Мәктәптә «көчле куллар»
Ир-егетләр мөгаллим булырга ашкынып тормый. Әмма азның кадере күбрәк була бит, дип көлә татар теле укытучысы Ришат Миңнемуллин. Үзе укытучы һөнәрен сайлавына сөенеп туя алмый.
Ир-егетләр мөгаллим булырга ашкынып тормый. Әмма азның кадере күбрәк була бит, дип көлә татар теле укытучысы Ришат Миңнемуллин. Үзе мөгаллим һөнәрен сайлавына сөенеп туя алмый. Бик күпләр мәктәптә хезмәт хакы аз дип, зар белдергән вакытта, ул яраткан шөгылем, күңелемә якын булган эшем өчен акча да түлиләр әле, дип шатлана.
Тәрбиядә – ир-ат кулы
Ришат Миңнемуллин укытам, татар теленә мөнәсәбәтне үзгәртәм, дип эшләүчеләрнең берсе. Балалар телне яратсын, кызыксыну булсын өчен бөтен көчен куя ул. Дәресләрен түземсезлек белән көткән, төрле бәйге-олимпиадаларда җиңүләре белән сөендергән укучылары исә, аны тагын да яхшырак эшләргә илһамландыра.
Ир-егетләр мәктәптә сирәк күренеш булуы берәүгә дә сер түгел. Берзаман, гомумбелем бирү йортларында көчле затлардан шул физкультура һәм технология укытучысы гына калган иде. Анысы да, һәр мәктәптә түгел. Бүген вазгыять бераз җайлаша башлады кебек. Акрынлап булса да, ирләр дә мөгаллимлеккә килә. Тарих, физика, химия укытучылары арасында ишәйде. Ришат Миңнемуллин кебек татар теленә мәхәббәт уяту юнәлешен сайлаучылар да, сөенечкә, күбәя.
Ни дисәң дә, мәктәптә ир-ат кулы кирәк, дип саный Ришат. Никадәр генә йөрәк кушуы буенча сайланган һөнәр булса да, мөгаллимлек – авыр хезмәт. Тәрбия һәм белем бирүне тулысынча хатын-кыз җилкәсенә салу бер дә дөрес түгел, ди яшь укытучы.
– Мәктәптә ир-атлар никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшы. Сер түгел, бүгенге балаларны тыю бик авыр, алар бик шук, шаян, үзсүзле. Аларны тыңлату җиңел эш түгел. Хатын-кыз, никадәр генә кырыс һәм көчле булып күренергә тырышмасын, ул – нечкә күңелле зат. Бигрәк тә яңа гына мәктәпкә килгән яшь хатын-кыз укытучыларны балалар ныклыкка «тикшерә». Ир-ат була торып та әле, сыйныфны «тоту» авыр, ә хатын-кызны укучылар елатып чыгарырга күп сорап тормый, – ди Ришат.
Ул эшләгән Казанның 185 нче күппрофильле лицеенда да шуңа күрә ир-ат укытучыларны эшкә аеруча теләп алалар. Дәресләрдә тәртип урнаштыруда ир укытучыларның өстенлеген әйттек. Аннары, әти тәрбиясен күрмичә үскән балалар да күбәйде бит. Мөгаллимлеккә ир-атларның килүе – шушы бушлыкны каплау ысулы. Ир укытучы, бигрәк тә малайлар өчен, абруйлы остаз һәм үрнәк булырга сәләтле. Аннары урындык-парта ташырга кирәк булганда да ир-ат көче комачауламый, дип көлә яшь укытучы.
Вакытында бирелгән юнәлеш
Ришат – Кукмара районының Аш-Буҗи авылында туган. Әтисе күп еллар механизатор булып эшли, әнисе – ашарга пешерүче. Сеңлесе белән бергә бабалары тәрбиясендә үскәнгәме, туган телгә, җырга-моңга мәхәббәтне сеңдергәннәр. Ришатның нәкъ менә ана телебезне укытырга теләве дә оныклар һәм әби-бабайлар арасын якынайту теләге белән бәйле:
– Бүгенге көндә әлеге юнәлеш бик мөһим. Чөнки туган телебезне камил дәрәҗәдә белмәү, яшьләр һәм өлкән буын арасында зур киртә тудыра дип саныйм. Буыннар чылбыры өзелмәсен дисәң, туган телне өйрәнергә, белергә кирәк. Татар теле – иң матур тел, иң нечкә, ягымлы, йомшак, татлы тел! Бездән соң килгән буыннар да саф, чиста итеп бөек татар телендә горурланып сөйләшсеннәр иде!
Әтисе дә, әнисе дә укытучылыктан ерак кешеләр булуга карамастан, Ришат та, сеңлесе дә үзенең тормышын нәкъ менә мәктәп белән бәйләргә карар кылган. Ришат үзе Казан федераль университетында белем алып, башкалабызда калса, сеңлесе Арча педагогия көллиятен тәмамлап, бүген туган авылларында башлангыч сыйныфларны үз канаты астына алган.
– Әниемнең бертуган энесе Ягъфәр Зыятдинов физик тәрбия укытучысы, Татар көрәше буенча Русия чемпионы, спорт остасы. Бүгенге көндә Кукмара районы Туембаш авылының урта белем бирү мәктәбен җитәкли. Әмма укытучы булу теләге чынлап торып, сигезенче сыйныфларда барлыкка килде, – дип сөйләде Ришат Миңнемуллин. – Татар теле укытучым Фирдәүсә Ризванова белән бергәләп район, республикакүләм, хәтта Бөтенрусия дәрәҗәсендә уздырылган фәнни-гамәли конкурслар чыгыш ясый башладык. Һәм, әйтергә кирәк, нәтиҗәсе дә булды. Унынчы сыйныфта вакытта Әгерҗедә узган конференциядә КФУ мөгаллимнәре үзләренә укырга килергә тәкъдим иттеләр. 2011 елда университетта уздырылган «Шигъри Сабантуй» бәйгесендә призёр булгач, бу уку йортына укырга керүне максат итеп куйдым. Кирәкле вакытта дөрес юлны сайларга ярдәм иткәне өчен мин кадерле татар теле укытучыма рәхмәтле.
Университетта укыган елларын Ришат бик рәхәт чаклар дип искә ала. Төркемдә нибары ике егет булганнар. Әмма моңа карап, бер дә читенсенмәгән алар. Киресенчә, балда-майда йөзгән кебек иде, ди ул. Дистәләгән кызның бөтен игътибары икесенә юнәлтелгән бит.
Егет яхшы укыган, актив студент тормышы белән яшәгән. Университет өчен кул көрәше, җиңел атлетика, волейбол буенча чыгыш ясаган.
«Өйрәнәм дигәне белән эшләве рәхәт»
Университетны тәмамлагач, Ришат Казан шәһәренең 52 нче гимназиясенә килешү буенча эшкә урнашып, бер ел тәҗрибә туплый. 2019 елда Казан шәһәре 185 нче күппрофильле лицеена эшкә керә һәм менә инде өченче елын шунда хезмәт куя. Бу – башкалабызда иң зур мәктәпләренең берсе. Ул мең биш йөз укучыга исәпләнгән, әмма бүген биредә ике меңнән артык бала белем ала. Лицейда туксан биш укытучы хезмәт куя, араларында дистәләп ир-егет тә бар. Татар теле укытучылары гына да унау.
Ришат сүзләренчә, һәр сыйныфтан уртача унлап бала туган тел итеп татар телен сайлый. Берәүләре татар телен туган тел буларак, тирәнтен өйрәнә, икенчеләре телне чит тел рәвешендә үзләштерә.
Мөгаллим үзе, нигездә, катнаш гаиләләрдә тәрбияләнгән татар балаларына һәм татар телен сайлаган рус балаларына татар теле укыта.
– Татар балалары арасында: «Мин татарча болай да беләм», – дип дәресләргә кул селтәп кенә караучылар бар. Ә татарчаны начаррак белгәннәрнең әти-әниләре туган тел итеп татар телен сайлаган икән, димәк, бу аларга да, балаларына да кирәк. Мондый укучылар дәресләргә кызыксынып, телне өйрәнәм, дип килә. Андыйлар белән эшләве дә рәхәт, – ди Ришат.
Телгә мәҗбүриләп өйрәтү дөрес түгел, дип саный ул. Аның сүзләренчә, кешедә телне өйрәнүгә ихтыяҗ булырга тиеш. Шул ихтыяҗны без үзебез тудырабыз.
Әлбәттә, үз предметына укучыда кызыксыну уяту өчен яшь мөгаллим төрле алымнар куллана һәр дәресен мавыктыргыч итәргә тырыша. Кечерәкләр белән күбрәк уен формасы сайлана. Бүген бит парта алдына утырдың да, шуннан дәрес ахырына тормаска дигән таләп юк. Шуңа күрә укытучы балалар белән әллә ниләр «кыландыра»:
– Дәресебезне татар дөньясында булган яңалыклардан башлыйбыз. Үземнең укытучым да шулай эшли иде. Бу бик отышлы ысул, балаларга бик тә кызык. Дәрес барышында инновацион технологияләрне еш кулланабыз. Күбрәк дөрес сөйләм юнәлешендә эш алып барабыз. Укучылар бер-берсе белән аралашып, материалны сорау-җавап, әңгәмә рәвешендә ныгыта. Шулай ук милли бәйрәмнәребезне өйрәнгән вакытта, әлеге бәйрәм мохитен тудырырга омтылабыз.
Шулай ук ул бар мөмкинлекләрдән файдаланырга, мизгелне кулдан ычкындырмаска тырыша. Һәр туган көн ниндидер җиңүләр белән бергә, тәҗрибә дә бирә бит.
Узган елда, әйтик, «Ел укытучысы» бәйгесендә үзен сынап караган
Аңа кадәр «Безнең Яңа укытучыбыз – 2019» конкурсында катнашып, грант откан.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев