Логотип Идель
Заман

Назыйм Исмәгыйлев белән әңгәмә

Каллиграф Нәҗип Нәккаш улы Назыйм Исмәгыйлев атасының эшен дәвам итә икән. Аның үзе һәм каллиграфия өлкәсендәге уңышлары турында сөйләштек.

Журналыбызның бер санында мөселман каллиграфы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, галим Нәҗип Нәккаш белән шактый кызыклы бер әңгәмә чыккан иде. Нәҗип абыйның улы Назыйм Исмәгыйлев тә атасының эшен дәвам итә икән. Аның үзе һәм каллиграфия өлкәсендәге уңышлары турында сөйләштек.

- Назыйм, «агачы нинди, җимеше шундый» дигән мәкаль сезнең иҗатка ни дәрәҗәдә якын?

- Әйе, мин кечкенәдән әтиемнең остаханәдә ничек эшләвен күреп, аның эш алымнарын күңелемә сеңдереп үстем. Без – гаиләдә өч ир бала. Өчебездә дә рәсем ясауга сәләт бар, әмма шуңа да карамастан, Наил абыем чит телләрне күбрәк белүгә тартылды, Нияз абыем музыка мәктәбен тәмамлады һәм бары тик мин генә сынлы сәнгать мәктәбендә укуны кирәк, дип таптым.

- Белемегез буенча – инженер-архитектор, шулай да бүгенге көндә реклама агентлыкларының берсендә әйдәп баручы дизайнер булып эшлисез.

- Бездә һәрчак иҗади мохит, тирә-юнь дә буяулар исе белән тулы. Моннан качып котылып буламыни! Урта мәктәптән соң Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетына укырга керергә теләдем, әмма бу теләгемне тормышка ашыра алмадым һәм мәдәният һәм сәнгать институтының декоратив-кулланма сәнгать факультетында ике ел укып, үземне рәссамлыкка әзерли башладым. Шул чорда көтмәгәндә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетыннан шалтыратып, яңа гына ачылган эсперименталь төремнең икенче курсына чакырдылар. Уку тәмамлангач, бина проектларын эшләүчеләр рәтенә кушылачагыма сөендем. Университеттагы уку процессы бик ошады, факультет деканы, фәнни эшләремнең җитәкчесе Фаина Мөбәрәкшина ярдәмендә проектларым төрле бәйгеләрдә дә җиңеп чыкты. Ә тулы бер квартал мәйданга сыярлык медицина үзәге проектым диплом эшемә әверелде, ул да диплом яклаганчы ук үткәрелгән Бөтенрусия конкурсының Гран-при бүләгенә лаек булды. Әмма мин университетны тәмамлаган елларда шәһәр архитектурасын проектлау эшендә зур үрләр яулау мөмкин түгел иде, ягъни бертөсле типтагы инженерлык алымнары гына, гади проектлаштыру ысуллары гына кулланыла иде. Иҗади чишелешле проектларга алынырлык оешмаларны тапмагач, эш урынын озак эзләдем һәм шәһәрдә инде ун ел буе бик яхшы гына эшләп килгән дизайн студиясенә график дизайнер булып урнаштым. Менә инде 2011 елдан бирле шушы студия җитәкчелегендә шәһәр бизәлешенә үз өлешемне кертәм. Сабан туйлары, ил күләмендә үткәрелә торган спорт ярышлары, Универсиада, төрле чемпионатлар вакытында кулланылган эмблемаларны, күрсәткечләрне ясау, реклама такталарын яңарту, шәһәр мохите дизайнына кушылып, кече архитектура формаларын иҗат итү, төрле чаралар үтәчәк биналар өчен навигация системаларын төзү белән мәшгульмен.

- Моннан берничә ел элек игълан ителгән Казан зоопаркының яңа эмблемасын ясау турында да әйтеп узсагыз иде. Бу яңа эмблема өчен барыбыз да берничә эскиз тәкъдим иттек, шулар арасыннан минем эскизым кабул ителде.

- Әлеге эмблемада – ак барс сурәте. Тиздән ачылачак яңа зоопарк тамашачылар күңелендә озакка истә калырлык булсын өчен төрле күрсәткечләр эшлибез, һәр җәнлек һәм кош янына эленәчәк, алар хакындагы мәгълүматлар язылган таблицалар да зоопаркның визуаль стилен арттырачак. Менә әле яңа гына Алманиядән кайттым, анда, 26 гектардан аз гына. артыграк мәйданда урнашкан дөньядагы иң шәп зоопаркларның берсе булып саналган Лейпциг зоопаркын бер көн буе, иртәдән алып кичкә кадәр карадым!

- Бүгенге эшчәнлегегездәге тагы нинди проект күңелегезгә бик якын?

- «Казан» милли-мәдәни үзәге бинасының интерьерын заманча, ачык китапханә итеп үзгәртү проекты. Аны иң яхшысы дип табам! Бу эшнең үз катлаулыклары бар, әмма мин эш никадәр катлаулырак булса, шулкадәр кызыклырак дигән фикердә.

- Яңа китапханә бинасы гадәти китапханәләрдән нинди үзенчәлекләре белән аерылып торачак соң?

- Киң һәм иркен мәйданда күп китап киштәләре урнаштырылачак, аларга тезеп куелган төрледән-төрле китапларны укучы шул киштәләрдән үзе сайлап алып, җайлы урындыкларга утырып укыячак. Бинаның башка бүлмәләре төрле темалардагы лекцияләр уку, иҗади һөнәрчеләр тарафыннан осталык дәресләре алып бару өчен кулланылачак, сайлап алган эскизны 3D принтеры ярдәмендә тормышка ашырып карау мөмкин булачак, мәктәп балалары роботлар ясарга өйрәнәчәк, фотоларга төшерү өчен махсус җайланган бүлмә дә булдыралачак, дип көтелә, бина эчендә бирегә үз ноутбуклары белән килүчеләргә фәнни һәм иҗади эшләрен дәвам итәрлек мөмкинлекләр дә тудырылачак.

- Назыйм, сезнең каллиграфик әсәрләрегез соклануга лаек. Мондый ысулдагы каллиграфия үрнәкләре бар, әмма барыбер да әлеге төр иҗатта талантлы татар яшьләре бик аз.

- Бәяләмәгез өчен рәхмәт! Башта, мәктәпнең сигезенче классында укыганда, граффити сәнгате белән мавыктым, аннан соң инде тора-бара готика стильдәге әсәрләр яздым. Хәрефләрне төрлечә, образлы итеп язарга теләвемдә әтиемнең йогынтысы да бар, чөнки мин аның ничек итеп гарәпчә хәрефле сүзләрдән торган язмаларны язуын даими рәвештә күзәтеп үстем. Кириллица һәм латин имлялы язмалардан соң, гарәпчә текстлы иҗат эшләре ясап карау теләге туды. Менә шул  эшләремне Ислам мәдәнияте музеенда барган күргәзмәдә күрә алалар.

- Иҗади эшләрегез өчен кирәкле текстларны әтиегез киңәшләрен тотып яздыгызмы? Ул бит ГабдуллаТукайның дистәләрчә шигырен яттан белә.

- Юк, эшләрем өчен кирәкле текстларны мин һәрвакыт үзем эзлим.

- Илһам Шакировка багышланган хезмәтегез өчен сез: «Заман кичте, сулар акты, хәзер юк инде ул ялкын; кызу сүнде, мәңгелеккә инде ул салкын», – дигән шигъри юлларны сайлап алгансыз. Әлеге әсәр ничек туды?

- Бер яңа әсәр иҗат итәм дип, алдыма такта куйдым да, уйланып утыра башладым. Нәкъ шулчак бөек җырчыбызның дөньядан китүе хакында кайгылы хәбәрне игълан иттеләр. Кулыма Г.Тукайның шигырьләр җыентыгын алып, укый башладым. Һәм шушы юлларга тукталдым. Эшем аша бөек талант иясе Илһам Шакировның соңгы елларындагы күңел моңсулыгын да барлап күрсәтергә тырыштым. Мин аны нибары бер төн эчендә иҗат иттем.

- Назыйм, иҗатыгызда тагы нинди үзенчәлекле алымнар кулланасыз?

- Кайберләре өчен леттеринг ысулы туры килә. Кирәкле фон өчен фанераны ут белән көйдерүне дә бик кулай күрәм.Чөнки минем яңа эскизымны гадәти генә фонга язып китәсем килми, шуңа күрә әүвәл фанераны көйдереп алуны кулланам, бу аның техник характеристикасын үзгәртми, әмма миңа кирәкле җан халәтен хасил итә. Кайберләрен фрезер аппараты белән уеп ясыйм. Ә менә Г.Тукайга һәм М.Җәлилгә багышланган эшләрем аерым чишелештә: аларның сурәтләре иҗатларындагы шигъри юлларын язу белән бергә берләштерелде.

Сез күргәзмәгә килгән тамашачылардан нәрсә көтәсез?

- Билгеле, мин, рәссам, каллиграф буларак, үз тамашачыларым белән аралашырга тиеш, әмма шул ук вакытта мин чик булырлык карар кабул итүне, бәяләмәләре һәм әсәрләремнең тәэсир көчен билгеләүне аларның үз карамагына калдыру яклы. Ягъни әгәр дә әсәрләр кырыена аларның нәрсә аңлатканнарын сөйләп бирүче язулар элсәм, бу дөрес булмас иде. Әсәрләремне аңлауга юл ябылыр иде. Ә бит андый күргәзмәләр дә оештырыла, аларда рәссамның иҗат юлы да, әсәрләренә карата уналты битлек аннотацияләр дә язылып куела. Мин исә иҗат эшләремә карата артык мәгълүмат бирелүен түгел, ә тамашачыларымның үзаңы ачык булуын ошатам.

- Назыйм, архитектор буларак, сезнең тагы кайсы дәүләтләрне үз күзләрегез белән күрәсегез килә?

- Галәмдәге башка цивилизацияләр белән танышыр идем.

- Ә сез аларга ышанасызмы?

- Ышанам, безнең аларга кадәр барып җитәрлек техник җайланмаларыбыз гына юк әле. Галәмнең үз кануннары бар, менә яктылык тизлеген дә узып китәргә иде дә, ерак планеталарга барып җитәргә иде!

- Ә сез андагы халыкны нәрсәгә инандырыр идегез?

Җир улларының талантлы булуларына!

- Назыйм, ихлас әңгәмә өчен бик зур рәхмәт! Яңа гына мәктәп тәмамлап, архитектор, дизайнер булырга теләгән яшьләргә нинди теләкләрегез бар?

- Тәвәккәл булсыннар! Мәдәният һәм сәнгать институтыннан инженерлык-төзелеш университетына укырга күчкәндә, миңа берьюлы берничә фәннән, шул исәптән, теоретик механика кебек техник фәннәрдән дә имтихан тотарга туры килде. Җиңел булмады ул дәвер. Әмма архитектор булу теләгем көчле булу сәбәпле, бу сынауларны җиңеп чыктым. Ә мөселман каллиграфиясе сәнгатенә гашыйк яшьләр өчен хәзер нинди генә мөмкинлекләр юк! Күргәзмәләр дә ачылып тора. Үзем дә осталык дәресләренә йөрдем, махсус китаплар укыдым. Һәм, әлбәттә, сынлы сәнгатьнең шушы төренә булган мәхәббәтем өчен әтиемә рәхмәтлемен!

 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев