Логотип Идель
Заман

«Шәһәрчеләр» милләтне коткарырмы?

Быел сентябрь аенда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы редакциясе «Интертат» электрон газетасында «Шәһәрчеләр» проектын башлап җибәрде. Текст, видео һәм фотографияләрдән торган бу проект яңа татар шәһәр мәдәнияте вәкилләре белән таныштыра.

Татар шәһәрен булдыру миссиясе

Рәмис Латыйпов, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире:

«Татарның нигезе авылда». Бу сүзләрне без горурланып әйтәбез. Ә бит татар өчен фаҗига булып яңгырарга тиешле бу сүзләр.

Югары сәнгать шәһәрдә генә туа ала. Никадәр генә талантлы тимерче булса да, ул авыл алачыгында алтын алка ясамый. Авылның никадәр генә оста гармунчысы булса да, ул да Сабан туе мәйданында опера куеп, ария башкармый. Авыл мәктәбенең иң булдыклы физика укытучысы да нәфис фильм төшерә алмый. «Без – авыл халкы» дип горурланырга түгел, авылны мактаган хәлдә, моны татарның фаҗигасе икәнен аңларга кирәк.

Югары сәнгать тусын өчен шәһәр кирәк. Татарны шәһәреннән мәхрүм иткәннәр. Татар кешесе үзенә бирелгән аз гына мөмкинлектән дә файдаланырга тырышкан. Рөхсәт булу белән, театрын да булдырган, газетасын да чыгарган.

Кем бу шартларга сыя алмаган, алары инде башка культурага хезмәт итә башлаган. Алары турында без хәзер: «Фәлән язучының нәселе татарга барып тоташа», – дип мактанып сөйлибез.

Замана үзгәрде, әмма булмаган әйбер тиз генә барлыкка килми шул. Хәзер дә рус иҗатчысы булып китүе күпкә отышлырак. Казанга да татар шәһәре төсмерен өстәүләре бик авырдан булып чыкты.

Менә шул заманда үзенең талантын татар мәдәниятен үстерүгә юнәлткән иҗатчыларның һәрберсен бөртекләп санап һәм кадерләп торырга кирәктер. Шәһәрчеләребез шул миссияне башкара – татар шәһәрен булдыру. Бүгенге шартларда шәһәрсез халыкның дәүләте була алмый. Сәясәт авылда ясалмый. Сәясәт шәһәрдә ясала. Ә бүгенге шартларда татарның югары сәнгате – зур сәясәт инде ул. Бу проектыбызны әзерләгән Алсу Исмәгыйлева һәм Рузилә Мөхәммәтовалар шушы зур эшне башкара.

Авылча гынамы?

Алсу Исмәгыйлева, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы шеф-мөхәррире, «Шәһәрчеләр» проектының идея авторы:

«Әни, ә Казанда татар рэп мәктәбе бармы? Мин анда йөрер идем».

Ике ел элек 13 яшьлек улым шундый теләк белдерде. Әлбәттә, бу теләге юктан гына чыкмады. Улымның көне буе русча, инглизчә рэп тыңлавын күргәч, татарчасы белән дә кызыксынмасмы дип, Бөтендөнья татар яшьләре форумы уздырган рэп-батллга алып бардым мин аны. Тере рэперларны үз күзләре белән күргәннән соң, балам күзгә күренеп рухланды. «Мин татарча рэп була дип уйламаган да идем. Татар музыкасы әбиләр өчен генә, авылча гына була ала, дип йөри идем…» – улым юл буе шундый фикерләрен сөйләп барды. Шул көннән татар мәдәнияте белән кызыксына башлады ул.

«Авылча гына була ала…» Бу фикер, код рәвешендә, күпләрнең аңына сеңгән. Татарча икән, димәк, авылча, димәк, шәһәрдә үскән «продвинутый» кешене кызыксындырырлык түгел… Бу фикерне ишеткәч: «Юк! Ялгышасың!» – дип кычкырасы килә. Татар шәһәр мәдәнияте ХХ гасыр башында ук булган, хәзер дә бар һәм киләчәктә дә булачак. Бәлки, аның күләме аздыр, бәлки ул һәркем аңларлык дәрәҗәдә гади түгелдер, ләкин бүген күрәбез – алдынгы татар мәдәнияте буларак шәһәр мәдәнияте һәм шуны этәрүче буларак «шәһәрчеләр» хәрәкәте барлыкка килде. Алар үсмерләргә һәм яшьләргә кызыклы булырдай иҗат тудыралар. Шәһәрдә үскән балаларыбызны кызыксындырырлык татар проектлары булу – татар иҗатчыларының зур казанышы, дип саныйм. Һәм татар журналистларының бурычы – аларның барлыгын халыкка күрсәтү, аларга танылырга ярдәм итү. «Интертат» электрон газетасында «Шәһәрчеләр» проектын шуңа башладык.

«Шундый идея бар, әйдә «Шәһәрчеләр» дигән проект эшлибез» дип, журналист Рузилә Мөхәммәтовага тәкъдим иткәч, бераз сәерсенде кебек. Озак кына уйлап йөрде бугай. «Кайчан эшли башлар икән инде?» – дип борчыла башладым хәтта. Әмма көннәрдән бер көнне Рузилә «кабынды». Бер ай дигәндә ун чыгарылышы әзер иде инде. Ул чыгарылышларны язганда Рузилә «югалды», шәһәрчеләр дөньясына китеп барды… Башын да күтәрми язды да язды. Вакыт-вакыт мессенджерга җибәргән хәбәрләреннән генә Рузиләнең шушы дөньяга рәхәтләнеп чумганын аңлый идем: «Бүген Нурбәкне язам әле, фикерләре супер», «Бүген Йолдызны эшлим әле, бик яратып эшлим». Һәм шулай ун мәртәбә.

Барлыгы ун чыгарылыш әзерләнде, укучыларга әлегә шуның сигезе тәкъдим ителде – Йолдыз Миңнуллина, Нурбәк Батулла, Илгиз Зәйниев, Эльмир Низамов, Нияз Игъламов, Илшат Сәетов, Илдар Әюпов, Илнар Фатыйхов. Калган чыгарылышлары һәр чәршәмбе «Интертат»та күренер.

Проект ун шәхес белән генә туктап калмас. Планда тагын берничә иҗатчы белән әңгәмә эшләү ниятләнгән. Әмма шуннан да күбрәк булырлар дип вәгъдә итә алмыйбыз. Иҗатны күренеш дәрәҗәсенә җиткергән, хәрәкәт барлыкка китергән шәхесләрне генә күрсәтүне кирәк таптык. Уникаль иҗатчылар – татар халкының бәяләп бетермәслек байлыгы.

«Юл бирик без яшьләргә»

Рузилә Мөхәммәтова, «Татар-информ» журналисты, проектның авторы:

Алсу, «Шәһәрчеләр» проектын эшлик әле, дип тәкъдим иткәч, дөресен әйтим, башта үз мәнфәгатьләремнән чыгып ризалаштым. Минем үсмер яшьтәге кызым бар – тиздән ул да шушы «шәһәрче» яшьләр рәтендә булачак, дип күзаллыйм. Шуңа да миңа бу буынны аңларга, белергә, яратырга кирәк иде.

Аңладым һәм белдем дип әйтергә кыймыйм, әмма яраттым мин аларны. Алар бөтенләй башкача. Алар кыю, ирекле, алар киң сулышлы, алар чикләнмәгән. Мин алардан яхшы мәгънәсендә көнләшәм. Бәлки алар да утыз-кырык елдан маразмга батарлар, мәгънәсез сүзләр сөйли башларлар. Әмма анысын инде мин күрмәм.

Ни өчен алар «шәһәрчеләр»ме? Мин чыннан да киләчәктә татарның шәһәр культурасы булырга тиеш, дип саныйм. Элек тә булган ул, әмма авыл бит ул чакта шәһәргә тиң булган, ә совет чорында авыл колхозга әверелеп калды. Әлбәттә, ул авыл культурасы да үз эшен эшләде: бер яктан шушы «шәһәрчеләр»не тудырса, икенче яктан үсәргә комачаулап, аларны ныгытты.

Хәзер «Татар стратегиясе» дип сөйләшәбез, әйеме? Минемчә, менә шушы яшьләрнең фикерләре ятарга тиеш анда. Бу стратегияне безнең һәм бездән алдагы буын әзерләргә тиеш түгел. Хакыбыз юк. Бездән алдагы буын юбилейдан юбилейга яшәүче ясалма буын, алар ул стратегияне ясый алган булсалар, күптән ясарга тиешләр иде, ясамаганнар икән – димәк, ясамаганнар: «Рәхмәт, урыннарыгызга утырыгыз!» Безнең буынга да ышаныч юк, чөнки ул юк дәрәҗәсендә – без «югалган буын», без хәтта үзебезнең вакытында лаеклы ялга чыга алу хокукын да яклый алмадык, чөнки пенсия реформасы нәкъ менә безнең бәхетсез буынга бәрде. Шуңа да юл бирик без яшьләргә.

Тагын бер күзәтүем – игътибар итсәгез, мин нигездә ир-егетләр белән сөйләштем, хатын-кызлардан бер Йолдыз Миңнуллина гына. Әмма бу минем хатын-кыз булып, ир-атлар белән аралашу кызыграк булганнан түгел. Мин бу проектта башка хатын-кызны күзаллый алмадым. Акыллы сүзләр сөйләп утыру ул, гомумән, хатын-кыз эше түгел.

Шунысы да бар: минем «Татар-информ»да безнекеләр көлә торган бер «теориям» бар, аның буенча хатын-кыз тотынган әйбер бетә торган әйбер инде ул. Әмма аны хатын-кыз бетерә дигән сүз түгел. Ә инде ир кеше бетерә башлаганны, бәлки, барып чыгар дип ябышып, коткарып калырга тырышуы, әмма коткара алмый. Соңгы ханбикәбез шуның мисалы, милли хәрәкәтнең анасы Фәүзия апа Бәйрәмова да шуның мисалы. Йолдыз Миңнуллинаны мин «Соңгы татар шагыйре» дип атыйм. Үзе килешми, әлбәттә. Әгәр киләчәктә ул яңа бөек татар шигъриятен күреп, «Мине Рузилә Мөхәммәтова дигән журналист «Соңгы татар шагыйре» дип атаган иде, әмма ул ялгышкан», дип сөйләсә, бәхетле булырмын. Монысы сүз уңаеннан.

Ә шулай да проект Йолдыздан башланып китте. Иң беренче «шәһәрче» ул – Йолдыз. Ул «шәһәрчеләр»нең символы, дип әйтә алам. Ә башка «шәһәрчеләремнең» ир-атлар булуы киләчәккә өмет уята: чөнки дөньяны ир-ат саклап калырга тиеш, милләтне ир-ат сакларга тиеш. Безнең проекттагы «шәһәрчеләр» шуларның мисалыдыр.

«Фикерләрен аңларга да вакыт кирәк»

Илгиз Шәкүров, «Татар-информ» журналисты, «Шәһәрчеләр»нең видеоязмаларын әзерләүче:

Дөресен әйтәм, «Шәһәрчеләр» проектына аның нәрсә икәнен аңлап бетермичә кушылдым. Башта видеоларны эшләү авыррак булды. Чөнки, беренчедән, әлеге видеоларда яңгыраган фикерләрне ишетү белән үк аңлап бетереп булмый. Аларны аңлар өчен бераз вакыт уйланып йөрергә кирәк. Икенчедән, проект геройлары бик кызыклы кешеләр. Аларның кайда нинди сүз әйтәсен, нинди эмоция белдерәсен белеп булмый. Ә видеода кешенең асылын саклап калу мөһим. Татар егете һәм татар телендә эшләүче журналист буларак, «Шәһәрчеләр» проектыннан үземә күп файдалы мәгълүмат алам. Ә иң мөһиме уйланам. Мөһим түгел, милләт язмышы борчыймы сине, юкмы, татар яшьләре проектның бер чыгарылышын булса да карасын иде.

 «Шәһәрчеләр»: әңгәмәләрдән өзекләр

 «Әтиең кадак кагарга өйрәткән бит!»

Йолдыз Миңнуллина, шагыйрә:

– Йолдыз, син минем белән килешәсеңме-юкмы, мин сине соңгы буын татар шагыйре дип атаган идем, хәзер дә шул фикеремдә калам. Чөнки синнән соңгы буында синең дәрәҗәдәге татар телле татар шагыйре булмас кебек, хәзерге вәзгыять шундый пессимистик уйлар тудыра. Син нәрсә әйтәсең минем фикеремә?

– Алай түгел. Миңа калса, ул вәзгыять, киресенчә, уятып җибәрергә мөмкин.

Һәр чорның үз алымнары бар бит. Әйтик, туксанынчы елларда мәйданга чыкканнар – шулай кирәк булган. Бүген башка алымнар таләп ителә.

Белмим, без ничектер инфантиль буын булдыкмы соң, әти-әнисе белән яши торган буйдак малайлар кебек – диванга ята да ул: «Менә безнең әти кадак та какмый хәзер», – дип аптырап ята. Сине әтиең өйрәткән бит инде кадак кагарга! Бар да как, әйеме?!

Ә без ничектер һаман абыйлардан көтәбез кебек, алар нәрсәдер әйтсен, менә шуннан соң бар да булыр шикелле. Һәркем, үз өлкәсендә әкрен-әкрен генә нәрсәдер эшләсә, әйтик, театр өлкәсендә, бию сәнгатендә, әдәбиятта, музыкада – тулысы белән караганда ул ниндидер күтәрелеш булырга мөмкин. Минем, мәсәлән, әдәбият өлкәсендә шундый әйбер эшлисем килә. Без «Үз юлым» дигән проза лабораториясен башлап җибәргән идек. Әлеге иҗат лабораториясендә мәктәп укучылары һәм студентлар, язучылар белән аралашып, проза әсәрләре яза. Быел да Актанышта җыелырга уйлыйбыз. Бөтен бала мәктәптә инша яза бит – Муса Җәлилгә багышлап, Тукай көненә, наркотикларга каршы һәм башкалар… Ләкин бөтен кешенең дә язучы белән эшләү мөмкинлеге юк. Ә мәктәп чорында язучы белән бер күрешү гомергә истә кала торган вакыйга. Иҗат лабораториясе язучы белән турыдан-туры эшләү мөмкинлеге тудыра, ул сиңа киңәшләрен бирә, сюжетны ничек борып җибәрергә дип, юл күрсәтә. Галимҗан Гыйльманов, Марат Кәбиров, Ркаил Зәйдуллалар белән эшләү, миңа калса, яшь кешедә үзенә ышаныч булдыра, аның үз буынында эндәшер кешесе әлегә булмаса да, инде өлкән буында аның эндәшер кешесе була һәм, миңа калса, татар әдәбияты ниндидер яңа баскычка күчәр кебек.

– Димәк, син соңгысы түгелме?

– Юк, мин күчеш буыны әле.

«Авыл дигән чишмә саегайды»

Нияз Игъламов, театр белгече:

– Нияз, авыл мәдәнияте, шәһәр мәдәнияте, дибез…

– Бүгенге глобальләшү шартларында авыл культурасы безне коткара алмас. Бу начар да түгел, яхшы да түгел, ничек бар – шулай кабул итәргә тиешсең. XXI гасырда безнең милләтебезне шәһәр культурасы гына коткара алачак. Чөнки авыл бетә, телисеңме-юкмы, ул чишмә саегая. Хәзер инде сиксәненче-туксанынчы еллар түгел.

– Ә шәһәр культурасы…

– Ул татарныкы булырга тиеш. Беренче чиратта тел мохитен тудырырга кирәк. Татарча сөйләшергә. Ул бит үзебездән тора. Мин, мәсәлән, базарга барсам, татар әбиләреннән алырга тырышам – миңа шулай җайлырак. Моннан унбиш ел элек авыл һәм шәһәр кешесе тышкы кыяфәттән, киеменнән аерыла иде. Хәзер яшьләрне авылныкы белән шәһәрнеке аерылмый. Коммунистлар заманында аларның авыл белән шәһәр арасындагы чикләрне бетерү хыялы бар иде. Хәзер без ул чикнең сөртелгәнен күрәбез. Юк ителеп бетмәсә дә, күп калмады инде.

– Авыл бит әле ул милләтне саклаучы бер фактор иде.

– Чөнки анда тел резервуары. Анда татарча гына сөйләшкәннәр. Беренче чиратта телне саклаганнар. Совет заманында аның әһәмияте бик зур иде. Хәзер дә шулай булса, шатланыр идем. Ләкин бит алай түгел.

– Димәк, син шәһәр культурасы булдыруга оптимистларча карыйсың?

– Әйе. Әгәр мин пессимист булсам, бернәрсә дә эшләмәс идем, эчеп үләр идем.

«Хәзерге зыялыларның бөтен эше сүздә генә»

Илдар Әюпов, дизайнер:

– Бездә татар интеллигенциясе нинди ул? Бармы ул? Гомумән, интеллигенция сүзенә карашың нинди?

– Сез моны минем интеллигенциягә, татар зыялыларына карашым икеле булуын белеп сорыйсыз инде. Ничек кешеләрне рәнҗетми торган сүзләрен табыйм икән… Безнең бер университет профессорының – кем икәнлеген әйтмим – бер фикере бар иде. Ни өчен татарлар шундый куркак? Аның фикеренчә, иң кыю, иң көчле кешеләрне утызынчы, кырыгынчы елларда атып үтергәннәр. Хәзерге татарлар – алар куркакларның балалары, имеш. Бу, әлбәттә, кискен караш. Ләкин бу карашта да күпмедер хаклык бардыр. Минемчә, без зыялылык ягыннан бик түбән дәрәҗәдә. Бик көчсез хәлдә. Хәзерге зыялыларның бөтен эшләре сүзгә кайтып кала. Башта эш эшләргә кирәк – аннары әйтергә. Интеллигенциядә күпме ыгы-зыгы!

– Актив татар яшьләре бар бит әле безнең. Димәк, әле үзегез буынын яңа буын татар интеллигенциясе, дип санамыйсың?

– Без бик аз. Безнең тавышыбыз ишетелми. Хәзерге халәтне пессимистик яктан күрәм. Киләчәктә, минемчә, әйбәтрәк булачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев