Логотип Идель
Заман

ШАХМАТ КОРОЛЕ

Рәшит Нәҗметдиновның күзәнәкләренә хәтле шахмат җене кереп оялаган иде.

Рәшит Нәҗметдиновның күзәнәкләренә хәтле шахмат җене кереп оялаган иде. Советлар Союзында иң атаклы спортчыларга бирелә торган мактаулы исемнәрнең һәммәсе дә бар: СССРның атказанган спорт мастеры һәм тренеры, шахмат буенча халыкара мастер, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, орден-медальләр, Татарстанның... Әмма ул гросмейстер түгел. Совет заманында татар баласы, никадәр талантлы булса да, гроссмейстерлыктан мәхрүм иде. 


 

«Бик тырышсам, откан булыр идем...»
    Узган гасырның җитмешенче еллар башларында да әле без, журналистлар һәм язучылар, Бауман урамындагы унтугызынчы йортта эшли идек. Рәшит абый да безнең урамда яши – кызыл чиркәү янында биш катлы сары йортта. Үткән-сүткәндә ул редакцияләргә сугылып чыгарга ярата. Ишектән керә-керешкә шатлыгын уртаклаша. Менә Туладан шахматчыларның халыкара турнирыннан кайткан, гроссмейстерларны да артта калдырып, беренче урынны алган. Котлап кулын кыстым. Ә ул сөйли дә сөйли, кызык, мавыктыргыч итеп. Авызына каратып тора.

Рәшит Нәҗметдинов белән студент чагымда төшкән бер фоторәсемем бар. Шуны алып, маэстроның үзенә күрсәтәм. 


– Тукай клубында журналистлар һәм язучылар белән егерме алты тактада сеанс биргән чакта төшереп алганнар. Мин анда синең белән ничьяга уйнаган бердәнбер кеше идем. Бик тырышсам, бәлки, откан да булыр идем. Бер пешкам артык иде бит. Бу сеанс турында газеталарда да язганнар иде, – дим.
 

Рәсемне күргәч, елмаеп алса да, минем сүзләремне өнәп бетермәде ул. Агарынды, кызарынды-бүртенде. 
 

– Мин синеме, Гәрәев, мин синеме? Шахматта яндырам. Ут ягып көлгә әйләндерәм. Аннары көлеңне җил белән күккә очырам!.. 


Рәшит абыйның яшен ташы шикелле атылып, бүлмәбездән чыгып сызуын сизми дә калдык. Шахматтагы уңышсызлыкларын бик авыр кичерә иде ул. Теге истәлекле рәсемне без аның белән күп мәртәбә карадык, әмма ничья турында бүтән искәртмәдем. 

«Миннән сәлам әйтерсез»
Бөек шахматчыбыз белән бәйле янә бер вакыйганы искә алыйм әле. Монысында Рәшит абыйның исеме дөньяның унынчы чемпионы Борис Спасский белән дуслашып китүемә ярдәм иткән иде. 1968 елның июнендә булды ул. Сочида ял итеп ятам. Кичләрен бөтен дөньяда танылган велосипедчы Гайнан Сәетхуҗин фатирында очрашабыз. Шулай бер көнне зур яңалык әйтә бу миңа:


– Бүген Сочига Борис Спасский килде. Сочи кунакханәсенең чит ил туристлары туктый торган бинасында...


Иртән торып, шунда киттем. Администратор хатынга: «Боря белән Ленинград университетында бер группада укыдык», – дип ялганладым. Ишек төбенә килеп туктадым. 

Йөрәгем дөп-дөп тибә. Борис Спасский белән беренче мәртәбә очрашам бит! Сүзне нидән башларга? Янына кеше кертергә кушмаган. Башка килде: Мәскәүдә, 1957 елда СССР чемпионатында, Спасский Нәҗметдиновка оттырган иде. Рәшит абыйга шушы җиңүе өчен чемпионатта иң матур партиягә билгеләнгән махсус бүләк тапшырылган иде. Шушы вакыйганы искә алсам?! Шулай эшләдем дә. Нәҗметдинов исемен ишетүгә тәмам эреп китте Спасский. Чәй эчәргә утырдык.


– Рәшит Һибәтович – гаять талантлы шахматчы, фанатик шәп кеше. Бездәй гроссмейстерларның котын алып бетерде инде. Без кушкан кушаматы да җилле һәм уенына туры килеп тора: «Гроза гроссмейстеров». Миннән күп итеп сәләм әйтерсез...


Борис миңа теге оттырган партиясен уйнап күрсәтте. Спасский каралар белән уйнаган һәм утыз җиденче йөрешен ясап та тормыйча җиңелүен таный...

Яшерен тренер
Михаил Таль һәм Тигран Петросян белән танышканда да, мин Нәҗметдинов исемен уйнатып алган идем. Алтмышынчы еллар ахырында, җитмешенченең башында без Таль белән еш очраша идек. Аның Нәҗметдинов белән бер-берсенә охшаш сыйфатлары шактый иде: кеше буларак та, кыю, тәвәккәл уеннары ягыннан да. Бу осталар көндәшләрен зур корбаннар бәрабәренә җиңүдән ләззәт табалар һәм шахмат сөючеләргә дә көтелмәгән һөҗүмнәр белән отудан хозурлану, рәхәтләнү, кәефләнү хисләре бүләк итәләр иде. Тальның 1960 елда Михаил Ботвинник белән дөнья чемпионы исеме өчен уйнаганда үзенең тренеры итеп Рәшит Нәҗметдиновны сайлавы һич тә очраклы хәл түгел. Дөрес, ул елларда татарның яһүдине шахматка өйрәтүен кычкырып әйтү башка сыймый иде. Таль анкетасында тренерын күрсәтә торган багананы буш калдыра торган була. 

Нәҗметдинов – яшерен (негласный) тренер. Таль намуслы кеше булган, шахмат таҗын яулап алуда Нәҗметдиновның ярдәме турында язып калдырган: «Нәҗметдинов шахматка искитмәле иҗади карашы белән бүтәннәрдә нык аерыла иде. Ул тыныч кына да, үтә кискен һөҗүмнәр белән дә уйный белә. Кызык итеп, үзенә бер үзенчәлек белән уйный. Кабатлап әйтәм, позициясенең үз игътибарын җәлеп итә торган булуы шарт. Шахмат тактасында көрәшкәндә дә, партияләргә анализ ясаганда да ул күтәренке рухта булыр иде. Моны үзәра очрашулар тәҗрибәсеннән чыгып әйтүем. Без Рәшит Һәбитович белән дүрт партия уйнадык. Өчесендә мин оттырдым. Дөресен генә әйткәндә, дүртенчесендә дә оттырырга тиеш идем. Ни гаҗәптер, оттырсам да, ул партияләрдән мин канәгатьләнү алдым. 

1960 елда Михаил Ботвинник белән дөнья беренчелегенә матчка әзерләнгәндә Нәҗметдиновның ярдәм итүен сорадым. Безнең дуслык мөнәсәбәтләребез бик җылы иде һәм аның зур ярдәмен сиздем. Һәм Нәҗметдиновны сайлавымны искиткеч уңышлы «йөрешем» дип саныйм...»


Таль, Ботвинникны 12,5:8,5 исәбенә отып, дөнья чемпионы була. Мондый югары дәрәҗәдәге матч өчен бу – искиткеч зур аерма. Күрәсез, Тальның дөнья чемпионы исемен яулап алуында, тренер буларак, безнең Нәҗметдиновның хезмәте әйтеп бетергесез икән!

Иң матур партия

1961 елда Бакуда СССРның XIX чемпионаты үтә. Турнир кичәге остаз Нәҗметдиновны шәкерте Таль белән очраштыра. Нәҗметдиновта – ак, Тальда кара фигуралар. Нәҗметдинов – РСФСР чемпионы, Таль – дөньяныкы. Рәшит абый шәкертен сыный, аннан имтихан алганда үтә катгый һәм кырыс. Ул чорда Җир шарындагы иң көчле шахматчы позициясен пыр туздырып ташлый. Каралар, акларның егерме тугызынчы йөрешеннән соң, уенны дәвам итерүне мәгънәсезлек дип саныйлар һәм биреләләр. Нәҗметдиновның Тальны тармар иткән партиясе чемпионатта иң матуры дип табыла. Аңа бүләк – зур, затлы бәллүр ваза. Таль белән очрашуларны карап утырганда шунысына игътибар иттем: бүтән партияләрдә дә Рәшит абый ак фигуралар белән уйнаган.


Михаил Таль Рәшит Нәҗметдиновның уенын һәр турнирда игътибар белән күзәтеп бара, аңа битараф булып кала алмый. Язмыш шулай боерган: Рәшит абый соңгы турнирын Тальның туган иле Латвиядә үткәрә. Латвиянең 1973 елгы ачык чемпионаты. Нәҗметдиновның үлеменә ярты ел чамасы гына калган булган. Безнеке каралар белән акларның (Карасев) астын-өскә китерә. Һәм яңадан иң матур партия өчен приз! Монысы соңгысы инде. Турнирда катнашучылар Нәҗметдиновны тәбрикләп кулын кысканда шаярталар: мең дә беренче матур партияң өчен, мең дә беренче призың котлы булсын! 
 

Америкада басылган китап

Рәшит абыйның улы Искәндәр туксанынчы еллар башында Англиядә стажировкаларда була, шул чакларда ул Американың математика профессоры Гузман хезмәтләрен өйрәнә. Галим моның шахматчы Нәҗметдинов улы икәнен белеп ала. Профессор шахматчының уены белән таныш булып чыга, аның сайланма партияләрен сорап ала. Нәтиҗәдә, Америкада «ХХ гасырның иң яхшы ун партиясе» дигән фәнни хезмәт басыла. Америка галимнәренең фикеренчә, шул партияләрнең икесе – Рәшит Нәҗметдиновныкы. Китапта һәр икесенә дә җентекле анализ ясала һәм бу партияләрдә Нәҗметдиновның моңа кадәр күрелмәгән осталыгы исбат ителә. Мин дә Рәшит абыйның ул партияләрен эзләп таптым. 


Шуларның берсе Нәҗметдинов 1958 елда Сочида РСФСР чемпионатында гроссмейстер Лев Полугаевский белән уйный. Шунысын да искәртим әле: гадәттә Рәшит абый, ферзьларны алышкач, уенның кызыгын тапмый. Әмма бу гадәте җыентыкка кертелгән партияләр өчен хас түгел. Нәҗметдинов, Полугаевскийга каршы каралар белән уйнап, унтугызынчы йөрештә үк ферзен корбан итәргә уйлый. Әмма иртәрәк. Шул хыяллар белән мавыккан арада караларның хәле хөртиләнеп китә. Аларга оттыру куркынычы яный. Хәер, шахны кабатлап ничьяга ирешергә мөмкин. Мондый юлдан китсә, Нәҗметдинов Нәҗметдинов буламыни?! Уенны тагын да кискенләштерә ул һәм ферзен тәки корбан итә. Шуның белән аклар королен мат челтәренә эләктереп ала. Караларның һөҗүм планы бөтенлеге һәм акларны саклануда күрсәткән ныклыгы уенныны тагын да баета. Соңыннан бу хакта Полугаевский болай дип яза: «Озак уйлап утыргач, шуны аңладым, минем җиңүгә ышанычым акланмый, мин бик хурлыклы төстә оттырам». Бу хәбәр, Нәҗметдиновны данлап, бөтен дөньяны айкап чыга. Нәҗметдинов әлеге вакыйганы болай искә ала: «Бу минем иң матур партияләрем арасында да бик тә, бик тә матуры иде».
Ул үзенең тирән фәлсәфәсе белән гап-гади шахмат сөючене дә, дөнья чемпионын да бер дәрәҗәдә кызыксындырып үзенә тартып тора, Михаил Таль һәм Лев Полугаевский партияләре Рәшит Нәҗметдинов уенын гади күзгә күренеп тормаган серен ача. Баксаң, ул үзе өйрәткән шахматчыларына баш бирмәгән. Полугаевский шахмат әлифбасын бик яшьли Нәҗметдинов дәресләреннән башлый һәм аның Алексей Суэтин белән партиясе сакланудан кинәт һөҗүмгә күчү алымнарын өйрәнүдә үзенә күрә бер мәктәп була. Рәшит Нәҗметдинов  һәм гроссмейстер Алексей Суэтин 1947елда Куйбышевта РСФСР чемпионатында уйныйлар. Аклар башта позиция өчен көрәштә каралардан калыша. Бу көндәшне йомшарту өчен генә булган икән. Егерменче йөрештә Суэтинның көчләре таркала. Алар Нәметдиновның астыртын планын абайламый кала. Һәм бу партия дә шахмат тарихындагы алтын сәхифәләрнең берсенә әверелә. Яшьләр өчен һөҗүм тактикасына өйрәнү ролен уйный. Турнир залында ябык кына бер малай партияне кабат-кабат карый һәм өлкәннәрне таң калдырып аңа аңлатма бирә. Ул малай унөч яшьлек Полугаевский була һәм Нәҗметдиновның йогынтысы астында гроссмейстер дәрәҗәсендә үсә. РСФСР командасы составында  уйнаганда ул һәрвакыт тренер Нәҗметдинов ярдәмен тоя. Полугаевский үзенең кичектерелгән партияләренә анализ ясаганга шуны уенны күздән үткәрә торган була. 


Ул үзенең тирән фәлсәфәсе белән гап-гади шахмат сөючене дә, дөнья чемпионын да бер дәрәҗәдә кызыксындырып үзенә тартып тора, Михаил Таль һәм Лев Полугаевский партияләре Рәшит Нәҗметдинов уенын гади күзгә күренеп тормаган серен ача. Баксаң, ул үзе өйрәткән шахматчыларына баш бирмәгән. Полугаевский шахмат әлифбасын бик яшьли Нәҗметдинов дәресләреннән башлый һәм аның Алексей Суэтин белән партиясе сакланудан кинәт һөҗүмгә күчү алымнарын өйрәнүдә үзенә күрә бер мәктәп була. Рәшит Нәҗметдинов  һәм гроссмейстер Алексей Суэтин 1947елда Куйбышевта РСФСР чемпионатында уйныйлар. Аклар башта позиция өчен көрәштә каралардан калыша. Бу көндәшне йомшарту өчен генә булган икән. Егерменче йөрештә Суэтинның көчләре таркала. Алар Нәметдиновның астыртын планын абайламый кала. Һәм бу партия дә шахмат тарихындагы алтын сәхифәләрнең берсенә әверелә. Яшьләр өчен һөҗүм тактикасына өйрәнү ролен уйный. Турнир залында ябык кына бер малай партияне кабат-кабат карый һәм өлкәннәрне таң калдырып аңа аңлатма бирә. Ул малай унөч яшьлек Полугаевский була һәм Нәҗметдиновның йогынтысы астында гроссмейстер дәрәҗәсендә үсә. РСФСР командасы составында  уйнаганда ул һәрвакыт тренер Нәҗметдинов ярдәмен тоя. Полугаевский үзенең кичектерелгән партияләренә анализ ясаганга шуны уенны күздән үткәрә торган була. 


Америкадагы җыентыкка кертелгән партиянең икенчесен Нәҗметдинов Олег Черников белән Ростовта уйный, РСФСРның команда беренчелегендә. Бу юлы Рәшит абыйда ак фигуралар була. Унынчы йөрештә каралар рокировка ясагач, шахмат теориясе ничьядан артыгын белми дә, вәгъдә дә итми. Нәҗметдинов уйга бата, унберенче йөрешен сәгатьтән артык уйлый һәм карар кыла: ферьзны бирергә!? Менә шушы чактан Нәҗметдиновның шахматка спорт дип кенә түгел, фән һәм сәнгать дип тә каравы тантана итә. Каралар берни эшли алмый, аларны фаҗига көтә. Аклар уенын дөньяның шахмат таҗына дәгъва тоткан күренекле гроссмейстер Давид Бронштейн ике сәгать тактадан күзен алмый карап тора. Нәҗметдинов уенына таң кала, аның осталыгына көнләшеп карый!


Бөтен Җир шарында нибары ике кеше!
Шахмат королебезнең тиңдәшсез талантын раслый торган тагын бер мисалны читләтеп үтү килешмәс. Голландиядә кызыклы бер белешмә чыккан. Спортның өч төрендә көндәшләр утырып, уйлап уйный: бридж (карта уены), шашка һәм шахмат. Шуларның ике төреннән звание-чин алган кешеләр дөньяда юк дәрәҗәсендә икән. Бөтен Җир шарында нибары ике кеше! Яһүди Ирина Левитина һәм татар Рәшит Нәҗметдинов. Ирина – карта уенында һәм шахматта мастер, Рәшит шашкада һәм шахматта! 


1954 елда Бухарестта халыкара турнир оештырыла. СССРдан мастерлар гына китә. Әлбәттә, исемлек башында Рәшит Нәҗметдинов була. Бишенче тур уеннар алдыннан Казаннан телеграмма килеп төшә: «Рәшит, улыбыз туды! Тамара». Шушы шатлыктан Рәшит абый итальян Паолиның тетмәсен тетә. Казанга телеграмма китә: «Улыбыз туу белән котлыйм! Паолины җиңүемне аңа багышлыйм!»

Мәгъсүм Гәрәев


Гомеренең алтмыш елын журналистикага багышлаган, егерме ел журфакта студентлар укыткан Мәгъсүм ага Гәрәевкә 85 яшь тулды. Яшьләр үрнәк алыгыз: Мәскәүдә СССР Тышкы эшләр министрлыгында махсус курслар үтеп, утыз тугыз чит ил журналистлары белән эшли ул. Сочидагы Дуслык агачына Муса Җәлил хөрмәтенә аның исемендәге ботак ялгап, курорт-шәһәрнең Мактаулы гражданины исеменә лаек була. Кузбасс шахталарында эшләүче татарларга багышланган очерклары аңа Прокопьевск шәһәренең Мактаулы шахтеры исемен китерә. Дүрт китап авторы. Җыентыкларының икесе ЮНЕСКОның Париждагы үзәк китапханәсе фондына алынган. 
Юбилеегыз белән тагын бер кат котлыйбыз, Мәгъсүм ага! 
 

 

 

 

 

 

 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Мәдәният

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев