-
«Ел табибы - Ак чәчәкләр 2022» бәйгесе номинантлары өчен тавыш бирү башланды Конкурс «Ел табибы», «Иң яхшы беренчел звено табибы», «Ел медицина хезмәткәре» һәм «Уникаль очрак» номинацияләре буенча уза. Аларның һәркайсында иң яхшысын сайлап алырга мөмкин.
-
Россия Банкы төп ставканы 11 процентка кадәр төшерде Бүген янә Россия Банкы Директорлар советының чираттан тыш утырышы узды. Анда төп ставканы киметү турында карар чыгардылар.
-
Корбан бәйрәме көннәрендә 17 меңгә якын корбанлык терлек чалыначак Пандемия чорында халык алҗыды. Рамазан аенда бик активлашып китте. Кешеләрнең тормыш кыйммәтләре яхшы якка үзгәрә
-
"Туфан самавыры"нда кунакта - Фәнис Мөсәгыйтов Традиция буенча бүген туры эфирда "Туфан самавыры" тапшыруы үтте.
-
"Көй - Мелодия" тапшыруында татар гөсләсе турында сөйлибез "Идел-онлайн" ютуб каналында "Көй - Мелодия" тапшыруның унтугызынчы чыгарылышы чыкты
-
«Media Week-2022»: КФУда медиа атна бара Казан федераль университетында бу атна дәвамында журналистика белеменең 60 еллыгына багышланган «Media Week-2022» дигән чара уза. Әлеге медиа атна кысаларында ачык ишекләр көне, «Россия-Таҗикстан: цифрлаштыру чоры журналистлары» халыкара медиамәктәбе, түгәрәк өстәл һәм төрле мастер-класслар үтә.
-
Казан яшь дипломатлар һәм эшмәкәрләрне очраштыра Чараның төп максатларының берсе - яшь дипломатлар арасында формаль булмаган элемтәләр кору.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Сылу футболкалары
Сылу Селедченконы беләсезме? Бик кызыклы шәхес. Футболкаларны миллиләштерүче Сылу белән әңгәмә "Идел" журналының февраль санында чыкты.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ:
Сылу Селедченко – Теләче районыннан;
Арча көллиятендә укыган;
Казанның 2 татар гимназиясендә башлангыч сыйныфларны укыта.
Сылу, фамилияңә караганда сине татар дип булмый кебек...
Фамилиям – Селедченко, үзем Сылу Сергеевна. Күпләр: «Син керәшен кызымы?» – дип сорый. Үземне татар итеп хис итәм. Шуңа җавап итеп, милли бизәкле кием киясем килде. Бер ел элек кичкырын иптәш кызым белән махсус буяу эзләргә чыгып киттек шулай.
Кызык, беренче тапкырдан ук килеп чыктымы соң?
Беренче эшемне иптәш кызыма ясадым. Ошатты. Ничегрәк әйтим... Мин үземә тәнкыйди карыйм.
Шулай итеп, башта иптәш кызың футболкасына рәсем төшердең, ә аннан...
Үземә (көлә).
Заказлар ничек килә башлады соң?
Бергә эшли торган кызлар кызыксынды, аларга ясадым. Аннан социаль челтәрләрдә эш җайга салынды. Куанычка да, кызганычка да шул инстаграм бар әле!
Нигә кызганычка, Сылу?
Күп вакытымны ала. Эш кешесенә мәшәкатьле ул. Блогерлар кебек контент та ясый белмим.
Идеяләр ничек туа? Әллә заказ бирүчеләр үзләре конкрет әйбер сорыймы?
Эшләүгә караганда, ни ясыйсын уйлау күпкә чете- реклерәк. Ул бит баштан гына түгел, күңелдән чыга... Илһам килми торса, узган гасырның җитмешенче еллары әдәбиятын укырга керешәм, классик музыка тыңлыйм. Әнинең тәнкыйтьләп әйткән сүзләре дә шәп мотивация! Шунысы да бар: минем «хисләнеп» иҗат иткәнем башкаларның күңеленә хуш килмәскәдә мөмкин бит. Бу җәһәттән, футболкада нәрсә күрәсе килүләрен сораштыру отышлырак.
Футболкага рәсем төшерү белән ничек кызыксынып киттең? Бу эшең төп һөнәреңнән ераграк өлкә кебек тоела бит.
Беркайда да укымадым дисәм, ялган булыр... Арчада укытучыларым яхшы иде. Әмма үземдә рәссам сәләте ярылып ята дип әйтә алмыйм. Әллә нинди талант ияләре бар! Гаиләдә әти сынлы сәнгатькә оста, мөгаен, шуннан берәр чеметеме абый белән миңа да күчкәндер...
Кул эшең ясалган футболкалар арасында кайсысы кадерле?
Мөгаен, иң беренчеседер. Ул – хәйраннан күңелдә йөрткәнне аңлаучылар булырмы, дигән тәвәккәллек, үземә «эшли алырмынмы?» дигән сорау-чакыру кебек иде. «Тыңлачы...» дип, сандугач ясалганны күпләр ошатты. Ә болай... ике бертөрле футболка ясамаска тырышам. Штамповкага әйләнсә, кемгә кирәге, ни кызыгы булсын?
Гел төрлене ясыйсыңмыни?
Оригинальлекне сакларга тырышам. Әлбәттә, «Тыңлачы...», «Бер сүз җитә эретергә туңган җанны», «Тормыш сложный, матурым» кебекләре кабатланды инде. Үзем ясаган милли бизәкләр дә кабатланырга мөмкин.
Сылу, кызыклы гыйбарәләрне кайдан табасың болай?
Әллә кайдан гына ишетеп алдым да колагыма киртләдем. Юмор һәм сарказм – минем юлдашым.
Футболкаларда буяулары югач та бетмиме?
Иң актуаль сорау! Буяу сыйфаты яхшы, махсус эшкәртәм. Юк, юсаң да бетми.
Киләчәккә планнарың турында да беләсе килә. Нишләргә уйлыйсың?
Бәндә сагышлый, Ходай багышлый (көлә).
Яңа футболкага шәп сүз кебек бу?
Әйе, «искәртмә» кушымтасында тора.
Якыннарың: «Нәрсәгә инде ул сиңа?!» – димәдеме?
Әйтмичә... (көлә). Әнинең сүзе өстен.
Әниең хупладымы?
Аллаһка шөкер. Аннан барыбер яшереп тә, аннан узып та булмас иде.
Милли йөзле продукция булдыру нәрсәдән килә?
Хәзер милли мотивлар модага керде. Татар дизайнерлары дөнья аренасына чыгалар. Төп максаты – халкыбызның тарихына, мәдәниятенә якынлашу булсын иде. Мин үземне бу өлкәдә вак балык, дип саныйм. Шулай да, иҗатым аша бер генә фикеремне җиткерәсем килә: «Нигә кеше ана телендә сөйләшмәскә, аны өйрәнмәскә, туган теленнән оялырга тиеш?!»
Фотолар: Сылу Селедченконың шәхси архивыннан.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз