә Татарстанда укытучылар өчен иң танылган конкурс ул нинди?

– Республиканың мәктәп укытучылары өчен һөнәри осталык ярышлары арасында иң популяры – «Россиянең ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсы, ул инде утыз елдан артык ел саен Россия Федерациясенең һәр субъектында иҗади эшләүче педагогларны ачыклау, аларга ярдәм итү, аларны дәртләндереп тору, перспективалы белем бирү идеяләрен һәм практикаларын популярлаштыру, шулай ук педагог һөнәренең уңай имиджын формалаштыру максатларында үткәрелә.

Ел саен республиканың сигез йөздән артык укытучысы әлеге бәйгедә катнаша. Үз районнары, зона этаплары аша узып, 65 укытучы гына республика дәрәҗәсенә чыга. Әлеге конкурс, тиешле вазифада педагогик эшнең өзлексез стажын исәпкә алып, ике номинация буенча үткәрелә: «Педагогик дебют» (өч елдан да артмаган стажлылар өчен) һәм «Ел укытучысы» (биш елдан да ким булмаган стажлыларга). Конкурсның мәктәп этабы ел саен уку елы белән бергә башлана, ә төбәк этабы исә, уку елы ахырында абсолют җиңүчене сайлау белән тәмамлана. Җиңүче яңа уку елының сентябрендә «Россиянең ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабында республика исеменнән чыгыш ясый.

– Илсур Гәрәевич, яшерен-батырын түгел, педагог эше – иң катлаулы һөнәрләрнең берсе. Бу өлкәгә замана яшьләренең бик үк барасы да килми торгандыр. Кадрларны җәлеп итүдә министрлык нинди чаралар күрә? Бу җәһәттән, республика проекты да гамәлгә ашырылган иде кебек...

– Бүген республикада психологик-педагогик юнәлештәге профильле сыйныфлар челтәре үсеш ала. Хәзер алар республиканың 150 мәктәбендә 180 педкласс. 3580 укучы үз тормышын педагогика белән бәйләргә ниятли. Бу сыйныфларда ике йөздән артык сыйныф җитәкчесе эшли. Педагогик профильдәге сыйныфлар түбәндәгечә бүленә: утыз проценты – VI-IX сыйныфлар (профиль алды әзерлеге), җитмеш проценты – X-XI сыйныфлар (профильле укыту). Педкласс укучыларында психология нигезләре дәресе зур кызыксыну уята. Бу курс укучыларга психологик белемнәрен тормыш мәсьәләләрен хәл итүдә кулланырга булыша, аралашу күнекмәләрен үстерә.

Проектта катнашучыларның барысы да сессияне уңышлы тапшырганда уку чорында ай саен 15 мең сум стипендия ала. Студентлар югары уку йортын тәмамлагач, биш ел дәвамында мәктәптә эшләргә бурычлы була. Ихтыяҗга карап, ел саен әзерлек юнәлешләре үзгәрә. Ел саен максатчан килешү буенча ике йөз кеше кабул ителә: йөз иллесе – ике телле һәм күп телле әзерлек юнәлеше буенча, илле кеше – республика өчен вакантлы булган башка белгечлекләр буенча. 

– Фән белән шөгыльләнүче яки язмышын фән белән бәйләргә җыенучы яшьләргә нинди өстенлекләр каралган? Гомумән, фәнгә килүче яшьләрдән сез канәгатьме? 

– Бүгенге көндә яшьләрне тикшеренү процессына җәлеп итү иң актуаль мәсьәлә булып тора, шуңа күрә илдә дә, республикада да игълан ителгән фән һәм технологияләр дистә еллыгы уңаеннан, яшьләр арасында фәнни танып белүнең уңай имиджын булдыру һәм аны популярлаштыру өчен, шактый гына күләмле проектлар эшли башлады.

Безнең республика үсеп килүче буынның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген стимуллаштыру һәм аларга ярдәм итү максатыннан, аларны тану һәм уңышлы тормышка ашыру өчен, барлык шартларны тудырырга тырыша. Әйтик, республика конкурсының «Перспектива» номинациясендә Татарстанда укучылар өчен (11 яшьтән башлап) 50 инновацион идея үткәрелә. Һөнәри белем бирү оешмалары һәм югары уку йорты студентлары арасында шулай ук саллы бүләкләр тапшырып, төрле фәнни-тикшеренү ярышлары уздырыла.

Яшь галимнәр тарафыннан фундаменталь һәм гамәли фәнни эшләр башкаруга финанс ярдәме күрсәтү максатларында, Татарстан республикасы грантлары һәм премияләре буенча да акча бүлеп бирелә. Һәр грантның күләме, табигый, техник һәм гуманитар фәннәр өлкәсендәге 20 төп тикшеренү юнәлеше буенча 250 мең сум тәшкил итә.

Мин яшьләрне фәнгә тарту өчен күрелгән чараларның бер өлешен генә әйттем. Мондый оештыру-агарту һәм ярыш чаралары шактый күп һәм алар төрле яшь категорияләрендәге яшьләргә исәпләнгән.

 

«Милли кадрлар җитәрлек әзерләнә» 

– Бәгырьгә үткәне – татар теле укытучылары. Аларны әзерләү мәсьәләсендәге кыенлыкларны да яшерергә ярамыйдыр…

– Милли мәгариф өчен кадрлар әзерләү педагогик профильле ресурс үзәкләрендә – Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллиятендә һәм Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә алып барыла. Казан, Түбән Кама, Чаллы педагогика көллиятләрендә шулай ук ике телле мохиттә эшли ала торган кадрлар әзерләү төркемнәре бар. Урта һөнәри белем бирүнең яңа стандартларында да бу мөмкинлек теркәлгән. 

Татарстанда педагогик кадрларны максатчан әзерләү Казан (Идел буе) федераль университетында, КФУның Алабугадагы филиалында һәм Чаллы дәүләт университетында тормышка ашырыла. Республика мәгариф системасының милли педагогик кадрларга ихтыяҗын канәгатьләндерү максатыннан, 2018 елдан башлап, республика бюджеты хисабына Казан (Идел буе) федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе базасында ике һәм күп теллелек нигезендә педагогик кадрлар әзерләү оештырылган. Хәзерге вакытта бу юнәлештә 646 кеше белем ала. Көндезге уку формасындагы студентлар белән максатчан укыту турында шартнамәләр төзелде, укуын тәмамлаганнан соң, алар республиканың милли мәктәпләренә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына эшкә урнаштырылачак.

– Мәктәптә әдәбият дәресләре, Федераль эш программалары кабул ителгәндә, бер сәгатькә генә калмасын иде. Ватан бөтенлеге, ватанпәрвәрлек, сәламәт җәмгыять, камил гаилә кебек төшенчәләр нәкъ шул дәрестә формалаштырыла бит. 

– Хәзер гамәлдә булган федераль дәүләт белем стандартларында, 2023 елның 1 сентябреннән кертеләчәк федераль белем бирү программаларында да (аның эчендә федераль уку планнары да расланган) «Туган тел һәм әдәбият» фәннәре уку планының мәҗбүри өйрәнелә торган өлешендә тора. Бу – бик мөһим. Уку планнарының төрле вариантлары бар. Аларда туган телдәге әдәбиятны укуга бер сәгать вакыт бирелгән. Ләкин «Россия Федерациясендә Мәгариф турында»гы федераль закон нигезендә, уку планнарын белем бирү оешмасы үзе кабул итә. Димәк, мәктәпнең әдәбиятны өйрәнү өчен бердән артыграк сәгать кую мөмкинлеге бар. 

– Илсур Гәрәевич, татар теле дәреслекләреннән канәгатьсезлек белдерүчеләр дә очрый. Әмма дәреслек бит ул – фән әсбабы, аның үз таләпләре бар.

– 2020 елда «Татарстан Республикасы дәүләт теле (татар теле)», «Туган тел (татар)», «Туган телдә (татар) әдәбият», «Туган телдә (татар) әдәби уку» фәннәреннән үрнәк белем бирү программалары эшләнде һәм федераль укыту-методик берләшмәсе карары белән үрнәк программаларның федераль реестрына кертелде. 2022 елда яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә дә шушы ук фәннәрдән башлангыч гомуми һәм төп гомуми белем бирү өчен 10 үрнәк эш программасы эшләнеп, федераль программалар реестрына кертелде. 2023 елның 1 сентябреннән мәктәпләргә федераль белем бирү программалары кертеләчәк. Россия халыкларының туган телләре институты тарафыннан уку планнарының мәҗбүри өлешенә кергән фәннәр буенча (шул исәптән татар теле һәм әдәбиятыннан да) федераль эш программалары оештырылды.

Гражданнарның туган телдә белем алуга конституция хокукларын гамәлгә ашыру һәм укучыларны туган телгә тәрҗемә ителгән дәреслекләр белән тәэмин итү өчен шартлар тудыру максаты белән, башлангыч гомуми, төп гомуми белем бирүнең төп программаларындагы уку планнарының мәҗбүри өлешенә керә торган фәннәрдән дәреслекләрне татар теленә тәрҗемә итү, аларны федераль исемлеккә кертү буенча 2020-2024 елларга юл картасы булдырылды һәм аны гамәлгә ашыру эше оештырылды. Татарстанның белем бирү киңлегендә татар теленә тәрҗемә ителгән 79 уку басмасы кулланыла.

– Журналистларга иң ачык һәм якын министр буларак, милли традицияләрне барлый, милли тәрбия бирә торган мәктәпләр турында фикерләшсәк, кайсы төбәкләрдә уңышлы эшлиләр? 

– Агымдагы уку елында Татарстанда 610 мәктәптә (504 юридик зат, 106 филиал) белем һәм тәрбия бирү татар телендә оештырылган. Алар арасында барлык фәннәрне ана телендә укыта торган мәктәпләр дә, V яки VII сыйныфтан төгәл фәннәрне рус телендә укытып, калган фәннәрне татарча укыта торган мәктәпләр дә бар. Барысында да тәрбия татар телендә алып барыла, милли мохит булдырылган. Россия төбәкләрендә милли традицияләрне барлый, милли тәрбия бирә торган мәктәпләр белән тыгыз элемтәдә эшчәнлек алып барыла. Чувашстандагы Шыгырдан, Тукай, Урмай мәктәпләре; Башкортстанда 65 һәм 84 нче уку йортлары; Самара өлкәсендә «Яктылык» мәктәбе; Саратов өлкәсендә милли татар гимназиясе; Пенза өлкәсендә Индерка, Урта Әләзән авылы мәктәпләре; Төмәндә 52 нче урта мәктәп; Ульяновск өлкәсе Мәләкәс (Димитровград) шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 22 нче мәктәбе, Свердловск өлкәсе Әҗегол мәктәпләрендә алып барылган эшчәнлек игътибарга лаек. Бүгенге көндә министрлык белән 34 регион арасында килешү төзелде. Шулай ук, Министрлык боерыгы нигезендә, республиканың барлык муниципаль районнары аерым төбәкләргә беркетелде. 

Төбәкара хезмәттәшлек планы Россия төбәкләрендәге мәктәпләрне укыту-методик әсбаплар белән тәэмин итү, татар теле укытучыларының белемен арттыруда ярдәм күрсәтү, татар мәгарифе көннәрен уздыру, татар яшьләре өчен тел өйрәнү лагерьлары оештыру, рус теле һәм татар теле әдәбиятыннан халыкара олимпиадалар үткәрү һәм башка күп кенә чараларны үз эченә ала. 

БДИ кимчелеге – артык киеренкелек тудыруда 

– Илсур әфәнде, соңгы вакытта Европадан кергән тәҗрибәләрдән читләшә башладык бит. Бердәм дәүләт имтиханының язмышы бездә ничегрәк булыр икән? Файдалы һәм зыянлы якларына тукталып узсагыз иде. 

– БДИдан бер көн эчендә генә баш тарту мөмкин түгел, чөнки нәрсәдәндер баш тарту өчен, яңасын булдырырга кирәк. Хәзерге вакытта яңасын тудырган юк әле. Бердәм дәүләт имтиханы ул, бер яктан, начар түгел. Беренчедән, илнең барлык чыгарылыш укучыларына уку фәннәре буенча бердәм таләпләр; икенчедән, Россиянең һәммә төбәкләрендәге барлык предмет комиссияләре кулланган бердәм бәяләү критерийлары; өченчедән ул чыгарылыш һәм керү имтиханнарын берләштерә, БДИ нәтиҗәләре илнең барлык югары уку йортларында керү сынаулары буларак исәпкә алына. Кат-кат сынау бирәсе түгел.
Җитешсезлегенә килгәндә, укытучылар да, укучылар да, кайвакыт, башка фәннәр буенча гомуми белем программасын үзләштерүгә зыян китереп, БДИга әзерләнү белән артык мавыга, аерым очракларда имтиханнар тирәсендә артык киеренкелек барлыкка килә, гәрчә әлеге имтиханнар чыгарылыш укучылары өчен тормыш этапларының берсе генә булса да.

Һичшиксез, мәктәп психология хезмәтләренең чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның ата-аналарына имтихан кампаниясе вакытында эмоциональ тотрыклылыкны саклап калу өчен, нәтиҗәле ярдәм күрсәтү эшен активлаштыру бик мөһим. Хәзер инде логик фикерләүгә дә өстенлек бирелә, җитешмәгән җирләрен камилләштерү дә бара. 

– Татарстан мәктәпләрендә кайсы фән буенча педагогларга кытлык бар?      

– Педагогик кадрлар җитешмәүнең кискенлеге аеруча Казан, Чаллы шәһәрләрендәге мәгариф оешмаларында сизелә. Математика, физика, чит тел, рус теле һәм әдәбияты укытучылары, башлангыч сыйныфлар өчен белгечләр җитешми. 

– Соңгы елларда мәктәпләрдәге иминлек тә борчуга сала…

– Мәгариф учреждениесе иминлеге – укучыларның һәм хезмәткәрләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән чараларның киң комплексы. Бу – бакча, мәктәпләр эчендә һәм периметрны күзәтеп торырга мөмкинлек биргән заманча видео җиһазлар урнаштыру; коймаларны алыштыру, керү юлы контроле һәм идарә системаларын монтажлау, сак сигнализациясе. Барлык чаралар да зур финанс чыгымнары таләп итә.

Казан балалар учреждениеләренең террорчылыкка каршы куркынычсызлыгына соңгы елда 1 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Республика финанславы һәм мәгариф объектларын террорчылыкка каршы торуны арттыруга бюджеттан тыш финанслау хисабына 18 577,97 мең сум акча бүленгән. Мәктәпләрдә сак пунктлары урнаштырыла, керү контроле системалары һәм «полиция сикертмәләре» монтажлана, коймалар куела һәм яңартыла. Тәртип саклау тиешле лицензиясе булган хосусый сак оешмаларының квалификацияле хезмәткәрләре тарафыннан башкарылачак.

Министрлык тарафыннан мәгариф белән идарә итү муниципаль органнары һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә инструктив һәм методик тәкъдимнәр, террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча үрнәк документ үрнәкләре эшләнә һәм җиткерелә. Бу материаллар министрлыкның рәсми сайтында урнаштырыла.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев