Логотип Идель
Заман

Поход. Гитара. Мәхәббәт... 

Су сәяхәтләре дөньясына бер килеп эләккән кеше башы белән шушы ташкынга чума, күңеле белән бу тәҗрибәсен яңадан һәм яңадан кабатларга омтыла.

Су сәяхәтләре дөньясына бер килеп эләккән кеше башы белән шушы ташкынга чума, күңеле белән бу тәҗрибәсен яңадан һәм яңадан кабатларга омтыла. Камилә белән Алишер Ахунбаевлар әнә шундый хыялый яшьләр исәбеннән. Камилә 20 яшендә беренче тапкыр Уралның «Ай» елгасы буенча сплавка барып «харап була». Шушы сәфәре аның шәхси тормышы өчен дә хәлиткеч була. Мәхәббәт чаткысы елга сплавларына гына түгел, бергә су юлын үткән чибәр егетләрнең берсенә карата да кабына. Алишер исә ике ел элек үз турклубын булдыруга ирешә.    

 

 

Бер кереп чумгач, чыгармын димә

Камилә – Әлмәттә туып-үскән татар кызы. Бүген аңа 23 яшь. Һөнәре буенча шәфкать туташы, Әлмәтнең Үзәк хастаханәсенә реанимация бүлегендә эшләгәндә беренче сәфәренә кузгала ул. 

– Нәни чактан әти-әни, әбиләрем белән җиләк, гөмбә җыярга, балык тотарга йөрдек. Әмма гаиләмдә сплавка баручылар, моның ни икәнен, гомумән, белүче юк иде. Беренче сплавыма җибәрүне сорап, әти-әниемә озак кына ялварырга туры килде. Үгетли торгач – ризалаштылар. Дуус кызым белән Уралга барырга килештек. Танышлардан берничә үлчәмгә зуррак итекләр (берцы) сорап тордым. Әтием махсус киемнәрен бирде, ул – балыкчы кеше. Палатка, йокы капчыкларын, башка кирәк-яракларны, алмаш киемнәрне төйнәп, су походына җыендык. Казанда инструкторлар, безнең кебек үк башка туристлар белән таныштык. Төрле яшьтәге, төрле һөнәрдәге кешеләр җыелуга карамастан, бик җылы мохиткә килеп эләктек, – дип искә ала Камилә. 

Автобуста барганда ук сәяхәтчеләр бер-берсе белән танышып-дуслашып бетә. Гитара уйнап, җырлар сузып, Уралга ерак юлны якын итә алар. Ә инде барып җиткәч – өч көнлек су сәяхәте. Хозурларып туймаслык Урал табигате, башны әйләндергән саф һава, йөрәкне җилкеткән су көче, кичен туктагач, учак тирәсендә төрле темаларга сөйләшү, хис-кичерешләр белән уртаклашу,  ачык һавада пешкән иң тәмле ризык... Һәм, булачак иренә карата уяна башланган беренче җылы хисләр. Сәфәрдән кыз дәртләнеп, рухланып кайта. Шул вакыттан бирле Камилә елына ике-өч тапкыр сплавка, аннан тыш,  берничә походка барып кайтырга тырыша. Әмма бар оештырылган турлар, нигездә, башкалабыз аша була. Әлмәт-Казан арасы исә бик үк якын түгел. Шуңа да турларга һәм, әлбәттә, сөйгән егетенә якынрак булу өчен, ул Казанга күченә. Биредә шәхси медицина клиникасына өлкән шәфкать туташы булып эшкә урнаша. Ялларда бер-беренә һәм походларга гашыйк булган яшьләр бергә сәяхәт итә башлый. 

 

Сплавчылар – зур бер гаилә

Тәүге тапкыр сплавка баруын Алишер беренче мәхәббәт хисләре белән чагыштыра. Моннан биш ел элек 1 май көнне Юшут елгасындагы тәҗрибәсе турында ул кичә булгандай сөйли. Хәзер инде егет шактый гына елга сәяхәтләрендә булган, менә инде ике ел үзе оештырган турклубны җитәкли,  әмма беренче тәҗрибәсе, бу сәфәрдәге кичерешләр хәтеренә иң-иңе булып кереп калган.  

– Беренче тапкыр сплавка баруым, бик күпләрнеке кебек үк, кинәт кенә, уйламаганда-көтмәгәндә булды. Дустым Юшут елгасы буенча сплав бик күптәннән дәвам иткән традиция булуы турында сөйләде. Меңләгән кеше ел саен бергә җыелып, сплавлар сезонын ача. Биредәге мохит, туристлар бергәлегенең дустанә җылы мөнәсәбәтләре турында сөйләп кызыктырды бу мине. Бер атна эчендә ничек кирәк шулай җыенып (сплав өчен бернинди кирәк-яракларым да юк иде), арендага катамаран алып, Юшут елгасына юнәлдек. Барып җиткәч, «аһ» иттем. Күз алдыгызга китерегез – биш мең турист бер урында – зур гаскәр җыелган диярсең! – дип сөйли Алишер Ахунбаев.  

Бу сәфәрдә җыелган туристларның никадәр бердәм, ярдәмчел булуын күреп, гаҗәпләнә. Сплавта иң кадерле булганы – коры киемнәре белән дә бүлешәләр, алма төшәрдәй урын булмаса да, тукталышларда берәүне дә кире какмыйлар, кичке аш белән дә сыйларга әзер торалар. Гомумән, барысы да бер зур гаилә кебек! Гитарада уйнаучы, элек повар булып эшләгәнгә, аш-суга оста булган егет турпоходлар оештыручыларының игътибарын җәлеп итә. Аңа үз рәтләренә кушылырга, гид-инструктор булырга тәкъдим итәләр. Алишер бик теләп ризалаша. Ике ел эчендә ул Уралның бөтен елгаларын күп тапкырлар кичә, Мари Ил сулыкларында оештырылган су сәяхәтләрендә катнаша. Сплавлар сезоны ачылганнан алып, ябылганга кадәр һәр атнасы табигать кочагында уза. Кышын исә җәяүле походларда катнаша. Алишер сүзләренчә, бу аның өчен бәяләп бетергесез тәҗрибә була. 

 

Тәмле турлар

Ике ел шушы мохиттә кайнаганнан соң, Алишер инструкторлыкта иң биек ноктага җитүен һәм алга үсәргә кирәклеген аңлый. 

– Алга таба хәрәкәт итәр өчен яңа дәрәҗәгә күтәрелү кирәк иде. Шул чакта үз турклубымны ачарга вакыт икәнен тойдым. Үз туган көнемдә дусларым, фикердәшләремне җыеп, шушы теләк-омтылышларым турында сөйләдем. Алар белән бергә яңа башлангычыбызның үзенчәлекләрен билгеләдек, концепция булдырдык, исем уйлап таптык, – ди егет.

Шул рәвешле, Казанда бер турклуб өстәлә. Алишер көчле команда туплый, һәр походны, сплавны оештыруда бөтен нечкәлекләрен алдан уйларга тырыша, камиллеккә омтыла. Башта турклуб вәкилләре һәр турны үзләрендә, дуслары белән сыный, аннары гына туристларны җәлеп итә башлый. Беренче елны күп еллар дәвамында узылган маршрутлар буенча походларга йөриләр. Быелдан инде Алишер җитәкчелегендәге команда авторлык турларын эшли башлаган. Яңа кызыклы урыннар эзлиләр, яңа локацияләр билгелиләр. Һәрбер эшенә алар бик җитди карый – яңа турлар булдырганда, урманчылар белән сөйләшә, илкүләм парк җитәкчеләре белән аралаша, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының җирле вәкилләреннән теге яки бу урынның куркынычсызлыгы турында белешә.

Инструкторларның һәркайсы даими укулар уза. Төп басымны исә аларның турклубы ашатуга ясый. Тәмле ризык – тур вакытында иң мөһим өлешләрнең берсе! Туклыклы, файдалы һәм тәмле ашаган кешенең баш мие әйләнә-тирәнең матурлыгына тулысынча чума, башка берни турында да уйламый. Егетләр гастрономик сплавлар оештыра башлау турында да уйлый. Табигать шартларында төрле халыкларның милли ашларын әзерләү өчен махсус җиһазлар сатып алып, алар иң тәмле турлар үткәрергә ниятли. 

Бер төрле даирәдә кайнаган, охшаш кызыксынулары булган кешеләр иң нык гаиләләр төзи, диләр. Камилә һәм Алишер икесе дә табигатькә гашыйк, ялларын актив һәм кызыклы итеп үткәрергә күнеккән бик матур пар. Тиздән аларның гаиләсе ишәергә тора. Балалары туып, бераз үсә төшкәч, алар аны да үзләре белән походларга йөртергә хыяллана.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев