Логотип Идель
Заман

НИЧЕК КИЯҮГӘ ЧЫГАРГА?

Нәкъ егерме яшьлек кызлар шикелле. Ә ни өчен кызларның кияүгә чыгасы килми соң? Һәм ни өчен кияүгә чыгарга кирәк? Чыгарга кирәкме, гомумән? Ни өчен кызларның кияүгә чыгасы килә һәм ничек итеп кияүгә чыгарга? Әлеге темага тәҗрибәм түгел, уйлануларым да булмаган килеш, шушы сорауларга җавап эзләп карыйм әле хәзер. Киттек!

Март, кояш... Бар тереклектә мәхәббәт чагыла. Кызлар күңелендә дә. Сигез яшьлек Дилбәрдән сорыйм:
–    Синең кияүгә чыгасың киләме?
–    Юк.
–    Нигә?
–    Анда озын күлмәк киясе булачак.
–    Мәҗбүри түгел бит ул. Кысканы киярсең.
–    Барыбер килми. 
Нәкъ егерме яшьлек кызлар шикелле. Ә ни өчен кызларның кияүгә чыгасы килми соң? Һәм ни өчен кияүгә чыгарга кирәк? Чыгарга кирәкме, гомумән? Ни өчен кызларның кияүгә чыгасы килә һәм ничек итеп кияүгә чыгарга? Әлеге темага тәҗрибәм түгел, уйлануларым да булмаган килеш, шушы сорауларга җавап эзләп карыйм әле хәзер. Киттек!

Канат астында 

Кыз кеше һәрвакыт иминлектә булырга тели. Инстинкт, беренчел табигый ихтыяҗ дәрәҗәсендә. Бәләкәй кыз баламы ул, хатын-кызмы – барыбер, аңа иминлек гарантиясе кирәк. Ир – шул иминлек гарантиясенең үзе инде ул. Әйе, чынлап: ул хатыны өчен – ялгышудан да, башкаларның ялгышларыннан да, дөнья афәтләреннән дә яшерүче ышанычлы сак. Ир канаты астына качкач, куркуга бер генә сәбәп кала: ирнең үз ялгышлары, ул үзе тудырган афәтләр. 
Бүгенге уңайлы тормышта гаилә, никах институтының (никах институты – «институт брака». Моннан соң очраган җөмләләрдә «никах» сүзе, дингә кагылышсыз рәвештә(!), «брак» урынына кулланылачак) ник кирәге бар, дигәндәйрәк фикерләр ишетелергә мөмкин. Ничек кирәк булмасын инде?
Беренчедән, әйе, комфортта гаилә, бәлки, кирәк тә түгелдер. Кемнән сакланмакчы буласың соң син иреңнең канаты астында, саф һавада чакта да күңел тыныч, өс бөтен булганда? Шуңа, бәлки, кирәк тә түгелдер. Әмма ул комфортның күпме вакытка сузыласын кем белә әле? Гомумән, бүгенге көн комфорт күплегенең дискомфорт тудыра башлавы белән аерылып тора түгелме соң? Гап-гади көнкүрештә үк, мәсәлән. Биологик төр буларак кешенең яшәешен тәэмин иткән шөгыльнең – азык табуның хәзер бер кыенлыгы да юк. Хәтта ничектер бик тырышып берәр заман эш урыныңны югалтсаң, һәм бөтенләй үк зур «бәхет елмаеп» инде торак урыныннан мәхрүм булсаң да, ачтан үлүең икеле. Өшеп үлә аласың, кыйнап үтерә алалар, тик ачтан – юктыр. Муллык. Азык табуның бер авырлыгы да юк. Һәм шул муллыктан китә инде: кирәгеннән артык туклану, ашкайнату системасына бәйле кыенлыклар, тән авырлыгы арту һәм башка бик күп «күңелле» галәмәт, һәм исән калырга теләсәң, азык табу өчен түгел, үзеңне чикләү өчен көч куярга туры килә. Ирекле булу өчен ирегеңне чикли белергә кирәк.

Гаилә кору һәм өйләнешү – икесе ике гамәл 

Хәзер бит гендер чикләре юыла, җимерелә, бетә, дип тә җавап кайтарырга мөмкиннәр. Чынлап та, иргә – ир, хатын-кызга – хатын-кыз булу ихтыяҗы беткәндә, кем һәм ничек һәм кемнең канаты астына яшеренсен?
Гаилә һәм никах институтларының аермасын ачыкларга тилмереп карарга вакыттыр... Чынлыкта, никах институтына караш, аның әһәмияте һәм мәгънәсе иҗтимагый вазгыятькә яраклашып ничәдер чорга бер үзгәреп килә. Мисал өчен генә: хәзер төрле милләт, раса, дин, иҗтимагый катлау вәкилләре арасындагы никахлар да – нормаль күренеш (чөнки бүген милләт, раса, дин, иҗтимагый катлау дигән төшенчәләр үзләре дә – өрәк кенә), ә әле берничә гасыр элек кенә мондый никахлар барысы кыргыйлык булып күренгән. Ахыр чиктә, «по расчету», йә булмаса «ирекле мөнәсәбәтләр», «ачык никах» дигән төшенчәләр дә яши, ә «гаилә» төшенчәсенә бу мәгънәләрне күчереп карау бөтенләй мөмкин түгел. Никах «ачык» булганда, гаилә ничек яшәсен ди?
Гаилә – чагыштырмача тотрыклы мәгънәгә ия төшенчә. Ул күбрәк кан туганлыкка, якын мөнәсәбәтләргә, дуслыкка, аралашу, ярдәмләшүгә бәйле. Һәм ул һәрчак шулай булган. Гендер бүленеше бөтенләй калмаса да, гаилә институты үз мәгънәсен, үз көчен югалтыр, дип уйламыйм. Хәтта аңа караш үзгәрер, дип тә уйламыйм. Бу очракта, әйе, кан туганлык дигән нәрсәнең күпме генә гаиләләрдә сакланачагы билгесез. Әмма, минем фикеремчә, гаилә үз функцияләрен башкарудан туктамаячак һәм күркәмлеген дә югалтмаячак. Ягъни, гаилә үз рәвешен үзгәртер, бер үк җенестән торган гаиләләр артыр, бәлки, кайбер гендер үзенчәлекләреннән азат әти-әниләр артыр, әмма мондый гаиләләрдә «әти» дә, «әни» дә предмет, күренеш түгел, ә гади кеше, тере кеше булып калганда, гаилә мәхәббәткә һәм үзара хөрмәткә нигезләнеп яшәячәк һәм нормаль, күркәм балалар тәрбияләячәк (тудырачак, димим инде)... 

«Гаилә корасым килми»

Ни дәрәҗәдә генә җимерелмәсен гендерларны аерып торучы чикләр, «Хатын-кыз халкы» һәм «Ир-ат халкы» дигән ике диңгездә суларының чыганаклары да, тозлылыгы, тыгызлыгы да дөм төрле, ул суларга бер булу өчен, ай-һай, исәпсез күп вакыт кирәк. Ә алар бер булганчы, хатын-кызның эчендәге «кыз кешелеге» кыбырсынып алу гадәтен саклаячак. Шуңа хәзер хатын-кыз – хатын-кыз, ир кеше – ир-ат булган дөньяга кайтыйк.
Белгечләр әйтүенчә, бүгенге көндә никах институты үз популярлыгын югалтып бара. Өстәвенә, өйләнешүчеләрнең яше дә арта, ягъни яшь кешеләр өйләнешергә ашыкмый. Моның җәмгыять өчен уңай йогынтысы да, тискәресе дә бар. Уңай: кеше хезмәт базарында озаккарак тоткарлана. Тискәре: балалар азрак туа. 
Шул ук белгечләр әлеге вазгыятьне никахның кыйммәте кимү һәм кешенең финанслар ягыннан мөстәкыйльлеккә омтылуы белән аңлата. Иң феминистик карашлы танышым Чулпан Гарифуллина да шул юнәлештәрәк фикер йөртә булып чыкты: «Кияүгә чыгу, ак туй күлмәге кию турында 15 яшькә кадәр хыялланып йөрдем, әллә нинди матур тантаналар күз алдына китердем. Әмма менә шәһәргә килгәч, карашларым үзгәрде. Егетләрдә ир кеше сыйфатлары югалып баруына һәм хатын-кызларда гына була торган сыйфатлар артуына игътибар иттем. «Шокотерапия» кебек булды бу минем өчен. Ничек мондый кеше гаилә дилбегәсен тотып барсын? Аңа ничек итеп йөрәгеңне, үзеңне тапшырасың? Әйткән һәр сүзгә үпкәли торган, кыз кешенең йөрәген яулап алу дигән гамәлне оныта барган кеше белән гаилә корасым килми. Аннан... кызлар хәзер бик мөстәкыйль. Алар эшли. Үзләрен үзләре карый. Шулай булгач, артык йөк нигә аларга?»  
Хатын-кызга үзен хатын-кыз итеп тоярга, ир кешегә чын ир-ат булырга җай тудыручы киңлек – шул ук гаилә инде ул, чынлыкта. «Әйткән һәр сүзгә үпкәли торган, кыз кешенең йөрәген яулап алу дигән гамәлне оныта барган кеше»гә дә канаты астына кемнедер яшерергә туры киләчәк анда. Ә мөстәкыйльлеккә килгәндә... мөгаен, белгечләр әйткән никахның кыйммәте кимү дә шуңа бәйледер.

Без – бербөтен 

Шушы урында язманың «Кияүгә чыгу ник кирәк?» дигән сорауны күптән читкә куеп, «Кияүгә чыгу кирәкме?» дигәненә җавап биреп маташа икәнен аңладым да бу хәлдән чыгар өчен очраклы фикер эзләп очраклы бер кызга мөрәҗәгать иттем. Җавабы тәгаен көтелгәнчә булмасын өчен. 
Анастасия Лебедева (студент): «Кияүгә чыгу – нәселне дәвам итү өчен булган физиологик ихтыяҗларыбыз гына түгел. Ул да инде шул исәптән, тик балаларны, бик кирәк булса, никахсыз да табып була. 
Ни өчен кияүгә чыгарга кирәк? Чөнки хатын-кызга бу дөньяда ялгыз яшәү бик кыен. Бала булган очракта бигрәк тә: аңа хатын-кыз, әни, әти, ир-ат, укытучы, хуҗабикә һәм башка бик күп рольләрне берүзенә башкарырга туры киләчәк. Бик кыен ул. Безнең ир-атлардан күпкә көчлерәк булуыбызга карамастан. Шундый ялгыз аналар да бар бит: алар бала белән кибеттән кайтканда, ничектер бала арбасын бишенче катка хәтле өстерәп менәләр. Аларның рухи һәм физик көче ир-атларныкы белән чагыштырырлык түгелме?.. Менә шуңа карамастан, без бербөтеннең ике өлеше. Кемдер кайчандыр ир-атларны һәм хатын-кызларны бар итмәгән булыр иде бит инде. Йә ирләрне генә, йә хатын-кызларны гына бар итәр иде ул. Без бер-беребезне тулыландырып торабыз. 
Өйләнгәч, җаваплылык ир кеше җилкәсенә төшә. Мөнәсәбәтләрдә һәм гаиләдә ул – төп кеше. Ә хатын-кыз – аның күңел тынычлыгын тәэмин итүче. Менә шулай бер-береңне тулыландырган хәлдә бик күркәм союзлар тудырырга мөмкин, шул исәптән никах союзын да»

«Миңа болай да рәхәт»

Кызык инде: язманың башында ир-ат хатын-кызга иминлек гарантиясе биреп, аның күңел тынычлыгын тәэмин итсә, хәзер әкренләп хатын-кызның да үз иренең күңел тынычлыгын тәэмин итә башлады. Менә шулай тулыландырабыз икән бер-беребезне. Тагын шунысы да кызыклы: күп кенә хатын-кызлар ир-атсыз тормышны авыр дип саный, ә башка күп кенә хатын-кызларга гаилә корып ир-ат белән яшәү авыр булыр кебек тоела. 
«Минем кызым да кияүгә чыгасым килми ди, – 26 яшьлек кыз әнисе Гөлфия Вилданова. – Җаваплылыктан куркадыр инде, авырлыклардан. Олыгайган саен кызлар үзләрен генә карарга яраталар, игътибарларын бүлешәсе килми башлый. «Миңа нәрсәгә ир көйләп ятарга? Миңа болай да рәхәт», – дип уйлый. Дини яктан карасаң, ислам дине өйләнешергә, балалар алып кайтырга, иманлы балалар тәрбияләргә куша. Шуңа диндәге кеше, киресенчә, гаилә корырга тырыша...»

Максат: кияүгә чыгу 

Ә ничек кияүгә чыгарга? Менә монысына җавап эзләгәндә бер кызыклы чагыштыруга юлыктым. 
Күз алдыгызга китерегез: юлда бер чүлмәктә хуш исле гүзәл бер гөл үсеп утыра. Ничек уйлыйсыз, ул анда озак утырачакмы?
Хәзер башканы: юлда чорналып беткән чәнечкеле чыбык ята. Моңсу гына, ялгыз гына. Хәсрәтеннән, күз яшьләреннән бераз күгәрә дә башлаган. Ә ул – озак ятачакмы?
Җавап: чорналган чыбыкны үзенә алырга, аны сүтеп, күгәректән чистартып ялтыратырга бик сирәк ирләр генә батырчылык итә алыр. Ә аны гүзәл гөл итәргә бөек Оста гына сәләтле. Шуңа, мөгаен, Останы көтеп утырганчы, үзеңне гөл итү эшенә керешергә кирәктер. Ә аннан акбүз атына атланып гүзәл шаһзадә килер дә сине үзенең зур бакчалы ямьле сараена алып китәр. 
Кияүгә ничек чыгарга? Җиңел генә! Көне-төне шуның турында уйлаудан туктарга бары. «Кара таплы мәчем – гомерлек сердәшем» ише сторисларны куймыйчарак торып, шул ук инстаграмда кияүгә чыгарга әзерли торган язмалар, хәтта курслар табарга мөмкин, бу темага язучы авторлар коточкыч вә искиткеч күп анда. Татьяна Сәлимова, мәсәлән, әле кияүгә чыкмаган вакытта үзеңне бөек шаһзадәгә кияүгә чыккан итеп тоярга киңәш итә. 

Ә төшенкелеккә бирелгән кызларга халык авыз иҗатына мөрәҗәгать итү комачауламас (булышуын – белмим, ә кәефне күтәрәчәк):
* Кемнең дә булса чәчен сагыз белән әвәләп утка атсаң (сагыз кебек ябышсын, янәсе) – сиңа үлеп гашыйк булачак.
* Кемгә дә булса күгәрчен йомыркасы ашатсаң – сине өзелеп сөячәк. 
* Сандугач кунып сайраган агач ботагы белән кемгә дә булса суксаң, ул кеше сине ярата башлаячак.
Һәм минем иң яратканы:
* Яраткан кешеңә, мунча тире җыеп, аны камырга кушып, берәр ризык пешереп ашатсаң – ул мәңгегә синеке булачак. (Ә күгәрчен йомыркасы да салып җибәрсәң – ахирәттә дә бергә буласыздыр әле.)

Менә шулар. Кияүгә «ни өчендер» чыгарга кирәкмидер. «Кирәк» дигәннән дә. Бүгенге тормышта – тәгаен кирәкми инде. Ул кеше белән озак вакытлар бергә буласың, аңа охшаган балалар тәрбиялисең килсә генә. Аның белән вакытыңны, көчеңне, кайгыртуыңны, ихтыярыңны бүлешәсе килсә генә. Ә сөеклеңнең алай бүлешү теләге булмаса – бер дә зыяны юк. Киттекме күгәрчен йомыркалары эзләргә?

Фото: Рамил Гали

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: кияүгә чыгу, туй, яшьләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев