Логотип Идель
Заман

ӨМЕТЛЕ ИЮНЬ: ЖУРНАЛНЫҢ ЯҢА САНЫ

Яңа сан чыкты! Журналны басмага әзерләү – үзе бер тарих ул. Һәркемнең үз сүзе, үз фикере бар. Бүген әнә шулар белән уртаклашырга булдык!

"Идел"нең июнь саны чыкты! Ә журналны басмага әзерләү – үзе бер тарих ул. Һәркемнең үз сүзе, үз фикере бар. Бүген әнә шулар белән уртаклашырга булдык! 

ӨМЕТЛЕ ИЮНЬ

Гөлүсә ЗАКИРОВА, баш мөхәррир:

– Июнь – өмет белән килер җәйнең беренче ае. 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. 27 июнь – Яшьләр көне. Журналыбызны да шул рухта тәкъдим итәргә тырыштык. Пандемия зәхмәте, Казан мәктәпләренең берсендә булган фаҗигадан соңгы тетрәнүләр артта калсын, дигән теләктә. Ә бит яшьләребезгә бар мөмкинлекләр тудырылган: тели – үзенә бизнес ача, тели – иҗтимагый оешмаларга кушыла һәм фикерен чарлый, гыйлемен арттыра, хәтта язмыш сынавын кичергән яшьтәшләребезгә дә югалып калмас өчен кул сузучылар җитәрлек. Әйтер сүзебез – «Идел»дә. Сүз уңаеннан, июнь – матбугатка язылуның иң шәп чоры да. Киләсе яртыеллыкка ташламалы язылу декадасын күз уңыннан ычкындырмагыз.

«КАЗАННЫ ПАРИЖ ДИП БЕЛДЕГЕЗМЕ ӘЛЛӘ?»

Мөршидә КЫЯМОВА, баш мөхәррир урынбасары:

– Яңа санда берничә язмам урын алды. Каюм Насыйри вакытның кадерен белгән, буш сүзләргә, сафсатага вакытын әрәм итмәгән. Милләт өчен хезмәт итүнең никадәр катлаулы хезмәт икәнен ачык аңлаган. Кайбер истәлекләрдән күренгәнчә, ул читтән килгәннәргә «Казанны Париж дип белдегезме әллә? Татарга хезмәт итү җиңел нәрсә түгел!» – дип тә җавапланган. «Әй, Каюм бабай! Ике гасыр вакыт үтсә дә, берни үзгәрмәде лә! Барысы да синең замандагыча», – дип кычкырасы килгәнен әйтеп тормасам да буладыр... «Туфан самавыры» проекты кунагы – композитор Эльмира Галимовадан сөенечле яңалык ишеттек: «Кол Шәриф» операсын язган ул! Әлеге операның премьерасы, һичшиксез, Татарстанда, мәркәзебез Казанда булырга тиеш!

АЯКЛАР ШУНДА ТАРТТЫ...

Рузия САФИУЛЛИНА, мөхәррир:

– Очраклы килеп чыкты бу: ниндидер күзгә күренмәгән тышкы көч, эчтәге тавыш булып, шунда һаман әйдәде дә әйдәде. Бер бардым «Ярдәм» мәчетенә. Аура, энергетикасы бөтенләй башка иде монда. Аяз көнне яшендәй, 175 нче мәктәптәге хәлләр узгач та, аяклар «Ярдәм»гә тартты... Ни гаҗәп, мондагы кешеләр белән аралашкач, рухи көч һәм күңел тынычлыгы таптым. Каһарманым Альберт Федоровның тормыштан зарланучылар турында әйткән сүзләрен йөрәгемә алдым. Чыннан да, хаклы бит ул...

ШӘХСИ НАРНИЯ

Сәрбиназ ШӘЙХЕЛОВА, мөхәррир:

– Редакциябезнең китапханәсенә беренче эш көненнән үк гашыйк булдым. Ни генә юк анда! Яңа сан өчен мәкаләләр тапшырыр вакыт килеп терәлгән чак, әмма берсенә һаман нидер җитми сыман. Күзем 1976 елгы әдәби альманахка төште, аннан – Ләбибә Ихсанова язмасы. Әниемне аңа охшаталар, әни – миңа... Язмага җитмәгән пазл кисәге Ләбибә апа мәкаләсеннән килеп чыкты (журналдагы яшьләр оешмаларына багышланган мәкаләгә күз сал) – язма тапшырылды, дөньям тагын да түгәрәкләнде, ә редакция китапханәсе шәхси Нарниягә әйләнде...

«ИДЕЛ»ДӘ КАЛДЫМ!

Рәфидә ГАЛИМҖАНОВА, сайт мөхәррире:

– Быел КФУны тәмамлап, «Идел»дә эшләвемне дәвам иттерергә булдым. Июнь санын әзерләгәндә үзем кебек иҗади, гел яңалыкка омтылган яшьләр белән таныштым. Хөкүмәткә эшләүнең уңай һәм тискәре яклары, бизнес булдыруның кыенлыкларын ачыкладык.

ЭЧТӘЛЕК

Рәфидә ГАЛИМҖАНОВА. Хөкүмәт эшендә эшләмим!

Гүзәл ӘХМӘТГӘРӘЙ. Урбан балалары

Сәрбиназ ШӘЙХЕЛОВА. Яшьләр, җыелабыз!

Ландыш ТИМЕРОВА. Миләүшә ӘХМӘТОВА: «Тарихи дөреслек сакланырга тиеш!»

Лилия ГАБДРАФИКОВА. Кара кәгазь хәсрәте

Рузия САФИУЛЛИНА. Үзеңә бикләнү – котылу юлы түгел

Рузия САФИУЛЛИНА. Мәчетләрдә – татар теле

Рәдиф КАШАПОВ. «Амур» номерлары

Айгөл ҖӘМИЛЕВА-ГАБИТОВА. Сагынырга вәгъдә бирдем

Фирүзә КАДЫЙРОВА. ХАМЕЛЕОН

Ләйсән АБДРАХМАНОВА. Мин матур түгел шул...

Зөфәр АЗИЗОВ. Кадерле кочак

Вакыйф НУРИЕВ. Бияләй

Гөлинә ГЫЙМАДОВА. Сөмбел КЫЯМОВА: «Татар музыкасына яңа ноталар керү табигый»

Мөршидә КЫЯМОВА. Аю биетәләрме әллә?

Мөршидә КЫЯМОВА. Эльмира ГАЛИМОВА: «Зәвык төште, җырларның мәгънәсе калмады...»

Сәрбиназ ШӘЙХЕЛОВА. Мәктәп «җене» кагылса...

Мөршидә КЫЯМОВА. «Насыйри вакытын юкбар сөйләп уздырмаган»

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА. Гөлнараның әкият дөньясы.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев