Логотип Идель
Заман

Раил Нургалиев: "Хәл керүгә, икенче Сабантуйга чыгып китәм..."

Авыл һәм спорт дигәндә, беренче булып хәтергә кайсы спорт төре килеп баса? Әлбәттә, татарча көрәш! Кайсы гына татар авылын алсаң да, алар, иң беренче чиратта, батырлары белән горурланып сөйли ала. Кайберәүләр әнә шулай көрәшә-көрәшә профессиональ рәвештә бил алыша башлый, көрәш олимпында үз йолдызын кабыза. Теләче егете Раил Нургалиев та әнә шундыйлардан.

Авыл һәм спорт дигәндә, беренче булып хәтергә кайсы спорт төре килеп баса? Әлбәттә, татарча көрәш! Кайсы гына татар авылын алсаң да, алар, иң беренче чиратта, батырлары белән горурланып сөйли ала. Саладан чыккан кайсы гына ир-аттан сорашсаң да, аның малай чагында Сабан туйларына чыгып, җиңеп яки җиңелеп керүе (көрәш мәйданына чыгу – үзе бер җиңү ул) турында ишетергә мөмкин. Кайберәүләр исә әнә шулай көрәшә-көрәшә профессиональ рәвештә бил алыша башлый, көрәш олимпында үз йолдызын кабыза. Теләче егете Раил Нургалиев та әнә шундыйлардан.

— Раил, бүгенге көндә син Татарстанның иң данлыклы көрәшчеләреннән берсе. Җиңүләрең дә санап бетергесез, тәкәләр санын әйтеп тә тормыйм, атказанган спорт остасы дигән мактаулы исемең дә бар. Ләкин һәр нәрсәнең башы булган кебек, синең дә келәмгә, көрәшкә кереп кенә киткән чакларың булгандыр. Сабый чакларыңа бер күз ташлыйк әле.

— Мин тәпи йөри башлаганнан бирле көрәшәм дисәм дә, ялгыш булмастыр. Беренче бил алышуымны да хәтерлим әле, 4-5 яшь чагымда авыл Сабан туенда иде ул. Дөрес, тәгүе көрәшүемдә үземнән бер яшькә өлкәнрәк малайга оттырдым. Җиңелсәм дә, бүләккә күкәй бирүләре истә калган. Аннан соң мәктәптә укый башлагач, урамда уйнап яткан җиремнән малайларга ияреп, Олы Кибәхуҗа авылының спорт залына көрәш түгәрәгенә киттем. Беренче тренерым Марсель Әсәдуллин булды. Компьютерлар әле ул чакта юк, рәхәтләнеп көрәшергә була. Түгәркәк кичке дүрттә башлана икән, мин инде ярты сәгать алдан килеп әзерләнә башлый идем. Үзебезнеке беткәч, Марсель абыйга ялвара-ялвара өлкәнрәкләр белән дә кала идем. Берзаман район күләмендәге ярышларда катнаша башладым, әмма мәктәптә укыган чакта әллә ни уңышларга ирешмәдем.

— Җиңүләрең күп булса да, беренче зур уңышларыңны хәтерлисеңме?

— Җиңүләр күп, әлбәттә, һәм һәрберсе диярлек истә. Шулай да мин беренче тапкыр үзебезнең авыл Сабан туенда баш батыр булып калуымны сагынып искә алам. Үз авылдашларың каршында көрәшү, авылның танылган батырларын җиңеп, 19 яшемдә тәкә оту гаять күңелле мизгелләр иде. Безнең авыл бит – көрәшчеләр авылы. Хөсәен Исмәгыйлев, Марат Гәрәев, Нияз Биктимеров, Нурислам Гариповлар белән көндәшлектә әнә шундый уңышка ирешкән идем. Бик сөенгән идем ул чакта, урамда да авылдашлар, дуслар, танышлар каһарман кебек кабул итә башладылар.

2006 елда мин беренче тапкыр Татарстан чемпионатында җиңү яуладым һәм спорт остасы исеменә лаек булдым. Анысы да онытылмый.

2012 елдаТеләче районы Сабан туенда Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашты һәм мин шунда абсолют батыр калдым, Президент кулларыннан машина ачкычы белән бүләкләндем. Шул чакта шатлыгымнан елап та җибәргәнем истә, гәрчә аңа кадәр дә шактый тәкәләр һәм машиналар отканым булды. Президент каршында, туган Теләче районы халкы, туганнарым, дусларым алдында көрәшү ул бит зур җаваплылык та иде әле.

— Ярый, мәктәпне тәмамладың, авылдан киттең һәм син, күпләр кебек, Казанга килдең…

— Әйе, 2003 елда мәктәпне тәмамлагач, мин педагогия университетының физик культура факультетына укырга кердем. Аның сәбәпчесе дә бар. Мәктәптә укыганда районкүләм көрәш ярышларында беренче калуга карамастан, республика күләменә чыккач, чемпион була алмый идем. Шул чакта хәтта көрәшне ташларгамы әллә дигән сораулар да туды. Ярый әле безнең авылда Татарстанның спорт остасы Марат Гәрәев бар иде. Мин әле мәктәптә укый, ул Казаннан кайта да, “мин менә шундый укыйм, без менә шулай көрәшәбез, безнең белән шундый тренерлар эшли” дип, гел безне кызыктыра иде. Шунда үз-үземә сүз бирдем: мин дә педуниверситетка укырга керәм, мин дә мастер булам. Аллага шөкер, укырга кердем. Бәхетемә минем белән дә бик күп танылган көрәшчеләрне тәрбияләгән тренер Вакыйф Тимерша улы Дәүләтшин эшли башлады. Көнгә ике тапкыр күнегүләргә йөрдем: көндез – уку йортында, кич белән Авиатөзелеш районындагы “Авиатор” клубында. Ни гаҗәп, беренче елны ук зур уңышка ирештем: яшьләр арасында Русия чемпионы булып танылдым. Икенче курста укыганда инде олылар арасына кереп киттем һәм 75 кг.га кадәр авырлыкта Татарстан чемпионы булып танылдым.

— Ике тренерга, ике җиргә күнегүләргә йөргәнсең. Мондый үҗәтлек, мөгаен, чыннан да спорт, көрәш фанатларына гына биреләдер мөгаен?

— Әгәр дә ниндидер нәтиҗәләргә ирешәсең килә икән, дөрестән дә, тырышырга, булган мөмкинлектән файдаланырга кирәк дип саныйм. Яшь чак, энергия ташып тора, җитезлек тә бар, сәгать биштән соң дәресләрдән азат булабыз – нигә вакытны бушка уздырырга? Без Авиатөзелеш районына Диләр Хәлилов янына (Вакыйф абый да кичләрен биредә эшләде) өч егет – мин, Ленар Гатауллин һәм Ренат Әхмәтшин йөрдек. Дөрес, Ренат өченче курстан Чаллыга күчеп китте. Шөкер, өчебез дә югалып калмадык, төрле дәрәҗәдәге уңышларга ирештек, әле дә гамәлдә булган көрәшчеләр.

— Нәселеңдә дә көрәшчеләр булгандыр шәт?

— Әлбәттә, татар гаиләсендә көрәшмәгән егетләр булмыйдыр инде ул. Әтием дә көрәшкән, чемпион ук булмаса да, батыр аслары калып йөргән. Ике игезәк бертуганнарым да көрәште. Миңа калса, тагын да ныграк шөгылләнгән булсалар, алар да республика чемпионы була алыр иде.

— Берзаман син билбаулы көрәш белән шөгыльләнә башладың һәм анда да җир җимертеп көрәшә башладың...

— Билбау көрәше белән тәүге тапкыр Чистайда көрәшкән идем. Ирекле стильдә чыгып, беренче тапкырдан ук чемпион булып танылдым. Шуннан Русия чемпионатларына йөри башладым. Татарча көрәшкә охшаш бит ул, шуңа минем өчен стильләрне, алымнарны үзгәртү әллә ни авыр булмады. Чираттагы Русия чемпионатында откач, дөнья чемпионатына юллама алдым һәм Башкортстанның Салават шәһәрендә беренче тапкыр халыкара дәрәҗәдәге уңышка ирештем. Аннан Ашхабад һәм башка шәһәрләр...

— Син ел әйләнәсендә көрәшеп йөрисең. Көрәштән туймадыңмы әле?

— Көрәш туйдырмый ул. Мин үзем Сабантуйларны да, рәсми ярышларны да түземсезләнеп көтеп алам. Әгәр син үзең яраткан төр белән шөгыльләнәсең, әгәр син көрәшнең фанаты буласың икән, әгәр шөгылең сиңа канәгатьлек хисе бирә икән – аннан аерылу бик авыр ул. Кайчакта теге яки бу Сабан туенда зуррак бүләк, машина алып кайтам да, үз-үземә “ял итәм, башкасына бармыйм” дим. Әмма бераз хәл керүгә, тагын икенче Сабантуйга чыгып китәм. Олылардан “йөрәк түзми, көрәшәсе килә” дигән сүзләрне еш ишетә идем. Чыннан да шулай икән ул. Сәламәтлегем мөмкинлек биргәнчә бил алышачакмын әле.

Әңгәмәдәш - Радик Сабиров

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев