Сугышта – җәмигъ намазы
Уртак ватанга ябырылган дошманны җиңүдә дин әһелләренең өлеше зур була. Мөселман дин әһелләре Бөек Ватан сугышы чорында чын мөселманлык, кешелеклелек һәм ватанпәрвәрлек үрнәге күрсәтә, халыкны мобилизацияләүдә дәүләткә бәя биргесез ярдәм итә.
Уртак ватанга ябырылган дошманны җиңүдә дин әһелләренең өлеше зур була. Мөселман дин әһелләре Бөек Ватан сугышы чорында чын мөселманлык, кешелеклелек һәм ватанпәрвәрлек үрнәге күрсәтә, халыкны мобилизацияләүдә дәүләткә бәя биргесез ярдәм итә.
Күз алдыбызга китерик: Советлар Союзы өчен бик хәтәр көннәр, дошман Кавказга якынлаша. Уфадагы Диния нәзарәте рәисе – мөфти Габдрахман Рәсүлев (1889-1950; атаклы Зәйнулла ишанның олы улы) 1942 елның маенда илнең бөтен мөселманнарына мөрәҗәгать белән чыга. Мәскәү, Уфа, Казан, Новосибирск имамнары, Семипалат, Куйбышев һәм Пенза өлкәләре мөхтәсибләре, шулай ук кайбер төбәкләрдән мөселман вәкилләре имзалаган мөрәҗәгать үзәк һәм төбәк газеталарында басыла, исән калган мәчетләрдә вәгазь итеп укыла.
«Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Бөек Аллаһның һәм аның илчесе Мөхмәмәднең (салләАллаһи галәйһи вә сәлләм) сүзләре сезне, мөселманнарны, бөек Ватаныбызны һәм барлык кешелек һәм мөселман дөньясын фашист явызларның золымыннан азат итәр өчен көчегезне кызганмыйча сугышырга өнди. Тылда калган ирләр һәм хатыннар, вәсвәсәгә бирелмәгез, сугышны тиешенчә алып барырлык һәм халык тормышын тәэмин итәрлек кирәк-яракларны җитештерүгә барлык көчегезне бирегез.
Бөтен дөнья алдында Ватанга тугрылыгыгызны исбатлап, мәчетләрдә һәм догаханәләрдә Кызыл Армия җиңсен өчен дога кылыгыз...»
Әлеге мөрәҗәгать илнең бөтен мөселман халыклары телләренә тәрҗемә ителә. Чорның фәтвасы нигезендә сугыш изге дип игълан ителә, ватанны саклау мөселманнар өчен рәсми рәвештә җиһадка тиңләштерелә. Мөселманнар тарафыннан бу чакыру хуплау таба. Татар, казакъ, үзбәк, азәри һәм башка халыкларның атеизм сөреме белән агуланмаган өлеше фашизм белән көрәшне «Сталин өчен» түгел, Аллаһ каршындагы бурычы дип кабул итә. Солдат формасын кигән һәркем дошманнан үз өен, үз гаиләсен сакларга китүен аңлый.
Фильмнарда күрсәтелмәгән, китапларда язылмаган бер фактны, фронтовиклар истәлекләренә һәм кайбер архив документларына таянып, сугыш чорын өйрәнүчеләр әле яңарак кына «казып» чыгара башлады. Даими булмаса да, мөселманнар сугышта җәмигъ намазларын укырга тырышкан! Хәзерге заман кешесенең башына сыярлыкмыни: Бөек Ватан сугышында намаз укыр вакыты, урыны, шартлары каян килсен? Ләкин Урта Азия, Казакъстаннан һ.б. хезмәткә алынган гаскәриләр атакалар арасында моңа һәм Кызыл Армиягә җиңү сорап дога кылырга берничә минут вакытын тапкан бит. Табигый, иман дәрәҗәсе нык булгач, яу алдыннан кыюлык өчен бирелә торган «сугышчан йөз грамм»га да аларның һичбер ихтыяҗы калмаган. Политруклар, махсус хезмәткәрләр мондый хәлләргә тыныч карагандыр, дияргә нигез юк, әлбәттә. Тик мөфтинең «...дога кылыгыз» дигән сүзләре партия органнары булган рәсми матбугат аша таратылгач, мөселман гаскәриләр бу форсатны кулыннан ычкындырмаган. Фашист идеологларының мөселманнардан Кавказ, Төркестан, Идел-Урал легионнарын туплап, СССРга каршы сугыштыру планы чәлпәрәмә килүенә һич гаҗәпләнерлек түгел: ватанпәрвәрлек – иманның бер өлеше дип инанган кешеләр илен сатмый.
Габдрахман Рәсүлевнең шәхси һәм аның тынгысыз эшчәнлеге, дипломатик сәләте нәтиҗәсендә, бүтән имамнарның да халык арасында абруе гаять зур була. Дин әһелләренең изге сугышка ярдәм итү ихтыяҗы турындагы вәгазьләрен мөселманнар, аеруча Кавказ һәм Урта Азия республикаларында, һәрвакыт көтеп ала.
Газиз улларын, ирләрен, әтиләрен яуга озаткан өммәткә бу вәгазьләр юаныч та, авырлыкларның вакытлыча булуына ышаныч та, җиңүгә өмет тә бирә.
Мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте мәхәлләләр аркылы дәүләт заемнарын тарата, фронт өчен акча, кием-салым, азык-төлек җыюны оештыра. Уфа шәһәрендә, мәсәлән, мөэминнәр Кызыл Армия фондына биш мең сумнан артык, заемнар алып егерме мең сум акча җыя. Ислам диненең биш баганасыннан берсе – зәкятнең мөселманнар өчен мәҗбүри икәнлеге махсус фәтва белән дә ныгытыла. Дини мәхәллә җитәкчеләре аеруча фронтка киткән хәрбиләрнең караучысыз калган гаиләләренә, эвакуацияләнгәннәргә ярдәм итүне ныклап кайгырта. Мөфти Габдрахман хәзрәт халыкны зәкят тапшырырга вәгазьләп кенә калмыйча, беренче булып үрнәкне үзе күрсәтә. 1943 елның мартында ул танклар колоннасы төзер өчен шәхсән илле мең сум акча күчерә, игелекле эшкә кушылырга барлык мөселманнарны да өнди. Бу хакта «Известия» газетының 1943 ел, 3 март санында Г. Рәсүлев телеграммасы басыла. Иосиф Сталин мөфтигә мондый җавап юллый: «Благодарю Вас за Вашу заботу о бронетанковых силах Красной Армии. Примите мой привет и благодарность Красной Армии. И. Сталин».
Искә төшереп үтү артык булмастыр: мөфти нәселе Бөек Ватан сугышында җиңү өчен рухи ярдәмен һәм матди өлешен кертеп кенә калмый, үз вәкилләрен дә җибәрә. Мәсәлән, Габдрахман хәзрәтнең бертуганы Габделкадыйрның улы – язучы Атилла Расих – хәрәкәттәге армиядә сугыша, исән килеш әйләнеп кайта.
...Дин белән көрәшү сәясәте нәтиҗәсендә, сугыш алдыннан илдәге унөч мең җиде йөз мәхәлләнең йөздән дә азрагы калган була. Дин әһелләренең байтагы, төбе-тамыры белән йолкып алынып, сөрелә яисә үтерелә. Исәннәре дә өркетелеп, иң яманына әзерләнеп яши. Ләкин берничә ел элек кенә манаралар кискән, мәчетләр җимергән большевиклар хакимияте, ил өстенә афәт килгәч, ислам дин әһелләренең кинә тотмавын, режим өчен ышанычлы булуын күрә һәм «тезген»не ычкындыра төшә. Ризаэтдин Фәхретдин вафатыннан соң мөфтилекне кабул итеп алган Габдрахман Рәсүлев тырышлыгы, дипломатиясе дә уңай нәтиҗә бирә. Чиләбе өлкәсе Миасс шәһәрчегендә һәм Башкортстанда Ишембайда мәчет төзелә. Сугыш беткәнче үк, кайбер мәчетләрне тергезергә яки һич тә булмаса, җомга намазларын укырга рөхсәт сораган гозерләр канәгатьләндерелә. 1944 елда Габдрахман мөфти Дагыстанның Буйнак шәһәрендә Диния Нәзарәтен ачуда катнаша. Озакламый СССРда инде дүрт Диния Нәзарәте барлыкка килә. Сугыштан соң Уфадагы Диния Нәзарәте Мәскәүгә күчерелеп, бердәм дини идарә төзелә, мөфти итеп яңадан Габдрахман Рәсүлев раслана.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев