Логотип Идель
Заман

Павел Шмаков: «Татар теленә гашыйк итәрлек кешеләр кирәк!»

Балаларга белем бирү белән бәйле һәрнәрсә бушлай булырга тиеш. Менә университетта укучыларга китапханәдән файдалану – түләүсез, ә бүтәннәргә – түләүле. Ник шулай? Мәктәптә ниндидер «түләүле укыту хезмәтләре» төшенчәсен кабул итә алмыйм. Безнең бик ярлы булмаган җөмһүрияттә спорт командаларын тотуга акча табыла, тагын әллә нәрсәләргә, ә математикадан өстәмә дәрескә, мәсәлән – юк...

Казанның өч йөзләп мәктәп директорын бер сафка тезеп бастырсаң, биек үкчәле, кырыс чырайлы хатын-кыз коллегалары, хәтта «шыгырдап торган» якалы-галстуклы ир-ат ишләре янында да ул кыяфәте белән үк әллә кайдан аерылып торыр иде. Гадирәк кенә, ләкин уңайлы эш кәчтүменнән, йомшак башмактан (балаларны икенче аяк киемен кияргә менә ничек гадәтләндереп була икән!), озынрак чәчле («Битлз»лар җанатарыдыр, мөгаен!), бераз хәйләкәррәк елмаюлы бу хуҗа кешене, беренче карашка, Андерсен әкиятендәге Оле Лукойега да, хыялый рәссамга да охшатырга мөмкин. Ләкин текәлебрәк карасаң, аның маңгаена: «Мин укытучы!» дип «язылганны» «шәйлисең». Һәм бу күренмәс «язу», әйтерсең, «СОлНЦе» мәктәбенең һәр почмагын, һәрбер укучысын һ.б. җан ияләрен (болары турында сүз булыр) иң көчле прожектордан да әйбәтрәк, үтәли яктырта. Башка мәктәп директорлары ничектер, әмма әңгәмәдәшем Павел Анатольевич Шмаков ике йөз укучысының һәммәсен шәхсән танып кына калмый, аларның һәрберсенең холык-фигыле, ничек укуы, өлгереше һәм уңышлары турында да бик озак сөйли ала...

- «СОлНЦе»да укыту гел татар телендә алып барылачак яңа сыйныф ачарга ниятегез, һәм бу эштә ярдәмнәре тиярлек яшь татар зыялыларына мөрәҗәгатегез чыккан иде. Моңа җавап бирүче, кызыксынучы кешеләр бармы?

- Әйе, берничә кеше җавап бирде, мәсәлән, Айрат Фәйзрахманов. Дөресен әйткәндә, Айрат идеясе булды ул. «Павел Анатольевич, сезгә ышаналар, әйдәгез бер татар сыйныфы ачыйк әле», – диде. Сентябрь аеннан фәннәрне татарча укый торган бишенче сыйныф җыярбыз, дип торабыз. Татарча укыту дигәндә, бу икенче гимназияне (татар телендә яхшы укыту шунда гына) кабатлау түгел. Хәлебездән килгән кадәр фәннәрне үзебезнең укытучылар укытыр. Шул ук вакытта ул фәннәрдән укытырга атна саен, һич югында, айга берәр тапкыр булса да, татар дөньясында мәшһүр, зыялы, абруйлы галимнәрне чакырабыз. Югыйсә, Казанда шундый проблема бар: татар балалары татар телен өйрәнергә кирәкми, дип саный. Ә шунда уңышка ирешкән, булдыклы, сөйкемле; хәерче дә түгел һәм татарча белгән (курсив минеке. – Авт.) кешеләр аларга килеп татарча дәресләр бирсә, телгә мөнәсәбәт бөтенләй икенче булыр иде!

Татар теле өчен йөрәге әрнегән берничә университет галиме бар, укытырга килергә алар әзер. Үзебезнең коллективтан гына да физика укытучысы Наил Әфләтонов (Татарстанда биш тапкыр рәттән Сорос премиясенә лаек булган ике педагогның берсе, татарча дәреслек авторы!) һәм тарих фәннәре кандидаты Айрат Төхфәтуллин ризалыгын бирделәр.

- Татар сыйныфын ачканда нинди кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин: дәреслекләрме, кабинетлар җитмәүме, башкасымы?

- Кыенлыкның бик сәере бездә, аның турында сөйләү гадәткә кермәгән. Әйтик, монда экзотик тиен һәм аның хуҗасы Анна Борисовна бар, (директор үзенең урынбасары – биология укытучысы һәм аның читлектәге тиене белән бер кабинетта «өйдәш» булып утыра. – Авт.) һәм ул үз фәненә гашыйк итә белә. Ә татар теленә гашыйк итәрлек укытучылар сирәк. Бездә генә түгел – һәркайда. Әйе, алар барысы да үз фәнен белә, бу табигый. Ләкин бит телдәге кызыклы күренешләрне өйрәнергә, сүзләр килеп чыгышында һ.б. казынырга да мөмкин! Тик татар теле белән мавыктыра алырлык андый шәхесләр гаять аз. Нәтиҗәдә – Казанда татар балалары арасында татарча белүчеләр юк диярлек. Татар телен дәреслекләр буенча гына өйрәтсәң, кагыйдәләр ятлатсаң һәм аңарда аралашмасаң, шулай була. Мәктәптә татар телен үстерергә омтылабыз, билгеле – ләкин безгә теле урысча ачылганнар килә бит...

2017 елда – татар теле белән кыенлыкларның иң югары ноктасында – кайбер ата-аналар балаларына татар телен өйрәтүгә каршы төште, шикаятьләр дә яздылар. Министрга кадәр барып җиткән шундый әниләрнең берсе кызын мәктәп сәхнәсендә – нәүрүз бәйрәмендә чыгыш ясаганын күреп алган. Карый: бала бәхеттән балкып тора, йөзе шат, татарча да, инглизчә дә, русча да җырлый, спектакльдә уйный (өч телдә пьеса куйган идек)... Балага җиңел бирелә бу, аны беркем дә мәҗбүрләмәгән – әни кеше елмайды һәм тынычланды. Бүтән хатлар язып та йөрмәде. Көчләп такмагач, каршылык күрсәтүче калмый: ата-аналар риза түгел икән – балалар белән килештек, татар телен мавыктыргыч иттек.

Татарлар һәм руслар бергә яшәгәч, алар бер-берен хөрмәт итәргә, мәдәниятен белергә дә тиеш. Татарстанда шулай гына мөмкин. Татарстан – минем ватаным, мин шунда үстем, монда минем бабам, әтием туып үскән. Бу җирләрне яратам. Гомумән, кешеләре төрле-төрле булган җирләр миңа бик ошый.

Табигатьтә дә бит экологик биотөрлелек принцибы хакимлек итә: ягъни системаның эчендәге төрләр күбрәк һәм төрлерәк икән, ул иминрәк, аның исән калу шансы зуррак. Бүресе дә, куяны да, еланы да кирәк. Җәмгыятьтә дә кешеләр төрлерәк булган саен, бу – табигый һәм шәбрәк дигән сүз! Сыйныфларда да кызлар һәм малайлар, татарлар һәм руслар, чуашлар, марилар укысын. Хәтта сыйныфлар җиңелчә генә «төрле яшьтәге» булса, тагын да әйбәтрәк. Биологияне яхшырак белергә теләгән алтынчы сыйныф укучысы нишләп әле бу фәнне җиденчеләр белән укымаска тиеш ди?! Болай уку күпкә кызыграк! Балалар өчен укуның «дөреслеге һәм кирәклеге»ннән бигрәк, «кызык һәм күңелле» булуы әһәмиятле. Шуңа күрә мәктәп ниндидер рәсми һәм «казна йорты» була алмый. «Казна»дан китәргә тырышабыз. Мәсәлән, елына ике-өч тапкыр теләге булган балалар мәктәптә шимбә-якшәмбе кунарга кала. Билгеле, өлкәннәр белән. Һәр сыйныфтан бер ата-ана, берәр укытучы.

- «СОлНЦе»га укырга керү авыр һәм ел буе да имтиханнар артык күп, дигән караш яши. Сезне шуның өчен тәнкыйтьлиләр дә бугай?

- Дөрестән дә, тәнкыйтьлиләр, һәм укырга керү чыннан да җиңел түгел. 131нче мәктәпкә керү дә җиңел түгел! Анда җәй башында бер мәртәбә имтихан биргәч, «+» йә «–» билгесе куялар, йә алалар, йә алмыйлар. Ә безнең мәктәпкә керү нияте чын икән, бала, ике-өч кат имтихан биреп тә, барыбер максатына ирешә. Үлән нинди нәзек, зәгыйфь, ә асфальтны тишеп чыга бит! Математика йә рус теленнән йомшаграк икән, тырышлыгына да карыйбыз. Әле яраткан фәне дә бар. Өч фәннең берсен генә тапшырса да, ирекле тыңлаучы итеп алабыз.

Ел дәвамында тугыз имтихан бирергә кирәк, болары да чыныктыра, алган белемен ныгыта. Укучының һәрвакыт имтиханнарын тапшырырга шансы бар. Өлкәннәрдән аермалы буларак, балаларның энергиясе күп, һәм алар үз дигәненә ирешер өчен барын да эшли.

Күптән түгел шундый очрак булды. Җәен бер малай безгә керергә имтиханнарны бирә алмады. Ләкин ул походка чыкты. (Мәктәпкә укырга керергә теләгәннәр мотлак җәйге походка чыгарга тиеш. Ким дигәндә, бер генә көнлек бер походка, ә иң шәбе – өч көнлегенә). Карыйм, бу малай иртүк торган да салкын су белән корымлы казанны тырыша-тырыша чистарта. (Гадәттә, берәү дә алай интекми, казанны пакетка салып куялар да өйләрендә кайнар су белән юалар). Педсоветта мин: «Фантастик уңган шундый-шундый егет бар, йөреп карасын әле бераз», – дидем. Ике айдан соң математика укытучысы: «Калсын, ул бик үҗәт малай булып чыкты», – ди. Хәтта «урам малайлары», хулиганнарны да кире бормыйбыз – тискәре йогынтыдан араларга, кешечә тәрбия бирергә кирәк. «Хулиган» даны ябышкан балалар да киләчәктә кайсыдыр өлкәдә чын оста була ала. Педагогик практикамда андый очраклар күп.

- Сезне мәгариф министры итеп билгеләсәләр, иң беренче итеп нинди боерык чыгарыр идегез?

Кызык сорау. Үземнең күптәнге хыялым белән уртаклашам. Мәктәп ярышларына (олимпиадаларны әйтәм) барлык балаларны да кертер идем. Беләсезме, олимпиадалар утызынчы елларда башланган, һәм алар бәйрәм булган – бөтен кызыксынучылар катнашкан. Ә хәзер, әйтик, район этабына да мәктәптә җиңүчеләрне генә җибәрәләр. Муниципаль һәм республика ярышларын әйткән дә юк. Югыйсә, мәктәпләрдә зур заллар бар. Йөз кеше сыйган җиргә рәхәтләнеп ике йөз кеше дә сыяр иде. Миңа һәрвакыт олимпиадаларга барлык теләгән укучыларны кертсеннәр өчен күп көч сарыф итәргә туры килә. Якты, матур интеллектуаль бәйрәмнәргә балалар ирекле керергә тиеш!

Балаларга белем бирү белән бәйле һәрнәрсә бушлай булырга тиеш. Менә университетта укучыларга китапханәдән файдалану – түләүсез, ә бүтәннәргә – түләүле. Ник шулай? Мәктәптә ниндидер «түләүле укыту хезмәтләре» төшенчәсен кабул итә алмыйм. Безнең бик ярлы булмаган җөмһүрияттә спорт командаларын тотуга акча табыла, тагын әллә нәрсәләргә, ә математикадан өстәмә дәрескә, мәсәлән – юк... Мәгариф, уку-укыту – дәүләтнең киләчәгенә, интеллектуаль байлыгына хезмәт итә торган нәрсәләр, димәк, аларны дәүләт үзе тәэмин итәргә тиеш.

Әңгәмәнең дәвамын журналның февраль санында укый аласыз

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: татар теле Павел Шмаков Солнце

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев