Логотип Идель
Заман

Һәр студентым нәрсәгә дә булса өйрәтә

Фән дөньясында филология фәннәре кандидаты, доцент, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар Институты мөгаллимәсе Алсу Хәлил кызы Әшрәпованы белмәгән кеше юктыр. Белемле, тырыш, бөтен эшкә дә өлгерә торган бу мөгаллимәне шәкертләре дә ярата, хезмәттәшләре дә ихтирам итә. Ә минем өчен Алсу серле бер дөнья һәм... үзем белән бер дулкында булган, уйфикерләребез, гамьнәребез, максат-омтылышларыбыз бер төрлерәк булган якты кеше ул.

Фән дөньясында филология фәннәре кандидаты, доцент, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар Институты мөгаллимәсе Алсу Хәлил кызы Әшрәпованы белмәгән кеше юктыр. Белемле, тырыш, бөтен эшкә дә өлгерә торган бу мөгаллимәне шәкертләре дә ярата, хезмәттәшләре дә ихтирам итә. Ә минем өчен Алсу серле бер дөнья һәм... үзем белән бер дулкында булган, уйфикерләребез, гамьнәребез, максат-омтылышларыбыз бер төрлерәк булган якты кеше ул.

– Алсу Хәлиловна, тормышларын мөгаллимлек, фән белән бәйләүчеләр, гадәттә, мәктәптә бик тырышып укыйлар, яшьтән үк максатчан буладыр инде алар, әйеме? Шуңа да, сөйләшүне мәктәп елларын искә алудан башлыйк әле. Нинди мәктәпне тәмамладыгыз? Кыңгыраулы мәктәп еллары ничегрәк үтте?

– Һичшиксез, һәр кешенең тормышына мәктәп елларының йогынтысы булмый калмыйдыр. Төпле белем, тиешле тәрбия, тормыш тәҗрибәсе биргәннәре өчен мин Балык Бистәсенең 1 нче номерлы рус гимназиясенең һәрбер укытучысына чиксез рәхмәтлемен. Төгәл фән яки гуманитар фән укытучысымы – алар бөтенесе дә безне тырыш булырга, максатыбызга ирешергә, сынмаска-сыгылмаска өйрәтте.

– Укыганда кем булырга хыялландыгыз? Нинди уку йортын сайларга дип озак уйладыгызмы?

– Кечкенәрәк вакытта мин үземне балалар бакчасы тәрбиячесе итеп күзаллый идем. Ә менә унберенче сыйныфта укыганда әнием Гаяз Исхакыйның яңа гына басылган китабын алып кайтты. Нәкъ менә шул китап миңа үз тормышымны туган телебез белән бәйләргә, әнием сукмагын укытучы буларак дәвам итәргә этәргеч булгандыр. Шул рәвешле Казан дәүләт педагогика университетының татар-инглиз бүлегенә укырга кердем.

– Ни өчен фән юлыннан китәргә булдыгыз?

– Югары уку йортында әдәбият галимнәре Фоат Галимуллин, Рифат Сверигин, Чулпан Зариф, тел галимнәре Клара Зиннәтуллина, Чулпан Харисова, Рәдиф Җамалетдинов, педагогика һәм психология галимнәре миңа яңа бер дөнья ачты. Балык Бистәсенә кайтырмын, мөгаллимнәрем биргән әлеге белемнәрне балаларга да өйрәтермен, дип уйлап йөри идем. Шулвакыт аспирантурага керергә тәкъдим иттеләр. Әлбәттә, үземне сынап карау өчен бу яңа мөмкинлек иде. Фәнни җитәкчем – филология фәннәре докторы, профессор Наилә Нурихан кызы Фәттахова бик гади, сабыр, шул ук вакытта бик җитди һәм төгәл кеше, һәрвакыт урынлы киңәшләрен биреп, ярдәм кулы сузып торды.

– Үзебездә үтә торган конференцияләрдә дә, чит илнекеләрдә дә актив катнашасыз. Чит ил конференциясендә катнашу авырмы? Андагы галимнәр Сезне ничек кабул итә?

– Билгеле инде, чит илдәге бөтен конференциягә дә эләгеп булмый. Аларда бездәге кебек юнәлешләр киңлеге юк. Шул ике-өч юнәлешкә сыешырга, аларның таләпләренә туры килергә тиешсең. Гадәттә, конференция турындагы мәгълүмат интернетка бер ел алдан эленә һәм катнашырга теләүчеләр шул темага, таләпләргә туры килерлек итеп, аннотация җибәрергә тиеш. Конференциягә эләгү-эләкмәү шул аннотациянең сыйфатыннан да тора. Булачак чыгышыңның бөтен нечкәлекләрен, үзенчәлекләрен күрсәтә алсаң, эләгә аласың дигән сүз. Аннотацияләрне алган очракта да, кайбер илләргә барып җитеп булмый әле. Чыгышларымда иң элек телебез, әдәбиятыбыз, мәдәниятебез үзенчәлекләрен чагылдырырга тырышам. Соңгы өч-дүрт ел эчендә Италия, Испания, Англия, Польшада ясалган докладлар, мәсәлән, татар теле сертификациясе турында иде. Алар аша бик күп кенә башка милләт кешеләре дә безнең татарлар турында, Казан турында ишетте. Андагы галимнәр белән бүгенге көндә дә аралашып торабыз. Бездәге кебек, аларда да туган телне саклап калу мәсьәләсе кискен тора. Чит ил коллегаларыбыз: «Сезгә карап сокланабыз», – диләр. Чөнки алар үзләре бер юнәлеш буенча гына эшлиләр. Атнага бер генә көн укытырга баралар да, башка көннәрне фән белән шөгыльләнәләр. Ә без алты көн укытабыз һәм шул ук вакытта әле фәнгә дә вакыт табарга тырышабыз. Без күп эшлибез, безгә бары тик эшләгән эшләребезне оялмыйча, уңайсызланмыйча күрсәтә белергә өйрәнергә кирәктер.

Сез бит бик күп еллар студентларга инглиз теле укытасыз. Мөгаллимлек эше ошыймы?

– Мөгаллимлек эше студент елларымнан ук башланды. Үз эшемне яратам, аннан тәм табам, үзенә күрә бер рухи азык алам. Дәресләремне дә татар-инглиз телләрендәге уртаклыкларны табып алып барырга тырышам. Укытучы булу укыту гына түгел, үзеңнең дә һәрдаим укуың, өйрәнүең бит ул.

– Бүгенге көндә балаларына бишектән үк чит телләр өйрәтә башлаучылар да бар. Ә Сезнең фикерегезчә, чит телләрне ничә яшьтән өйрәтә башлау дөресрәк булыр?

– Балага чит тел нигезләрен алты-яшькә кадәр өйрәтеп калырга тырышырга кирәк. Аннан соң инде бала мәктәпкә керә, аның дәресләре, шөгыльләре болай да арта. Ә җиде яшькә кадәр ул барысын да сеңдереп кала ала. Кечкенә балаларга бит телне уйный-уйный өйрәтәсең. Шуңа күрә, кызыгып, мавыгып китеп, алар бик тиз истә калдыра.

– Үзегезне нинди мөгаллим дияр идегез?

– Тик тормый торган мөгаллимдер... Мин вакыты белән таләпчән, хәтта кырыс, вакыты белән – йомшак. Дөресен генә әйткәндә, әллә кайдан нидер көткән, болай гына нидер өмет иткән, зарланган укучы-студентны үз итә алмыйм. Дәрескә ниндидер яңалык кертергә, берәр кызыклы формат уйлап чыгарырга, йокымсыраганнарны уятырга, һәрбер шәкертемне алга барырга, кешелекле булырга өндәргә тырышам.

– Бүгенге студентлар, гомумән, нинди алар?

– Замана балалары: бик җитди, сайланучан, мобиль, «компьютерлашкан». Һәм шул ук вакытта аларда телгә, әдәбиятка, мәдәнияткә тартылыш бар! Бер генә студентым да тормыш юлымда юкка гына очрамагандыр, дип уйлыйм. Аларның һәрберсе мине нәрсәгәдер өйрәтеп китә. Ә аеруча ошый торган сыйфатлары – тәрбияле рәвештә үзләренең теләк-максатларын, ошый яки ошамый торган әйберләрне аңлата белүләредер, мөгаен.

– Без укыган вакытта татар филологиясе факультеты үзе дә, аның студентлары да башка төрлерәк иде бит?!

– Чынлап та, ул елларда татфак кечкенә генә бер гаилә кебек иде. Ә үз өеңдә, гаиләңдә үз көең, үз традицияләрең... Без төрле фестивальләрне дә бөтен факультет белән оештыра идек, берәр кая барганда да факультетыбыз белән бергә бара идек. Әмма замана үзгәрә, син заманага яраклашырга, чор белән бергә атларга һәм шул ук вакытта үз гореф-гадәтләреңне, телеңне дә саклап калырга тиеш.

Шулай да, чор белән чорны чагыштыру бик дөрес булмас. Мәсәлән, бүгенге көн студентлары өчен мөмкинлекләр күбрәк. Без чит илләр турында хыялланырга да курка идек бит. Ә хәзер минем студентларым ел саен чит илләргә бара. Алар аннан бик күп нәрсәгә өйрәнеп кайталар, дөньяга карашлары үзгәрә. Һәм, иң мөһиме – туган телләрендә сөйләшүгә сусап кайта әле алар. Кадерен белә башлыйлар!

– Татар теле язмышы сезне дә борчыйдыр. Студентларыгыз үзара татарча сөйләшәме?

– Дөресен әйтәм, башта борчыды. Әмма бу бер ел эчендә мин безнең арада яңа фикерле, сәләтле, зирәк, зәвыклы, актив яшьләрнең һәм урта буын кешеләренең бик күп булуын күрдем. Бу исә минем телем, әдәбиятым, мәдәниятемнең, димәк, халкыбызның киләчәге матур булачагына ышандырды. Һәр көнне янәшәмдә булган студентларымның татарча сөйләшүе бу ышанычны тагын да ныгыта. Дөрес эшлимме икән, юкмы, әмма мин аларга үз фикеремне сеңдерергә тырышам. Дәресләрдә гел әйтә киләм: «Һәр көнне үзегезне камилләштерсәгез иде. Укып бетергәч сез, һичшиксез, әти-әни булырсыз. Кайда гына яшәсәгез дә, балаларыгыз сезгә «әнием» һәм «әтием» дип дәшсә иде», – дим.

– Алсу Хәлиловна, телебезне үстерү өчен тагын нәрсәләр эшли алабыз, дип уйлыйсыз?

– Соңгы өч-дүрт елда дәүләт тарафыннан да, татар яшьләре тарафыннан да эш туктап тормады. Телебезне саклау иң беренче чиратта гаиләдән башланса да, уку йортлары читтә кала алмый. Үземә аеруча тәэсир иткән эшләр арасында «Акыл фабрикасы», «Әйдә», «Әлбәттә», «Гыйлем» проектларын, «Печән базары» фестивален, «Юлбасма» нәшриятының һәм Айгөл Әюпованың балалар өчен китапларын, мәктәпләр өчен чит тел укыту методикаларын кулланып язылган «Сәлам» китабын билгеләп үтәсем килә. Шулай да, тел һәм әдәбиятны укытканда замана балаларын уйлап һәм бер үк максат-бурычларны күздә тотып язылган берничә төр (линейка) уку әсбаплары булдыру турында уйлансак иде. Яңа татар мультфильмнары, интернет-ресурслар, телефон өчен төрле кушымталар булдыру, уку йортларында тел белән әдәбиятны укытканда педагогикада һәм психологиядә кабул ителгән яңа технологияләрне, камилләштерелгән методларны куллану уңышлы булыр иде.

Институт хезмәткәрләре соңгы елларда бу юнәлештә нинди эшләр алып бара?

– Хезмәттәшләрем бер дә тик тормый. Татар теле һәм мәдәнияте белән таныштыру максатыннан, безнең уку йорты галимнәре тарафыннан татар-инглиз этносүзлеге бастырылды. Татар телен укытуда заманлаштырылган метод һәм технологияләр кулланып укыту, татар телен Аурупа стандартларына нигезләнеп дәрәҗәләргә бүлеп укыту буенча проектлар буенча эш алып барыла. Шулай ук Казан федераль университетында татар телен белү дәрәҗәсен Аурупа системасы нигезендә тикшерү буенча сертификация үзәге эшли. Институтта татар телен өйрәнү курслары эшләп килә, уку әсбаплары языла, яңартыла. Мәсәлән, Ләйсән Шәяхмәтованың «Татар телен башлап өйрәнүчеләр өчен интенсив курс» уку әсбабы Татарстанда һәм Русиядә генә түгел, чит илдә дә яратып кулланыла. Шул рәвешле, мөгаллимлек эше, фәнни эшчәнлекләре белән бергә, КФУ галимнәре дә телнең саклануына һәм үсешенә үз өлешләрен кертергә тырыша.

Сезнең институтта татар теленә өйрәтү курслары да эшләп килә. Кызыксынучылар күпме?

– Әлеге курсларга бик актив йөриләр. Икешәр-өчәр ел йөрүчеләр дә бар. Чама белән ел саен 300-350 кеше укый. Эштән соң килеп, сәгать кичке сигез-тугызларга кадәр укыйлар бит әле алар. Җиңел түгелдер, әмма яратып йөриләр. Араларында татар телен бик әйбәт белмәүче татарлар, руслар, башка милләт вәкилләре дә бар. Шулай ук Америкадан, Германиядән килгән егет-кызлар әлеге курсларны бик үз итте. Минемчә, ул гади бер тел өйрәнү курсы гына да түгел. Анда энергетика башка! Бер карасаң, ул бит инде алар өчен бөтенләй бушка һәм аларны беркем дә мәҗбүр итми. Шуңа да карамастан, курсларга ярты ел алдан язылып, бер дәресне дә калдырмаска тырышып, үз теләкләре белән йөриләр. Дәүләт булдырган искиткеч мөмкинлек бу! Һәм бу юнәлештәге иң отышлы программаның берседер.

– Чит илдә белем бирү системасы безнекеннән яхшырак дип уйлыйсызмы?

– Чит илдә дә бөтен әйбер үзгәрештә. Шул ук Америкада белем бирү системасын гына алсак та, соңгы биш-алты елда белем бирүнең төп идеясе кимендә өч төрлегә үзгәрде; имтихан стандартлары, дәрес планы, уку планнары, аттестация узу әллә ничә тапкыр үзгәртеп корылды. Димәк, алар да эзләнүдә. Миңа калса, алар бездән, без алардан һәрчак нәрсәгә дә булса өйрәнә алабыз.

– Афәрин диясе генә кала! Киләчәктә дә шулай эшегездән тәм табып эшләргә язсын!

Эльвира Сафина

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: кфу

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев