Руслан+Зөләйха: мәхәббәт тарихы
ИДЕЛ кавыштырган бу матур пар белән танышыйк әле...
Танышу тарихы
Зөләйха: Без 2018 елда таныштык. Мин Русланның рәсемнәрен (ул – рәссам) «ВКонтакте» челтәрендә күреп, «Идел» журналына интервью эшлисем килде һәм аңа яздым. Ул татарча бөтенләй диярлек белми иде: Себердән Казанга күченеп килгән вакыты. Аралаша торгач, ул мине энесе белән тел өйрәнү өчен оештырган беренче татар сөйләм клубына чакырды. Мин татар теле өчен янып йөрүче кеше буларак чакыруны кабул иттем һәм әкренләп клуб эшчәнлегендә катнаша башладым. Ул вакытта мин аны потенциаль ирем буларак карамый идем, чөнки егетем бар иде. Аның белән аерылышып, миңа якын арада бернинди җитди мөнәсәбәтләр кирәкми дип уйлап йөргән арада Руслан килеп чыгып, мине кайнар кочагына алып, март һәм мәхәббәт буранына алып кереп китте.
Беренче тәэсир
Зөләйха: Беренче күрүдә бик кызык техникада рәсем ясый дип уйладым. Татар телен өйрәнергә теләве ошады. Руслан беренче очрашканда ук кызыксыну белдергән иде. Егетем барлыгын белгәч, бүтән бәйләнмәде. Аннан ничектер үзеннән үзе якынаеп киттек.
Руслан: Чибәр кыз…
Яраткан сыйфатлар
Зөләйха: Миңа Русланның спортчылардай буй-сыны, йомшак һәм шул ук вакытта кыю булуы, яңалыктан курыкмавы, күңеле белән яшь һәм мәрхәмәтле булуы ошый. Ул – шәп әти.
Руслан: Зөләйханың чибәрлеге, сизгерлеге, бала-чага кебек булуы үзенә тарта. Агачка менү, футбол-баскетбол дисеңме – хатыным ике куллап риза.
Беренче күрешү
Беренче «свидание» дип атап булса билгеле, ТАТМЕДИА бинасының 11нче катында Казан панорамасын карап утырдык. Аннан бергә походка бардык. Каһвә-фәләннәр истә калмаган.
Тәкъдим ясау
Зөләйха: Очраша башлаганда ук Руслан гаилә корырга теләвен әйтте. Минем андый планнарым юк иде. 3 ай узгач ахры, «Син минем хатыным булырга тиешсең», – диде. 2019 елда көзгә таба без кабат палаткалар белән Идел буена походка киттек. Иртән таң каршыларга чыктык. Анда котычкыч суык иде: теш тешкә тимәде. Руслан миңа шунда тәкъдим ясады. «Мин ризалашмасам, мине суыкта калдырып кайтып китәр бу», – дип уйлап, ризалашырга туры килде. Көтмәгән идем, әмма сизә идем. Ир кешеләр алар картон тартма кебек гади. Шуның белән рәхәт тә.
Кызыбыз Асылъяр 2020 нче елда туды. Аның үз холкы. Ул беркемгә дә охшамаган. Шәхес булып үсеп килә. Ул бакчага йөри, укырга өйрәнә һәм бик аралашучан.
Талашасызмы?
Зөләйха: Гаҗәеп, ләкин без талашмыйбыз. Әмма күп сөйләшәбез: хисләр, киләчәккә планнар, тормыш, фәлсәфә турында. Бер беребезнең канәгатьлеге өчен бөтенесен дә эшләргә тырышабыз. Ачуланышкан вакытта, хисләрне аңлатабыз да утырып елыйбыз һәм бу хисләрне кабул итәбез. Салмак кына кризислар аша узабыз. Иң мөһиме – без бер-беребез белән түгел, икәү бергә кризиска каршы көрәшәбез.
Телефонда:
Зөләйха: «1» ( яңа номерын тиз генә язып куярга кирәк булды да, шулай калды).
Руслан: «Зөләйха Камалова».
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев