Логотип Идель
Заман

Сөмбел Гаффарова: «Һәр кешедә бала күрәм»

Мин ялганлый белмим. Дөресен әйткәч, үземә начар, уңайсыз булачагын белсәм дә, ялганламыйм. Принцип түгел инде, тәрбиядер ул. Яшь вакытта барыбер куштанланасың да инде, матуррак җавап бирергә тырышасың.

Драматурглар – үз иҗатының тамашачыга барып җитүен иң озак көтүчеләрдер. Кайбер пьесалар язылганнан соң сәхнәгә менгәнче ярты гасыр вакыт уза. Сөмбел Гаффаровага бәхет елмайган, аның пьесалары буенча куелган ике спектакль – Камал театрының репертуарында. Яшь драматург белән сүз иреге, ялкаулык һәм балалар тәрбиясе турында сөйләштек.

Бары тик мәхәббәт аша гына

Илһамчылары, кумирлары турында

Мин апам Ләйлә Гаффаровага сокланам. Ул тәрҗемәче. Күп нәрсәне белә, аңлый, анализлый ала. Үз эшенең профессионалы. Профессионал кешеләргә бик сокланам. Кулы нәрсәгә тисә, шуны алтынга әйләндерә алучыларга. Шундый кешеләр арасында – шагыйрь Йолдыз Миңнуллина да бар. Талантлы, белемле, тирән кеше Йолдыз. Ул шуның хәтле ихлас үзенең шигырьләрендә, шуның хәтле чын... Андый кешене саклап кына торасы килә. Гомумән, Йолдыз Миңнуллина – татар халкының җәүһәре, шигърияттә, тарихта калачак шәхес, дип уйлыйм.

 Иҗатка этәрә торган кешеләр турында

Апам төрткәли инде: «Әйдә, утырма, яз», – ди. Күп очракта язар алдыннан илһамланып алыр өчен ниндидер музыка тыңлыйм. Ул татар халык җырлары булырга мөмкин, заманында «Алканат» төркеме бик нык илһамландыра иде. Мине шул ук ютубтагы «ВДудь» каналы тапшыруларында катнашкан кешеләр дә язуга этәрә ала. Мин ул кешене белмәгән дә булам элек. Шундый тапшырудан соң башка әйберләр турында уйлана башлыйм, бер үк әйберне төрле ракурслардан күрә башлыйм. Иҗатка талантлар этәрәдер. Кемне дә булса укыйсың да (мәсәлән, шул ук Григорий Горинны (сатирик язучы, драматург) яки Шварцны (Евгений Шварц – прозаик, шагыйрь, драматург), «Менә нишләп бу әйберне ул язган, нишләп мин түгел?»– дип уйлыйсың инде. Шуннан илһамланасың. Башка ниндидер яңа уйлар килә башлый.

Принциплар, тормыш кагыйдәләре турында

Мин ялганлый белмим. Дөресен әйткәч, үземә начар, уңайсыз булачагын белсәм дә, ялганламыйм. Принцип түгел инде, тәрбиядер ул. Яшь вакытта барыбер куштанланасың да инде, матуррак җавап бирергә тырышасың. Ә хәзер мин нәрсәнедер белмәсәм, белмим, дип әйтәм. Сорамасалар, әйтмим. Ә сорыйлар икән, ничек бар, шулай җавап бирергә тырышам. Кешегә авыр сүз әйтмим мин. Беркайчан да. Кеше миңа начаррак мөгамәләдә булса да, үзе авыр сүз әйтсә дә, мин шулай ук итеп җавап бирә алмыйм. Бәлки, шушы моментта ул шулай уйлагандыр, тормышында, бәлки, авыр кайгы бардыр, дип, аны аклый башлыйм мин, гафу итәргә тырышам. Яки бөтенләй авыр сүзне йөрәгемә якын алмыйм, читкә этәм.

Зур кешеләр турында

Кызым Суфия туганнан соң бөтен кешедә бала күрәм. Ул – 40 яшьлек хатын-кыз, 50 яшьлек ир-ат, йә 18 яшьлек кеше булырга мөмкин. Ә мин аңа карыйм да аның балачагын күз алдына китерәм. Һәркемнең үзәгендә, асылында – бала, һәм ул бала үскән, «итләнгән», «күпергән» һәм зур кеше булган. Ә күңеле барыбер бала калган. Бәлки шуңа авыр сүз әйтүне яратмыйм, кешенең күңелендәге баласын рәнҗетермен кебек.

Балаларны тәрбияләү турында

Тәрбиядә иң мөһиме – мәхәббәт, ярату, аннан соң гына башкалары. Хәзер психология буенча төрле китаплар да, курслар да бар, аларны да укыштыргалыйм. «Минем әни мине ничек тәрбияләгән икән?» – дип уйлап куям шул вакытта. Аның миңа тавыш та, кул да күтәргәне булмады. Әмма аңа каршы сүз әйтә алмадым. Бер карашы җитә, шундук аңлыйм: «Булды, җитте. Туктарга кирәк». Балаларыма шундый әни – якын кеше булырга телим. Тәҗрибәмне кабул итеп, хөрмәт итеп, мине тыңласалар иде. Ә бу бары тик мәхәббәт аша гына мөмкин әйбер.

«Мин язсам, гаиләмә дә яхшырак»

– Сөмбел Гаффарова – нинди драматург, нинди журналист һәм нинди әни?

– Нинди драматургмы? Ялкаудыр инде. Көне-төне язмый торган. Һәм бу мине бик газаплый. Вакыт яки җай тапмыйча язмый торсам, миндә бик зур канәгатьсезлек хисе уяна. Нидер җитми, көннәрем бушка уза кебек. Гаиләмә булган мөнәсәбәтемдә дә чагыла ул. Язган вакытларда кәефем яхшыра, күңелем күтәрелә, канатланам. Шуңа мин язсам, гаиләмә дә яхшырак. (Көлә.)

Нинди журналист, дигәндә... Элек мин әңгәмәләргә барырга, кешеләр белән аралашырга, сораштырырга, тормыштагы төрле өлкәләр, төрле һөнәрләр белән танышырга бик ярата идем. Хәзер миңа әңгәмәләр түгел, ә үзем белән булган хәлне язу кызыграк. Я булмаса, караган, укыган әйберләр арасыннан үземә тәэсир иткәннәре турында язу. Анализлап, үзеңнең ничек аңлавыңны башкаларга җиткерүгә өстенлек бирәм хәзер журналист эшендә.

Нинди әни? Таган шикелле. Бер мизгелдә шаян һәм киң күңелле була алам, аннан, сабырлыгым чиләктән түгелеп, шунда ук кызып та китәм.

– Язганыгызны тәнкыйтьләвен сорап, кемгә мөрәҗәгать итәсез?

– Иң беренче тәнкыйтьчем – апам. Ул Төркиядә инглиз әдәбияты факультетын тәмамлады. Һәм ул әсәрнең структурасы нинди булырга тиешлеген белә, аңлый, пьесаларны сүтеп яңадан җыя ала. Укыгач, нәрсәдер җитеп бетмәгән, аңлашылмаган урыннарны әйтә, укырга берәр әдәбият киңәш итә.

Бу мәсьәләдә минем өчен зур авторитет – Нияз Игъламов (театр тәнкыйтьчесе). Әгәр вакыт табып, кай җире яхшы, кай җире начар икәнне әйтеп чыга алса, моңа бик шат булам. Сиңа вакыт тапкан, игътибар иткән, әсәреңне яхшыртырга тели икән – бу зур нәрсә, зур дәрәҗә.

– Тәнкыйтьне кемнән ишетүе авыр сезгә?

– Тәнкыйтьне син язганны, синең фикереңне аңлап җиткермәгән кешедән ишетү авыр. «Аңлатырга кирәк икән, димәк, аңлатырга кирәкми» – дигән гыйбарә бар. Аңламаган икән, димәк, сезгә бик озак сөйләшергә туры киләчәк, ә мин моны теләмим.

Язманың дәвамы журналның декабрь санында

Фотолар: Зөлайха Камалова.

Сөмбел Гаффарованың Вконтакте бите

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Сөмбел Гаффарова, драматургия, Идел Сөмбел Гаффарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев