Логотип Идель
Заман

Оксана Ильюп «Телне белсәң, язасың килсә, хет космоста яшә»

Оксана Ильюп – Чиләбе шәһәрендә яшәп иҗат итүче яшь шагыйрә һәм автор-башкаручы. Аның гитара кылларын чиртә-чиртә җырлавын интернетта социаль челтәрләрдә күрергә мөмкин. 

Оксана Ильюп – Чиләбе шәһәрендә яшәп иҗат итүче яшь шагыйрә һәм автор-башкаручы. Аның гитара кылларын чиртә-чиртә җырлавын интернетта социаль челтәрләрдә күрергә мөмкин. 

-Оксана, хәзерге вакытта иҗат эшләрең ничек бара? 

-Иҗат эшләре төрлечә инде ул. Илһам булмаса, аны чакырып алып булмый. Теләсә кайчан килә. Соңгы арада еш кунак булмады ул. Тик һәрбер килүен мин зур рәхмәтләр белән кабул итәм. Бу сәләт — Ходайдан зур бүләк! Татар телендә язуым икеләтә бәхет. Аеруча бүгенге тел бетү белән бәйле проблемаларны күзалласак. Аллага шөкер әйтәм мин авылда туып, авылда үскәнем өчен, татар мәктәбендә ТАТАРЧА укыганым өчен!

-Чиләбедә яшәп, татарча иҗат итәргә авыр түгелме?

-Юк, әлбәттә! Нигә авыр булырга тиеш? Телне белсәң, язасың килсә, сәләтең, дәртең, илһамың булса, Чиләбедә түгел, хет космоста яшә. Мин элегрәк ике телдә яза торган идем. Тик татар теленең кадерлерәк булуын тиз аңладым. Хис-тойгыларны, уйларны татар телендә тасвирлау рәхәтрәк. Һәр яңа шигырь яисә җыр туган саен күңел бушап кала. Әйтерсең дә кем беләндер серләшәсең, сөйләшәсең кебек. Ә урысча әсәрләр ниндидер саран чыгамы шунда. Коры. Тозсыз.

-Шигырьләреңне кемнәр күбрәк укый дип уйлыйсың? 

 — Уйлап карасаң, татарча белмәгәннәр дә тәрҗемәсен сорап язганнар булгалый. Татар телен, шигъриятен яратканнардыр. Дөресен әйткәндә, бу минем өчен авыррак сорау. Беркайчан да статистика чутлап утырган булмады. Мин аларны (шигырьләрне әйтәм), рәсми төркемемә яисә сәхифәмдә диварга «элә» барам. Күпчелектә интернет кулланучылары укый бугай. Журнал-гәҗитләргә җибәрмим. Бер-ике булды. «Ялкын», «Сөембикә»дә бастырдылар, Аллага шөкер!?

- Гомумән шигырь укучылар күп микән хәзерге заманда, ничек уйлыйсың?

 — Халыкның 90 % шигырь укыйдыр дип уйлыйм.

-Чыккан альбомнарың турында нәрсә әйтә аласың? Клиплар төшерәсеңме? 

-Альбом минем 2014тә чыккан иде. Бетте инде дисклар. Дистә булса иң күбе. Клипны 2016ның ноябрендә төшергән идек. «Бәхетле бул» җырына. Ул җыр бик озак яздырылды, эшләнде, клибын да озак төшердек никтер. Үзенчәлекле, бай тарихлы җыр булып килеп чыкты. Үзенә минем күп игътибарым җәлеп итүче. Минем клиплар төшерергә илһам никтер көзен уяна. Әллә тирә-юньдәге алтынлык шулай тәэсир итә… Пушкин да илһам көздән тапкан бит ? «Сагынасың микән» дигән җырга клип төшерәсем килә. Ул җырны тыңлаганда күз алдына инде кадрлар да килә. Вакыт кирәк, бердән, акча һәм команда. Беренче ике пунктына ирешә алган юк әле. Алла бирсә булыр. Илһам сүнмәсен!

Хәзер язам, Аллага шөкер. Шигырьләр дә, җырлар да язылып тора. Кайчанга кадәр бу дәвам итәчәген белеп булмый, шуңа күрә, язылганда язып калырга кирәк.
 

- Бер шәхси сорау да бирим инде, исемең Оксана, "Аллага шөкер", "Әлһәмдүллиләһ"ларны кулланып сөйләшәсең. Син үзеңне нинди дин вәкиле дип саныйсың?

- Әлһәмдүлилләһ, мин намазлы мөселман!

- Оксана рәхмәт. Киләчәктә иҗади уңышлар теләп калабыз!

 

Оксананың апрель аенда интернетка чыккан җыры:

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев