Серле балбал һәм мөмкинлекләр төбәге
Әлмәт районы....Өйрәним дисәң – тарихи урыннары, эшлим дисәң – оешмалары, карыйм дисәң серле объектлары бихисап. Яшьләр өчен дә мөмкинлекләр күп бу төбәктә – куллан гына.
«Идел» кабат сәфәрдә. Чираттагы тукталыш – Әлмәт районы. Өйрәним дисәң – тарихи урыннары, эшлим дисәң – оешмалары, карыйм дисәң серле объектлары бихисап. Яшьләр өчен дә мөмкинлекләр күп бу төбәктә – куллан гына.
Үзебезнең «Диңгез күзе»
Борын-борын заманда, кырда эшләп йөргән җиреннән бер тракторчы абыйны җир йоткан да кире ябылган, ди... 83 ел элек булган вакыйгаларны «борын-борын заманнар»га кертергә ярыйдырмы юктырмы, әмма балачакта колак очы белән генә ишетеп калган ярым әкияти сүзләр бөтенләй шартлап сынды һәм яңа яктан ачылды.
Соңгы елларда туристларыбыз арасында Мари Республикасында урнашкан Диңгез күзе күле популярлашып киткән иде. Ни кызганыч, ул да быел тулысынча диярлек кибеп беткән. Баксаң, безнең республиканың да үз Диңгез күзе бар икән. Әлмәт районында аеруча сакланыла торган табигый территория (рус. ООПТ) статусын йөрткән сигез урыннарның берсе – Акташ упкыны күле. Акташ упкыны булгач, Әлмәт районындагы Акташ авылларының берсе тирәсендәдер, дигән фикер туарга мөмкин, ә юк – Акташ упкыны Кәләй авылына терәлеп үк, кәләйлеләрнең бакча башында тора.
Упкынның чишмә башы – 1939 ел. Нәкъ шул елның 7 августында бер тракторчыны тракторы белән бергә чын мәгънәсендә җир йота (ни кызганыч, ачык чыганакларда тракторчының исем-фамилиясе турында мәгълүмат табылмады).
7 август вакыйгалары моның белән генә тәмамланмый. Шул ук елда оешкан комиссия убылган җирнең зурлыгын 4х5 м дип билгели, упкынның тирәнлеге исә 50 метрдан артып киткән була. Ә упкын урынында карст күле барлыкка килә (мисал өчен, Татарстан республикасындагы Зәңгәр күлләр системасы да карст күлләре булып санала, Маридагы Диңгез күзенең дә чыгышы шундый). Тракторчы инде көпшәкләнә башлаган җиргә эләкмәгән очракта да, иртәме-соңмы әлеге урында упкын хасил булыр иде, дип саный тикшеренүчеләр.
Илленче елларга упкынның диаметры, ярлары убылып-убылып төшү нәтиҗәсендә, 20 метр, ә 2011 елда 35 метрга җитә (хәзер күпмедер, билгесез, ләкин, алай да, упкын тирәсен уратып алган коймаларны инде бер мәртәбә киңәйтеп күчерергә өлгергәннәр). Тирәнлеге исә, мисал өчен, 2007 елда – 28 метр, 2011 елда – 25 метр, ә 2016 елда 24 метр тәшкил иткән.
Упкынның киләчәге нинди булыр соң? Кайбер чыганакларда упкын инде чагыштырмача тигезләнеш халәтенә килгән дип саныйлар һәм убылулары XX гасырда күзәтелгән тизлектә бармас дип өметләнәләнәр. Упкынның койма белән тотылуын әйтеп киттек: Акташ упкыны күле – табигать һәйкәле. Идеалда аның турында мәгълүмати стендлар урнаштырылырга (һичьюгы – исеме язылган элмә такта), аңа таба сазлы түгел, ә ташлы булса да юл илтергә тиеш кебек, әмма, ни кызганыч, упкын тирәсендә коймадан һәм аның тирәли утыртылган агач-куаклардан кала берни дә юк. Бу аңлашыла да: Акташ упкыны, кайбер сулыклар сыман, ял итү, коену, пляж кору һ.б. өчен куелган критерийларның берсенә дә туры килми – 2016 елда аңа бу һәм башка кайбер күрсәткечләр буенча иң түбән баллар куелган.
Акташ упкыны кебек пляж кору һәм коену өчен туры килмәгән табигый һәйкәлләрнең фәнни, туристик әһәмияте бар, юкса: экология, биология буенча экскурсия маршрутлары, туристлар өчен күрсәткечләр, мәгълүмати стендлар... Галимнәр, тикшеренүчеләр, әлбәттә, бу урынны үзлектән дә таба алалар, әмма һичьюгы элмә такта куелса, Акташ упкыны күленнән хәбәрдар булучылар саны бермә-бер артыр иде.
Беренче тукталыш – Габдрахман авылы
Татар, рус, чуаш һәм мордва халкын берләштергән Әлмәт районында барлыгы 99 торак пункт исәпләнә. Авыл тормышы, Әлмәт төбәгенең үзенчәлекләренә күз салыйк, дип, без шуларның икесенә – Габдрахман һәм Елховой-Түбән Абдул авылларына юл тоттык.
«Габдрахман авылында яшьләр өчен дә, туристларны җәлеп итү өчен дә бик зур мөмкинлекләр тудырылган», – ди музей хезмәткәре, экскурсовод Гөлназ Гомәрова. Фигуралы шуу, хоккей уйнар өчен боз сарае дисеңме, укытучылар аллеясы, музей, мәдәният йорты (анда түләүсез баян түгәрәге эшли), мәчет һәм мәдрәсә бар. Балалар өчен ясле, бассейнлы бакча, урта мәктәп, укучылар өчен кванториум, спорт комплексында бассейн һәм тренажер, көрәш мәйданын да өстәсәк, шәһәрлеләр дә көнләшеп куяр. Сүз уңаеннан, бакчага балаларны шәһәрдән дә йөртәләр икән (Әлмәт белән Габдрахман арасы якынча 20 км) – экологик яктан сыйфатлы шартларга кем кызыкмасын!
Авыл тарихы белән кызыксынучылар әле быел гына ачылган туган якны өйрәнү музеена агыла. Дөресрәге, музей комплексында. Аның ишегалдында 14 объект – музей бинасыннан алып төрле темаларга кагылышлы зоналар урын алган (уен, әкият геройлары, хәрби техника зоналары һ.б). Калын-калын карагай бүрәнәләрдән торгызылган музей заллары Татарстан табигате, татарларның көнкүреше, тарихына, билгеле шәхесләренә һ.б багышланган.
Бу авылда заманында балалар язучысы Энҗе Мөэминова математика укыткан (музейда аның кулъязмалары, язу машиналары саклана) ире мәктәп директоры вазифасын үтәгән. Габдрахманда язучы Азат Ганиев та яшәгән, урта белем алган. Галим, тарих фәннәре кандидаты Фәрит Шәкүров та бу авылның сөекле улы (Казан университетында төрле юнәлешләрдә белем алучы студентлар аның белән яхшы таныш).
Суган профессорларының туган ягы
«Эшчән халкы серен белеп үстерә сортлы суган, суган профессорлары иң элек монда туган». Елховой-Түбән Абдуллылар бу якларда туып-үскән шагыйрь Әзһәр Зәйни сүзләренә тугры калган. Суган орлыгы үстереп, аны саклау серләрен буыннан буынга чәчми-түкми тапшыруларын дәвам итәләр. Ни кызганыч, заманында тирә-якта дан тоткан «Елховой базары» гына юкка чыккан диярлек – якшәмбе көннәрендә (монда ул көнне «базар көн» дип йөртәләр) базар урынында бер-ике сату ноктасын гына очратырга мөмкин.
Ике авылга – биш (!) мәчет, мәдрәсә, туган якны өйрәнү музее, ике мәдәният йорты, урта мәктәп, боз мәйданчыгы («Ялкын» яшьләр хоккей клубы да эшли), амбулатория һәм медицина пункты эшли, уннан артык кибет тота авыл халкы. Сөйләмнәре-е! Әпәй, марта, кечеркән, кырмавык, пырдымсыз, ызба кебек экзотик сүзләрне ишетер өчен генә дә Әлмәт төбәгенең мишәрләр яшәгән ноктасына сәяхәткә чыгарга була. Биредә авылларның сөйләм үзенчәлекләрен өйрәнүче экспедиция вәкилләре дә еш кунак.
МИШӘР СҮЗЛЕГЕ
Мишәрчә Әдәби телдә
Әпәй Ипи
Герәблә Тырма
Матик Кәтмән (китмән)
Марта Умарта корты
Курләк Кура җиләге
Ызба Өй
Пырдымсыз Холыксыз, булдыксыз
Кечеркән Кычыткан (үсемлек)
Кырмавык Тигәнәк
Кайтып-кайтып укый торган китаплар булган төсле, бер күргәннән соң яңадан күрәсе килеп торган урыннар да бар. Елховой-Түбән Абдул музее шундый урыннарның берседер. Заманында музейга нигез салучы Хәлиулла Әхмәтшинның хәтер-хатирә йорты булдыру теләгенә бик күпләр сәерсенеп караган, ә ул тутыккан тәңкә, балдакларны экспонат итеп тотып килеп, «Хәллә бабай!» дип торган балаларга экскурсияләр оештыруын, авыл халкына мөрәҗәгать итүен дәвам иткән: «Әгәр үзебез алынмасак, безнең ата – бабаларыбызны кем кадерләр? Югала барган халкыбыз ядкарьләрен кем барлар? Бездән соң килгән балаларга нинди ядкарь, нинди хәтер калыр?» Шөкер, Хәлиулла бабай эше дәвам итә, музей елдан-ел баеп тора: җиде күргәзмә залында мини-кунсткамера да, нумизматика, сугыш чорына, археологиягә, туган як табигатенә һ.б багышланган экспозицияләр бар.
Изгеләр зираты
Шушма елгасы буенда, Түбән Абдул һәм Елховой авылларыннан бераз гына читтәрәк бер серле зират бар. Аны «Изгеләр зираты» дип йөртәләр. «Бүстрәй зираты» атамасы да бар, анысы зират янындагы Бүстрәй инешенә бәйле атама (рус. «быстрая речка»дан). Шул 37х105 метрлы зиратта төрледән төрле ыру тамгалы дүрт кабер ташы тора.
Бер кабер ташы зиратның нәкъ уртасында урнашкан, башкаларыннан зуррак та ул, ыру тамгалары да күбрәк (бер тамга тавык аягын хәтерләтә), калган өч таш – кырыйлап (аларның берсендә генә тамга салынган – анысы сәнәккә охшаган). Бу зиратта бик күп кеше, шул исәптән галимнәр дә булып киткән. Марсель Әхмәтҗановның «кабер ташы өстенә ватман куеп, яшел үлән белән йөртүләрен» хәзер дә искә алалар. Кабер ташы астында хакыйкатьтә кемнәр һәм ни сәбәпле җан тәслим кылган кешеләр ятадыр, әлегә билгесез, шуңа бу урынга бәйле риваятьләрнең берсен тәкъдим итәбез:
«Тау битендә Убырлы исемле авыл булып, шул авылда күчмә башкортлар яшәгән, имеш. Бервакыт Убырлы авылы белән икенче авыл арасында сугыш чыга. Башкорт халкы башлыгы бу сугышта каты яраланып, атыннан елгага төшеп үлә. Аның хөрмәтенә шул урынга таш куялар, авыл халкы исә башка җирләргә күченеп китә...»
Тораташ
Әлмәт төбәгенә аяк баскан кешеләр өчен must-see объектларның берсе – серле балбал. Халык телендә – тораташ. Таштан ясалган хатын-кыз сыны Елховойдан ике чакрым ераклыкта урнашкан. Бу сынның тарихы кыпчаклар белән бәйле, дигән фикер бар, ди галимнәр. «Шушма буйларына озак гомер итәргә килгән җәйләү кешеләре бу сын каршына әледән-әле килеп табынып торганнар, аның белән киңәш корганнар, аңардан мәрхәмәт-шәфкать сораганнар», – дип яза Миркасыйм Госманов. Риваять буенча, тораташ – анасы каргышы төшкән кыз бала. Тораташ булып катуын теләп әйтелгән сүзләр кыз баланы ташка әйләндергән, имеш. Өйрәнелмәгән, серле урыннары күп әле бу төбәкнең. Анысы киләчәк буын эше.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев