Логотип Идель
Заман

Ольга Галимова: «Телне яшәтү өчен, шул телдә сөйләшүче булу шарт»

Тел – кешелек дөньясында иң зур казаныш һәм мирас. Глобальләшү дәверендә татар теле дә зур үзгәрешләр кичерә

21 февраль – Халыкара туган тел көне. Бу көн төрле милләтләргә, бигрәк тә аз санда калган, газиз телләрен югалту куркынычы янаган халыкларга иң төп рухи байлыкны саклап калырга кирәген искәртеп тора кебек. Тел – кешелек дөньясында иң зур казаныш һәм мирас. Глобальләшү дәверендә татар теле дә зур үзгәрешләр кичерә. Аның сакланып калуы, киләчәк буынга барып җитүе кеше факторына нык бәйле.

Филология фәннәре кандидаты Ольга Галимованы татар теле сүзлекләре төзүдә актив катнашучы галимә буларак беләбез. Ул төзегән «Балык атамаларының татарча-русча-латинча аңлатмалы сүзлеге» күпләрдә зур кызыксыну уятты. Татар телен фәнни яктан өйрәнүче галимә белән ана телебез мәсьәләләре турында сөйләштек.

 

Һәр сүз – үзе бер дөнья

– Ольга, узып киткән Туган телләр елы телче галимнәр өчен шактый кызыклы вакыйгалары белән истә калгандыр?

– Галимнәр өчен гадәти ел, чөнки ТР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институты белгечләре телне төрле яклап өйрәнү, саклау юнәлешендә һәрдаим эшли. Шулай да безнең өчен бик җаваплы вакыт булды: телнең матурлыгын, аһәңлелеген, байлыгын күрсәтү яңа, киңрәк яссылыкка чыгарылды. Инде булган һәм яңа тудырылган мөмкинлекләрдән оптималь кулланырга тырыштык. Әлбәттә, галимнәрнең хезмәт җимеше – телне төрле яклап өйрәнгән фәнни хезмәтләре. Шул ук вакытта төрле форматта үткәрелгән конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, экспедицияләр, мәктәпләргә фәнни десантлар да телне тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыруның үтемле юлы булып тора. Институттан читтә үткәрелгән чараларда да актив катнашырга тырыштык. Интернет челтәрен дә туган телебез турында сөйләү өчен куллана башладык. Бу өлкәдәге беренче тәҗрибәләребез кулланучыны татар теле сүзлекләре дөньясына алып керә.

– «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нең тагын бер томы дөнья күрде. Телче галимнәр өчен монысы да зур шатлык...

– Узган ел шунысы белән дә истәлекле булды: «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нең соңгы алтынчы томы басылып чыкты. Аңлатмалы сүзлек – озак еллар дәвамында эшләнгән фундаменталь хезмәт. Монда лексикографлар тарафыннан башта төрле чыганаклардан (фәнни, фәнни-популяр, матур әдәбияттан, газета-журналлардан) күз белән укып, соңрак татар язма, әдәби корпусларыннан тупланган җитмеш меңләп сүз, унбер мең тирәсе фразеологик берәмлек теркәләгән. Ләкин аңлатмалы сүзлек төзү эше ул берәр сүзне алып язып кую гына түгел. Һәр сүз – үзе бер дөнья. Аны төрле яклап характерлау, мәгънәләрен эзлекле рәвештә ачу (кайбер сүзләрнең җитмешкә якын мәгънәсе табыла!), аларга дөрес, матур иллюстратив материал (шул сүз кергән җөмләләр) табу бик җентекләп эшләүне таләп итә. Ул энә белән кое казуга тиң. 

Әлбәттә, татар телендә аңлатмалы сүзлекләр бар. 1981 елда өчтомлы сүзлек чыккан булган. 2005 елда да басылды. Әмма телнең сүзлек составы үзгәрешләр кичерә. Шуңа да татар теленең тулы аңлатмалы сүзлеген төзү актуаль мәсьәләләрдән санала килде. Алты томлы сүзлек телдә булган үзгәрешләрне терки: искергән сүзләрне күрсәтә, яңа сүзләрне һәм мәгънәләрне ачып бирә. Шул ягы белән аеруча әһәмиятле ул. 

– Тел – тере организм. Телдәге үзгәрешләрнең ачык күренеше – яңа сүзләр. Бүгенге көндә алар арасында алынмалар күп булу ни турында сөйли?

– Телнең сүзлек байлыгы җәмгыять, фән-техника үсешенә бәйлелектә үзгәрешләр кичерә. Тормыштагы һәр яңалык яңа атама яисә таныш сүздә яңа мәгънә барлыкка килүгә сәбәпче була. Ә инде нинди дә булса предмет кулланылмый башласа яки берәр күренеш актуаль булудан туктый икән, аларны белдергән атамалар да телдән төшә башлый. Бу – гадәти күренеш. Яңа сүзләргә килгәндә, аларның бер өлешен телнең үз чаралары белән ясалган сүзләр тәшкил итә. Чыннан да, бүгенге көндә махсус терминологиядә алынмаларның күп булуы күзгә ташлана. Мондый күренеш, нигездә, фәннең яңа тармакларына хас. Алар арасында вакытлыча кулланылганнары да, халыкара калыпта алынган интернациональ атамалар да бар. Чит тел сүзләрен вакытлы куллану һәр әдәби телдә дә күзәтелә. Алар тел культурасына игътибар җитмәү нәтиҗәсендә, ашыгычлык белән керә. Вакытлы сүзләрдән әдәби телләр, гадәттә, арына бара. Бездә исә бу процессның ачык чагылышын мәгълүмати технологияләр, компьютер өлкәсендәге атамаларның формалашуында күрергә мөмкин. Башта стихияле үскән терминнар бүген татарчалаштырылды, аның кечкенә генә сүзлеге дә дөнья күрде.

Гомумән алганда, терминологик сүзлекләрнең телнең төзеклеген саклауда роле зур. Институтның лексикография бүлегендә төзелгән телара терминологик сүзлекләр нәкъ шул максатка хезмәт итә дә.

 

Тел теләк булганда гына өйрәнелә

– Ольга, телнең төзеклеге мәсьәләсенә килгәндә, элмә такталар турында әйтеп үтмичә булмый. Күзәтеп, белеп торабыз: аларда хаталар шактый киткәли. Хаталарны күргәч, галим буларак башыгызга килгән беренче фикер нинди?

– Кем тәрҗемә итте икән моны дип уйлап куям. Кайвакыт оялып китәм, кайчак ачу кузгала. Андый хаталарны хезмәттәшләр белән, гадәттә, тикшерәбез, бу турыда үзара фикер алышабыз. Институт галимнәре элмә такталарны тәрҗемә итү, булганнарын тикшерү белән дә шөгыльләнә. Махсус стильгә карган мондый тәрҗемәләрнең инструкцияләре дә эшләнде. 

– Татар теле фәнни яктан тирәнтен өйрәнелә, аның тел берәмлекләре сүзлекләргә теркәлә. Шуның белән бергә телне укыту мәсьәләсе дә зур әһәмияткә ия. Татар теле өйрәнер өчен шактый катлаулы, дигән фикерләрне еш ишетәбез. Бигрәк тә мәктәп программасын еш тәнкыйтьлиләр. Асылда сәбәпләре нәрсәдә икән соң?

– Татар мохитендә үскән, татарча фикерләгән, татарча сөйләшеп үскән бала өчен телне мәктәптә өйрәнү авырлык тудырмаска тиеш. Аңлавымча, бу очракта сүз татар телен чит телле аудиториядә укыту турында бара. Татар телен өйрәнүдәге кыенлыклар, аны чит тел буларак укыту методикасының эшләнеп җитмәвенә бәйле. Татар телен башка милләт вәкилләренә укыту узган гасырның туксанынчы елларында гына башланды. Шуңа да бу өлкәдә әлегә зур нәтиҗәләр дә көтеп булмый. «Татарский с Дмитрием Петровым» тапшыруын карганым бар. Алып баручы тыңлап утыручыга тел кагыйдәләрен бик җиңел төшендерә кебек. Әмма аның методикасы мәктәпләр өчен барамы? Белмим. Мин бу өлкәдә белгеч түгел. Телнең абруе да телне өйрәнергә теләк барлыкка килүгә йогынты ясый. Инглиз теле дә балаларга җиңел бирелми бит, әмма аны өйрәнергә теләүчеләр саны арта гына, чөнки ул дөньякүләм аренада аралашу теле ролен үти.

 

Тел материалына сак мөнәсәбәт кирәк!

– Туган телләр елы уңаеннан республикабызда төрле проектлар гамәлгә ашырылды. «Туган телләр поезды», «Татар сүзе» һ.б. шундый проектларның телне саклауда файдасын күрәсезме?

– «Татар сүзе» – татарча сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән бәйге. Шул ук вакытта ул татар шигъриятен популярлаштыра, яңа гына каләм тибрәтә башлаучыларны да халыкка тәкъдим итүдә зур эш башкара. Беренче конкурста дүрт меңгә якын кеше катнашкан дигән мәгълүмат бар, димәк, бу халыкны күтәргән көчле дулкын, отышлы юл. «Туган телләр поезды» да – бик үзенчәлекле, мәгълүматлы проект. Татар теле турында гына түгел, башка телләр турында да мәгълүмат булу күпләрнең күңеленә хуш киләдер. Вагоннардагы мондый үзем дә кызыксынып укыйм. 
Телне саклауда халыкның игътибарын җәлеп итү өчен мондый мөмкинлекләрне киң кулланырга кирәк дигән фикердә торам. Әмма тел материалына сак килү сорала. 

– Сезнеңчә, телне нәрсә яшәтә? 

– Гади генә итеп әйткәндә, телнең яшәве өчен шул телдә сөйләшүчеләрнең булуы кирәк. Ә моның өчен шартлар тудыру, ягъни тел сәясәтен дөрес алып бару сорала. Әлбәттә, әлеге максатка хезмәт итү өчен белгечләрнең күбрәк булу да гаять мөһим. 

– Яшьләрдә туган телебезне фәнни өйрәнүгә омтылыш бармы? Шәхсән үзегез фәнгә ничек килдегез? 

– Татар телен өйрәнүгә теләк белдерүче яшьләр юк түгел. Институтта аспирантурада укучылар бар. Яшь галимнәребез докторлык, кандидатлык диссертацияләре яклый. Бу яктан киләчәгебез бик өметсез күренми сыман. Үземә килгәндә, безнең нәселдә укытучылар күп. Кечкенәдән татарча китап укып үстем. Без үскән вакытта китап уку мактаулы шөгыль санала иде. Әниемнең апасы Зоя Никитична татар теле укытучысы булып эшләде. Ул, олимпиадаларга әзерләнү өчен, бик күп өстәмә әдәбият бирә, кызыксындыра иде. Бәлки шуңа да филология факультетына укырга кергәнмендер. Чаллы дәүләт педагогика институында белем алганнан соң Казанга аспирантурага укырга барырга тәкъдим булды. Аспирантураны тәмамлагач, институтның лексикография бүлегендә эшли башладым. Хезмәттәшләрем белән татар теле сүзлекләре төзибез. Терминология белән кызыксынам. 2019 елда үзем төзегән «Балык атамаларының татарча-русча-латинча аңлатмалы сүзлеге» дөнья күрде. Әлбәттә, үзебезнең керәшен җырлары турында да мәкаләләр язам. Үз эшемне бик яратам.

Әңгәмәдәш Мөршидә Кыямова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев